Чәчмә әсәр
17 апрель 2025, 15:54

Мансур ВӘЛИ-БАРЖЫЛЫ. Качу. Повесть (7)

Килеп тә җитте Билал, Ләйсирәнең җип-җиңел гәүдәсен күтәреп тә алды һәм… нишләргә белмәгәннән урында бөтерелеп торды, шуннан соң нык, бик нык итеп Ләйсирәне үзенә кысты. Бөтен көче белән! Бар булган сагынуы, бөтен яратуы шушы кысуда сизелерлек итеп!

Мансур ВӘЛИ-БАРЖЫЛЫ. Качу. Повесть (7)Мансур ВӘЛИ-БАРЖЫЛЫ. Качу. Повесть (7)
Мансур ВӘЛИ-БАРЖЫЛЫ. Качу. Повесть (7)

IV

 

Билал үз уйларыннан яңадан чынбарлыкка кайтты. Алар бит әле һаман шунда, коридорда утыралар икән. Бүлмәгә керергә, шунда сөйләшергә кирәктер бит инде…

– Әйдә, бүлмәгә керик…

Хатыны сүзсез генә аңа иярде.

Бүлмәгә кереп икәүдән-икәү генә калгач, Галия әз генә йомшаграк, ягымлырак булып киткән төсле. Бәлки, яныма килер, шуның белән барысы да җайланыр, онытылыр дигән өмете дә булгандыр, ахры. Аның әкрен генә йомшак караватка барып утыруын, ир-атны ымсындыручан тавыш, интонация белән сөйләшә башлавын Билал шулай аңлады. Ләкин Билал нәкъ коридордагыча тәрәзә янына килеп басты да тәрәзә яңагына уң кулы белән таянган килеш тора бирде. Урманны, агач очларын күзәткән булды. Һәм үзе дә әллә ни уйлап тормастан борылмый гына:

– Монда озак булырга җыенасыңмы инде? – дип сорады.

Галия аның кисәк кенә болай дип соравын көтмәгән идеме, әллә чынлап та ишетмәдеме – яңадан кайтарып сорады. Билал нәкъ шул ук тавыш белән шул ук соравын кабатлады. Бусына каршы Галия бер сүз дәшмәде. Аның мондый гадәте Билалга таныш – үзе теләмәгәнрәк сүзләргә шулай дәшми кала ул.

Кичен дә шуңа охшашрак хәл булып алды. Кызлары йоклагач, Галиянең бик тә аңа якынаясы, иркәләнеп аласы килде. Ул ир-атны да сагынган һәм, шуннан файдаланып, үзенең хәлен дә көйләп җибәрергә ниятли, күрәсең. Тик Билалда аңа карата бернинди җылы хис тә тумады. Галиянең аны үзенә тартырга теләүләре нәтиҗәсез калды. Билал, башлаган китабын укып, диванында ятты да тыныч кына йокыга китте.

Билал янында тагын ике көн булдылар алар.

 

Ире аның янына килмәгән саен, Галиянең ачуы кабара, күңелендәге үче, нәфрәте арта бара төсле иде. Үзенең егерменче гасыр хатын-кызлары турындагы карашларын бозып, Билалны эзләп килүен, аның белән яңадан килешергә теләп йөрүен Галия эчтән бик авыр кичерә, үзе өчен түбәнлек саный, мыскыллану дип кабул итә иде. Аның көннән-көн ныграк ярсый, усаллана баруы кызы Раушаниягә булган мөнәсәбәтендә дә сизелде. Беркөнне Билал хәтта аның Раушаниягә нык кына сугып алуын да күрде. Күрде һәм шундук Галияне кулыннан эләктереп алып:

 – Хәзер үк гафу үтен!!! – диде ул, үзе дә күптән ишетмәгән куркыныч тавыш белән йодрыгын төйнәп.

Галия гарьлегеннән кычкырып елап җибәрде. Аларның сөйләшүен ишетеп торган Раушания дә «Әни!» дип килеп ябышты. Ә иң нык кичергәне, бу хәлгә иң әрнегәне Билал булды. «Эх, эх! Нинди оят хәлләргә төште бит башым!…»

Түзә алмады, йөгереп тышка чыгып китте. Төн җитеп килсә дә, күл буена төшеп, озак кына су керде. Әле генә булып узганнарның барысын онытырга, тынычланырга теләде.

Уйлаган саен җир тишегенә кереп качарлык дәрәҗәдә Раушания алдында авыр, кыен, оят була аңа. Боларның барысына да Билал бары тик үзен генә гаепле итеп тоя. Вакытында кешене таный, аера, аңлый алмавының төп корбаны итеп ул Раушаниянең – бер гөнаһсыз сабыйның – бәхетсезлеген күрә.

Беркатлылыгы аркасында шундый зур бәхетсезлек килеп чыгасын Билал элегрәк башына да сыйдыра алмас иде. Ә хәзер менә ул күз алдында! Билал менә шушы ике ут арасында көячәк бәхет күбәләгенә өзгәләнеп карый. Һәм караган саен, аның йөрәгеннән кан саркып тама! Ул кан Билалның күз алдында күбәя, җыела, арта бара. Һәм әйтерсең әнә шул куркыныч кара кан диңгезендә Билал үзе дә, аңа бик кадерле булган икенче бер кечкенә җан иясе дә бата, төпкә китә бара.

…Билалны эзләп, ял йортына килү, шулай итеп, Галия көткән нәтиҗәне бирмәде.

Тагын ике көннән, Билал уйламаган-көтмәгән чагында, Галия, бик тыныч кына итеп:

– Озат безне станциягә хәтле… – диде.

Әле яңа гына иртәнге ашны ашап кайтканнар иде. Раушания үзе алып килгән китабын тырыша-тырыша укый, ә Билал: «Өчәүләп күл буена төшәрбез, бәлки», – дип тора иде.

Нәрсә әйтсен соң Билал аңа каршы? Тагын әзрәк торыгыз әле дисенме, булмастай нәрсәгә өметләндерсенме? Яисә Раушанияне күреп туймадым бит әле дисенме?! Үзе ташлап китеп, хәзер үзе сагынган, җибәрәсе килмәгән булып кылансынмы?..

Ул бер сүз дәшә дә, ниндидер бер фикер дә тәкъдим итә алмады.

Ул арада Галия кызына да җыенырга кушты.

Билал, төп бина янына барып, автобусның кайчан киләсен белде. Биредән станциягә еш йөриләр икән, берәр сәгать чамасы вакыт үттеме-юкмы, алар Якты күлгә кул болгап китеп тә бардылар.

Билалның якты күленнән бәләкәй аккош китте… Кызы китте…

Станциядә исә кирәкле поездны бик озак көтәргә туры килде. Ул кичкә таба гына килә иде. Вакытны ничек сузарга белми аптырадылар, әллә ничә мәртәбә вокзал янындагы ашханәгә кереп чыктылар, капкалап алдылар. Юлга дип, сумкага ашамлыклар салдылар, утырып та тордылар.

Поезд килеп, урыннарына кереп урнашкач, Раушания тагын үзәкне өзде:

– Әти, ә син кайчан кайтасың?

Билал ни әйтергә дә белмичә тын калды. Күпмедер минут үткәч кенә:

– Озак тормам, кызым, кайтырмын… – диде аны кочаклаган килеш, битләреннән үбә-үбә. Эченнән үзәге өзелеп елый-елый. Йөрәген парә-парә кискәли-кискәли.

Галия белән алар «Ярар, исән бул!» дип кенә саубуллаштылар.

Билал вагоннан чыгып китте һәм Раушания белән Галия утырган купе тәрәзәсе каршына барып басты. Билалның үз гомерендә әле беркайчан мондый авыр озату кичергәне юк иде шикелле. Бу озату үз тәнеңне, үз җаныңны икегә бүлеп, икесен ике якка җибәрү, аларны Сак белән Сок язмышына дучар итү шикелле иде.

...Поезд китеп барды. Билалның бәхетле һәм бәхетсез ялгызлыгы торып калды. Ярты җаны булган Раушаниясе китте…

Артык хискә бирелмәс өчен, поезд киткәч, бик озак тормады ул. Кире кайтырга автобус караштыра башлады. Автобус инде кузгалып бара икән, Билал кул болгый-болгый йөгергәч туктап утыртты. Ул яңадан Якты күлгә кайтты. Тик Билалда беренче килүдәге сыман шатлыклы, бәхетле тойгының эзе дә юк иде инде. Авыр, изә торган кыен бер эчке халәт иде анда. Гүя ул олы җинаять кылган. Вөҗданы, үз-үзе каршында гомере буе оялырлык бер начар эш эшләгән ул әйтерсең…

Әйе, ул кызы алдында гаепле…

Моны ул торган саен ныграк, тирәнрәк аңлый бара. Әнә шул уй, һич тынгылык бирмичә, йөрәген кисәкләргә телгәли. Бүген ул гомерендәге иң хәлиткеч һәм куркыныч адымны ясады.

Әй адәм баласы… Күпме яшәсәң дә, никадәр укысаң да, һаман шыр юләр калган адәм баласы…

 

ЛӘЙСӘРӘ

 

Чакырып телеграмма бирсә дә, Ләйсирәнең бирегә килә алуына ышанып бетми иде ул. Әмма аның килүен, менә хәзер үз янында булуын бик тә, бик тә тели иде! Ялгызлык тойгысы көчәйгән саен, Ләйсирәне ныграк сагына, зарыгып көтә иде. Гаиләсез дә калган, эшеннән дә китәчәк, дусларыннан да аерылачак Билалга инде Ләйсирә генә ярдәм итә алыр кебек иде. Күпме гомер күңел түрендәге өмет булып йөргән «Ул» менә шушы Якты күлдә чынга ашар сыман иде.

Бик нык теләгән нәрсә чынга аша, диләр.

Билалның да теләге тормышка ашты бит!

Ләйсирә, бүген дөньяның иң-иң гүзәленә әйләнгән Ләйсирә, бөтен кешедән ныграк сагынылган, катырак яратылган Ләйсирә бер матур иртәдә, чынлап та, Билал каршына килеп басты!

Менә ул, яп-якты иртә кебек балкып, шушы бәхетле көннең ләззәтле һавасында йөзгән төсле җиңел атлап, урман сукмагыннан килә. Өстендә җәйге ачык сарафан! Башында  ак челтәрле, киң канатлы бик тә килешле эшләпә. Уң кулына ниндидер рәсем төшерелгән киндер букча тоткан. Адымнары җиңел дә, йомшак та, тигез дә һәм баш әйләндергеч серле, матур да!

Киноларда күргән чагында Билал кешеләрнең бер-берсе белән кочаклашып күрешүләренә ышанмый, бу аңа төчеләнү, артистлану булып тоела иде. Кайчагында, озак күрешмәгән дус-ишләре үзе белән кочаклашып күрешергә теләсәләр дә, ул уңайсызланып кала, кызара, боргалана, ничек тә ансыз гына үткәреп җибәрү ягын карый иде. Үзенең сагынуын нык итеп, олыларча ике куллап кул кысышу аша сиздерә, шуның белән бетерергә тырыша иде.

Ә менә монда бөтенләй бүтәнчә килеп чыкты.

Билал – иртән бераз йөреп керим дип чыккан кеше  сукмакның теге башында кызлар шәүләсе шәйләнгәч башта тукталып калды. Аннары аның күзләре шактый ерактан бик тә үз һәм сагынылган буй-сынны танып алды. Ә бераздан аның башына тәмам барып җитте:

– Әйе, әйе! Бу – Ләйсирә! Ләйсирә! Ләйсирә! Һәм менә шушы исем аны урыныннан әллә нинди тизлек белән куптарды да, әлеге сагынылган буйсынга таба аякларын тигән җиргә тигезеп, тимәгән җиргә кагылдырып кына үтеп, йөгертеп алып китте!

Килеп тә җитте Билал, Ләйсирәнең җип-җиңел гәүдәсен күтәреп тә алды һәм… нишләргә белмәгәннән урында бөтерелеп торды, шуннан соң нык, бик нык итеп Ләйсирәне үзенә кысты. Бөтен көче белән! Бар булган сагынуы, бөтен яратуы шушы кысуда сизелерлек итеп!

Юк, кинодагыга охшамаган иде бу очрашу!

Биредә озак, бик озак вакыт бернинди сүз дә булмады. Урман сукмагындагы бу бөек очрашуда нинди дә булса гадәти сүз әйтелә калса, аның әкияти серлелеге, тылсымлылыгы һәм… хәтта йөрәк өчен кадерлелеге, якынлыгы да бетәр төсле иде.

Аннары да озак, бик озак вакыт үтте әле.

Алар әнә шулай, сәер генә кочаклашкан хәлдә, аруны-талуны онытып, озак басып тордылар.

Аннары, зәңгәр күктәге ике кош кебек очына-очына, Билалның бүлмәсенә кайттылар. Кайтып җиткәнче, аның кулын җибәрмәде Билал. Бүлмәсенә кереп барганда, стенадагы сәгатькә күзе төште, инде иртәнге аш вакыты да килеп җиткән иде! Ләкин Билалның һич тә ашханәгә барасы килми! Әле аның Ләйсирәдән күзен дә аласы килми! Әле ул аны кеше арасына алып чыгарга да теләми! Чөнки ул аны үзе бик тә сагынган!!!

– Ләйсирә… мин сиңа хәзер үзем чәй куеп эчерәм. – Билалның бүлмәсендә электр кайнаткычы бар иде. Ә соңрак, мин сиңа карап туйгач, ашханәгә барырбыз.

– Ә син миңа карап туя алмасаң, без бүген бер дә ашамабызмы?

– Юк! Чөнки, синең белән чагыштырганда, ашау дигән нәрсә ул – ерунда!

– Ярый алайса… Бу кадәр булгач, мин дә түзәрмен.

Билалның чәе тиз кайнап чыкты, алар Ләйсирәнең букчасындагы тәм-том белән чәй эчтеләр.

Чәй эчкәндә, Билал әйтеп куйды:

– Бу арада минем баштан ниләр кичкәнен белсәң икән син, Ләйсирә…

Ләйсирә, эчә торган чәеннән аерылып, Билалга карады.

– Ниләр икәнен әзрәк чамалыйм мин, Билал.

– Ә анда, шәһәрдә, бөтен ямьсез вак-төякне сиңа белгертәсе килмәде. Андый сүзләрне сиңа сөйлисе килмәде.

– Күбесен мин болай да аңлыйм бит, Билал. – Ул, кулын сузып, Билалның битенә кагылды. Бу минутта ул барысын аңлаучы хатын-кыз да, кызганучы ана да, иң ихлас дус та иде.

…Чәйдән соң Ләйсирә бераз талчыкканын әйтте.

– Син бит әле поездда да юньләп йоклый алмагансыңдыр, – дип, Билал аңа урын көйләп бирде.

Ләйсирә ак җәймә астына сабый бала кебек бөгәрләнеп кереп ятты. Әзрәк тын яткач:

– Ә син?.. – дип сорады.

Билалга менә шулай аңа сокланып утыру да бик рәхәт иде, ул:

– Ә мин менә шулай синең йокыңны саклап утырам, – диде.

Ләйсирә яратып, рәхмәт әйткән төсле елмайды.

…Аннары ул тыныч кына йокыга китте.

...Билал, чыннан да, аның янында утыра бирде.

Үзенең Ләйсирәгә бәйле үткәне өзек-өзек, әмма якты эпизодлар булып күз алдына килде.

Менә Ләйсирәнең беренче курска укырга килүе… Ә Билалның инде бетерә торган елы, соңгы курсы… Ләйсирә белән алар бер концертта таныштылар. Бик ямьле, җылы май киче иде ул… Алар тулай торакка кадәр җәяү кайттылар. Яфрак ярып утырган хуш исле ак каеннар арасыннан икесенең бергә:

…Йөргән идек икәү нур кичеп…–

дип җырлап кайтуы бик истә калган.

Әй ул кичнең садәлеге! Әй ул вакытның уйсыз, борчусыз бәхете! Әй ул чак – яшьлекнең студент булып күкнең җиденче катында йөргән еллары!

Аннары… Аннары Билал укып бетерде. Ләйсирә Билалның соңгы имтиханына кочагы белән чәчәк күтәреп килде. Ул көнне Иделнең аргы ягына чыгып, кичкә кадәр табигать кочагында булдылар.

Тулай торактан китеп, аерым квартирада үзе генә яши башлагач та, Ләйсирә янына килеп йөрде Билал. Беренче кичкә охшаган шундый ук матур кичләре күп булды аларның. Ләкин Билалның кеше өендәге почмагына кермәскә Ләйсирә ничек тә булса җай таба иде. «Үпкәләмә инде, Билал… Керербез әле… Кергән чаклар да булыр…» – ди иде ул, ягымлы, йомшак итеп. Бөтен ачуны юып ала торган иттереп.

Тик ул сүзләргә чынга ашарга насыйп булмады шул. Алар юк кына сәбәптән үпкәләштеләр. Билал аның янына бармыйчарак торды, һәм… һәм шул арада икенче берәү белән танышылды. Озак та үтми өйләнештеләр дә. Менә шулайрак килеп чыкты хәлләр…

 Укып бетергәч, Ләйсирә дә шәһәрдә калды. Башта сынлы сәнгать музеенда эшли иде, аннары күңелгә ошаганрак эш дип аларга күчте. Аңа бер бүлмә дә бирделәр. Кызы туып бер ел үткәч, Билал беренче мәртәбә ул бүлмәгә килгән иде. Зур-зур рәсемнәр, озын матур шәмнәр,  төрле-төрле кыяфәттәге агач ботаклары, тамырлар, үсемлекләр белән тутырган иде бүлмәсен Ләйсирә. Әнә шуларны күргәч, әллә ничек булып киткән иде Билалга. Хатын-кызның ниндидер бер яшерен серен төшенеп алган кебек тоелды аңа шулвакыт. Үзенә нәрсәдер, нидер җитмәүне Ләйсирә шулай, үзе дә сизмәстән, үсемлекләр, матур рәсемнәр белән капларга, тигезләргә омтыладыр сыман иде. Авыр ук булып кадалган хакыйкатьне йөрәге белән сыкрап кабул итте ул вакытта Билал. Үзенең ни эшләгәнен әнә шунда гына бөтен тирәнлеге белән аңлап алды бугай ул.

Әмма Ләйсирә ниндидер үпкә ише нәрсәне аз гына да сиздермәде.

Билал белән ул үзен нәкъ элеккечә тотарга тырышты.

...Йокыга киткән Ләйсирәнең үзен генә калдырып, Билал тәрәзә янына барып басты. Тәрәзә төбендә генә үсеп утырган юкәләргә текәлде. Ә күз алдында һаман тормышның узган чоры, ямьле чаклары. Нигә гел шулар истә кала икән?!

Ләйсирәнең кай арада торып аякка басуын искәрмәде дә Билал. Ул аяк очына гына басып килде дә йомшак куллары белән Билалның күзен каплады.

Ә үзе, көлә-көлә:

– Сөйгәнең кем, әйт! – ди.

Ә Билалның җавабы билгеле инде:

– Ләй-си-рә! – ди ул.

Кызга бу гына да аз тоела:

– Өч тапкыр әйтмичә ышанмыйм!

Билал ялт кына борылды да яңадан Ләйсирәнең иреннәренә ябышты. Аннары гына, тыны бетеп, еш-еш сулыш ала-ала:

– Ләйсирә! Ләйсирә!! Ләйсирә!!! – диде.

Билалның ял йортындагы иң матур көне әнә шулай башланды. Аннары алар ашханәгә бардылар. Инде байтак соңарган булсалар да: «Минем иң кадерле кунагым килде, зинһар, аны сыйлагыз!» – дип, официанткаларны күндерде.

Шуннан соң инде, кызынып ятарга җәймәләр, башларына эшләпәләр алып, күл буена киттеләр. Якты күлнең үзенә!

Билалның әле Ләйсирәгә шушы гүзәл урынны күрсәтәсе бар иде бит!

Үзенең дә Ләйсирә белән бергә шушы тылсымны яңадан ачасы, шул бәхетне өр-яңадан, яңабаштан кичерәсе бар иде аның!

Күл буена җитәкләп алып төште ул Ләйсирәне.

Алар тиз генә чишенеп аттылар. Ләйсирә ачык яшел төстәге тоташ купальниктан гына калды. Билал аның искиткеч зифа гәүдәсен, әле тәү кат күргәндәй, бик озак күзләре белән иркәләде. Үзе белән берни дә эшли алмый, күз карашын читкә, бүтән нәрсәгә юнәлтә алмый иде ул. Моны Ләйсирә дә сизеп алды.

– Оялтасың бит, Билал… Бик алай карама, зинһар…

Шушы сүз аны ниндидер тоткынлыктан чыгарды.

– Әйдә, башта су кереп чыгыйк, аннары туйганчы кызынырбыз, – диде ул, Ләйсирәнең кулыннан тотып.

Яр буена килеп баскач, Ләйсирә шикләнебрәк калды. Ә Билал чыдап тора алмады, шундук суга ташланды, зур-зур колачлар белән эчкәре йөзеп китте. Аннары инде, ярдан шактый гына киткәч, борылып Ләйсирәгә күз салды. Ә ул һаман суга керә алмый тора икән әле. Үзе Билалга караган да елмая.

Билал, тавыш биреп, аңа ярдәм итәргә теләгәндәй:

– Әйдә инде, курыкма! – дип кычкырды.

Ләйсирә тагын да эчкәрәк керде, су аның тубыгыннан узды, аннан да югары күтәрелде. Аннары, уш китәрлек матур, назлы хәрәкәт белән ике кулын, бергә кушып, алга сузды да шул килеш йомшак кына итеп суга иелде һәм, су белән әллә ни арада уртак тел табып, аның үз дулкыны сыман булып, җай гына тирбәлә-тирбәлә, Билалга таба йөзеп китте. Ләйсирәнең суга шулай матур итеп керүен, искиткеч зифа буйның, гәүдәнең бу стихиясе белән поэтик матурлыкка кушылу тантанасын беркайчан да күргәне юк иде Билалның. Һәм мондый ягымлы, йомшак, матур, иркәли торган хәрәкәтне бүтән җирдә беркайчан күрә дә, таба да алмады Билал. Хәтта атаклы балериналарның иң гүзәл биюләрендә дә моның кадәр җанга якын, кадерле, күңелне тутырырдай камил һәм нечкә хәрәкәтне тапмады, күрмәде ул.

Әнә шул минутлардагы соклануы чиксез иде Билалның!

Эчендәге әнә шул хис көченнән, аның тышка ургылуыннан йөрәге ярылыр, тәне, гәүдәсе меңгә, миллионга шартлар кебек иде.

Билалның бу сәер халәтен йөзеп килүче Ләйсирә сизмәде, билгеле. Ул әле Якты күл белән беренче очрашу тәэсирен кичерә. Билалга караган килеш, әкрен генә йөзә, аңа якыная.

Билал исәнләшкән төсле Ләйсирәне кулларыннан тотып алды. Аяклары белән кызу-кызу хәрәкәтләнеп, Ләйсирәнең кулларын һәм үзен дә әз генә өскә күтәрде. Бәхеттән, рәхәтлектән Ләйсирә көлеп җибәрде.

 

(Дәвамы бар.)

 

Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас