Чәчмә әсәр
25 Апреля 2025, 15:31

Разил ВӘЛИЕВ. Яшисе килә. Повесть (5)

Кайтыр идем яшьлегемә Тик сине алып кына...

Разил ВӘЛИЕВ. Яшисе килә. Повесть (5)Разил ВӘЛИЕВ. Яшисе килә. Повесть (5)
Разил ВӘЛИЕВ. Яшисе килә. Повесть (5)

8
Рифкать, уйларыннан арынып, палатага күз ташлады. Табибә чыгып киткән, ахрысы, беркем юк. Башы да артык чәнчешми, ерактан ишетелгән комбайн тавышы кебек берөзлексез гүли генә. «Кая, кеше юкта торып карыйм әле». Торырга талпынып карады, ләкин кузгала алмады. Көчәнүдән аякларын көзән җыергандай булды, тәнен калтырау алды, бар мускуллары киерелде, тик башы күтәрелмәде, хәрәкәтсез ята бирде. Башына кереп оялаган аждаһа тик кенә ят, кузгалма дигәндәй кыймшанып алды. Кинәт аңа бу авыру беркайчан да бетмәс, ул мәңге шулай хәрәкәтсез ятар кебек тоела башлады. «Тизрәк… тизрәк, – дип пышылдады Рифкать. – Нәрсә тизрәк? Нәрсә булса да, тизрәк кенә булсын… Юк, ул үләргә тиеш түгел!»

Ул беренче тапкыр үлемне күз алдына китерергә тырышып карады.

Менә ул кызыл табут эчендә ята. Табут каршына солдатлар тезелгән. Командир нидер сөйли дә сөйли. Ята торгач, Рифкатьнең җилкәсе чәнчи башлады. Ул ике кулы белән табут кырына таянып, әкрен генә торды да, җиргә төшеп, стройдагы үзенең буш торган урынына таба атлады. Үзе атлый, үзенең аяклары берни дә сизми, әйтерсең һавада очып бара. Солдатлар «Ур-ра!» кычкыра.

Менә аны, ак кәфенгә төреп, Илмәт картлары күтәреп бара. Алда Харис бабайның тавышы ишетелә: «И улым, улым, авылга кайтам, дигән идең, кайтуың шушы булган икән». Зират капкасы төбенә килеп җиткәч, басу ягыннан таныш гүләү ишетелә башлый. Бу тавыш көчәйгәннән-көчәя бара, колакларны ерып керә, башка каба. Рифкать барган көйгә урыныннан торып утыра да, кулын каш өстенә куеп, тавыш килгән якка иелә. Ә анда, иген басуын урталай ярып, комбайн килә. Үзе дөберди, шатырдый, тәгәрмәчләре, чылбырлары әйләнә, өстеннән тузан болыты күтәрелә, ә үзенең штурвалы артында беркем юк. Рифкать җиргә сикереп төшә дә, ак кәфенен сүтә-сүтә, комбайнга таба йөгерә…

Менә ул үз өйләрендә олы бүлмә уртасына куйган караватта ята. Өстендә – солдат киеме, күкрәгендә значоклар. Бөтенесе елыйлар, аның битеннән сыйпыйлар, соңгы тапкыр фотога төшерәләр. Рифкатьнең, еламагыз, дип, әнисен, әтисен, туганнарын юатасы килә, ләкин авызыннан сүз чыкмый. Керфекләре аша саркып, тәрәзәдән төшкән яктылык күренә. «Галия кайда?» – дип уйлый ул. Дәрестән кайткач, кичләр буе шушы тәрәзәдән карап утыра иде. Каршыда – Галияләрнең тәрәзәләре. Теге кичне ниләр булганын өйләренә кайтып сөйләгән дә, менә хәзер Галияне бөтенләй диярлек урамга чыгармас булдылар. Элек Рифкать аңа гел игътибар да итми иде. Сары баш белән чәкәләшүе дә Галия өчен түгел, ә егеткә ачуы чыгудан, аның шулай тупас сөйләшүеннән, юкка бәйләнүеннән генә булды сыман.

Менә хәзер ул тәрәзә төбенә кунаклаган да, җәнлек сагалаган аучы төсле, тын да алмыйча каршы балконны күзәтә. Балкон ишеге ачык. Димәк, ул бүген барыбер ишек янына киләчәк, ябар өчен генә булса да киләчәк. Ә инде килгәч, балконга чыкмый түзә алмаячак… Әнә пәрдә артында шәүләсе чагылып китте. Әнә зәңгәр күлмәге төсмерләнде. Әнә, әнә, балконга чыкты. Чыкты да Рифкатьнең дөньяда бар икәнен дә белмәгәндәй, бу якка күз ташлап та карамады, балкон аратасына таянды да тик тора бирде. Рифкать, тәрәзә төбеннән сикереп төшеп, бер бүлмәдән икенчесенә чабып йөрергә тотынды, аннары кинәт кенә туктады да стенадагы зур көзгене алды. Кызның чәчләре, йөзе, иңбашлары кояш нурына коенды. Ул бермәл аптырап, берни дә аңламыйча, һушсыз басып торды, аннары як-ягына каранды һәм, Рифкатьне күргәч, авыз тутырып елмайды, нидер кычкырды. Ләкин аның яңгыравык тавышы вак кисәкләргә таралып юкка чыкты, Рифкать янына килеп җитә алмады. Рифкать, кояш кыйпылчыгын кызның йөзеннән алып, стенага күчерде һәм, көзгесен боргалый-боргалый, хәрефләр «яза» башлады. «Я». Хәреф шундый зур булып, балкон стенасына көчкә сыйды. Кыз, аңлаганын белдереп, баш селкеде, урамны яңгыратып көлде. «Р». Галиягә бу уен бик ошады бугай, ул кулларын чәбәкли-чәбәкли сикерергә үк тотынды. «А-Т-А-М». Рифкать калган хәрефләрне тиз-тиз генә язып бетерде дә, җавап эзләгәндәй, кояшны Галиянең йөзенә күчерде. Ә ул, күзләрен кулы белән каплап, бераз тын торды да капыл гына өйгә кереп китте, бераздан кире чыкты. Аның кулында да шундый ук зур көзге иде. Ләкин ул, күпме тырышса да, кояш җибәрә алмады, аларның йорты күләгәле якта иде. Галиянең шуңа бөтенләй кәефе китте, ахры, ул, салкын көзгесен кочаклап, тын калды. Рифкать кояш нурын аның көзгесенә төшерде, көзге, кинәт ялтырап, балкып китте, Галиянең дә йөзе ачылды. Менә ул, көзгесен күтәреп, Рифкатьнең кояшын кире үзенә җибәрде. Рифкатьнең күзләре чагылып яшьләнде, йөрәге дөпелдәп ярсый-ярсый тибәргә тотынды. Галия, асфальтка пыяла ташлагандай, челтер-челтер килә-килә урамны тутырып көлде дә көлде. Көлеп арыгач, кояш көлтәсе белән стенага сүзләр яза башлады. «Р-и-ф-к-а-т–ь  + Г-а-л-и-я». Шулчак ишек ачылып ябылды. Әнисенең «И улым!..» дигән еламсыраулы тавышы ишетелгәндәй булды. Ул, яшерергә теләп, көзгесен тәрәзә пәрдәсе артына таба шудырды, һәм кинәт бөтен дөнья караңгыланып калгандай булды. Стенадагы кояшлы хәрефләр дә сүнде, Галиянең көзгесе дә, боз кисәгенә охшап, салкынаеп калды, бераздан Галия үзе дә юкка чыкты. Ул, аптырап, өзгәләнеп, үз-үзен белештермичә, кычкырып җибәрде: «Га-ли-я!» Ә… тавышы… тавышы… «Әл-фи-я!» – дип яңгырады. Ул, әллә саташаммы дип, як-ягына каранды, хәлсезләнеп башын тәрәзә пыяласына терәде…

– Хәзер, шприцлар гына әзер булсын да, сестра сиңа кан бирәчәк, – диде табибә, Рифкатьнең маңгаена суланган салкын чүпрәк куя-куя. – Унбер егет каны кергәч, баһадирның баһадиры булырсың инде. Егетләре дә нинди бит әле. Әзмәверләрмени!

 

9

Табибә ишектән чыгуга, кинәт кенә Рифкатькә рәхәт булып китте. Илдусны гына үпкәләтте бугай. Ни әйтсәң дә якташ бит. Якын итеп килгән. Теге вакытта Саша турында дөрес әйтмәде әйтүен. Үзгәрер әле. Гел «әйе, әйе» дип кенә тормас. Тормыш өйрәтә ул. Донор егетләр хәзер шәһәрдә йөридер инде. Терелеп чыккач, алар белән бер җыелып утырырга иде. Моңа кадәр кешеләрне аңлап бетермәгән икән ул, кешеләрнең кадерен белмәгән. Аннары, солдатта күп нәрсә приказ белән генә эшләнә бит. Җылы сүз бик тансык ул солдатка. Бергәләп увольнениегә чыгарлар. Бу тирәнең табигате безнең якныкы шикелле үк матур түгел лә. Шишкин урманнарын, Кама ярларын, Вятка болыннарын күрсәтергә иде аларга. Чыннан да, алар хәзер Рифкатькә кан кардәшләр шикелле. Яз көне ул да донор булган иде бит. Кан биреп чыккач, шәһәр буйлап йөрделәр. Мондагы халык гел бүтән икән, сөйләшүләре дә үзләренчә. Колак салып тыңлагач, кайбер сүзләре аңлашыла да. «Әллә татарлар инде», – дип уйлады Рифкать. Хәтта бер кызга сүз дә катты. Тегесе горур булып чыкты: башын өскә чөйде, җавап кайтармады. Читтәрәк торган кара чәчле, каратут йөзле апа белән абый да курыккан сыман кабалана-кабалана, кызларын ашыктырдылар.

– Әй, агай, әллә безнең яктанмы сез? Таныш булыйк, мин – Татарстаннан. Телегез аңлашыла, шуңа әйтәм, – дип эндәште Рифкать.

Агай артка борылып карады да: «Җир йөзендә бар адәмнәр дә бер-берсенә туган. Шуны аңлаучы гына юк», – дип китеп барды.

– Безнең халыкны, солдат халкын бик өнәп бетерми алар, – дип аңлатты прапорщик. Ул үзе Казан тирәсеннән, шуңадырмы, Рифкатьне үз итә иде. Буе ике метр булыр, куллары утын яра торган үтмәс балтага охшаган. Балта диярлеге дә бар шул, кулы белән бер сугуда кирпечне сындыра ул.

– Ә нигә өнәп бетермиләр?

– Солдат халкы бик шаян бит, бер дә тик тормый. Ә монда кызлар чибәр!

– Нинди халык соң алар?

– Кем икәннәрен дә белмәссең. Бик күп алар монда. Ну эшчән дә халык инде үзләре. Шушы ком даласында оҗмах ясап куйганнар бит. Оҗмахның берәр хур кызы белән танышасың килмиме соң, якташ?

– Белмим…

– Ниткән «белмим» ул тагын? Киләсе увольнениедә, күр дә тор, таныштырам берсе белән.

Алар, шәһәр урамын иңләп, көлешә-көлешә күл буена төштеләр. Күл бик зур, Вятка киңлеге булыр. Чишенеп суга кергәч, Рифкать борылып карады. Яр башында, экскаватордан башын тыгып, әтисе карап торадыр шикелле иде аңа. «Әти, сиңа нишләп Шәфкать исеме кушканнар?» – дип сораган иде ул аннан бер тапкыр. «Кем белгән инде аны, улым? Аны-моны уйлап тормаганнар, тотканнардыр да кушканнардыр». – «Юк–юк, алай булмый инде». – «Нигә дип, шәфкатьле булсын дигәннәрдер. Миргазиз бабаң бик нечкә хисле, бала күңелле кеше иде. Шул кушкандыр. Нәкъ синең төсле иде инде: аксыл чәчле, озынча йөзле, зәңгәр күзле. Көлгәндә дә шаркылдап көлмәс, синең шикелле рәхәтләнеп елмаер гына иде. Ул елмайганда, күңелләр рәхәтләнеп китә иде». – «Әткәй, ә нигә аңа Миргазиз дип кушканнар?» – «Кайлардан белеп бетерим соң инде, улым? Бик тә олы җанлы бәндә иде бит, әүлия иде инде, чын әүлия. Кеше сораса, соңгы ыштанын салып бирергә әзер иде. Гомер буе изгелек кенә кылып яшәде. Шул, гөнаһы булмаганга, күңеле чиста, кеше алдында йөзе якты булганга сиксән сигез яшенә җитте дә. Безнең нәсел озын гомерле ул. Әнә Харис бабаң да җитмешнең өске ягына чыкты. Алла боерса, без дә бирешмәбез. Син Миргазиз бабаңа охшаган, йөзгә җитәрсең әле». – «Аңа нигә дип Миргазиз кушканнар соң?» Бер сүзне кабатлап тору әтисенең күңеленә тиде бугай, малаен кырт кистерде: «Нигә булсын, мир газиз дә җир газиз, аннан кала ир газиз», – дип сөйләнә торган гадәте бар иде мәрхүмнең. И-и, сине күрсә сөенер иде!»

– Рифкать, нәрсә каккан казык шикелле торасың? Чум әйдә!

Ул су чәчрәтә-чәчрәтә йөгереп барды да колач җәеп йөзеп китте. Әгәр, менә бу су Камага барып чыга, шуңа хәтле йөзә аласыңмы, дисәләр, ике дә уйламыйча, әйе, дияр иде. Увольнениегә чыккач, гел шулай туган як турында уйлый ул. Әле самолётка утырып кайткандай була, әле поезд, әле машина белән кайта. Ә менә бүген йөзеп кайтырга да риза. Тизрәк отпуск җитсен иде инде.

Йөзеп арыгач, алар озак кына кайнар ком өстендә кызынып яттылар. Прапорщик (Рифкать аның исемен дә белми, бөтенесе дә «иптәш прапорщик» дип эндәшкәч, ул да шулай гына йөртә) һаман анекдот сөйли. Бер җөмләсен әйтә дә буыла-буыла көлә, тагын әйтә дә тагын көлә. Кеше тыңлыймы-юкмы, аңа барыбер. Ул аны кеше өчен сөйләми дә кебек. «Үзе сөйли, үзе көлә, үз күңелен үзе күрә», – дип уйлады Рифкать. Ул шулай юл буе шаркылдап кайтты. Әйтерсең эченә бәләкәй генә шүрәле баласы кереп утырган да кытыклапмы-кытыклый тегене. Ул көлгән саен, Рифкатьнең кәефе төшә бара, әллә инде кан бирүдән, әллә эссе кояш астында ятудан, укшыта, башы әйләнә.

– Тукта! – дип кычкыра ул прапорщикка, ачуы чыгып. – Җитте, маймылланма, туйдырдың.

Моңа кадәр үзенә каршы әйткәнне ишетмәгән прапорщик аптырап кала. Бер мизгелдә ул шарык-шорык анекдот сөйләүче авыл малаеннан мәһабәт прапорщикка әйләнә.

– Нәрсә дисең, са-ла-га? Әллә башыңда кирпеч ярып күрсәтимме? – Ул кизәнә, янәсе, Рифкатьне куркытмакчы була. Рифкать җәһәт кенә читкә тайпыла һәм, башы әйләнеп, чак егылмыйча кала. Солдатлар аны, боҗра ясап, ул-бу хәл килеп чыкмасын дип әйләндереп алалар. Прапорщик көрәк кулын йомарлаган килеш басып тора-тора да кинәт кенә борылып китеп бара.

 

10

Рифкать күзен ачарга тырыша, ләкин күз кабаклары җилем белән ябыштырылган кебек кузгалмый. Кояш нурлары, утлы энә шикелле, башны тишеп керә. Менә ул утлы энәләр баш эчендә бергә тоташтылар да зырылдап әйләнергә тотындылар. Рифкать авызында бик тә ачы тәм сизде, аның күз аллары, күз аллары гына түгел, әйләнә-тирә, бөтен дөнья төпсез караңгылыкка чумды.

Шундый шомлы төш иде бу. Әле ул самолёт пропеллерына ябышкан да аның белән зыр килеп бөтерелә, аяклары, гәүдәсе өзелеп чыгарга җитеп тартыла, әле ул Илмәт урманына кереп адашкан да, кая барырга белми, бабасын чакыра, әле ул больница тәрәзәсе төбендә инде ничә сәгатьләр буе Саша өчен гитара уйнап тора: караса, уйный-уйный бармаклары чиләнеп беткән, әле ул ялкын чорнаган трактор кабинасына сикереп керә дә бар көченә рычагны тарта, ә трактор кузгалмый. Менә ялкын аның киемнәренә каба, куллары, аяклары пешә, ялкын чәченә үрли, күз алмалары шартларга җитеп кызыша һәм ул үз-үзен белештермичә кычкырып җибәрә:

– Су!

Аның иреннәре буйлап су агып төшә, муены, җилкәсе юешләнә, керфекләре калтыранып куя. Өстән, югарыдан, тонык, салкын яктылык сирпелә, бөтен җиргә чәчелгән яктылык торган саен җыела, кечерәя бара һәм, ниһаять, бәләкәй генә ноктага әйләнә. Рифкать, баш очындагы лампочканы күреп, җиңел сулап куя.

– Уяндыңмы? – Табибәнең ягымлы тавышын ишеткәч, Рифкать, куркыныч төштән арынып, яңадан ак палатага кайта.

– Озак йокладың, егет, кан биргәндә дә уянмадың.

Нишләп болай аның әнисенә охшатып сөйли соң әле ул? Әллә әниләр бөтенесе дә бер-берсенә охшаган микән? Увольнениегә чыккач, ашханәгә кергәннәр иде. Анда да аш бүлүче апаны әнисенә охшатып озак басып торды. Елмайганда бөтен кеше дә бертөсле. Ачуланганда, усал чакта гына төрле була алар. Бик күп уйлый бугай ул. Әллә башы шуңа авыртамы? Унтугыз яшьлек кешенең дә искә төшерер нәрсәсе булыр икән? Юк, чыннан да артык уйлый бугай, болай хыялыйланып китүең дә бар. Картлар гына үткәнне уйлый ул. Ә аңа киләчәге турында хыялланырга кирәк. Авылда «Миргазиз карт» дип юкка кушамат такмаганнар икән үзенә. Бөтенесен уйлый, ә менә әнисе, әтисе, Азат, Әнфисә турында уйларга курка. Алар искә төшсә, ничектер күзенә яшь килә. Әнисенең күңеле йомшарырга гына тора иде бит. Армиягә озатканда да елады. «Исән-сау әйләнеп кайт, улым!» – дип, кат-кат кабатлады. Сизгән диярсең. Озату мәҗлесендә дә баштарак күңелле утырды да азакка таба гел коелып төште.

– Сугышка китмим бит, нигә елыйсың? – дигән иде аңа Рифкать.

– Дөнья хәлен белеп булмый, улым.

– Бер мин генә түгел бит, бар да китә.

– Анысы шулай да. Минем өчен син бер генә шул.

– Ташлале, Миңниса, шул суган сыгуыңны. Малаең солдат булганга еларга түгел, сөенергә кирәк. Менә нинди егет үстереп бирдең бит. Хезмәт итсен әйдә, илне, җирне куандырсын! Безнең нәсел, Аллага шөкер, моңа кадәр сынатмады, утка да, суга да керде, Рифкать тә йөзгә кызыллык китермәс. Шулаймы, әнисе, шулаймы, улым, – дип, әтисе өстәлнең әле бер башына, әле икенче башына йөри-йөри сөйләде. – Әйдә, улым, кунакларның күңеле ачылсын, үзебезчә бер көй сыздырып җибәр әле.

– Эрет әле йөрәк маен!

– Җыр да җырламагач, солдат озату буламыни!

Кунаклар гөр килеп шаулаша башлагач, әнисенең дә йөзенә нур кунды. Рифкать үз бүлмәсенә кереп гитара алды да өстәл янына килеп басты.

– Нәрсә уйныйм соң?

– Һи–һи! Кит моннан, – диде аңа җизни тиеш кеше. – Бу шалтыравыкка кушыла алмыйм мин.

– Ташлале шул тимерчыбыклы әрҗәңне.

– Гармун кирәк, гармун.

– Гармунның көе су аккан шикелле бит аның. Ә бу нәрсә шалтыр да шолтыр.

– Ярар инде, агайнеләр, – дип, аларны тынычландырды әтисе. – Кемгә нәрсә бит. Безнең колак шуңа күнеккәндер инде. Соң, улым, авылда өйрәнеп кайттым, дигән идең бит. Кунакларның күңелен күр әле бер.

Рифкать гитарасын стенага сөяп куйды да иң өстенә гармун каешын салды.

– Юньләп уйный белмим бит.

– Әйдә, әйдә, ялындырма!

Ул гармун төймәләренә карый-карый уйнап җибәрде. Шактый гына кызып киткән кунаклар, берәм-берәм сөйләшүдән туктап, тын калдылар. Өстәл почмагына утырган агай гына нәрсәдер әйтергә талпына, ә хатыны, аны тыярга тырышып, терсәге белән төртә. Менә ул, хатынының кулын этәреп куйды да торып басты:

– Ә минем малай бармый! – дип кычкырды ул. – Минем малай, институтка керәм, ди! – Мактануы идеме бу аның, әллә уфтануымы– беркем дә аңламады, аңа игътибар итүче дә булмады.

– Тукта инде, җүләр, – дип, хатыны, итәгеннән тартып, урынына утыртты.

– Ә минем малай бармый, ә минем малай… – дип, һаман сөйләнә бирде ул. Ләкин шулчак Рифкатьнең әтисе җыр башлап җибәрде, һәм аның тавышы күмелеп калды. Җырны барысы да күтәреп алдылар:

 Җиз кыңгырау тагып кына,

Атларда чабып кына.

Кайтыр идем яшьлегемә

Тик сине алып кына.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас