Чәчмә әсәр
5 Мая 2025, 17:28

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Бәллүр богay. Повесть (3)

Иң кирәктә хатын үлде, дигәндәй, матур гына эшләп киткәндә менә сиңа кирәк булса…

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Бәллүр богay. Повесть (3)Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Бәллүр богay. Повесть (3)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Бәллүр богay. Повесть (3)

* * *

Шәриф белән Фаягөл, авызларына су капкандай, берара сүзсез генә атладылар. Кыюсыз затлардан саналмаса да, Шәриф кинәт кенә әллә нишләп китте. Кызны тәүге тапкыр күргән мизгелдә дә, дөньясын онытып, кызның җырын тыңлаганда да нәкъ шундый сәер халәттә иде ул. Менә, теле авызына бәйләнгән диярсең, ник бер сүз ката алсын… Шулай да батырлыгын җыеп:

– «Сез» дип авыз чарлап тормыйм инде, бер сәхнәдә Хәлил белән Галиябану булып уйныйсыбыз бар – үпкәләмә, син дип дәшәм, – дип сүз башлады. – Хәбир әфәнде исемеңне генә әйтеп таныштырды да вәссәлам. Синең кемлекне, каян килеп чыкканыңны белми дә калдык.

Фаягөл, ни әйтергә белми, аптырап калды.

– Үзем турында сөйлиммени? – диде ул, егеткә сораулы карап. – Нәрсәсе кызык инде аның? Авылда тудым, миңа биш яшь чагында әнием үлеп китте. Әтием Казанга килеп урнашты, өйләнеп җибәрде. Мине Тукай мәктәбенә укырга бирделәр. Аннан кулинария училищесына кергән идем, күңелем ятмады, ташладым. Быел менә эшкә урнаштым. Аллага шөкер, үги әни белән үссәм дә, бер дә кыерсытмады, бик әйбәт булды Гөлсем әнием. – Кыз, аның белән беренче күрешүен күңеленнән кичереп алды. «Казан» кунакханәсенең ярлы гына бүлмәсендә әтисе белән көнкүреп яткан мәлләре иде. Беркөнне Фаягөл иртә белән уянгач, ниндидер яктылык пәйда булганын күреп алды. Караса, тәрәзәгә ап-ак пәрдә эленгән икән. Бүлмәдә яулыгын баш артыннан чөеп бәйләгән яшь кенә ят хатын да бар. Әтисе, Фаягөлнең уянганын күреп, аның аяк очына килеп утырды.

– Кызым, әллә торасыңмы соң? Мин бит сиңа әни алып кайттым, – диде, бераз калтыраулы тавыш белән.

– Алма ашыйсыңмы? – Ак яулыклы хатынның авызыннан чыккан беренче сүзе шул булды. Ул, идәнгә тезләнде дә, алъяпкыч түшеннән кып-кызыл алма чыгарып, Фаягөлгә сузды. Үзе нигәдер оялчан гына елмая иде. Аның озынча йөзен бизәгән вак-вак сипкелләре дә, кечкенә йолдызлар кебек, нур сибә. Ул нур шундый якты, шундый тансык иде. Фаягөл, бер кулы белән алманы күкрәгенә кысты, икенчесе белән хатынның муеныннан кочып алды һәм:

– Ә син бездән бүтән беркайчан да китмисеңме? – дип пышылдады. Әтисенең дә, яңа әнисенең дә күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.

Фаягөл, шул мизгелләрне күңелендә яңартып, бераз сүзсез атлады. Әтисенең вафатына да ике ел үтте бит, урыны оҗмахта булсын берүк. Авырып озак йөрмәде, гөрнәдирдәй килеш, үлде дә китте. Менә, Гөлсем әнисе белән – кыз аңа беренче көннән үк шулай эндәшергә гадәтләнгән иде – икесе генә дөнья көтеп яталар. Телгә-сүзгә килгәннәре юк, әйткән булмасын. Кыз боларның барысын да Шәрифкә бөртекләп сөйләп тормады. Болай да инде, беренче күргән кешегә ачылды да китте, хәерле булсын…

Егет, аның уйларын укыгандай:

– Бер белмәгән кешегә нәрсә сөйләп торам әле дип тукталдыңмы?.. – диде, ихлас елмаеп. – Безнең язмышлар охшашрак икән, мин дә кечкенәдән әнисез калдым. Унбиш яшькә кадәр авылда көтү көтеп, әтигә ияреп, бура бурап, чабата туздырып йөрдем дә, биштәр асып, бәхет эзләргә чыгып киттем. Хәзер заводта эшләп йөреш.

Сөйләшә-сөйләшә атлый торгач, Фаягөл үзе яшәгән йорт янына килеп җитүләрен сизми дә калды. Ике катлы таш йортның аскы катында, урта тәрәзәдә сүрән генә ут күренә. Әнисенең урамга каравыннан куркып, Фаягөл Шәриф белән саубуллашырга ашыкты. Беренче көнне үк егетләр озата кайткан, дип, хафага калыр, борчуга төшәр…

Агач капканың келәсен күтәреп, ишегалдына кергәч, хәле киткән кешедәй, Фаягөл бакча рәшәткәсенә сөялде. Тирә-якка көзге алма исе таралган. Әллә шул хуш истән, әллә бүгенге көн тойгыларыннан, рәхәт итеп баш әйләнә. Бар дөнья матур, ак төсләрдән генә тора кебек. Кыз, көндез өйдән чыгып киткәненнән алып, әле генә Шәриф белән янәшә атлап кайткан минутка кадәр һәр мизгелне берәмләп-берәмләп барлап чыкты. Барысы да өр-яңа, мавыктыргыч, серле иде. Кинәт кенә Шәрифнең төз, чандыр гәүдәсе, дулкынланып торган чәчләре, озынча йөзе, туп-туры караучы коңгырт күзләре исенә төште. Фаягөл, үзенең күңел халәтеннән үзе куркып, өйләренә йөгерде…

Егет-кызларның түгәрәк дип кенә җыелганнары чып-чын театрдан һич кайтыш булмады. Хәбир әфәнде үзе профессиональ сәхнә кешесе булгач, барысын да җиренә җиткереп эшләргә ярата иде. Тиз арада бөтен кирәкле кешеләрне табып, үз артистларына дәресләр бирүне дә оештырды. Бер көнне сәхнә хәрәкәтләрен өйрәнсәләр, икенче көнне җыр-бию, өченче көнне – театр тарихы дәресләре… Шунысы кызык, баштарак «йөрсәм йөрдем, йөрмәсәм юк», дип, кызык итеп килгән яшьләр тиз арада шулкадәр мавыгып киттеләр, аларны инде куып та кире җибәреп булмый иде. Беренче эшләре итеп әзерләнгән «Галиябану» спектакле клубта шыгрым зал белән үтте. Ул алкышлар, җылы сүзләр дисеңме…

 

* * *

Йә, нигә дип авыз ачты инде ул? «Мондый Галиябану булмый», имеш. Булсын иде, шәрә балтырларын ялтыратып, тәрәз төбендә җыр сузып утырсын иде шунда:

Хәлил бәгърем, җанкисәгем,

Куркам кеше күрер дип…

Куркытырсың… Акча колына әверелгәннәр кулында җанлы курчак булуларын аңламаганнарны куркытырсың алай гына… Әбисе нәрсә дигән иде әле теге юлы? «Акча өчен эшләдекмени?» дидеме? «Богау» дигән сүз дә аның авызыннан чыкты. Көчле кеше аның әбисе. Рухы белән көчле. Азамат та үзен көчле кешегә саный… иде. Хәзер генә көчсезләрдән-көчсез итеп тойды. Менә, дөрес дип тапкан уен кычкырып әйтүе җитте – өметләнеп, ымсынып көтеп алган Хәлил роле балык урынына кулдан шуды да төште.

Шулай да җанны, тәнне шушы йортка бәйләп тоткан богауларны өзәргә барыбер көче җитәчәк аның! Иң җиңел юл – менә, ипләп кенә кулларны кош канаты кебек җәеп җибәрәсең. Бер мизгелдән син азат, син – ирекле кош! Чәчелсен, бәллүр кыйпылчыклар белән җир өсте тулсын. Әйдә, бер-берсен изә-таптый җыйсыннар, кесәләрен тутырсыннар…

Иң җиңел юл? Шулай икән, ни тота аны? Тор, селтән, өзеп ат…

Өлешкә тигән гомерне яктылыкка омтылып кына үткәрәсе иде. Хыялларга хыянәт итмичә, тирә-якка нур таратып кына яшисе иде… Егетнең тирә-ягын урап алган соры томан бу уйлардан соң тарала төште. Ул үзе бүлгән «теге як» һәм «бу як»ны аермачык күргәнен тойды. Үз-үзен бәйләгән хыял канатларыннан арына алса, «бу якта» ярыйсы гына тыныч тормыш көткәнен дә акылы белән аңлый иде. Әйбәт кенә эш урыны, матди бәйсезлек, акча… Һәрхәлдә, белеме, сәләте моңа ирешерлек мөмкинлек бирер иде… Акча? Гаҗәп. Нишләп соңгы араларда бу сүз бик еш кына тел очына килеп бөялә соң әле? Замана куласасын әйләндерер көч шушы сүзгә генә килеп терәләме әллә? Кешеләрдән күпкә кодрәтлерәк Акча галиҗанәпләре… Күңел касәләре аклык белән тулганнарны да караңгы уйларга батырырга сәләтле кодрәт иясе… Ул бик еш кына кайберәүләрнең бәллүр богауларын бер селтәнүдә кыеп кына төшерә дә, иһаһайлап, һәр почмактан авыз ера: үзенең җиңүеннән ләззәтләнә… 

Киттеләр. Аның чакыруына, ымсындыруына буйсынып, күпләр китте. Артист хезмәтенә түләнгән тиеннәрне гаиләгә алып кайтудан хурланып, ир-егетләр китте. Тулай торакта да баш төртер урын табылмасын аңлап, кызлар китте. Иртән мәктәптә укытып, көндез кичәләр оештырып, кич мәҗлесләрдә тамада булып, кылны кырыкка ярып дөнья көтәргә тырышкан артистлар китте – сәхнәгә җан җылысының соңгы тамчысы гына калганын аңлап киттеләр…

Ул да талпына. Киткәннәргә карап, «көчле кешеләр!» дип соклана да үзенең көчсезлегенә уфтана. Ник курка ул шушы богаулардан арынырга, йә, ник курка?…

 

* * *

Гомер диген… Авырлыкларын да искә-санга алмыйча, яшәлгән дә яшәлгән инде… Әллә хәзер генә онытылды микән соң?… Бигрәкләр дә яшь чагы, сылу чагы иде шул Фаягөлнең. «Мин сине беренче тапкыр күргәндә үк әллә нишләп киттем», ди иде Шәрифе. Сәхнәдә гашыйклар булып уйнадылар да шул утның үз йөрәкләренә күчкәнен сизми дә калдылар. Аларның мәхәббәтенә сөенүчеләр дә, көенүчеләр дә табылды… Кем белә, Казанны калдырып, район үзәгенә күченмәгән булсалар, аларның язмышлары бөтенләй үзгә сукмактан да киткән булыр иде. Һаҗәрнең Шәриф дип җан атканын күргән Фаягөл, аның бәхетенә аркылы таш булып ятмыйм дип, түгәрәктән китәргә ниятләгән иде. Нәкъ шул көннәрдә Хәбир артистларның барысын бергә җыеп, яңа хәбәр тапшырды.

– Мине җир читенә, район үзәгенә татар театры оештырырга җибәрәләр, күз яшьләрегезне сөртергә кулъяулык биримме? – дип башлады ул сүзен, уенын-чынын бергә кушып. Бүлмәдәгеләр көтелмәгән сүздән аптырашып калдылар.

– Ә без? – Нәкыянең тавышы барысын да уятып җибәрде.

– Иң кирәктә хатын үлде, дигәндәй, матур гына эшләп киткәндә менә сиңа кирәк булса… – Касыйм агай, гармунының бакасын шыңгырдатып куйды.

Хәбир үзе дә дулкынлана иде, ни дисәң дә, ярты ел эчендә бөтенесенә ияләшеп, холыкларын өйрәнеп, бер гаилә кебек тыныч кына эшләп яталар иде ләбаса. Җитәрлек көчләр тупланып, «Зәңгәр шәл» спектакленә дә тотынган чаклары. Тамашаларына халык агылып йөри, эшчеләр клубы гөрләп тора. Шуларның барысын да ташлап, әллә кайдагы район үзәгендә эшне өр-яңадан башларга кирәк. Партия кушкач, бармый хәлең юк.

Кала исемен йөртсә дә, зур авылдан әллә ни аерылмаган район үзәгенә Хәбир хәләл җефете Хәлимә белән кыш азакларында кузгалырга ниятләгән иде. Хәлимә үзе дә артистка, өстәвенә, энә кайда – җеп шунда икәнне яхшы аңлаучы акыллы ханым, ирен юк-бар сораулар белән бимазалап маташмады.

– Карале, сиңа әйтәм, күз күрмәгән җиргә барып төшәрсең, анда сине артистлар әзерләп кем көтеп тора дисең. Әллә соң үзебезнең егет-кызларның кылын тартып карыйсыңмы? Әзер труппаңны алып китсәң, яхшырак түгелме? – дип җайлап кына сүз катты.

– Казанны ташлап, кемнең генә Каф тавы артындагы авылга китәсе килсен? – Шулай дисә дә, Хәбир мондый уйны күңелендә йөртә иде инде. Тик алдагы тормыш үзе өчен дә тоташ билгесезлектән гыйбарәт, әгәр «син режиссер» дип шулай урыннан-урынга күчереп торсалар, ияреп йөрергә артистларың бишкуллап риза булыр дисеңме…

Хәлимә, аның уйларын укыгандай:

– Сөйләшә белсәң, яткан таш та кузгалып китәргә мөмкин, – дип, иренең киң җилкәсенә үзенең йомшак кулын салды. – Кызларны үзем үгетләрмен, алар ризалашса, егетләргә сүз кату да кирәкми.

...Хәбир, клуб ишеге янына җиткәч, эчкә үтәргә ашыкмады. Ишекнең теге ягында – ул үзе җан өргән, үзе тудырган, үзе өчен кадерле булырга өлгергән тормыш кайный. Саплам җепне өзеп аткандай, барысын да өзеп ташла да китеп бар, имеш… Авыр. Әйтеп бетергесез авыр. Хәбир, юка итек аша аякларына гына түгел, бөтен тәненә салкын үрмәләвен тоя башлагач кына, уйларыннан арынып, эчкә керде. Репетиция бүлмәсендә гадәттәге ыгы-зыгы ишетелми иде, Хәбир, гаҗәпләнә төшеп, ишекне ачты. Барысы да, балталары суга төшкәндәй, уйга чумганнар. Иңсәсенә җылы шәлен салган Хәлимә тәрәзәнең караңгы пыялаларына текәлеп тора иде, ишек тавышына иңбашы аша гына борылып карады. Хәбир, сүзсез тынлыкны бүлдерергә кыймыйча, ипләп кенә тамак кырып куйды.

– Кара әле, Хәбир абый, ул район җирен Хәлимә апа бик мактый да мактавын, ышанып бетәсе килми бит әле менә. – Нәкыянең чатнатып әйткән сүзләре башкаларга да җан өрде, ахыры, кайсы баш кагып, кайсы сүз белән, кызны җөпләделәр.

Юкәдә икән чикләвек. Хәлимә дә булсын, тоткан җирендә сындырмасын да ди. Сәбәбен дә аңлап бетермәстән, Хәбир үзалдына елмайды. Ул арада Хәлимә, иренә сизелер-сизелмәс кенә күз кысып алды да, куллары белән үз-үзен кочаклап, бүлмә уртасына килеп басты.

– Сез нәрсә инде, кызлар, кай сүземә ышанмыйсыз? Район җире дигәнегез шәһәр исемен йөртә, аның бер урамы да Мәскәүнең Арбат урамыннан ким түгел, беләсегез килсә. Асфальты бар, йортларга уты-суы кергән. Үзендә генә түгел, тирә-якта чеп-чи татарлар яши, безнең театрга агылып йөриячәкләр. – Күрәсең, Хәбир белән бергә китү-китмәү турында шактый сүз алышырга өлгергәннәр иде, Нәкыя:

– Йә, нишлибез? – дип янә турыдан бәреп сорады.

– Мин риза, – диде Һаҗәр, артык хисләргә бирелмичә. Аның карашы, син ни әйтерсең дигәндәй, Шәрифкә төбәлде. Егет исә үз чиратында җавап көтеп Фаягөлгә таба борылды.

– Миңа… өйдә киңәшләшергә кирәк. – Фаягөлнең тавышы кыюсыз чыкты.

– Нәкыяне ризалатсагыз, мин дә барам, – диде Мостафа.

Колак очларына ут капкан Нәкыя, терсәге белән егеткә төртеп алды:

– Теле шушының.

Хәбир, аптыраудан ни әйтергә белми, кулларын як-якка җәеп җибәрде, иңбашларын җыерды. Әле дә булса бер сүз әйтмәгән хәлдә, күн тужуркасын салып, ишек янындагы элгечкә элде, кая куярга белмәгәндәй, бәйләм перчаткаларын кулында әйләндергәләде, бераздан аларны, ничек кирәк шулай кесәсенә төеп тутыргач, бик мөһим эшен төгәлләгәндәй, җиңел сулады. Аннан тәрәзә буена, хатыны янәшәсенә килеп басты.

– Күрәм, монда шактый җитди сөйләшү булган бугай. Йә, мин дә ишетим инде.

Ул сүзен әйтеп бетерә алмады, ишектән, гармунын күтәреп, шаулап-гөрләп, Касыйм агай килеп керде. Кашларына кунган кар бөртекләрен кул аркасы белән сыпырып төшерде дә, бер күзен кыса төшеп, бүлмәдәгеләргә сынап карады.

– Ачуланмагыз, кызлар, бүген ерлашу булмас. Касыйм абзагыз сезнең белән хушлашырга гына килде. – Шулай диюгә, ул Хәбир янәшәсенә барып басты. Хәбир туган, ияртәм дисәң, мин синең белән кузгалырга әзер. Сабира тутаңны да ризалаттым, «бармасаң, как хати, анда кызлар да чурта», дигәч, майлаган коймак булды, малай, минсиңәйтим. Так шту, кызлар, малайлар, гаеп итеш булмасын, сезне калдырып китәм инде, җәмегез.

Әлегә кадәр тын гына утырган яшьләр барысы бергә кычкырып көлеп җибәрделәр.

– Әллә? – Касыйм агай каш – И-и, Касыйм агай, без үзебез синең белән саубуллашырга җыенган идек әле монда. – Нәкыянең сүзләрен раслап, калганнар да елмая-елмая баш селкеделәр. астыннан гына аптыраулы караш ташлады. – Әллә шул менә… Аерылганны аю ашар диләрме? Кыскасы, без дә Хәбир әфәнде артыннан калмаска булдык. – Шәриф, дөрес әйттеме дигән шикелле, башкаларга сынаулы караш ташлады. Фаягөлгә янә бер күз сирпегәч, «Галиябануны гына ризалатасы калды», дип өстәде.

Барысы да җиңел сулап куйды. Икеләнүләр, мең сорау тудырган уйлар Касыйм агайның һәм Шәрифнең сүзләреннән соң кул белән сыпырып алгандай юкка чыкты. Алда ниндидер билгесезлек – серле, ымсындыра, үзенә тарта торган билгесезлек көтә иде…

Хәбир алданрак китеп, оештыру эшләрен карый торырга булды. Яшьләр, эреле-ваклы мәшәкатьләрдән арынып, юлга кузгалганда, көннәр язга авышкан иде. Фаягөл, тукталыш буенда басып калган Гөлсем әнисенә йөк машинасының ачык кузовыннан соң мәртәбә кул изәде дә, яшь каен агачыдай, тәбәнәк эскәмиягә сыгылып төште. Казан белән, бердәнбер якын кешесе – үги әнисе белән аерылышуның ачылыгын ул шушы минутта гына аңлап алды бугай. Керфек очларыннан тәгәрәгән тамчыларның әче тәме иреннәренә килеп сарылды. Күз күрмәгән якларга ни эзләп баруы соң аның? Әлегә кадәр бу сорау бөтен чынбарлыгы белән алга килеп басмаган иде. Алда ниндидер романтика, яңа тормыш көтә кебек, шуңа күңел күтәренке, йөзләр шат иде… Менә хәзер, калтырча машинаның брезент белән капланган әрҗәсенә төялеп, чит-ят җирләргә юлга кузгалганда, һәркем кинәт кенә үз уйларына бикләнеп калды. Юллар, юллар… Кая чакырасыз сез безне?.. Очы-кырые күренмәгән бу кырыс галәмдә күңелләре белән әкияти матурлыкка омтылган яшьләрне ни көтә, кем көтә? Гомумән, кемгә дә булса кирәкме аларның омтылышлары?.. Күрәсең, кирәктер… Шулай булмаса, «хөкүмәт машиналары» биреп озатырлар идеме үзләрен? Чулман янындагы шәһәргә илтеп куясылар икән, аннан соң каршы алырга тиешләр.

– Галиябануыма кем тигән? Кая әле, мин аны…– Шәриф икән. Ул артларыннан куып барырга теләгәндәй сузылып калган тәгәрмәч эзләренә йодрык күрсәткән булды, аннан Фаягөлнең чәченнән сыпырып:

– Елак кызларның күзе чепиләнә, борыны кызара, авызы зурая. Елама, балам, елама, – дип шаярып сүз катты.

Йөзендәге юеш тамчыларны кулы белән сыпырып алгач, Фаягөл, күзләрен егеттән яшерергә теләп, аяк астына текәлде.

– Нигә дип кубарылдык инде без? – Кызның тавышы бик зәгыйфь яңгырады. Шәриф, күрәсең, мондый сорауларга күптән җавап тапкан булса кирәк. Ул, язгы җилне кочагына сыендырырга теләгәндәй, кулларын як–якка җәеп, канатланып сөйли башлады:

– Нишләп алай дисең син, Фаягөл? Шундый мөмкинлек бирелгәнгә сөенергә генә кирәк. Күз алдына китер: безнең спектакльләрне карап, күпме татар кешесе үзенә җылы алачак! Хезмәтебез белән никадәр игелек эшлибез без! Көннән-көн зур җиңүләргә атлаган илебез белән бер аяктан баруыбызга горурлан гына син.

Сүзгә Мостафа да кушылды:

– Тукай абыебыз нәрсә дигән әле, театр яктылыкка, нурга илтә, дигәнме? Димәк, без кешеләргә яктылык таратучылар! – Мостафа, Нәкыяга карап күз кысты да, «карале, шәп әйттем бит, ә!» дип өстәде.

Кызлар, егетләрнең шулкадәр бирелеп, тәэсирләнеп сөйли белүләренә соклансалар да, көрсенеп куйдылар.

– Ярар, барысы да хәерле булсын инде!

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: ufa.kassy.ru

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас