

7
– Таһир!
Дядя Вова тавышы иде. Мин, тиз генә торып, ишеккә юнәлдем.
– Хәзер…
– Унбиш минуттан китәләр!
Ишекне ачып тормадым, юыну бүлмәсенә борылдым.
Күтәрер әйберең булмагач, җыену җиңел икән. Бүлмәне әйбәтләп җыештырдым да ашханәгә атладым. Зөһрә әле кайтып җитмәгән иде. Эшчеләр дә керергә өлгермәгән. Ялгызым гына бер чынаяк кофе ясап эчтем. Үземне кызгану, тормышның аяусызлыгына зарлану теләге юк түгел иде, аны куып җибәрергә тырыштым. Урамга чыккач та, күңелнең кайсыдыр почмагына кереп качкан яктылык чаткысын, җылылык тамчысын казып алырга маташтым. Кояш уянып килә. Көн матур. Дөнья да матур булырга тиеш. Һәм үземнең шундый булырга тырышуыма үзем сөенеп куйдым. Бу минем соңгы вакытларда зарланмый гына туган беренче таңым иде. Уйлап карасаң, шулай булырга тиеш тә иде. Әле кайчан гына язмышыма үртәлеп, мәхәббәттән дә, яшәүдән дә өмет өзеп, төшенкелеккә бирелеп ята идем. Ә бүген…
Дөнья да, мин үзем дә бүтән сыман иде. Зарланырлык бер сәбәп тә юк бит! Мин монда тормышымның иң кадерле кешесен таптым, аның мине дә яратуын аңладым. Мин моннан китәм, тик бу – вакытлыча гына, без Зөһрә белән кабат күрешәчәкбез, хәзер инде аны югалту юк.
Күрше вагончыкларга кереп, барысы белән дә хушлашып чыктым. Качып киткән кебек, дәшми-тынмый гына китеп булмый бит инде. Аларның да күңеле күтәрелде, соңгы биш минут йокыларын урласам да, бу – игътибар күрсәтү, санга сугу бит, үзенә күрә бер ләззәт бирә торган нәрсә. Үзем дә сөендем. Ә дядя Вова, тәмәкесен кабызып озата ук чыкты:
– Чәй эчтеңме? – дип кызыксынды ул. – Ашап ал, ач йөрмә, барыр юлың ерак.
Мин рәхмәт әйттем.
– Килеп йөр, – диде аннан, Зөһрә яшәгән вагончыкка ишарәләп. – Озак күрешми торсаң сүреләсең ул.
Мин елмаеп баш кактым:
– Килеп йөрермен.
– Ә иң яхшысы: эшкә кил.
– Бәлки, шулай да итәрмен әле, – дип килештем мин. – Дөнья хәлен кем белә.
– Ә нигә?! – дип, үз-үзе белән бәхәсләште ул. – Акчасы әйбәт, эше түзмәслек түгел. Гаиләдән аерылып торуы гына инде… Ә синең хәтта хатының да үз яныңда була. Нәрсәсе начар?!
Мин баш кактым. Әлегә бу хакта уйларга әзер түгел идем бугай. Кочаклашып хушлаштык. Мин бәхетле идем: монда газиз кешемне таптым. Машинага утыргач та, шушы уйлар белән ләззәтләнеп бардым, поезд көткәндә дә, аларны ычкындырмаска тырыштым. Казан яки Уфа вокзалы белән чагыштырганда кечкенә генә бер станция иде бу. Якындагы шәһәргә охшаш нәрсәсе дә әллә ни түгел. Табигате матур, анысына сүз юк. Ләкин шушы кечкенә генә бер төбәктә мин үземне бәхетле итеп тойдым. Хикмәт аның зур-кечкенә булуында түгел, хикмәт минем бәхетле булуымда иде.
Телефоннан шалтыратырга бик кулым кычытып торса да: «Төн буе эшләп арыгандыр, йокласын, ял итсен», – дип, үземне тыеп тордым. Миңа сөйләшүдән бигрәк аның тынычлыгын саклау, ял иттерү мөһим иде.
Поезд кузгалып киткәч, тамбурга чыгып, тәрәзә аша куст тарафына «воздушный поцелуй» җибәрдем дә урыныма кереп утырдым. Бу юлы да стена буена туры килгәнмен икән. Бу юлы да каршымда Зөһрә утырыр, мин аның белән ничек танышып китәргә белмичә газапланырмын сыман тоелды. Тик бу юлы анда юан гына бер марҗа кунаклаган иде. Сөйгәнем калган төбәктән утыргач, хәтта ул да матур һәм кадерле булып күренде. Мин аның да чемоданнарын урнаштырырга ярдәм иттем. Хәтта үземә алганда аңа да бер стакан чәй алып килдем. Ул рәхмәт әйтте, елмайды, ә мин Зөһрәнең елмаюын күз алдына китердем.
Ханым бик сүзчән кеше булып чыкмады. Минем дә сөйләшү теләге көчле түгел иде. Шул рәвешле беркадәр кагаеп бардык та, мин өстәге шүрлеккә менеп яттым. Уйлана-уйлана оеп барганда, тавыш көчәйткечтән станция исемен әйттеләр:
– Станция Надырово. Стоянка 5 минут.
Бу сүзне ишетүгә, минем күңелдә ниндидер сәер хис уянды. Нәрсәседер таныш иде, бу сүз миндә ниндидер хатирәләрне кузгатып җибәрергә тиештер кебек тоелды. Тик бер хатирә дә калкып чыкмады, бары тик күңел генә тынгысызланды. Су өстенә таш ыргыткан шикелле, дулкын тарала, ә бер файдасы да юк.
– Надырово, надыр, надир, нәдер, нәзер, – дип, мин әллә ничекләр төрләндереп кабатлап та карадым, тик…
Димәк, Надир станциясе тирәсеннән узып барабыз. Карале, мин үзебезнең кустның кайсы станциядә икәнен дә белешмәдем. Башка да килмәде. Шайтан алгыры! Ярый… Димәк, ул, Уфа ягыннан килгәндә, Надир станциясеннән соң. Бер төшкәндә, карарга кирәк: поездларда маршрут картасы була бит.
Бераздан телефон шалтырады:
– Матурым, минем елыйсым килә.
– Ник?
– Мин кайтып җиттем, ә син юк…
Аның тавышын ишетүгә, бөтен гәүдәм буйлап рәхәтлек дулкыны таралды, күзләргә нур кунды, иреннәр елмаюга бөрелде, хәтта бит очларым да алсуланып киткәндер сыман тоелды.
– Ә мин шатланып барам…
– Миннән котылуыңамы?
Пырхылдап көлеп җибәрдем.
– Юк, җаным, сине табуыма. Ә аерылышу – вакытлыча гына.
– Мин дә… синең белән табышуга шатланам да, аерылгач барыбер кыен…
– Ә мин синең янга киләчәкмен.
– Кил син, яме. Мин сине хәзер үк сагындым инде.
– Мин яратам сине… – Тел очына бу сүз кайдан килде дә, аны әйтерлек кыюлык кайдан табылды – үзем дә сизми калдым. – Бергенәм син минем…
– Мин дә… Мин дә яратам…
Тагын ниндидер сүз ишетелеп калды, тик аңлый алмадым, телефон өзелде – тотмый башлады. Иң кирәк урында өзелүе ачуны чыгарса да, миңа рәхәт иде. Әлбәттә, бер-беребезне яратуыбыз инде икебез өчен дә сер түгел, ләкин аны үз телең белән әйтү – бөтенләй икенче нәрсә, бу инде яратышуны законлаштыру шикеллерәк. «Мин сине яратам» дип әйтәсең икән, димәк, аның киләчәге өчен дә җаваплылык аласың.
Мин әнә шундый уйларга бирелеп, ләззәтләнеп, озак кына яттым. Телефон тота башламасмы, дип, ара-тирә күз салгаладым. Ахыр чиктә узып баручы проводницадан да сораштым. Ул операторны белеште дә:
– Берәр сәгатьтән, – дип узып китте.
– Рәхмәт!
Ләкин телефонның тотмавы да кәефне боза алмады.
Бераздан мин тагын оеп киттемме, йокыга талдыммы… Тагын икенче дөньяга күчтем… Бу юлы ниндидер чиновник бүлмәсендә идем…
* * *
Берг-офицер бик җитди кыяфәт белән бүлмәне әйләнеп чыкты да өстәл артындагы урынына барып утырды. Кәгазьләрен актарды. Бераз кечерәеп калса да, үзен тыныч тотарга тырышып, каршысында утырган абзыйга карады:
– Надир… Уразмәтов… – диде ул, үзалдына сөйләнгән кебек итеп. – Сез кая югалдыгыз?
Надир дәшмәде. Иңнәрен генә сикертеп куйды. Ул үзенең монда ни өчен чакырылуын яхшы аңлый иде.
Завод төзелеп беткән иде инде. Берничә тапкыр эшләтеп карадылар. Ак һәм кызыл нефтьнең югары сыйфатлы икәненә тәмам ышангач кына, Берг-коллегиягә хәбәр итәргә булдылар. Беркадәр кичегелде… Тик нәтиҗә уңай булган очракта, моны гына гафу итәрләр шикелле иде…
Ләкин эш бөтенләй көтелмәгән юнәлеш алды. Көннәрнең берендә Андрей Самокрутов дигән кеше килеп төште дә кичекмәстән Оренбург тау начальствосына барырга кирәклеге турында хәбәр итте. Надир төрле сәбәп табып баш тартып караса да, ай-ваена куймады. Закон аның ягында иде. Өстәвенә әле Йосыфны да, бу эштә компаньон булып исәпләнгән Асылгуҗа Мослыховны да алып килергә кушканнар. Йосыф – старшиналык вазифалары белән, ә Асылгуҗа сәүдә юлларын эзләргә чыгып киткәнлектән, Надир үзе генә юлланды.
Хәзер менә шул мәсьәлә буенча сорау алалар.
Берг-офицер кәгазьләренә күз салды:
– Сезгә заводның төзелгәнме-юкмы, төзелеп бетмәсә, күпме эш башкарылганы турында рапорт бирүне сорап, берничә тапкыр күрсәтмә җибәрелгән, – диде берг-офицер, Надирга сынаулы карап. – Ләкин аның барысы да җавапсыз калган.
– Гафу итегез, офицер, тик аларның берсе дә миңа килеп ирешмәде.
Офицер алдындагы кәгазьләрне актарды. – Бер, ике, өч, дүрт… – Мин аларның берсенә җавап язуны Йосыфка йөкләгән идем, ул язган булырга тиеш. Май аенда. Ә калганнары…
– Яхшы, – берг-офицер кәгазьләрне читкә алып куйды. – Килеп ирешмәве гаҗәп түгел. Тирә-якта тынгысызлык, әле фетнә күтәрәләр, әле качкыннар өере йөри. Ә бездә хезмәткәрләр җитеп бетми.
Моны ишеткәч, Надир җиңел сулап куйды.
– Ләкин, завод төзелеп бетү белән, сез үзегез хәбәр итәргә тиеш идегез. Эшкәртелгән нефть үрнәген безгә җибәрергә, сәүдә буенча исәп-хисап ясарга. – Надир дәшмәде. Мондый очракта уйламый әйтелгән сүздән дә дошманрак нәрсә юк иде. – Хөкүмәт күрсәтмәләренә җавап бирмәгән өчен һәм заводтан килгән керемне яшергән өчен, штраф каралган, – дип дәвам итте берг-офицер. – Сезнең өчегезгә дә шактый штраф түләргә туры киләчәк. Сез шуны аңлыйсызмы?
– Йосыф старшиналык вазифаларыннан бушамады… Фетнәләр күп булды бит, ул йә Оренбург губернасыннан, йә Уфа канцеляриясеннән килгән указлар буенча йөрде. Завод белән шөгыльләнергә вакыты да, теләге дә булмады. Ә Асылгуҗа… Ул завод төзү түгел, ә сәүдә буенча иде… Нефть җитештерелмәгәч, ул нишләсен? Аларның гаебе юк, офицер әфәнде.
Офицер дәшмәде, тәрәзәгә төбәлеп уйга чумды. Бер як читтә утырган писарьның кәгазе кыштырдаган тавыш кына ишетелде. Берг-офицер кинәт карашын Надирга күчерде, озак кына текәлеп торды да сорап куйды:
– Нефть җитештерелмәгәч, дисезме?
Бу офицер сорау ала белә иде. Әлеге сүзен дә ул бөтен нәрсәдән хәбәрдар булган, бөтен нәрсәне үтәли күреп торган кеше сыман әйтте.
– Әйе, офицер әфәнде.
Сорау алучы сизелер-сизелмәс кенә елмайды:
– Ә безнең белүебезчә, завод моннан бер ел элек диярлек эшли башлаган. Һәм сез эшкәртелгән нефтьне тирә-якта гына түгел, Санкт-Петербургта да, Мәскәүдә дә, хәтта Казахстанда да сәүдәгә чыгаргансыз. – Ә безгә, Берг-коллегиягә хәбәр итәргә оныткансыз.
Надир дәшмәде. Офицерның күп нәрсәләрдән хәбәрдар булуы гаҗәпкә калдырды.
– Гафу итегез, офицер әфәнде… – Надир бер мәлгә тынып торды. – Сез дөрес сөйлисез, тик аз гына белеп бетермисез. Заводны без беренче тапкыр ике ел элек үк эшләтеп җибәрдек. Ләкин ул бернинди нефть тә чыгармады, ул янды. Аннан соң, янгыннан саклау ысулларын уйлап табу өчен махсус корылма төзеп, аны әледән-әле эшләтеп тордык. Тик ул сатуга чыгарырлык дәрәҗәдә нефть бирмәде. Әйе, уңышлырак чыккан очракта, әрәм булмасын дип, тирә-яктагыларга саткаладык. Тик бу бик сирәк кенә… Без нефтьне тотрыклы рәвештә эшкәртүне җайга сала алмадык. Әлегә завод әзер түгел.
– Ике ел вакыт үтте! – дип, кинәт кызып китте берг-офицер. – Ә завод әзер түгел! Татарларның хәйләкәр икәнен беләм, әмма бу дәрәҗәдә дип уйламый идем.
Надир тынычлыгын җуймаска тырышты, хәтта аның сүзе дә әңгәмәдәшен тынычландырырга чакыру кебек ишетелде:
– Офицер әфәнде… Сүз нәрсәнедер төзеп кую турында гына бармый…
– Сезнең шәраб эшкәртү корылмалары сатып алуыгызга да ике елга якын вакыт үткән…
– Монда тагын берничә четерекле нәрсәне исәпкә алырга кирәк, – дип, үзенекен дәвам итте Надир. – Беренчедән, узган ел безнең тирәдә ду килгән фетнәчеләр тиешенчә эшләргә мөмкинлек бирмәде. Икенчедән, без нефть тапкан урыннарда урыс сәүдәгәрләре килеп, рудниклар ачып җибәрде. Нәтиҗәдә нефть табу авырлашты.
– Туктап тор, – бу юлы берг-офицер писарьга ишарә ясады. – Бу сүзне мин «рус сәүдәгәрләре комачаулады» дип аңларга тиешме? Рапортта шулай дип язаргамы?
Бер мәлгә тынлык урнашты. Надир офицерга карап алды. Моның өчен дөрес җавап кына түгел, ә рапортта да тырпаеп тормаслык җавап кирәк иде.
– Иң мөһим сәбәп минем үземдәдер, – диде ул бар гаепне үз өстенә алган кыяфәт белән. – Соңгы вакытта бик каты сырхаулап киттем. Сәламәтлегем әйбәт булмагач, үзем дә эшли алмадым, тиешенчә оештырып та булмады.
Берг-офицер бертын аңа текәлеп торды.
– Димәк, завод әлегә кадәр төзелеп бетмәгән, һәм аның төп сәбәбе сезнең чирләп китүегездә?
– Әйе. Нәкъ шулай.
– Кайчаннан бирле авырыйсыз? – Завод төзергә рөхсәт килеп күп үтмәде инде. Арурак чагымда шәраб эшкәртү корылмаларын кайтарттым, бер амбарны төзеп куйдым. Һәм шуның белән бетте.
Сорау алучы ишекле-түрле йөреп әйләнде дә кабат урынына барып утырды.
– Заводның төзелеп бетмәве әйбәт түгел, – диде ул ниндидер бер ягымлылык белән. – Авырып китүегез тагы да начаррак. Мин сезгә сәламәтлек телим.
Беркадәр тын утырдылар. Һәркем үз уйларына чумган иде. Бераздан Надир урыныннан кузгалды:
– Чыгарга мөмкиндер бит?
Берг-офицер баш какты. Ул арада писарь, килеп, язмаларга кул куярга кушты.
Ишек төбенә җиткәч, Надир кабат борылды:
– Ә штраф ничек?
– Штраф?
– Йосыф белән Асылгуҗаның бер гаебе дә юк бит.
Офицер аңа бертын текәлеп торды.
– Сез авыргач, мөгаен, штраф салмаслар. Һәрхәлдә, мин салдырмаска тырышырмын.
– Рәхмәт, офицер әфәнде.
– Ә заводны ашыктырырга кирәк.
Ләкин тикшерүләр моның белән генә бетмәде.
Авылга кайтканда ук, аңа завод эшчәнлеген, нефть ятмаларын тикшерү өчен, бер кешене ияртеп җибәрделәр. Бу бер дә ошамады. Оренбург тау начальствосы аның бөтен эшчәнлеген күзәтү астына алырга тырышадыр сыман тоелды. Жибәрелгән кеше дә сөйләшеп-килешеп булырлык адәм түгел, Надирдан күпкә кечерәк булса да, үзен бик өстен тота. Гомер буена Русия хөкүмәтенә тугры хезмәт итеп олыгайган кешенең мин-минлегенә тия иде бу – фәлән яшеңә җиткәндә, ниндидер бер малайның күзәтүе астында йөр инде.
Авылга кайткач та, Надир аның алдында бик ачылып бетмәде. Нефть бик аз гына чыккан урыннарны күрсәтеп йөрде. Нигездә, өскә калкып чыккан нефть асфальт булып каткан җирләрне, су өстендә аз-маз җыелып торган урыннарны. Шул рәвешле, әллә кайлардан уратып, эт булганчы арытып алып кайтты. Ниһаять, тикшерүче үзе дә Надирның бу урында ничек нефть эшкәртү заводы ачарга уйлавына аптырый башлады.
Аны озатып җибәрүгә, тагын тикшерүчеләр килеп төште. Болары тәҗрибәле кешеләр иде. Нефтьнең барлыгын белеп, заводның эшләгәнен күреп, ак һәм кызыл нефть үрнәкләрен үзләре белән алып киттеләр. Оренбургка барып, заводның эшли башлавы турында рәсми рәвештә рапорт кына язасы калды. Әлбәттә, вакытында түләп өлгермәгән бурычларны да искә төшерерләр. Аларны түләргә кирәк булачак. Шуңа күрә Надир сәфәрен аз гына кичектерергә булды. Бер кузгалгач, берничә мичкә эшкәртелгән нефть тә алып барырга кирәк, шулай яхшырак булыр.
Ләкин, юлга әзерләнеп беткәндә генә, авылга бер төркем солдат килеп төште. Аларның башлыгын Надир шундук таныды: теге вакытта мәсхәрәгә калган исерек офицер иде ул. Бу юлы айнык иде һәм үзен бик тә итагатьле итеп тотты. Күрешкәндә үк, түбәнчелек белән:
– Ассалямалейкум, Надир эфенди! – дип күреште.
Надир башта шомланыбрак калган иде. Берничә тапкыр тикшерү булганнан соң, кораллы кешеләрнең килүе шатлык өсти торган нәрсә түгел. Офицерның кәефле булуын күргәч, Надирның да шиге таралды:
– Рәхим итегез, – дип елмайды ул. – Исем-атыгызны белми калдым…
– Мөһим түгел, – дип кул селтәде тегесе.
– Ярый, табында танышырбыз. Әйдәгез, кунак булып китәрсез.
– Юк, юк, Надир эфенди…
– Юл кешеләре бит. Сый-хөрмәтсез килешми.
– Без озак тормыйбыз. Бу тарафтагы тимер рудникларын тикшереп йөрибез, – дип аңлатты офицер. – Юлыбыз шушы яктан узасы булгач, сезгә тапшырырга дип хат биреп җибәрделәр. Шуны кертеп чыгарга дип килдек.
Солдатларның берсе офицерга төргәк сузды. Офицер аны, ике куллап тотып, бик канәгать кыяфәт белән Надирга сузды:
– Рәхим итегез, Надир эфенди.
Надир төргәкне алды да куенына тыгып офицерга текәлде. Аның тавышында яңгырап киткән кечелеклелек мәсхәрә дәрәҗәсендә иде. Шулай да карт сер бирмәскә тырышты:
– Рәхмәт, – диде ул. – Ә хәзер табынга рәхим итегез.
Офицерның бөтен кыяфәте тантана итә иде:
– Башка вакытта… Бу якларда хәзер еш булачакбыз. Безнең графның рудниклары монда. Нефть ятмалары да. Очрашырбыз әле. – Һәм ул атына менеп атланды. Ә сез укыгыз, – дип елмайды ул. – Барысын да аңларсыз… – Ул атын куалады.
Кызыксынуы көчле булса да, Надир хатны үзенең бүлмәсенә кергәч кенә ачты. Берг-коллегиядән икән. Моны белгәч, йөрәге дәртләнебрәк тибәргә тотынды. Димәк, ул җибәргән үрнәкләр барып җиткән, тикшергәннәр. Ә аларның сыйфаты югары дәрәҗәдә икәненә иманы камил иде. Саран гына рәхмәт сүзләрен, мактауларны күрергә өмет итеп укый башлады. Тик бераздан аның күзләрендәге нур таралды, йөзе караңгылана барды… Ул чайкалып китте… Берг-коллегия завод төзүне тыю, Надирны заводчылык эшеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган иде. Аның башында берьюлы әллә ничә төрле уй-хис бөтерелде: «Русиягә шулкадәр хезмәт иткән кешене…», «Заводны көйләп җибәргән идек бит…» «Беренче завод бит ул… Русиядә, дөньяда беренче…», «Бәлки, бу ялгышлыктыр…»
Уйлар акрынлап томанга уралды… Надир, йөрәген тотып, идәнгә чүгәләде. Аңа һава җитми иде…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com