Чәчмә әсәр
17 Мая 2025, 10:57

Марат КӘБИРОВ. Дога. Повесть (4)

Кочаклашырга дип колачыңны җәйгәч, маңгаеңа биргән кебегрәк инде. Ихатага чыгып еладым хәтта.

Марат КӘБИРОВ. Дога. Повесть (4)Марат КӘБИРОВ. Дога. Повесть (4)
Марат КӘБИРОВ. Дога. Повесть (4)

Нефть исен бик яман дип сөйлиләр иде. Мин, автобустан төшү белән, шул искә юлыгырмын дип, борынны җыердым, тик юкка гына икән. Май исе бар иде. Тагын ниндидер… кызган асфальт исе шикеллерәк тә… Машина–трактор төзәтә торган урындагыга охшашрак әчкелтем ис. Бары тик шул гына. Ул миңа хәтта ошый да икән әле.

Автобус тәрәзәсеннән бу як табигате бик матур күренсә дә, без керә торган җир оҗмахка охшамаган иде. Бульдозерлар белән тигезләнгән зур гына мәйданны тимер сетка белән уратып алганнар, кызгылт балчыктан булгач, ул тирә-яктагы матурлык фонында бик котсыз булып күренә. Уртадарак – биек вышка, аның янында – ниндидер корылмалар, бераз читтә – дүрт-биш вагончик. Арырак бульдозер, экскаватор, КамАЗ машинасы һәм тагын мин танымаган нәрсәләрдер тезелгән. Вышканың бер ягында бассейнга тартым ниндидер чокыр казып куйганнар, икенче ягында – торбалар өеме. Бу торбаларның күплеген күргәч, минем йөрәк жу итеп куйды. Бабайларның авылында багана урынына торба куялар, менә шушыларның берничәсен кайтарып бирсәң, әби белән бабайның авызлары колакларына җитәр иде. Шул уйдан башка якты нәрсә күренмәде. Янәшәмдә атлап барган Зөһрәнең елмаюын исәпкә алмаганда, әлбәттә.

Ләкин ул елмаю да озын гомерле булмады. Безне күрү белән, каршыга уртача буйлы, илле яшьләр тирәсендәге мыеклы кеше килеп чыкты:

– О, яңа көч, яңа тормыш килде монда! Ничек хәлләрегез, ару гына килеп җиттегезме?! Ул бик кәефләнеп сәламли башлаган иде, кинәт туктап калды:

– Ә Тарас кайда?

Тарасның кайдалыгын белүчеләр юк иде. Бер–бере– безгә карашып алдык та иңнәрне генә сикертеп куйдык. Хәтта мин дә. Шунда мыеклы абзый миңа текәлде:

– Ә син кем?

 – Таһир, – тагын иңнәрне җыерырга мәҗбүр булдым. – Ә сез?

Бу сорауны ул көтмәгән иде бугай, мине бик җентекләп өйрәнергә тотынды. Баштанаяк карап чыккач сорап куйды:

– Монда нишләп йөрисең?

Мин, үзем дә сизмәстән, Зөһрәгә күз атып алдым. Бер генә мизгелгә. Тик ул моны күреп өлгерде.

– Ә-ә, кунаккамы? – ул, елмайгандай итеп, кулын бирде: – Хәсән абыең. Мастер.

– Мастер? – Бу сүз миңа бик җылы булып ишетелде, чөнки үземнең дә гомерем озак кына шушы сүз белән бәйле булды – мастерлыкка кандидат, мастер… – Нәрсә буенча?

Хәсән абзый беркадәр аптырап карап торды, аннан көлеп җибәрде:

– Нәрсә буенча?! – дип кабатлады ул. – Менә шушы куст буенча. Монда минем рөхсәттән башка пес итәргә дә чыкмыйлар. Барсына да мин җавап бирәм. Шул исәптән Тарасның юклыгы өчен дә…

Ул инде минем хакта онытып, калганнарга борылды:

– Берәү дә шалтыратмадымы?

– Алмый, – диде Клей. – Ике, юк, өч көн инде.

– Шайтан алгыры! – Хәсән абзый Клейгә таба атлады: – Ник хәбәр итмәдең? Теге вахтадан берәрсен калдырган булыр идем. Хәзер нишлибез инде?

Шунда дядя Вова алга чыкты:

– Хәзер урнашырга кирәк, Хәсән, – диде ул, мастерның аркасыннан кагып, – кухняда гәпләшербез.

– Анда үзегез гәпләшерсез, – диде мастер, – ә мине чакырталар. Шайтан алгыры! Көн туса – бер проблема. Инде бу вахта белән нормально эшли башларбыз дигән идем. Ярый, барыгыз. Калганнарыгыз әйбәтме?

– Әйбәт!

– Аллага шөкер.

– Яхшы…

Шундыйрак тавышлар ишетелде. Бу юлы мин дәшмәдем. Хәсән абзый китү ягына атлады. Бераздан ул, кире борылып, Зөһрәгә эндәште. Ләкин кызның сумкаларын миңа өйгәнен көтеп тормыйча, үзе безнең янга килеп җитте:

– Бишенче вагонга урнаштыр кунагыңны. – Хәсән абзыйның тавышында хәстәрлек чалымнары яңгырап китте: – Озаккамы?

– Иртәнгә кадәр.

– Һи, шулай азга гынамыни?.. – дип елмайды ул һәм Зөһрәгә борылды. – Сиңа, балам, утын ягарга туры килә инде. Теге вахта барысын да җимереп китте.

– Ярый, Хәсән абый.

– Яхшы, ял итегез…

Хәсән абзый үз юлы белән атлады. Мин Зөһрәнең сумкаларын вагончик төбенә кадәр илтеп куйдым да, ачкычын алып, бишенче вагонга киттем. Тыштан җыйнак кына күренсә дә, вагон эче кечкенә бер йорт кебек иде. Түрдә – зур өстәл, стенасында – яссы экранлы телевизор. Бу яктарак ике як читтә – ике диван. Ике тумбочка өстендә ике ноутбук ята. Кыскасы, булыр-булмас кунакханә номерларына караганда күпкә яхшырак та, уңайлырак та.

Урнаштырыр әйберем, алыштырыр киемем булмагач, миңа монда эш беткән иде. Шуңа урамга чыктым. Берәр җирдән урап килерменме дигән идем, тик, тирә-якка күз салу белән, бу теләк таралды. Тимер-томыр арасында селкенеп йөрүдән әллә ни ләззәт ала алмам кебек тоелды. һәм мин вышка яныннан әйләндем дә кабат вагончиклар янына килдем. Ул арада Зөһрә чыкты:

– Урнашып беттеңме? – диде ул. – Әйдә, безнең ашханәне күрсәтәм.

Ашханәдә әллә нинди яңалык табылмады. Керү белән – юыну бүлмәсе, аннан – өстәл-утыргычлар, түрдә – ашарга әзерләү өчен бүленгән бүлмә. Минем мондыйларны юл буйларындагы вагон-ашханәләрдә күргәнем бар иде.

– Кызык түгелме?

Мин каранып торган арада, Зөһрә, ике чынаяк күтәреп, яныма килеп тә басты:

– Кофе.

– Рәхмәт! – дип елмайдым мин дә. – Кай арада өлгерттең?

– Без монда кайнаган судан өзелмибез.

Кофе тәмле иде. Өйдән чыкканнан бирле, бер чынаяк та кофе эләкмәгән икән миңа. Мин ләззәтләнеп чөмердем дә:

– Эх! – дип куйдым.

Зөһрә елмайды.

– Син берүзең пешерәсеңме шушында?

– Төрлечә була. Әле моннан ун километрдагы участокта пешерәбез. Тирә-яктагы пешекчеләр барыбыз бергә җыелып пешерәбез дә үзебезгә тиешлесен алып кайтып таратабыз. Вак-төяк нәрсәләрне монда әзерлим инде. Авыр түгел. Пешеренергә яратам мин.

Эшен яратуы Зөһрәнең сөйләү рәвешеннән үк күренеп тора иде. Мин андыйларга сокланып карыйм. Үз эшен яратып эшләгән кеше бәхетле ул. Дөресрәге, яратып эшләрлек эше булган кеше бәхетле. Ә мин…

– Ә утын ягу нәрсә? – дидем мин, үземне үз сазлыгымнан сөйрәп чыгару өчен. – Нефть оясында утын ягасызмыни?

Кыз елмайды:

– Белмим, мин кайбер нәрсәләрне утын белән пешерергә яратам. Безнең бит тегендә мич тә бар. Он алып кайтып бирсәләр, икмәкне дә үзем салам. Егетләр дә шулай ярата.

– Ә утынны кем яра?

– Кемнең вакыты бар – шул инде.

– Балта кайда?

– Юк, Таһир, – дип елмайды кыз. – Син кунак. Ә егетләр… Яралар алар.

– Үзең кара.

Ул беркадәр уйлап торды да:

– Яхшы, әйдә, – дип, ишеккә атлады. – Миңа, чынлап та, бер-ике кочак ярып куярга кирәк икән.

Без вагон артындагы сарайчыкка кердек. Бу утын сарае булып чыкты. Балталарның берничә төре стенага сөяп куелган иде.

– Алайса, син бер-ике кочак кына утын ваклап куй. Мин тегендә үз эшләремне карый торам. Керерсең, чәйләп алырбыз.

– Кофелап, – дип төзәттем мин.

Ничә яшьтә булганмындыр, бик кечкенә кебек идем инде, авылга кайткач, әби утын алып керергә кушты.

– Улым, берәр кочак утын керт әле, – диде.

Хәзер аңлыйм инде: авыл балалары бик иртә кул арасына керә башлый һәм мондый вак-төяк эшләрне тәпи басу белән диярлек үзләштерә. Минем, шәһәрнеке булгач, артык маһирлыгым юк иде. Шуңа сарайга чыктым да кочагыма сыйган кадәр утын төяп кертеп бирдем. Моны күргәч, әби кеткелдәп көлеп җибәрде:

– И бала, бала… – диде, аркамнан сөеп. – Бу тиклем аңгыра булырсың икән.

Әбиләр дә кайвакыт дөрес эшләми. Көлеп җибәргәч, аркамнан сөйгәч, мин мактау көтә башлаган идем. Тик аның «аңгыра» дигән сүзе бик хурлыклы булып ишетелде. Кочаклашырга дип колачыңны җәйгәч, маңгаеңа биргән кебегрәк инде. Ихатага чыгып еладым хәтта. Хәзер мин «утын алып кер» дигән сүзнең мәгънәсен аңлыйм. Корган агачларны сайлап, тиз янып китәрлек итеп ваклап кертергә кирәк. Ә теге вакытта…

Соңыннан бу эшне бик яратып эшләдем мин. Хәзер дә менә уңганлыгымны күрсәтеп алырга мөмкинлек туды. Зөһрә тиз генә әйләнеп чыкса, күзе маңгаена менсен әле дип ярсып эшләдем. Өйрәнгән нәрсә булгач, әллә ни кыенлыгы да юк иде. Ләкин кыз бик тиз генә чыкмады. Мин сарайдагы утынны ярып бетергәндә, караңгы төште. Зөһрә янына үзем керергә булдым. Тик вагон бикле, ә тәрәзәсе караңгы иде.

Шулай аптырабрак торганда, дядя Вова килеп чыкты:

– Ә мин синең ишекне дөбердәтәм, – диде ул, тәмәке суырып. – Йоклап китте микән, качып китте микән, дим. Ә син…

– Сарайда идем…

– Зөһрә әйтергә кушкан иде… – Ул тагын төтен өрде. – Кыскасы, күршедәге кустның пешекчесе авырып киткән, Зөһрәне мастер килеп алды.

– Бүген кайтмыймы?

– Юктыр, мөгаен.

– Шайтан алгыры… – дип куйдым мин уйчан гына.

– Күңелеңә шик-фәлән кермәсен, – диде дядя Вова. – Зөһрә – бик акыллы кыз. Ә сиңа әйтергә теләгән иде ул, Хәсән ай-ваена куймады, әнә Вафа әйтер, борчылма, диде. Так што, кереп йокларга кала инде сиңа.

Мин көтмәгәндә тамагымның кибүен тойдым.

– Суыгыз юктыр?

– Нәрсә? – дип аптырады дядя Вова. – Ә, аны әйтәсеңмени… Әйдә, вагончикның ачкычын күрсәтәм. Кайчан телисең, шунда керергә мөмкин. Нәрсә телисең, дөресрәге, нәрсә бар – шуны ашыйсың. Кагыйдә бер генә: артыңнан бар да тәртиптә калырга тиеш.

Мин бер чынаяк салкын су чөмердем дә үз вагоныма юнәлдем. Моңсу иде. Бүген төнлә йокы күрмәм, көтмәгәндә авыруга сабышкан пешекчене, аңа алмаш эзләгән мастер Хәсәнне, бер сүз дә әйтмичә китеп барган Зөһрәне сүгеп, рәнҗеп һәм шуңа да күңелем кырылган өчен үземне битәрләп чыгармын сыман иде. Алай булмады. Башны мендәргә терәү белән, мин ниндидер ләззәткә чумдым һәм бераздан бөтенләй башка дөньяга күчтем. Колагыма таныш тавыш ишетелде:

– Әйдәгез әле, кунаклар, булганына җитешеп утырыгыз әле.

Табында авылның берничә ир-аты утыра иде. Алар, рәхмәт әйтә-әйтә, кулларын сөртеп, хуҗага карадылар:

– Амин тотарга да ярыйдыр инде…

 

* * *

– Тотарбыз, – дип, сизелер–сизелмәс кенә елмайды Надир карт. – Сезгә бер үтенечем дә бар иде әле. Дога кылыр алдыннан…

Берничә яраны белән кисәк кенә җыенып юлга кузгалса да, Надирның сәфәре уңышлы булды. Инде кирәге калмаган корылмаларын нәрсә эшләтергә белми аптыраган Твердышев сатып алучы табылуга бик сөенде, хәтта, аларны алып кайту өчен, үз олауларын да кызганмады. Шул рәвешле, Надир үзенә кирәкле корылмаларга бик җайлы ия булды. Дәртләнеп йөрүенә караганда, аны икенче көнгә үк җыя башлар шикелле иде.

Ләкин Надир завод төзү эшен бөтенләй башка нәрсәдән башлады. Белемгә сәләте булган һәм беркадәр вакыт урыс арасында яшәргә ризалашкан берничә кешегә чапкын җибәрде. Нигә икәнен алдан белдермәде, бары тик үз йортының табын артында сыйланып, дога кылырга җыенгач кына ачып салды:

– Белүегезчә, завод ачарга җыенабыз. Корылмалары да – шәраб эшкәртү заводыннан калган кораллар. Алар белән эшләү өчен, белемле кешеләр, осталар кирәк булачак. Мин завод хуҗалары белән сөйләшеп кайттым, алар сезне өйрәтергә әзер. Күпмедер вакыт шулар арасында яшәп, барысын күреп, белеп, бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп кайтырга кирәк булачак.

Табында тынлык урнашты. Еракка, урыс арасына китәргә атлыгып торучылар бик юк иде бугай.

– Мин сезне бик ашыктырмыйм. Барысын да уйлагыз, өегезгә кайтып хәл итегез. Жавапны иртәгә бирерсез.

Кунакларның берсе тамак кырып куйды да кыюсыз гына:

– Мин бара алмыйм… – диде.

– Яхшы, – диде Надир, шуны гына көткән кебек. – Кем бара алмый – хәзер үк әйтсен. Сәбәбен белдерү мәҗбүри түгел. Бернинди гаепләү булмаячак.

Сүзен әйткәч, табынга күз йөгертеп чыкты. Араларында иң яше шундук күзен читкә алды. Надир сорамый булдыра алмады:

– Ә син?

– Мин ни… Барасым килми…

Кинәт табындагыларга җан керде. Егеткә карап, көлешеп алдылар.

– Яңа гына өйләнде бит, – диде кемдер. – Яшь кәләшен калдырып китәргә теләмидер.

Бу сүздән соң Надир да көлеп җибәрде.

– Ярый, монда калганнарга да эш җитәрлек, – диде ул, җитдиләнеп. – Икегез бармый булып чыкты, ә башкаларның җавабын иртәгә көтәм.

Амин тоткач, урта яшьләрдәге Исмәгыйль исемле ир телгә килде:

– Иртәгәгә калдырмый да әйтә алам, мин риза.

– Мин дә… – дигән тавыш ишетелде табынның икенче башыннан.

Аңа тагын берничә кеше кушылды.

– Алайса, иртәгәгә калдырып торасы да булмады, – дип елмайды Надир. – Биш кеше җитә. Барчагызга да рәхмәт. Ә сез, риза булучылар, сәфәргә әзерләнә торыгыз. Корылмаларны китергән олаулар белән юлга кузгалырсыз.

Балта осталары, ташчылар, чүлмәкчеләр… Болары билгеле иде инде. Надир алардан төркемнәр төзеп, тиешле күрсәтмәләр биреп эшкә кушты да моңарчы булмаган гамәлгә тотынды. Монысы әле урыс заводчыларында да юк иде. Ләкин, әледән-әле чыгып торган янгыннардан котылу өчен, аны мотлак булдырырга кирәк иде.

Әлегә эшкә җәлеп ителмәгән ирләрнең егерме биш– утыз биш яшьләр тирәсендәгеләрен җыеп алды Надир. Боларының теләген сорап тормады, тезеп бастырды да үзе белгән-күргән буенча «син… син…» дип кенә барлап чыкты. Шул рәвешле бер төркем туплагач, аларны тагын бер кат күздән кичерде. Таза-нык ир-егетләр. Болар белән сугышка да барырга мөмкин.

– Сез янгын сүндерүчеләр буласыз, – диде ул, артык сүзгә бирелмичә генә. – Кайда нинди янгын чыга, сезнең бурыч – аны сүндерү. Аңлашыламы?

Кемдер иңен генә җыерып куйды, кемдер баш какты, ә берсе елмайды:

– Ә янгын булмаганда нәрсә эшлибез?

– Ял итәбез, – дип шаяртты икенчесе.

– Янгын булмаганда, күнекмәләр ясыйсыз. Сүндерергә өйрәнәсез.

Күнекмәләр авылда гадәти күренеш булып, нигездә, ат белән, ук-җәя, кылыч-сөңге кебек кораллар һәм кул сугышы алымнары белән бәйле иде. Аеруча үсмерләр, егет-җилән пыр туза, авылның бер як читендәге аланлык көн саен җыендагы сыман шау-гөр килеп тора иде. Ә менә янгын сүндерү… аның буенча күнекмәләр… монысы ишеткән нәрсә түгел. Шуңа ир-егетләр беркадәр аптырап калды, әмма сүз озайтмадылар.

– Үз арагыздан берәүне башлык итеп сайлагыз, – диде Надир. – Мин тиздән килеп җитәрмен.

Дөресен генә әйткәндә, янгын сүндерү буенча нинди күнекмәләр үткәрергә кирәген ул үзе дә белми иде. Монда иң мөһиме – янгын чыгардай урынны су белән тәэмин итүдер. Бер мичкәне китереп куясың, аны бушатканчы, икенчесенә китәсең… Һәм мичкә генә дә җитмәс, зуррак савыт ясатып аласы булыр. Нефтьне сүндерү буенча да тәҗрибәләр үткәрергә туры килер…

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас