Чәчмә әсәр
3 Мая 2025, 16:23

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Бәллүр богay. Повесть (1)

Акча, акча дип, сәхнәне фәхешлек юлына бастырырга телисез икән, әйдәгез, бөтенебез дә чишеник алайса.

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Бәллүр богay. Повесть (1)Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Бәллүр богay. Повесть (1)
Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА. Бәллүр богay. Повесть (1)

Сүз хәнҗәрен никләр генә кыныннан тартып чыгарды икән? Дәшмәскә, телне аркылы тешләп калырга мөмкин иде ләбаса. Үзе утырган ботакка балта чапкан дип аның кебекләр турында әйтәләрдер… Әй, чабылсын сана. Кадалып китсен. Менә хәзер тотар да ишекне теге яктан ябып, бөтенләй башка дөньяга аяк басар. Бүтәннәр яши торган, тән рәхәте, тышкы кабык, тәмле ашау турында гына кайгыртып яши торган чын дөньяга. Көчле кеше ул, көчле… Җанны, тәнне шушы йортка бәйләп тоткан богауларны өзәргә дә көче җитәчәк аның… Богау дидеме? Сәер. Нишләп соң әле ул богау бәллүр боҗралардан тора? Сәе-ер… Бу боҗралар кулны, аякны, күкрәкне, алай гына да түгел, йөрәкне, үпкәләрне – бөтен булмышны урап алган түгелме?

Үз күзенә үзе ышанмыйча, бармакларын кыймылдатып түшенә, беләгенә кагылып үтте – бәллүр боҗралар чишмәнең челтер тавышы белән көйләп җавап кайтарды.

Йөрәк түрендәге әрнүле кыл татлы сулкылдап куйды. Сәер. Богауга кагылу әйтеп бетергесез рәхәт, рәхәт һәм… куркыныч иде. Бер саксыз хәрәкәт – дөньяда ничә төс бар, һәммәсен үзенә сыйдырган боҗралар челпәрәмә килер дә аяк астына тәгәрәр кебек. Куркыныч. Куркыныч? Һе… Һәр күзәнәкне урап алган бәллүр богаудан арынырга үзе үк курка, димәк. Чөнки… чөнки бу – аның бишектән төшүгә үк аяк баскан, иң оста зәргәрләрне көнләштерерлек итеп төзегән бәллүр Дөньясы…

Әллә нинди китек көн булды бүген. Һәрберсе сул аяктан торып килгән идеме аңламассың. Репетиция гадәттәгедән дә ыгы-зыгылы үтте.

– Энем, менә болай итсәң, дөресрәк булмасмы? – диде аксакал артист мыек төртеп кенә килгән яшь егеткә киңәш итеп.

Моны ишетеп алган режиссер:

– Үз ролегезне генә белегез, калганы сезнең эш түгел, кысылмагыз, – диде кырт борылып.

«Ник дәштем» көненә төшкән өлкән артист чал башын иеп читкә атлады.

Хаклы иде. Каршы җавап кайтармавы белән дә хаклы иде. Кендек җебе береккән сәхнәсеннән аермауларына шөкер итеп, ни әйтсәләр шуңа күнәргә өйрәнгән карт артист үзенчә хаклы иде.

Ә менә ул дәшми кала алмады:

– Бәлки гафу үтенерсез?

Сорауның үзенә төбәлгәнен аңлагач, режиссер берара телсез калды.

– Сез өлкән кешене рәнҗеттегез.

– Улым, нинди рәнҗү ди инде… – Карт артист куркынган күзләре белән егеткә инәлеп карады.

– Бәлки гафу үтенерсез?

Режиссерның муен тамыры кызарып бүртенде:

– Син… син моны миңа әйтәсеңме? Җөрьәт итеп?

– Җөрьәт итәм. Сез Алланың кашка тәкәсе түгел.

Каршы җавап ишетелмәде. Тынлыкны каты-каты баскан аяк тавышы һәм ишекнең шапылдап ябылуы бүлде. Хәер, озакка түгел. Бер-ике тәмәке суырырлык вакыт үтүгә, йөзенә төс кунган режиссер кире әйләнеп керде. Баскычка юнәлмәде, сәхнәгә залдан гына сикереп менде.

– Гафу итегез. – Мин-минлек җиңелгән иде.

Инде эзгә төшеп, репетицияне башладык дигәндә, теленнән шайтан тарттымы:

– Мондый Галиябану булмый, – дип әйтеп ташлады.

Сәхнәдә янә сораулы тынлык урнашты.

– Елыйсы килгән бала атасының сакалы белән уйный ди. – Режиссер, күзләрен кинаяле кыса төшеп, аңа текәлде.

– Мондый Галиябану булмый. Күлмәген карагыз.

Премьерага дигән күлмәген киеп чыккан, аның затлы тегелешенә аһ иткән кызның ирен читләре дерелдәде: эскизын рәссам, режиссер, үзе өчәүләп ясадылар. Замана Галиябануына атап тегелгән, җете ачык төсләрне җыйган күлмәк күз явын алырлык иде. Кызның теләсә кайсы ир-егет күреп, авыз суын корытырдай тыгыз күкрәкләре дөньяга баккан – күлмәк изүенең һәр сызыгын җентекләп эшләделәр. Җәлеп итәрлек булсын!

 Вак-вак бөрмәләрдән тезелгән ике катлы бала итәк кызның ымсындыргыч тулы аякларын ассызыклап торырга тиеш иде.

– Мондый Галиябану булмый! – Аның күз алдында әбисенең бәрхет тышлы альбомы, беренче биттәге аклы-каралы рәсем яктырды. Галиябану шулай гына була ала…

– Кызы-ык. – «Кызганыч» димәде, «кызык» диде режиссер, Моңарчы бу кадәр әрсезлекне күрмәгәнгәме, аңа чыннан да кызык иде, ахры. Куе кашлары бер җыерылды, бер язылды. Кул астындагы артистларның, бигрәк тә менә моның кебек яшь-җилкенчәкнең авыз күтәреп үз сүзен сөйләгәне юк иде әле. Аларга кеше сүзе, роль, роль булсын. Ә бу – кызык егет. Кызык? Кызык түгел, куркыныч. Үз сүзе, үз башы бар…

– Тамашачыны итәге җиргә тигән күлмәк, юкә чабата белән җәлеп итеп булмый, егетем. Ә бүген безнең төп максат – тамашачы җыю. Зал буш икән, димәк, кесәгез дә буш дигән сүз. Капиталистик җәмгыятьтә яши башлаганыгызны онытмагыз…

– Акча, акча дип, сәхнәне фәхешлек юлына бастырырга телисез икән, әйдәгез, бөтенебез дә чишеник алайса. Әһәһә-әй… Шәрәләр биюе оештырабыз, тамашачы, кайда син, а-у?!

Тирә-юньдәгеләр аңа күктән төшкән сәер җан иясенә тап булгандай шаккатып карадылар. Кемдер мыскыллы елмаеп, чигә тирәсен бораулагандай итте, кемдер кызганып көрсенде.

– Приказны үзгәртеп язарга туры килер. Хәлил роленә батмыйсың икән син, егетем. – Режиссер, кулы белән «бетте» дигән ишарә ясады да, нигәдер канәгать елмаеп, залга сикерде. Башкалар да уттан качкандай таралышырга ашыктылар.

Ул берьялгызы басып калды. Гаҗәпсенеп, түшәмгә, идәнгә, сәхнә читенә күз салды: бая гына куе кызыл төстә булган калын пәрдәләр кинәт кенә үтә күренмәлегә әверелгән иде. Ул арада пәрдәнең теге ягы да, бу ягы да бергә тоташып, ниндидер соры томанга күмелде. Аның хыялында, аның үткәнендә исә пәрдәнең һичьюгы бер ягы ап-ак төстә иде… Сәер. Үткәнендә дидеме? Аның үткәне кул сузымы арада гына лабаса… Әллә соң тормышы гомерен театр сәхнәсендә үткәргән әбисенекенә ялганып, бербөтен тәшкил итәме? Ул инде илле, йөз, мең… ел яшәгән кебек. Чынлыкта исә, адәм баласының гомере – тегәрҗеп калынлыгы айның күпереп пешкән калачка әверелүе һәм күз ачып йомган арада юка кыерчыкка калуымы? «Бу дөньяда куркырлык бер нәрсә дә юк, бары тик аңлап бетермәгән нәрсәләр генә бар» дип кайсы акыл иясе әйткән әле? Сүзләре хак икән, ул чагында менә бу минутлар ник куркыныч тоела соң? Богауларны өзәргә көче җитүдән куркамы?.. Мәңгелекнең бер кыйпылчыгын тәшкил иткән гомер юлын яктылыкка омтылып кына, тирә-якка нур чәчеп кенә кичәсе иде… Шушы омтылыш аны бәллүр боҗралар белән урап куйды да инде…

Соры томан эчендәге сәхнә уртасында басып торган егет җавапсыз сораулары белән ялгыз калды…

 

* * *

Һаваны ярып, кыр казлары каңгылдап үтте. Ярымачык тәрәзәдән ургылып кергән үзәк өзгеч тавыш болай да йоклар-йокламас яткан Фаягөл карчыкны урыныннан ук торгызды. Әле таң атып кына килә бит, кая ашыгулары бахырларның? Кайтуларымы, китеп барышларымы? Хәер, көзе, язы, көне, төне – барысы бергә буталып, инде ахирәткә күчәр вакытын минутлап санап яшәгән карчык өчен барыбер түгелмени? – Ул үзе белән бергә картайган мендәренә янә башын терәде. Йокы төшәсе юк иде, шуны аңлап, карчык тагын торып утырды. Күнегелгән хәрәкәтләр белән карават астыннан җылы башмакларын кармалап тапты, капшана-капшана урындык аркасыннан җылы шәлен үрелеп алды да, аны иңнәренә салып, балконга чыгасы итте. Ут кабызмады, кояш яктысын да әйле-шәйле генә аерган күзләренә көн ни, төн ни.

Балкон тәрәзәсез иде, Фаягөл карчыкның сөяк белән тиредән генә торган гәүдәсен мизгел эчендә суык куырып алды; кайчандыр җете зәңгәр булып, инде төсе уңган күзләрендә рәнҗү, үпкә билгеләре чагылды. Йә, ни галәмәт инде бу? Карт сөякләреңне сөйрәп, баскычтан төшеп җитә алмавың бер хәл, инде шушы иңе-буе бер метр «биләмәсенә» чыгарлык рәте дә калмаганмыни? Бигрәк мәрхәмәтсез шул картлык дигәннәре. Тугыз дистәне түгәрәкләп килгәндә, әллә ни мактана алмыйсың. Җитмәсә, былтырлы-быеллы күзләренең дә рәте китте; сәламәтлеге, елак усак агачыдай, ничә карасаң, калтырап тора. Фаягөл карчык, бер ярдан икенчесенә ташланган уйларының җеп очын эзләгәндәй, таң сызылып килгән офыкка текәлде. Күзләре аермаса да, колаклары, шөкер, зарланырлык түгел иде – кыр казларының янә иңрәп кычкырганы ишетелде. Китеп барышлары икән шул… Көзге салкынлык тәнне генә түгел, җанны өтә. Шул салкынлыкка рәнҗеп китмисез микән, бахыркайлар? Туган җирләрдә ни кадер күрдегез, бәгырькәйләр?..

Фаягөл карчыкның берән-әрән генә калган керфекләре яшькә чыланды. Оныгы Азаматның «кем кадерли бүген сине?» дигән сүзләре кинәт кенә колагында яңгырап ишетелде…

 

* * *

Ул көнне дә Азамат гадәтенчә кухняда әш-мәш килде, чишмә суыннан тәмле итеп чәй кайнатты, өстенә казылык турап, йомырка кыздырып алды. Аннан, ыгы-зыгысын төгәлләп, залга чыкты. Көзге алдындагы бер кочак кәгазьне әйләндереп-тулгандырып карагач, йөзе сүрәнләнде. Егет әбисе янына диванга утырды. Аның баһадир гәүдәсе янында Фаягөл карчык бөтенәй кечерәеп калды.

Фаягөл карчыкның сискәнеп куюын сизгәч, Азамат көрәктәй куллары белән аның ябык иңнәреннән кочып алды.

– Әй, әби, әби… Күр әле, фатир өчен түләүгә пенсияң дә җитми түгелме? Уты, суы, телефоны гел артып тора, әнә, тагын дөнья хәтле арттырырга маташалар. Чәчең белән җир себерсәң дә, бәяләр артыннан куып җитешле түгел… Менә син, әби, бөтен гомеремне халыкка багышладым, ди идең. Данлыклы артистка дигән исемең бар – йә, кем кадерли сине бүген? Шул халкыңмы? Дәүләтеңме? Илле ел буе театр сәхнәсеннән төшмәгәнсең – ни белән түләделәр сиңа? Татар театрының йөз еллыгы дип чаң суккан көннәрдә бер бөртек чәчәк тотып яныңа килүче булдымы? Синең исәнлегеңне, барлыгыңны, булганлыгыңны исенә төшерүче табылдымы? Ә бит син һәм синең кебекләр хөкүмәт казнасына заманында күпме табыш керткән кешеләр! Бүген пенсияңә тигән тиеннәрне әйтсәң, тавык кычкырып көләр… – Азаматның бу хакта бер дә авыз ачып сүз кузгалтканы юк иде, бәгырендәге шешнең тулып тишелүе булдымы, ул әбисе өчен бар әрнүен, йөрәгенең бар зарын кинәт кенә бушатты да салды. Аннары, Фаягөл карчыкның үзен ялгыш аңлавыннан куркып, янә өстәп куйды:

– Безгә синең бер тиенең дә кирәкми, әби, шулкадәр гаделсезлекне, кешенең кадерсезлеген күреп, җан әрнегәннән генә әйтүем.

Бәләкәйдән үк кече күңелле булып үсте шул Азамат, алтыдагы алтмышка ди. Әле дә шул гадәтен куа, бәхете булгыры. Инде ир-егет булса да, әбисе өчен һаман сабый белән бер. Фаягөл карчык, күзләре яшьләнеп, оныгының аркасыннан сөеп куйды. Улы, Илһамы – Азаматның атасын әйтүе – икенчерәк булып үсте. Җиде яшенә кадәр Фаягөлләргә ияреп, гел юлда, артистлар арасында йөрде. Бик тере, аралашучан бала иде. Аннан урыс мәктәбенә укырга кереп, интернатка урнашкач, гелән үзгәреп бетте. Хәзерге акылы белән аңлый да бит Фаягөл, терсәкне тешләргә генә соң. Яшерен-батырын түгел, Илһамына гаилә җылысы җитмәде, җиде ятлар арасында үсте. Ял көннәрендә анда-санда бер өйгә алып кайтып, әвәрә килгән булдылар да шуның белән шул. Нишлисең, Фаягөл үзе дә, Шәрифе дә гастрольдән кайтып кермәделәр, балага ыгы-зыгысыз тормышта яхшырак булыр дип уйладылар. Инде бер улларын мәңгегә югалткач, икенчесен соңлап кына тапкач, күз карасыдай сакларга теләүләре иде. Гомер үтә торды, Илһамнары егет булды, өйләнеп җибәрде. Җәһәт кенә Азамат исемле малай да алып кайттылар. Баланың баласы балдан татлы, диюләре хак икән. Шәриф белән Фаягөл оныкларын сөеп туя алмадылар, бушрак вакытларының һәр минутын аңа багышладылар. Үзләренә ияртеп, спектакльгә дә алып килделәр, җай чыккан саен сәяхәткә бардылар. Сөйләнмәгән әкият, җырланмаган җыр калмагандыр. Фаягөл, моңлы тавыш белән «Сак-Сок»ны көйли башласа, сабый гына булган Азаматның күзләренә мөлдерәп яшь тулыр иде, бахыр… Улларына биреп бетерә алмаган җылылыкны әби-бабай, шулай итеп, тамчысына кадәр оныкларына бирергә тырыштылар. Аллага шөкер, игелекле, тәүфыйклы булып үсте Азаматлары.

Фаягөл, шуларны күңеленнән кичереп, янә Азаматның аркасыннан сөйде.

– И, улыкаем, пенсия өчен эшләдекмени без, – диде ул, яулык очы белән күзләрен сөртеп. – Яшь чакта сәхнә белән бер агулангач, үзең теләп үзеңне богаулап куйгач, аннан китте юк инде ул… Кадер дип, бер без генәмени дөньясында. Эшләгән чакта күрделәр, рәхмәттән башка бер сүз дә юк. Бәләкәйрәк булса да, фатирын бирделәр. Әнә, кладуфкада грамоталар, мактау кәгазьләре капчык- капчык. Мин үлгәч кенә ташларсың инде, улым, йөк димә, әлегә чыгарып ыргыта күрмә берүк. Бабаңныкылар шкаф астында. Урыныгыз булса, аныкыларны сакла, оныттылар дип рәнҗеп ятмасын.

– Шул кәгазьләр белән алдап эшләткәннәр инде сезне. – Азамат сүзен дә әйтеп бетерә алмады, әбисе, гомер булмаганча, аны каты тавыш белән бүлдерде:

– Алай димә, улым. Безне эшебезне ярату яшәтте, халык мәхәббәте яшәтте. Дан-шөһрәт өчен түгел, күңелебез кушканга эшләдек без. – Бу минутта Фаягөл карчыкның күзләрендә әйтеп бетергесез горурлык чагыла иде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Рамиль Гайнуллин

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас