

Банктан чыгуга Әмирдән дә ныграк куанучы булмагандыр. Мин күкрәк тутырып суларга өлгергәнче, ул фонтан янында таптана иде инде:
– Бу – акбаус!
Борчулы тойгылардан арындырып, телефон шылтырады. Ләкин бу юлы тагын да борчулырак тойгыларга ташлый алмады ул.
– Добрый день, Сергей Валерьевич!
– Башаяк иҗатта чагыңдыр дип өметләнәм?
– Әлбәт-тә... – дигәннән соң, күпмедер пауза алып: – Юк, – дип өздердем мин.
– Что? – дип, тагын нәрсәдер әйтмәкче иде, ахры, – тыңлап бетермәдем, сүндердем.
– Улым, суга төшеп китә күрмә.
Әмир җәт кенә юлга тезләнде һәм, сул кулын асфальтка салган хәлдә, уң кулын иягенә терәп, авызын ачты: – Менә мындый акбаус.
– Әйе шул, – дип көлдем мин. – Маладис, улым.
– Мин акбаус кавыйм, – диде ул.
– Кара.
– Менә мындый акбаус.
– Әйе, улым, маладис, – дидем мин.
Ул, һичшиксез, миннән яхшырак, миннән иманлырак, миннән гыйлемлерәк булырга тиеш. Ул мин кылган хаталарны беркайчан да кабатламаска тиеш! Ярабби, ярабби! Бәхет казаны чайпалмасын, саф күңеленә кара дегет таммасын, күзләрендәге нур сүнмәсен. Ярабби, ярабби! Юлларын ак ит, гомерен хак ит...
Улым...
Ул ныклы адымнар белән өч яшенә атлый. Өч яшь! Өч ел! Кайда идем мин моңарчы? Нишләп йөрдем?
Улым...
Ул бүгенге кебек булмаячак инде. Бер айдан бүгенге кебек булмаячак. Бер атнадан... Ул күз алдында, менә хәзер, шушы мизгелдә үзгәрә бара: чәче куера, буе тартыла, кимерчәге ныгый.
Ул – минем дәвамым, минем каным.
Ул – үлемсезлеккә дәгъвам.
Ул – улым...
Алты тулуга карамастан, табигый, көн яп-якты иде әле, беркайчан да караңгы төшмәячәк, беркайчан да кич җитмәячәк кебек иде. Кояш «Кырлай» бакчасына җемелдәвекләрен сипте.
– Синең морожный ашаганың бармы әле?
Әмир тырышып-тырышып хәтерендә казынырга кереште.
– Шундый тәмле ул, ашаганың бармы?
Ахыр чиктә түзмәде – басымны беренче иҗеккә ясап:
– Бе-мим, – дип танды.
– Юктыр, – дип елмайдым мин. – Өйләнгәнче әниең күрсәтми әле аны сиңа. «Салкын тияр, тамагы шешәр...»
Без яшеллек эчендә утырган паркка күмелдек. Уйнамаган уен, йөреп карамаган ат, машина калмады. Әйләндек, бөтерелдек, куыштык, узыштык! Җир шары отыры үзе коточкыч зур карусель кебек тоела башлады миңа. Әмир куанычыннан нишләргә белмәде: тупырдады, сикерде, көлде! Ул көлгән саен, иртә җыерчыкланган маңгай сырларым тигезләнә, берән-сәрән баш төрткән чал чәчләрем кими, күз агын челтәрләгән кан тамырчыклары тарала бара иде гүя...
Чираттагы шешә суын эчеп бетергәннән соң, Әмир, һич чыдый алмыйча, тыпыр-тыпыр бии башлады:
– Печтәм, печтәм, печтәм!
Улымны кочып алдым да, чалбар изүен чишеп, мөллиен дөньяга чыгардым:
– Өскә каратып си, улым! Йолдызларны чылатырлык булсын!..
Безнең бер төн калып бара иде...
Машинаның тышкы ягында хөкем сөргән шушы бер төн. Нибары.
Артта Әмир мышный. Керфекләре йомылган. Башы сул иңенә салынган. Тәне изелгән. «Хәзер кайтып җитәбез. Рәхәтләнеп диванны тутырып йокларсың».
Тәрәзәгә сыланган яктылыкны кичеп, Касыймовлар урамыннан ишегалдына борылдым. Туктадым. Монда аулак урын. Тыныч. Подъезд төбендә таптанган адәмне күреп «Кем булыр бу?» дип шикләнергә өлгермәдем, үзе, шашкан кыяфәттә каршыма килеп, алгы ишеккә ябышты:
– Ул телефон нәрсә өчен сиңа? Җанымны чыгара яздың бит, сволочь!
Аиданы тавышыннан танымаслык түгел иде.
– Чү, чәрелдәмә, баланы уятасың! – дидем мин, мөмкин кадәр сабырлык сакларга тырышып.
Куркудан башы-күзе тонган хатын:
– Кайда ул? – дип ачыргаланды, аннары, җавабымны да тыңлап тормастан, машина ишеген бер-бер артлы дөбер-шатыр ачып яба башлады. Үзгә вакытта мин бу хәлне бик авыр кичерер идем, билгеле.
– Йоклый, – дидем.
Аида баланы кулына алды, аны бертуктаусыз үбәргә, сөяргә, кочакларга тотынды һәм, ниһаять, үкереп елап җибәрде. Дөньяда инкыйлаб кылынганын аңышып бетмәгән Әмир теләр-теләмәс кенә күзләрен ачты, озакламый аның бөрешкән ирененә елмаю кунды:
– Әньем.
– Кайтуың иртәгә иде бугай, – дидем мин, сүзләремнең гарип җөмләгә оешуын абайламыйча. Җавап авызымны тиз япты:
– Синнән сорармын!
Аида Әмирне җиргә төшерде, аның битенә, кашына тамган күз яшьләрен сөртте, киемен рәтләде:
– Әйдә, өйгә кайтабыз. Сиңа шундый матур күлмәк алдым.
– Әтьем, тиккек, – дип, миңа кулын сузды Әмир. Бугазыма төер тыгылды.
– Юк, – диде әнисе. Аның фикере катгый иде. – Әти кайтмый.
– Бәлки, өйгә кереп чыгарбыз?
– Метрога өлгерәсе бар.
– Әтьем, тиккек.
– Үзем кайтарам.
– Кирәкми.
– Әтьем, тиккек.
– Юк, әтинең эше күп, эшләсен.
Алар акрын гына миннән ераклаша башлады.
– Әтьем! – дип кыбырсыды сабый.
Алар шәһәр яктылыгында йөзеп бара иде.
Әмир:
– Әтьем! – дип еларга үк кереште.
Мин, ялгыш хәрәкәтләнеп, нәрсәгәдер басканымны сиздем. Аяк очында куян баласы ауный иде. Машина ишеген ябып, озынколакны кулга алдым, тузанын каккаладым.
– Әтьем! – дип өзгәләнде сабый.
Башны күтәрсәм, ни күрим: каршыма Аида ыжгырып килә иде. Мин дә ирексездән аңа томырылдым. Күзгә күз терәлгәч, ул:
– Нигә көйсезләнә, дисәм, – дип, уенчыкны кулымнан умырып алды. – Тырыйгы икән бит... – Аннары Әмиргә борылды. – Мә, башка югалтасы булма.
Малай шунда ук тынычланды. Алар кабат яктылыкка китте.
Мин берьялгызым караңгылыкта калдым.
Фото: https://ru.freepik.com/