

* * *
Янгын сүндерүчеләрнең эше тыгыз иде. Алар, балта осталары белән бергәләп, ун-унбиш аршын биеклегендә манара төзеделәр. Аның башына зур мичкә күтәреп куйдылар. Аннан соң ул мичкәне су белән тутырдылар. Суны елгадан ат белән китерсәләр дә, манара башына менгерү бик җиңел түгел иде. Баштарак һәркайсы чиләк күтәреп үрмәләде. Бераздан кайсыдыр, башы эшләп, ул чиләкне бау белән менгерергә тәкъдим итте.
Өстәге мичкәне тутыргач, манара астына нефть түгеп, ут кабыздылар. Мизгел эчендә ялкын тирә–юньгә сикерде. Озакламый ул манара баганаларына да күчәргә мөмкин. Ут көчәеп яна башлагач, югарыдагы мичкәгә бәйләнгән бауны тартып җибәрделәр. Биектән көчле басым белән төшкән су янгын чыганагын шундук юкка чыгарды.
Ул арада, канәгать елмаеп, янгын сүндерүчеләрнең башлыгы Надир янына килеп җитте:
– Ничек?
– Яхшы, – диде Надир уйчан гына. – Тагын кабатлагыз.
Башлык йөгереп төркем янына килде дә әмерләр бирә башлады. Янгын сүндерүчеләр арасында ыгы–зыгы купты. Бу һөнәр яңа булгангамы, алар өчен кызык, һәркайсы дәртләнеп, ярышта катнашкан кебек итеп эшли иде. Күп тә үтми, су алып килделәр, аны бау белән өскә менгерә башладылар. Бу юлы дүрт яктан дүрт чиләк эшли иде, шуңа мичкә тиз тулды. Ул арада манара төбенә ут төртергә әзерләнделәр. Ләкин Надир кул гына селтәде:
– Бүгенгә җитеп торыр, – һәм янгынчыларның күзен дәге дәртне күреп өстәп куйды: – Хәер, үзегез карарсыз. Әлегә башлыгыгызга сүзем бар…
Манара астына тагын ут ягып җибәрделәр. Астагы берничә кеше аңа су сипте, ялкын телләре ныграк үргә сикерде, янгынның мәйданы артты. Һәм шунда мичкәне капладылар… Тәртип…
Манара астына иске мичне урнаштырып карарга кирәк булыр, – диде Надир, башлыкны читкәрәк алып киткәч. – Теге вакыттагы янгынны хәтерлисең бит Шуны кабатлап карыйбыз.
Башлык беркадәр уйланып торды:
– Дөрес аңласам, без заводны яңадан төзергә тиеш?
– Әйе. Бары тик стеналарын гына күтәрәсе түгел.
– Хәзер башлыйбыз.
Янгынчы иптәшләре янына йөгерде. Надир завод булачак урынга юнәлде. Амбар биләмәсен казып бетер гәннәр, елга буеннан комлы таш ташыйлар иде. Бу ташны нефть белән бутап тигезләп җәйсәң, искитәрлен матур да, уңайлы да булачак. Якынайгач, Надир тагь бер тапкыр күз алдына китерде. Менә бу урында – мич бүлмәсе. Ул кирпечтән булырга тиеш. Янгын-фәлән чыкса да, каза күрерлек булмасын. Ә суыткыч бүлмәсе… Анысын да кирпечтән күтәрергә мөмкин… Анысы артын мөһим түгел, нәрсә бар – шуннан ясалыр… Һәр бүлмәде янгыннан саклау чаралары – ком, су, җәймә…
Әйбәт кенә эшләп китсә, янгын сүндерүчеләр төркеме бик яхшы нәрсә булыр кебек әле ул. Моны һәр авылда һәр төбәктә кулланышка кертергә кирәк. Бигрәк тә нефть ятмаларына бай җирләрдә янгын еш чыгучан. Вакытында күрелгән чара әллә күпме байлыкны саклап калырга мөмкин.
5
Елгада өермәгә эләккәнегез бармы? Дулкын сине үзенә суыра башлый, син йөзәргә тырышасың, бөтен көчеңне саласың, тик ул җиңел генә сине тагы да эчкәрәк суыра… Ниндидер көч мине дә шулай суырып алды, карышырга гына түгел, ни булганын аңларга да өлгермичә калдым. Өермә уртасына эләктем дә, су төбенә китеп, бөтенләй бүтән дөньяда калкып чыктым. Кайдандыр шомлы тавыш ишетелә иде: «Док–док–док…» Мин башта үземнең кем икәнемне, тавышның нәрсә булуын аңлый алмыйча яттым. Ә ул көчлерәк, дәһшәтлерәк булып тагы кабатланды. Аңа кемнеңдер көр тавышы кушылды:
– Таһир!
Ниһаять, мин үземнең кем һәм кайда булуымны искә төшереп сикереп тордым да ишеккә юнәлдем. Ишек кагучы Хәсән абзый иде:
– Ну, ишеп тә карыйсың йокыны! – дип каршылады ул. – Мин инде курка башлаган идем. Юына тор, хәзер чәй алып киләм.
– Кофе, – дип төзәттем мин.
– Нәрсә?
– Кофе, – дип кабатладым. – Ә Зөһрә кайда?
– Монда. Ашарга әзерли.
Минем юыну әсбаплары юк иде. Мондагы бүлмәдә теш пастасы да, сабын да, чиста сөлге дә бар икән. Тешне бармак белән генә чистарттым, озаклап, җиренә җиткереп юындым. Чыгуыма Хәсән абзый өстәл башында чәй чөмереп утыра иде инде.
– Акрын кыймылдыйсың, – дип, шаян шелтәләде ул. – Чәең… Кофең суына…
– Рәхмәт! – Мин өстәл артына килеп утырдым. Сәгать ничә?
Хәсән абзый чәен чөмереп куйды:
– Иртә әле. Кофеңны эч.
Берничә йотым йотып куйгач, рәхәт булып китте.
– Таң тишеге белән йөри дип тиргәмәсәң, сиңа бер соравым бар иде.
Мин тыңлыйм дигән кыяфәт чыгардым.
– Безнең Тарас килмәде бит. Күршеләрдән дә беркемне табалмадым.
Хәсән абзый миңа карап алды. Аңладым инде тел төбен. Бары тик баш тартырга сүзләр генә табасы калды.
– Шуннан?
– Кеше кирәк. – Мин кофе чөмердем. – Ашыктыралар, – ул өскә ишарә ясап алды: – Югарыдан. – Мин тагын кофе йотып куйдым. Ә сүз барыбер табылмады. – Син берәр көн калып эшләшсәң, бик яхшы булыр иде.
Мин аңа карадым да ни әйтергә белми катып калдым. Каласы килә иде, әлбәттә. Тик эшлисе килми иде. Алай да түгел, Зөһрә, аның иптәшләре янында үзем бөтенләй белмәгән нәрсәгә тотынырга куркыта иде. Утын яручы булып, гомумән, балта остасы булып калырга кушсалар бер хәл. Балта тота беләм. Бабай мәңге онытмаслык итеп өйрәтте. Ә монда… Миңа трактор ни, торба ни - икесе дә бер, икесе дә тимер. Шулай булгач…
– Уйларга кирәк, – дидем мин, каршы килергә кыймаганлыктан гына.
– Уйларга вакыт юк, Таһир.
Кинәт мин тотып алдым… Бу гади мизгел түгел, минем алда тагын бер мөмкинлек - сайлау мөмкинлеге ачылган мизгел иде. Кайсы мин теләгәне? Калыргамы, әллә китәргәме? Калырга! Эшләргәме, әллә эш эзләргәме? «Эш эзләү» дигән сүз миңа «чир» дигән мәгънәне аңлаткан шикелле иде. Мин кофе йотып куйдым.
– Эш рәтен белмим.
Бу сүзне әйтү шулкадәр оят иде. Ә икенче яктан карасаң, ник мин аны белергә тиеш әле? Аннан соң, мин эзләп килмәдем бит, мине эзләп килделәр, теләкләре булса – өйрәтерләр.
– Мин мөмкин кадәр җайлаштырдым инде, – диде ул, үзалдына сөйләнгәндәй. – Әлегә сиңа иң гади эшне генә башкарырга кирәк.
– Нишләргә?
– Әйдә вышкага. Күрсәтәм.
Без вышкага күтәрелдек. Башкалар уянганмы-юкмы, тик биләмәдә хәрәкәт күренми иде әле. Эчкә узгач, мин тирә-якка каранып алдым да, тез буыннары йомшарып китте. Бернәрсә дә таныш түгел иде. Хәер, бер читтәрәк утырган нәрсә двигатель булырга тиеш. Дизельдер инде. Болары – торба. Тегендәрәк – пульт. Шул рәвешле генә санасаң да, монда таныш әйбер аз иде.
Хәсән абзый елмаеп күзәтеп торды да аркадан кагып куйды:
– Иң мөһиме: курыкмаска. Монда бер катлаулы нәрсә дә юк.
Дөньяның бөтен авырлыгы шушы сүздән башланганын мин инде чамалый идем. Бабай кадак кагарга өйрәткәндә дә шулай дигән иде: «Бер кыенлыгы да юк, бер кулың белән кадакны тотасың, икенчесенә – чүкеч. Менә болай». Ә минем кадак тоткан бармак бер атна буе канап йөрде.
– Менә бу торба «шәм» дип атала. Бораулый-бораулый, ул аска кадәр төшеп җитә. Шуннан менә бу торбаны, «шәмне» тоташтырырга кирәк. Аны өстән ну… махсус җайланма төшерә, син астан көйләп куясың… Һәм, ул килеп җиткәнче, астагы торба башын майлап, ике торбаны тәңгәлләштерергә кирәк. Менә болайрак. Ә менә бу - ачкыч… Автоматик бораулау ачкычы дип атала… Шул, борып, ике торбаны тоташтырып куя. Син аңа эшне җайлап бирәсең, ул кыса. Бераз төшендеңме?
Төшендем, әлбәттә. Мин моны теләсә кемгә аңлатып бирә алыр идем. Бер торба җиргә төшеп беткәч, икенчесен алып, ялгарга әзерләп куясың, ә автоматик ачкыч аны борып тыгызлый. Аңлатуның бер кыенлыгы да юк. Тик менә эшли башласаң… Бер торбаның озынлыгы гына да әллә ничә метр…
– Катлаулы түгел ул, - дип тынычландырды Хәсән абзый. – Тик монда төгәллек кирәк. Игътибар. Бөтен нәрсәгә вакытында өлгерергә кирәк. Һәм иптәшеңне күзәтергә. Конвейер кебек бу. Син әзерме-юкмы - торба килә, җитешәсеңме-юкмы – ачкыч эшли башлый. Ныклап тотынганчы, бер кузгатып алырбыз әле. Син карап торырсың, шуннан үзең тотынып карарсың. Кулыңнан киләчәк синең.
– Рәхмәт, - дип, аптыраулы елмайдым мин. – Ә гадирәк бүтән эш юкмы?
– Юк шул…
Мин тагын тирә-якка каранып алдым. Кичә бергә килгән кешеләрне күз алдына китердем. Берсенең дә миннән артык җире юк иде. Хәсән абзый кушканны тыңламыйча китеп барсам, Зөһрә дә минем хакта начар уйлар сыман тоелды. Ярдәм итә алмады дип уйлау – бер, ә ярдәм итәргә теләмәде дию - бөтенләй икенче хәл. Аннан соң, гомер буе чиләнәсе түгел бит - нибары бер көн. Ә бәлки, төшкә кадәр теге Тарас дигән кешеләре килеп җитәр дә, мин котылырмын. Аннан соң… Шайтан алгыры!… Иң мөһиме: гомердә бер күрмәгән нәрсә булса да, катлаулы кебек тоелса да, минем бу эшкә тотынып карыйсым килә иде.
– Йә ничек? – Хәсән абзыйның соравы мине айнытып жибәргәндәй булды. – Ризамы?
Мин аңа беркадәр карап тордым. Ошый иде миңа бу абзый.
– Кече йомышны йомышлап килергә мөмкинме? – дидем мин, бик җитди кыяфәт чыгарып.
– Нәрсә? – Бу көтелмәгән сорауны ул башта аңламады, аңлагач, кычкырып көлеп җибәрде: – Мөмкин, мөмкин. Димәк, каласың?
– Әлбәттә, – дигән булдым мин. – Тик мин гаепле түгел.
– Бар да яхшы булыр. Бар, алайса, егетләр ашханәдәдер.
Егетләр, чынлап та, шунда иде. Моңа кадәр шау- гөр килгән тавышлар мин керү белән тынып калды, барысының да карашлары миңа төбәлде. Үз кеше булырга тырышыбрак сәлам бирдем дә буш өстәл артына барып утырдым. Зөһрә дә миннән күзен алмый күзәтә, тик берни дәшми.
– Нәрсә булды? - дип сорадым мин, аптырап.
– Йә, ничек? - дип ярым пышылдады Клей. – Ничек?
– Нәрсә ничек?
– Мастер калырга өндәдеме?
– Әйе.
– Ә син?
– Бер генә көнгә бит ул.
– Син нәрсә дидең?
Нәрсәдер булган. Болар, тын да алмыйча, минем җавапны көтәләр.
– Калам.
Кинәт вагон эче шау-шуга күмелде, кемдер үкенечле, канәгатьсез, кемдер шатлыклы авазлар чыгарып кычкырышырга тотындылар. Ә дядя Вова урыныннан торып минем янга килеп басты да кочаклап алды:
– Молодец! Молодец! Мин синең шәп егет икәнеңне шундук сиздем!
Мин үземне Кар кешесе куенында чәбәләнгән куян сыманрак итеп тойдым. Ә ул мине күтәреп әйләндерде дә идәнгә бастырды. Мин, берни аңламыйча, тирә-якны күзәтүемне белдем. Ул арада, поднос күтәреп, Зөһрә дә килеп җитте. Ул ризыкларын өстәлгә утыртты да муенымнан кочаклап, иренемнән үбеп алды. Тиз генә түгел… Озак та түгел… Ниндидер акцент белән дип әйтимме соң… Мин һушыма килеп җавап бирергә өлгергәнче, ул инде бар янына җиткән иде.
– Тәк, егетләр… – дип, бөтен вагонга яңгыратты дядя Вова. – Бу бәхәстә бары тик мин җиңеп чыктым. Ди-мә- әк… Зөһрә катнашмады, ә калган һәркайсыгыз миңа бер мең тиеш!
Егетләрнең барысы да, аның алдындагы өстәлгә берәр мең салып, урыннарына барып утырды. Димәк, бәхәс оештырган булганнар. Үземнең бер мизгелгә «йолдыз» булып алуымның серен шунда гына аңладым.
Бераздан яныма Зөһрә килеп утырды.
– Кичә кисәк кенә китәргә туры килде, – дип елмайды ул. – Сиңа юлда телефоннан шалтыратырмын дигән идем…
– Телефоннарны да алышмаганбыз… – дип елмайдым мин. – Ничек соң кичә?
– Ашка пешкән ул, «скорый» алып киткән… Син ачуланмагансыңдыр бит? – Мин дәшмәдем. Зөһрә үзенчә аңлап, кулымны учына алды: – Ачуланма, яме.
Эчең тулы нәфрәт булса да, аның назлылыгыннан эреп әллә кайчан таралган булыр иде. Мин елмайдым.
– Ә син кичә бөтен утынны ярып бетергәнсең, – диде ул, бөтенләй көтмәгәндә. – Күргәч, Хәсән абыйның күзе маңгаена менде.
– Нәрсә?!
– Мондый егетне кулыңнан ычкындыра күрмә, ди. – Зөһрә ялтыратып көлеп җибәрде.
– Ә син?
– Ә мин нәрсә?! – Зөһрә, елмаеп, миңа текәлде: – Ә син?
– Мин синең өчен калдым, – дидем дә бу сүз алдашу кебегрәк тоелгач өстәп куйдым: – Бугай.
– Бу-гай, – дип эләктереп алды Зөһрә һәм урыныннан кузгалды: – Ярый, син иркенләп аша. Күрешербез.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com