

Халиковларның гаилә тормышы кыл өстендә иде. Тыштан ал да гөл, җылы һәм тыныч булып күренгән мөнәсәбәтләр астында күптән инде киеренкелек хөкем сөрә. Моны гомер буе вакыт җитмәү белән җәфаланган Радмир да, киресенчә, вакытын кая куярга белми интеккән Зөбәрҗәт тә аңлыйлар иде. Аларның тормышы рельслардагы поезд яки колеяга эләккән тормозсыз машина шикелле тәгәри дә тәгәри, тәгәри дә тәгәри.
– Алло, тыңлыйм, – дип йокы аралаш Радмир иртән иртүк шалтыраган телефон трубкасына дәште.
– Радмир Әмирович, хәерле иртә, Леон бу. Сөйләшүләр уңышлы үтте. Тагын өч көннән йөкне төйи башлыйбыз, килешүләр безнең файдага.
– Күпмегә?
– Сез әйткән бәянең күрсәткече безнең файдага ике шкала тарта.
– Молодец, Леон! Котлыйм, булдыргансың, егетләрчә бу. Товарны кабул итү каналларында яшел ут. Рәхим ит! Ничек, анда кызлар шәбрәкме әллә? Кара аны, теләсә нәрсә ияртеп кайта күрмә син.
– Что сез, Радмир Әмирович, мин бит суфый.
– Беләм, беләм синең суфыйлыгыңның нинди икәнен. Ярар, көтәм.
– Зөбәрҗәт Шәмсиевнага күп сәлам.
– Рәхмәт, җиткерермен.
Трубкада кыска гудоклар яңгырады. Радмирның кәефе күтәренке иде. Әгәр дә бу комбинация башлангандагы кебек уңышлы тәмамланса, бар булган чыгымнардан, түрәләргә бирелгән ришвәтләрдән соң да кесәдә шактый гына мул табыш кала иде.
Ә акча, акча ул – яшәү көче, җирдәге урыныңның билгесе, азатлык, бәйсезлек, хакимлек билгесе.
Яһүд – яһүд инде, эш майтара белә, дип уйлап куйды ул Леон хакында. Ходай акыл да, төс тә биргән үзенә, җитмәсә шулар өстенә нәзакәтле тәрбия һәм акча ярату да китереп өстәгән. Шулай да аңрак булу кирәк бу егет белән, артык акыллы, хәйләкәр һәм комсыз. Яхшы кәеф Радмирның бар булмышын биләп алды. Ул хатынының юрганы астына чумды. Аның тәне кайнар һәм тансык иде. Бар инстинктларны кузгатып, тыелгысыз тарту белән үзенә әйдәп, борынына татлы хатын исе килеп бәрелде.
Ул Зөбәрҗәтне ныграк кочты, кайнар тәне белән аңа елышты, чалкан әйләндерде.
– Уян, гүзәлем, сине сагынучылар бар, – диде ул мырлап кына.
Зөбәрҗәт күзен ачмый гына иренә буйсынды.
Нәрсә җитми бу хатынга, дип уйлады соңыннан душта коенганда Радмир Зөбәрҗәт турында. Бөтен нәрсә бар, «ашау байдан, үлем ходайдан», дигәндәй, кием-салым зиннәтле, гаража бер түгел, өч машина, өйдә хезмәтчеләр һәр теләген «баш өсте» дип үтәп кенә торалар. Үзе дә хатынына игътибарлы кебек, Зөбәрҗәт тә каршылашмый да, ризасызлыгын да белдерми, ләкин барыбер араларда мөнәсәбәтләр киеренкелеге, салкынлык, ә иң хәвефлесе – битарафлык сизелә.
«Бала кирәк, бала, –– дип ачынып уйлады Радмир, – туеп сикерде, күкәй эчендәге сары кебек кенә яши, дөньяның җил-давылы, кары-яңгыры тигәне юк. Шөгыль кирәк, өй тулы тренажерлар, теннис кортлары, аэробика, театр, концертлар гына җитми, бала кирәк».
Әйе, аларга бала кирәк иде. Җиде ел буена бергә яшәү нәтиҗәсе булып, диван-креслолардагы зур йомшак уенчыклардан, бүлмә саен урнашкан дүрт кеше сыярлык аквариумнардагы балыклардан һәм иң шәп чит ил йортларында гына күнектерелгән аз сүзле тыңлаучан хезмәтчеләрдән башка өйдә җан әсәре юк иде.
Иң яхшы белгечләргә күренеп, иң әйбәт шифаханәләрдә дәваланып карасалар да, табиблар кем гаебе аркасында бала юклыгын анык кына әйтә алмадылар.
«Шайтан алсын бу тормышны, әллә күпме дөнья байлыгын кешеләрение белән бергә сатып алырлык акча булса да, барыбер нәрсәдер җитми».
Радмир ап-ак йомшак халатка төренеп душтан чыкканда, Зөбәрҗәт йорт артындагы бассейнда су коена иде. Аның кояшта янган, манекенщицаларныкыдай озын, ныклы аяклары, тыгыз матур беләкләре, тар гына сары тасма белән капланган йомры күкрәкләре, сыгылмалы ныклы эч мускуллары чалкан йөзгән чакта бер калкып, бер батып, бассейнның зәңгәр суында ымсындыргыч тибрәлә иде. «Гүзәл хатын, чукынчык, һәм ул минеке», – дип зур канәгатьлек белән уйлап алды Радмир.
Соңгы вакытта араларның салкыная баруы торган саен ныграк борчылдыра иде аны, һәм моның сәбәбенең нидә икәненә уйлап-уйлап та анык кына җавап табалмагач, ул Зөбәрҗәтне вакытлыча кайдадыр җибәреп, бераз аерым яшәп алырга кирәк, дигән фикергә килде. «Сагынсын, юксынсын мине», – дип уйлады ул.
Бассейн янындагы радиотелефоннан шалтыратып, өйдәге хезмәтче хатынга Җанаганы табарга кушты. Үрелгән бамбук креслога утырып, Зөбәрҗәтне күзәтә башлады.
Бассейнның мәрмәр ярына чыгып басу белән Зөбәрҗәт башыннан резин башлыкны салды, иңнәренә көлтә-көлтә булып алтынсыман чәчләр ишелеп төште. «Нинди матурлык», – дип ирекездән тагын сокланып куйды Радмир хатынына.
– Утыр, гүзәлем, безгә сөйләшергә кирәк.
Зөбәрҗәт, креслода яткан йомшак сөлгегә уранып, сүзсез генә Радмирның каршысына килеп утырды.
–Эшем күп икәнен һәм сиңа вакытны аз бүлгәнемне үзем дә аңлыйм. Ләкин башкача булмый. Шушы кызулык белән бармасаң, хәтта бер адымга алгарак та атламасаң, дөнья арбасыннан төшеп калырыңны көт тә тор. Бу каһәр суккан бизнес акрынайганны, темп югалтканны, әвәрәп калганны яратмый. Ул комарлы, аяусыз ау шикелле. Тирә-якта бер көтү этләр өере, син дә шулар арасында. Алда киек чаба, бөтен өер шуңа ташлана, кем шәбрәк, җитезрәк, аяусызрак – табыш шуныкы, көчленеке – замана.
Кыскасы шул, сөеклем, синең эчең поша, күңелсез, безгә беразга аерым торырга, сиңа миннән ял итәргә, мине сагынырга кирәк. Мин сиңа ике вариант тәкъдим итәм: теләсә нинди шифаханә сайла, бераз дәваланып, ял итеп ал, яки иртәгә үзең теләгән илгә туристик путевка белән китеп бераз җилләнеп йөреп кайт. – Радмир бераз тынып торды. – Ләкин минем шарт – Жанага белән!
Зөбәрҗәтнең ирен читенә сизелер-сизелмәс кенә мыскыллы елмаю чыкты. Жанаганың кем икәнен ул бик яхшы белә. Ул – Радмирның тугры эте иң яусыз овчаркасы, хезмәтчесе, каравылчысы.
Ул арада алар янына ныклы спортсменча бәдәнле, уртача буйлы, кыска итеп кистерелгән җирән чәчле, урта яшьләрдә булуына карамастан, җитез, сыгылмалы каплан хәрәкәтле Җанага килеп басты.
Аның күзләрендә һәрчак салкын рәхимсезлек ята, шуңа да аңа туры карау авыр, ирексездән тән чымырдап китә.
– Тыңлыйм, хуҗа.
– Зөбәрҗәт, җавабыңны көтәм.
Зөбәрҗәтне кинәт бер секунд эчендә бу кешеләрне – ирен, Жанаганы, бу зур сарайны, байлыкны күралмау дулкыны күмеп китте. Ләкин күп еллар буена үзенең бай ире кулында матур уенчык булып яшәү дәвамында кирәкле һәм дәрәҗәле кешеләр белән банкетларда, эшлекле сөйләшүләр үткәннән соң «ныгытып кую» кичәләрендә, туган көннәрдә, кабул итүләр эчендә кайнаган, шуңа да кичерешләрен яшерергә өйрәнгән иде инде ул, бу юлы да нәзакәтле генә:
– Ә өченче вариант тәкъдим итәргә мөмкинме? – диде.
– Әйт, нинди?
– Мин үземнең авылга, туган нигезгә кайтып берәр ай торып килергә теләр идем.
Радмир тынып калды. Бераз торгач:
– Ә нигә, бу да вариант, – диде, – тик син, иркә ханым, черкиле, чебенле, сыер-сарыклы, кара мунчалы авылга кайтып, резин итексез чыга алмаслык урамнарда ничек йөрерсең икән? Өең буш тора, беркемең дә юк анда, сәер теләк,– Радмир рәхәтләнеп көлеп җибәрде, – сотовый да алалмый, җәһәннәм бит ул як.
– Мин шушы вариантка гына риза, тик минем дә шартым бар: «тугры этеңне» миңа ияртмә.
Зөбәрҗәт күз кырые белән ымлап, бераз читтә торган Җанагага ишарәләде. Радмир тынып калды. Дөньяның яхшысын, аннан да бигрәк яманын күп күргәч, үзе шуларны кылып йөргәч, аның бу дөньяда бернәрсәгә генә иманы камил иде: бар нәрсә дә сатыла һәм сатып алына. Ә Зөбәрҗәт Радмир өчен кыйммәтлеләрдән дә кыйммәт, бәһалап бетәлмәслек җәүһәр.
Зөбәрҗәтне Радмир инде ир уртасы булгач, дөньяның ачысын-төчесен күп татыгач, бизнес дөньясында шактый ныгып, үз капиталын саллы гына хәстәрләгәч тапты. Тормышында хатын-ызлар булмады түгел, булды аның. Өйләнергә генә батырлыгы да, вакыты да җитмәде. Әллә ул очраган һәрбер хатын-кызның сатылуы куркытты аны, әллә башка нәрсә, кырыкка җитә язганда гына очратты Зөбәрҗәтне, очратты һәм халык телендә «капланды» диләрме әле.
Ә эш болай булды: Радмир әле товар эзләү, әле аны аткару, эшлекле очрашулар, килешүләр белән Русиянең бер чигеннән икенче чигенә, бер илдән икенче илгә чабудан арып, офисында креслога чумып, аякларын өстәлгә куеп, кофе эчә-эчә бераз ял иткәндә, секретарь кыз бер кочак почта кертте. Ул игътибарсыз гына үз эшенә кагылышлы гәзит-журналларны карады, иренеп кенә хатларга күз ташлады, шулчак гәзитләр арасыннан хөрт кенә кәгазьгә басылган, сыйфатсыз ачы буяу исе аңкып торган, милли телдәге юка гына гәзит аяк астына килеп төште. Бу башка басмалар белән чагыштырганда аккошлар арасына эләккән карга баласын хәтерләтә иде. Ничек ул моңда килеп кергәндер? Шушы аермалык Радмирны җәлеп итте дә инде. Ул иелеп гәзитне алды, беренче битендә башына таҗ кигән сылу кыз рәсеме басылган. Астына: «Үткән елның республика чибәре. Иганәчеләр, рәхим итегез! Бу елда чибәрләр конкурсы шәһәребезнең иң зур мәдәният сараенда үткәрелә, әгәр сездән безгә ярдәм булса, бездән сезгә – реклама!» – диеп язылган иде.
Радмирның ирен читенә мыскыллы елмаю чыкты, аннан кинәт: «Ә нигә катнашмаска», дигән уй чагылып үтте. Аның компаниясе очсызлы, фәкыйрь гәзит рекламасына мохтаҗ түгел-түгелен, ләкин гәзитнең беренче битендәге кыз чыннан да чибәр иде. «Ичмаса, бу эшләрдән котылып, бер-ике сәгать ял итәрмен, онытылып торырмын», – дип уйлады ул. Ничә еллар инде аның концертларга, киноларга йөргәне дә юк икән бит.
Секретарена шалтыратып, тиз генә Леонны табарга кушты.
Леон керү белән Радмир:
– Ну, ябрәй, азрак бушка акча чыгарып алабызмы? – диде мут елмаеп.
Леонның баш түбәсендәге кара бөдрә чәчләре селкенеп китте. Кырынган, зәңгәрләнеп торган шома бит мускуллары уйнап алды, текә ак маңгаенда сизелер-сизелмәс сырлар күренеп китте, нечкә, озын, ыспай гәүдәсе тагын да киеренкеләнебрәк басты, озын кара керфекләр белән уратып алынган зур караҗимеш кебек күзләрендә аңламаучанлык чагылды:
– Не понял, шеф…
– Аңламасаң, менә укы!
Ул гәзитне Леонга сузды. Леон гәзитне алып бер алдын, бер артын әйләндергәләп карады да:
– Шеф, мин бит сезнең телдә түгел, ивритта да берни дә сукаламыйм. Яшәсен үземнең урыс теле, әйләндереп бир, зинһар.
Эшнең нәрсәдә икәнен аңлагач, Леон тагын ныграк гаҗәпләнде.
– Соң, шеф, бу бит выеденного яйца не стоит, юк әйбергә игътибар китәчәк, ә игътибар белән бергә алтын бәрабәренә тиң булган вакыт та. Тиздән Италиягә очасы – андагы поставщиклар белән сөйләшүләр азагына якынлаша. Товар кирәк.
– Төкерәм товарыңа, Леон, мин арыдым.
– Соң, шеф, арысаң, как всегда, мигом «расслабка» эшлибез. Кайда ял итәргә изволите? Мунча, сауна, кызлар – барысы да сезнең карамакта.
– Леон, син мине аңламадың… – Кинәт Радмирның күзләрендә аны урап алган кешеләр генә аңлый торган усал яшен яшьнәп үтте.
– Понял, шеф, эшлибез, хәзер үк шөгыльләнә башлыйм. Кирәкле җиргә шалтыратам. Тик ниндирәк чыгым диярсез?
– Күпме кирәк, шулкадәр, тик, в пределах разумного.
Чыгып китеп күп тә үтмәде, Леон кычкырып көлә-көлә кире керде.
– Шеф, спонсорствоның бәясе, беләсезме, күпме?
– Артык күп каералармы әллә?
– Көлке, шеф!
Ул бәяне әйткәч, Радмир да кычкырып көлеп җибәрде:
– Бу бит бер уч борчак бәясе генә.
– Шул-шул, шеф, аны да курка-курка гына: шул хакны кертә алмассызмы икән, бик күп дисәгез, яртысы да ярый, ди оештыру комитеты рәисе, җитмәсә – без сезнең компанияне рекламировать итәргә ярдәм итәр идек, ди, анекдот прямо, юк эштер бу, шеф, әллә булышмыйбызмы. Бу акчаны сез бер кергәндә ресторанда да туздырып чыга аласыз.
Радмир тагын җитдиләнеп китте:
– Леон, мин шулай телим.
– Бетте, шеф, бетте, мәшәкатьләр белән кем шөгыльләнәчәк?
– Җанагага әйт!
– О, шеф, Жанның сылукайлар белән булышуы филне табак–савыт лавкасына кертү белән бер булмасмы соң?
– Булмас, аның тамырларында әрмән каны ага. Ул кызларны таный.
– Шул-шул…
– Хәер, үзең шөгыльлән, әйдә, син хатын-кыз ягына мастер.
Леон баш иеп тиз генә чыгып китте. Шефның холкын белә иде ул. Радмир ачуланса, Жанага ише генә түгел. Радмирның карашы кадалса, арка сабагыннан суык йөгереп үтә. Ә тормышта Радмир гади, кайсы чакта хәтта хискә бирелүчән, әсәрләнүчән була ала. Тыгыз эш арасындагы «йомшару» вакытларында, ягъни «тайм-аут»ларда кайнар мунчадан, яхшы коньяктан кәефләнеп, әйбәт түләүгә махсус чакыртылган артистлардан халык җырларын җырлата, шәрә Леонның муенына кунган минлек яфрагын алып ташлап, «Туган авылым», «Күбәләк» җырларын мөгерәп ала иде. Караңгы үткәннәре аркасындамы, чакматаш кебек ныклы, тимер куллы, кылыч кебек үткер зиһенле иде ул. Бизнес дөньясында аның исеме зур авторитетлар арасында киң билгеле һәм хөрмәт катыш курку беләнрәк телгә алына. Дуслары күп, ләкин дошманнары аңа караганда да күбрәк. Радмир, үзенә кагылмасалар, кешегә тимәскә тырыша, булдыралган кадәр гадел эш куа, налогларын вакытында түли, хокук хезмәткәрләре белән килешеп яшәргә өйрәнгән, ләкин аның юлына аркылы төшкәннәр, иң яхшы дигәндә – бөлә, ә кайберләре бөтенләй юкка чыга иде. Эшкуарлар дөньясында кушаматы да аның «төгәл» Радмир. Ул дошманнарына һәрчак көтмәгәндә күзлекле елан кебек төгәл һөҗүм итә, принцибы да: «Ерткычка тимә, тисәң, бетергәнче сук, чөнки ушка килү белән ул сине бетерәчәк» иде.
Тирә-якны дер селкетеп, дусларына терәк, дошманнарына бизгәк булып яшәгән менә шушы кешенең бер генә йомшак ягы пәйда булды: ул да булса хатыны – Зөбәрҗәт, ул аңа баш була алмый, чөнки – ярата.
Ә Зөбәрҗәт каршылашмый, кыек басмый, бер генә ялгыш кылыгы белән дә Радмирга үзен битәрләрлек сәбәп бирми иде. Радмир өчен иң авыры шул – Зөбәрҗәт көннән-көн аннан ераклаша, үз-үзенә бикләнә, ул аңа – битараф.
Баштарак Радмирның ул кадәр исе китмәде – вакытлыча тук изрәү дип уйлады, ләкин көннән-көн аралар ераклашу аны сагаерга мәҗбүр итте. Ул хатыны боега, күңелсезләнә дип уйлап, аңа күбрәк вакытын бүләргә тырышты. Затлы беләзекләр-йөзекләр бүләк итте, кеше уйлап чыгарган бар булган дөнья рәхәтләрен бирергә әзер торды һәм бу эш аның кулыннан да килде. Затлы кешеләргә кунакка, кабул итү мәҗлесләренә алып барды, бик сайлап кына үзләренә дус-ишләрен, түрә-мазарларны, эшкуарларны чакырып, Зөбәрҗәтнең хуҗабикә ролендә күңелен күтәрәсе, кызыксындырасы килде. Хода Зөбәрҗәткә акыл, чибәрлек белән бергә эчке сиземләү, нәзакәтлелек, иң югары җәмгыять катламында да үзен иркен тота, аралаша, сөйләшә белү сәләте биргән. Шуңа да Радмирның хатыны күпләрдә соклану, гаҗәпләнү, көнләшү тойгысы уятты. Бу исә үз чиратында Радмирның горурлыгын назлый, мин-минлеген иркәли иде.
Байлык, эштә уңучанлык янына җәүһәр кашлы йөзек кебек хатын да аның кулында булгач, Радмир аеруча дәртләнеп, җигелеп эшкә ябышты. Көн-төн эш мәшәкатьләре, зур-зур сату-алу проектлары бар булган энергияне, нервларны сарыф иткәнгә, аңа чыннан да тылның ныклы булуы кирәк иде.
Каһәре, иң кирәкле эшлекле проектларны төзү барышында, үч иткәндәй, кинәт кенә хәтеренә хатыны, аның еракка төбәлгән битараф карашы килеп баса, уйларны чуалдыра, акыл үткенлеген тупасландыра, күңелгә шом сала. Зөбәрҗәт хәзер беренче күрешкәндәге Зөбәрҗәт түгел. Уйнап башланган эш күңелендә шундый кайнар хисләр уятыр дип, Радмир һич кенә дә башына китермәгән иде.
Чибәрләр конкурсы буласы көнне эшләреннән бераз арынып, эшлекле кешеләр генә җыела торган кыйммәтле ресторанның бильярдлар залында шактый озак шар куды ул.
Зур комар белән уйный иде ул бу уенны. Үзенең яныннан бер адым калмаган Жанага шарларны җыеп, тезеп торырга өлгерсен генә! Кызганычка каршы, уен бүген аның файдасына түгел иде. Компьютерлар короле эшкуар Натан әфәндегә партияләрнең күбесендә яшел ут янды. Шактый акча оттырды Радмир. Эчтә котырган ачуын чак басып, ул гадәттәгечә илтифатлы елмаеп, уен ахырында Натанга сак кына баш иде.
– Ничего, сынок, не везет в бильярде, повезет в любви, – диде күз кырые белән хәйләкәр елмаеп карт яһүд.
– Һич шикләнмим, – дип әдәпле генә төрттерде Радмир, спорт белән шөгыльләнеп ныгыган, кабарып торган мускуллы кулын сузды чандыр гына, тәбәнәк буйлы Натанга өстән аска карап.
– Дай бог, дай бог, не забудь пригласить на свадьбу.
– Без проблем.
Кәеф төшкән иде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com