Чәчмә әсәр
16 Мая 2025, 16:36

Марат КӘБИРОВ. Дога. Повесть (3)

Мин үземне дөньяның иң ачык авыз кешесе итеп тойдым. Барасы җиргә барып та җитмәдем, әйберләрне урлаттым, үземә ошаган кыз белән таныша алмадым. Хәер, аягүрә төш күреп йөргән кешедән нәрсә өмет итәсең инде?!

Марат КӘБИРОВ. Дога. Повесть (3)Марат КӘБИРОВ. Дога. Повесть (3)
Марат КӘБИРОВ. Дога. Повесть (3)

* * *

Надир мулла дога укып бетергәч, амбар янына җыелган утыз-кырыклап кеше, «Аллаһу әкбәр!» дип, битен сыпырып куйды. Аннан соң, унлабы җир мае тутырылган, тагын берничәсе кызыл балчыктан ясалган боламык тутырылган чиләкләрен алып, Надирга иярделәр. Хуҗа, казан алдына килеп баскач, эчтән генә тагын ниндидер дога укыды да:

– Әгузе билләһи минаш-шайтанир-рәҗим… – дип, кулындагы чиләген казанга бушатты. Ул баскычтан төшүгә, нефть күтәреп керүчеләр бер-бер артлы килеп аны казанга аударды. Һәркайсы эченнән генә дога укып, бисмилласын әйтте. Шул рәвешле тимер казанны тутыргач, аны тирән табакка охшаш капкач белән каплап куйдылар. Кызыл балчык тотып керүчеләр казан белән капкач тоташкан урыннарны яхшылап сыларга кереште. Тагын берничә кеше капкачтан чыгып торган трубкага торба кидереп куйды. Аның төбен дә бик җентекләп сыладылар.

Бу торба, түбәнгә табан салмак кына сузылып, күрше бүлмәгә чыга һәм салкын су тутырылган чан аша узып, махсус чүлмәк өстендә туктап кала. Әлегә ул коры. Мичкә ныклабрак яккач, шушы торба эченнән аерылган нефть килеп чыгачак. Сыйфатына карап, аны кызылга һәм акка бүләләр.

Читтән караганда катлаулы кебек тоелмаса да, үз нечкәлекләре бар. Монда мичнең кызулыгын да, суның температурасын да дөрес билгеләргә кирәк. Шулай ук казанның һәм торбаның нинди материалдан ясалуы да зур әһәмияткә ия. Беренче тәҗрибәдән Надир әллә ни зур могҗиза көтмәде. Кул астында нәрсә бар – барысы да шуннан эшләнде. Бу әле сатуга чыгару өчен түгел, ә, кимчелекләрен исәпкә алып, киләчәктә нәрсәләр кирәк булачагын билгеләү өчен иде.

– Балчык әзер, – дип сөрәнләде осталарның берсе, тагын бер тапкыр тикшереп чыккач. – Мичкә ягып җибәрергә мөмкин.

Мичкә ягылган иде инде, бары тик аңа утынны күбрәк өстәргә генә кирәк. Мич өчен җаваплы төркем шунда ук эшкә кереште. Аз-азлап кына утын өсти башладылар.

Надир беркадәр карап торды да улына борылды:

– Менә монда ташкүмер отышлырак булыр кебек. Син ничек уйлыйсың?

Йосыф иңнәрен генә сикертеп куйды:

– Шәраб эшкәртүчеләр шулай итә бугай…

Надир кинәт аңа борылды:

– Нәрсә?! Шәраб эшкәртүчеләр?!

– Әйе, мин бервакыт Твердышевның заводында булган идем.

– Дөрес! Нәкъ менә шулай итәргә кирәк. Юкка маташтык бу корылма белән. Туктатырга да була.

Йосыф аның кыланышын аптырап күзәтте:

– Әти, ярамаган сүз әйтмәгәнмендер бит?

– Һе… Иң кирәкле сүзне әйттең син.

– Аңламадым.

– Нәрсәсен аңламыйсың?! Сенат сәүдәгәрләрнең шәраб заводларын ябуны таләп иткән указ чыгарды. Хәзер алар корылмаларын кая куярга да белми. Шул исәптән синең Твердышевың да. Тиз генә барып сөйләшергә кирәк. Шуларның корылмаларын сатып алып, үзебезгә яраклаштырырга. Алар бит җиз корылмалар белән эшли. Беләсеңме, нинди сыйфатлы нефть чыгачак?!

Йосыф нәрсәдер әйтеп өлгергәнче, Надир атын чакырып китерде дә, атланып, авыл ягына очты. Аңа тагын берничә яраны иярде. Калганнар яңа нефть заводының эшен күзәтте. Беркадәр вакыт үтүгә, торба очында торучы шатлыклы аваз салды:

– Нефть килә! Килә! Кызыл төстә!

Якындарак торучылар аның кулындагы чүмечкә иелде. Кемдер анда бармагын тыгып ирененә тидереп карады, кемдер исен иснәп хушланды. Яңа заводтан чыккан нефтьнең беренче чүмече шул рәвешле кулдан кулга күчте. Аны күрү белән, кешеләрнең кәефе күтәрелде, шатлыклы авазлар яңгырады. Бөтен халык күңелен гомумкүтәренкелек биләде.

– Әй, туктагыз!

Шушы күтәренкелек тәэсирендәдер, мичкә ягучылар да, дәртләнеп, утын ыргыта иде. Башта Йосыф моны аңлап бетермичә торды, соңыннан үзе дә сизмәстән шунда ташланды:

– Әй, туктагыз! Нәрсә кыланасыз…

Мичкә ягучылар артыгын эшләүләрен үзләре дә аңлаган иде инде. Тик ташлаган утынга ут сарылган, аны хәзер кире алып булмый, сүндерәм дип су сипсәң дә начар булуы бар. Алар, ни кылырга да белмичә, гаепле кыяфәт белән катып торуларын белделәр. Йосыфның да мондый эшләрдә тәҗрибәсе юк иде, ул да нәрсә эшләргә кирәген күз алдына китерә алмады. Бары тик көтәргә һәм Ходайга ялварырга гына кала иде. Ләкин озак көтәргә туры килмәде, торба очында торучы кинәт кычкырып җибәрде:

– Болгана! Болгана! Утны сүрәнәйтегез!

Ягучыларның берсе мич ишеген ачып җибәрде дә бер чиләк су тондырды. Ләкин бу су булып чыкмады… Чиләктәге сыекча утка эләгү белән, тирә-як ялкынга уралды. Ялкын бер мизгел эчендә мичченең чәчләрен өтеп алды да чиләккә оялады. Мичче куркуыннан чиләген төшереп җибәрде, ул сыекчаны түгә-түгә тәгәрәп китте. Сыекча түгелгән урыннарда ялкын хасил булды.

– Су сибә күрмәгез! – дип кычкырды Йосыф, кемнәрнеңдер чиләк күтәреп килүен күреп. Тик соң иде инде: берничә чиләк су мич алдына сибелде, һәм шундук, су өстенә калкып, ут таралды. Инде мич янында әзерләп куйган агачларга да, амбар коймаларына да ут капты. Бу утны су сибеп сүндерү мөмкинлеге дә юк иде. Шулай да куркырлык нәрсә юк иде әлегә. Янгын бары тик мич алдында гына һәм аны сүндерергә мөмкин иде.

Йосыф тиз арада яраннарын чакырды да халыкны читкә алып китәргә боерды. Бераздан кешеләр читкә китеп бетте. Һәм, шуны гына көткәндәй, казан шартлау тавышы ишетелде. Казан капкачы күккә күтәрелде, аның белән бергә кайнаган нефть тә тирә-якка чәчрәде һәм бөтен дөнья ялкынга уралды. Моны инде берничек тә тиз генә сүндерерлек түгел иде. Йосыфның нефть аркасында чыккан янгыннарны күргәне бар иде. Аларны, гадәттә, тиз генә сүндереп булмый, кайберләре айлар буена пыскып ята. Андый очракларда, төтен артык борчый башласа, янгын урыннарына ком сибәләр иде. Бу җиңел эш түгел, ләкин шуннан да нәтиҗәлерәк башка ысул юк.

Баш күтәрүче крестьяннар да, завод хуҗаларының башбаштаклыгына рәнҗегән урындагы халык вәкилләре дә еш кына ут белән шаярырга ярата, заводлар, рудникларга ут төртергә генә торалар. Мондый нәрсәләрдән, нигездә, урыслар каза күрә, ләкин Йосыфларның рудникларын да берничә тапкыр яндырдылар. Бервакыт нефтькә бай урында утырган авыл минут эчендә көлгә әйләнде. Әгәр янгын чыгу мөмкинлеге бар икән, ул, һичшиксез, чыгачак. Теге сәбәп белән булмаса, бу сәбәп белән.

Шуңа да Йосыф заводны авылдан ераграк төзү ягында булды. Хәзер исә тагын беркадәр нәрсәгә ачыклык керде: нефть запасын заводтан ераграк сакларга кирәк, якын-тирәдә тиз генә алып сибәрлек күләмдә ком торырга тиеш, заводның тирә-ягын янгын узып чыкмаслык итеп сөреп чыгу да зыян итми. Һәм мичкә ягучылардан аерым бер төркем җыеп, аларны укытырга, өйрәтергә кирәк. Бу үзе бер һөнәр кебек ич, күпме ягарга, ничек ягарга, янгын чыга калса, башта нәрсә эшләргә – алар барысын да белеп торырга тиеш. Заводны төзеп кую бер нәрсә әле, ә аны нәтиҗәле итеп эшләтә алу, тирә-як өчен куркыныч тудырмау – бөтенләй икенче нәрсә.

Уйларына бирелеп, ул Надирның кай арада янына килеп басканын да сизмәде. Әле күптән түгел генә догалар укып, зур бер бәйрәм төсендә ачып җибәрелгән заводның соңгы такталары янып бетеп килә иде инде. Әмма әтисенең кәефе күтәренке иде:

– Нәрсә, сабак алып торасыңмы?

Йосыф баш какты.

– Уттан да яхшырак укытучы юк.

Йосыф әтисенең ни өчен шулай бер дә кайгырмавын аңлый алмады. Хәтсез чыгымнар тотып төзелгән завод берничә минут эчендә көлгә калды ич, ә ул һаман елмаеп йөри. Аның бу соравы йөзенә үк чыккан иде бугай, Надир аңа карап кычкырып көлеп җибәрде:

– Безнең хаталар яна, – диде ул, завод ягына ымлап.

– Хәзер барысын да өр-яңадан башлыйбыз.

– Бәлки, кирәк түгелдер…

Надир кинәт тынып калды, улына беренче тапкыр күргән кебек бик игътибар белән текәлеп торды, аннан тыныч кына:

– Нәрсә сөйлисең син? – дип сорады.

Йосыф уңайсызланып куйды. Ләкин уйлаганын әйтерлек форсаттан файдаланырга кирәк иде, әтисе аны ишетергә әзер бугай.

– Вазгыятьне үзең дә күреп торасың бит, әти…

– Мин мөмкинлекләрне генә күрәм.

– Кайсы гына өлкәне алып карама – тимер, бакыр, алтын булсын – барысын да без башлап җибәрәбез дә, аның табыш китерү мөмкинлеге ачыкланса, патша тирәсендә бөтерелүчеләр килеп җитә. Төрле юллар белән кысрыклап чыгарырга тырышалар. Һәм барысын да үз кулларына төшерәләр… Соң, үзеңнең дә әллә ничә руднигыңны тартып алдылар бит…

– Сатып алдылар.

– Нинди бәягә?! Син бит аларны сатарга теләми идең.

Надир дәшмәде, ачуын басарга теләпме, читтәнрәк әйләнеп килде дә:

– Мин иртәгә юлга кузгалам, – диде бөтенләй бүтән тавыш белән. – Шәраб заводларының корылмаларын алып кайтам. Алар сыйфатлы булачак.

 

* * *

Күз алдымда ут шарлары биешеп алды. Алар таралуга, тирә-ягымда – тамбур, каршы тәрәзә буенда үбешеп торган үсмер егет белән кыз пәйда булды. Болар унбиш-уналты яшьләр тирәсендәге ыбыр-чыбыр гына иде әле, шуңа мин кыенсынмадым. Елмайдым гына. Мине күрүгә, кыз ни өчендер чинап җибәрде, һәм алар, каударланып, күрше вагонга кереп йөгерделәр.

Аларга бик әһәмият бирмәдем. Һәм әле генә күземә күренгән… яки төшемә кергән… белмим инде ничек аңлатырга да… әле генә булган нәрсәләрнең сәерлеген, гайре табигыйлеген тойсам да, ни өчендер аларга да артык игътибар итмәдем. Әйтерсең кемдер минем аңымны чикләп куйган иде. Бәлки, алай да түгелдер инде, кешенең күзе бит башта аерым детальләрне генә күрә, соңыннан гына, ниндидер этәргеч булса, аларны бер җепкә тезә, мантыйгын табарга тырыша. Ә бәлки, көтмәгәндә килеп туган ыгы-зыгы, поезд туктап кешеләрнең чыга башлавы да дикъкатемне алгандыр. Ә алар инде, әйберләрен күтәреп, төшәргә дип киләләр иде. Мин теге кызның сүзләрен искә төшердем: «Тиздән миңа да төшәргә». Һәм кыска гына вакыт эчендә черем итеп, төш күреп алган сыман, уянып, үз вагоныма ашыктым.

Теге вакытта кергән шау-шулы үсмер егетләр инде юк иде. Кыз да урынында түгел. Әйберләре… Аның әйберләре турында уйлауга, үземнең чемодан искә төште. Мин аны утыргыч артына гына терәп куйган идем. Әни мәҗбүриләп төяп җибәргән тәмлүшкәләрне алып теге гүзәлне сыйладым да кабат урынына күтәреп тормадым. Хәзер ул юк иде. Мин тирә-якка каранып, чынлап та үз урыным янында торганымны чамаладым да ныклабрак эзләргә тотындым. Тирә-юньдәге шүрлекләргә күз салып, утыргычларны күтәреп карагач туктап калдым. Чемодан юк иде. Юкның нәрсәсен эзлисең инде? Шуннан, кечкенә сумкамны актарып, документларны барладым. Алары да, акча да урынында. Һәм авыр йөктән котылгандай тынычланып калдым.

Кызның да әйберләре юк иде. Каршыга очрамады бит, күрәсең, вагонның теге ягыннан төшеп киткән. Ул эләктермәгәндер ич? Үзенекеләрне алып бетерә алса да ярый әле! Мин үземне дөньяның иң ачык авыз кешесе итеп тойдым. Барасы җиргә барып та җитмәдем, әйберләрне урлаттым, үземә ошаган кыз белән таныша алмадым. Хәер, аягүрә төш күреп йөргән кешедән нәрсә өмет итәсең инде?!

Көтмәгәндә ниндидер уй чагылып узды, һәм мин ишеккә ташландым.

 

4

Әтинең бер сүзе бар: «Барырга телисең икән, артык уйлап торма – атла», – ди ул. Бу юлы да шул дөрескә чыкты. Мин, тимер юл вокзалын әйләнеп килеп, автобуслар тукталышы янына җитүгә, теге кыз үзе аваз бирде. «Әй!» дидеме, тагын берәр нәрсә әйттеме, ул тавыш бирде, мин борылып карадым, һәм икебез дә бер-беребезгә каршы атладык.

– Менә мин дә килеп җиттем, – дип елмайды ул. – Төшәр алдыннан, сине эзләгән идем – табалмадым.

Мин иңемне генә сикерттем:

– Тамбурга чыккан идем шул…

Кыз, күзләрен шаян елтыратып, миңа текәлде:

– Ә мин тамбурны да карадым. Ике якны да… – Һәм минем ни әйтергә белмичә торуымны күргәч дәвам итте. – Ярый, менә күрештек бит… Мин Зөһрә булам…

– Таһир, – дидем мин һәм үзем дә аптырап калдым, ә Зөһрә күзләрен елтыратты:

– Шаяртасыңдыр?

– Юк. Чынлап та шулай.

Монда тагын нәрсәдер гаҗәп иде. Сәерме соң шунда. Белмим инде. Таһир-Зөһрә булуыбызмы, көтмәгәндә кабат очрашуыбызмы, аның мине тамбурда күрмәдем диюеме… Һәм бу сәерлек турында озак уйланып торырга мөмкинлек тә юк иде.

– Безнекеләр килеп җитмәгән әле, – диде Зөһрә, поезддагы өнсезлек башлануыннан курыккандай. – Тиздән җыелырлар. Ә син?.. Син бит башка урынга юлланган кебек идең?

– Әйе… – Һәм мин шунда сәерлекнең сәбәбен аңлаган кебек булдым. – Шайтан алгыры!…

Мин юллар ягына омтылып куйдым, тик безнең поезд киткән иде инде.

– Бүген көне буена аңгыраеп йөрим, – дип аңлаттым, көлә-көлә. – Беренчедән… Беренчедән, синең белән ни турында сөйләшергә дә белми аптырап килдем.

Бу сүземне ул үзенең җанга ягыла торган елмаюы белән бүләкләде.

– Икенчедән, сумкамны урлаттым. Чемоданны.

– Чемоданны? – Аның йөзенә борчылу кунды: – Их, белгән булса-ам!

– Юк, – дип елмайдым мин тагын, – белгән булсаң да, ул барыбер поездда китәр иде.

Зөһрә белән аралашу миңа бөтен югалтулардан да кыйммәтрәк иде. Менә анысын әйтергә кыюлык җитеп бетмәде. Кызык инде дөнья: кайчагында иң якының кебек кабул иткән кешегә якын килергә дә куркасың, ә кайчагында… Хәзер мин курыкмый идем. Кәеф тә күтәренке иде. Бер дә юктан. Бер дә юктан гына микән?..

– Хәзер нишлисең инде?

– Кичрәк берәр нәрсә бардыр әле.

– Юк. – Зөһрәнең тавышында кайгыртучанлык сыман нәрсә чагылып калды. – Ул якка иртәгә генә бар. Бүген берни дә юк.

Вокзалда куну бәхете күңелне артык назламады. Бу өтек станциядә кунакханә-фәлән дә юктыр әле. Шулай да мин, битараф кыяфәт чыгарырга тырышып, иңнәрне генә сикертеп куйдым. Зөһрә бераз уйланып торды да:

– Болай итәргә мөмкин, – дип елмайды. – Безнең белән китеп, буровойда кунасың да, иртән монда вахта автобусы кабат килә, шуның белән килерсең. Поездга җитешәсең.

Бу тәкъдим начар түгел иде. Шулай да эшкә килүче кешеләрнең кемлеген белмәгәч, бераз сагаеп калдым: алар ни әйтер бит әле? Тик Зөһрәгә җавап кирәк иде:

– Нишлисең?

– Белмим шул, анда урын буламы?

– Табылыр, – дип елмайды ул. – Егетләр дә әйбәт безнең.

Мин, елмаеп, аңа текәлдем.

– Ярый инде, – дип кул селтәде ул. – Минем егетем юк, курыкма, кыйнап җибәрмәсләр.

– Үзеңә кара, – дидем, җитди кыяфәт чыгарып. – Кыйнасалар, тәрбияләргә сиңа кала.

Без шулай чөкердәшеп торган арада, дядя Вова килеп җитте. Ул ике метр чамасындагы таза гәүдәле кеше иде, авыр сумкасын эскәмиягә куйды да:

– О, Зоечка! Неужели замуж вышла? – дип, аны кочаклап алды, аннан миңа кулын бирде: – дядя Вова.

– Таһир, – дидем мин, аның учында югалып калган кулымның киләчәге өчен борчылып. – Очень приятно.

– Ничава егет! – дип, минем арканы шапылдатты дядя Вова. – Молодец! Исемнәрегез дә килешеп тора…

Мин «Бәтәч, син дә татармыни?!» – дип, күптәнге анекдотны искә төшереп көлеп җибәрдем. Дядя Вова татар булып чыкты. Үз исеме Вафа икән, ниндидер мультфильмдагыча дядя Стёпа дип әйтмәкче булганнар да, Стёпа берекмәгән, «дядя» белән «Вафа» дигәне генә калган, ахырдан ул «Вова»га әйләнгән. Монысын соңрак белдем. Әлегә сүз минем кияүлеккә кандидатурам турында иде.

– Юк, танышлар гына без… – дип кызарды Зөһрә. – Син бигрәк тагын…

Дядя Вова миңа күз кысты:

– Танышкансың икән – ычкындырма, бырат. Шулхәтле акыллы кыз бу, улым булса, үзем килен итәр идем.

– Ярый инде… – һәм Зөһрәгә сүзне читкә юнәлтер сәбәп табылды: – Әнә Клей дә килә…

Клей дигәннәре кыска гына буйлы, уртача гәүдәле теремек кеше иде. Ул килеп күрешеп чыгуга, тагын кемдер күренде. Шул рәвешле, эшчеләр санаулы вакыт эчендә җыелып бетте, һәм без, егерме бишләп кеше автобуска кереп утырдык. Монда мин бераз кыенсыну тойдым, ят кешеләр арасында белмәгән-күрмәгән урынга китеп барганда, артык иркенәеп тә булмыйдыр, ләкин Зөһрә белән сөйләшәсе, ихлас итеп аралашасы килә иде. Ярый, вакыт булыр әле.

Ярты сәгать чамасы баргач, биш-алты кеше төшеп калды. Беркадәр баргач, тагын төштеләр, һәм безгә дә чират җитте. Дядя Вова, Клей, Зөһрә белән мин һәм тагын өч ир, әйберләрне күтәреп, автобустан чыктык.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас