Чәчмә әсәр
11 Апреля 2025, 03:45

Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (5)

– Исəнмесез, Халисə апа. Ярый, минем хакым юктыр. Ə балалар? Аларның да хакы юкмы? Сез мине өч бала белəн урамга куып чыгарасызмы? – Синең туган авылыңда өең бар, шунда кайтып яшəрсез. Бу өйне мин сатам. – Ярый, бүген үк куып чыгармаганыгыз өчен рəхмəт, – диде Гүзəл, мыскыл катыш.

Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (5)Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (5)
Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (5)

(Дәвамы.)

Менə тагын бер сорау чишелде. Өч тиенлек башын бер тиенгə төшереп, Гүзəл өй өчен талашып йөрмəячəк, əлбəттə. Авылына кайтып китəр. Эш белəн авыррак булачак, əлбəттə, ярый, берəр җае чыгар.

Берничə сəгатьтəн тагын капка ачылганы ишетелде. Бу юлы кем икəн, кеше күрерлек кəефем юк бит əле, дип уйлап, Гүзəл тəрəзə янына килсə, капка алдында Камилнең машинасы тора. Вəт, юлəр, көпə-көндез машина белəн ник килгəн инде ул монда?

Балалар кайсы кая уйный, Камил кергəндə, Гүзəл өйдə үзе генə иде. Ул, Камилне күргəч, əллə нишлəп җебеп төште, үзеннəн-үзе Камилнең кочагына сыенды да үксеп-үксеп елап җибəрде. Илшатның хəбəрен күргəч тə, Халисə апа килгəч тə еламаган иде Гүзəл, ə хəзер буасы ерылды. Кыен булып китте хəтта. Илшатның аның елаганын күралмавы исенə төште. Еларга ярамый, елау – көчсезлек билгесе, дип үзенең ышанулары исенə төште.

Ə Камил аны иңнəреннəн сыйпады, чəчлəреннəн үпте, юатырга да тырышмады, сүзсез генə кочагында тотты.

Гүзəл, бераз тынычланып, Камилгə:

– Гафу ит инде, сине күрдем дə җебеп төштем, – диде.

– Мин барысын да белəм, – диде Камил.

– Ничек? Каян белəсең? Мин сиңа язмадым бит. Əллə авылда сөйлилəрме?

– Кибеттə Халисəне күрдем. Энем аерыла, хатыны авылына кайтып китə, ди.

– Əйе, ул əле генə кереп, бу өйдə торырга хакыгыз юк, дип чыгып китте. Миңа авылыма кайтудан башка чара юк.

– Анда нишлисең? Əйдə үземдə яшəгез. Үзең күрдең,тбарыгызга да урын җитəрлек. Мин сине башка рəнҗетергə юл куймам.

– Юк, мин əле əзер түгел моңа.

Тагын капка тавышы ишетелде. Аһ, күрше Хəлимə əби кереп килə. Нинди көн булды соң бүген?

– Гүзəл, мин киттем, эшлəр көтə. Күрешербез. Проблемаларың булса, яз, чишəрбез, – диде дə Камил, чыгарга кузгалды. Ишегалдында алар Хəлимə əби белəн очрашты.

– Исəнмесез, Хəлимə апа.

– Исəнбез, балам. Нишлəп йөрисең монда?

– Менə Гүзəлне кибеткə эшкə чакырып килгəн идем, ризалашмый. Бəлки, Сез сөйлəшеп карарсыз? – дигəн булды Камил.

– Үзе белəдер балакай, үзе белəдер, – дип, Гүзəл янына кереп китте күрше əби.

– Нихəлдəсез, балам? Кибеткə барган идем, сезне Илшат белəн аерылырга йөри, дип сөйлилəр. Булмас, мин əйтəм. Алар бит тату яши, нишлəп аерылсыннар, дидем. Халисə сөйлəгəч, дөрестер инде, дилəр. Тукта, мин əйтəм, кеше сүзенə ышанганчы, Гүзəлнең үзеннəн белешим əле, дим.

– Исəнмесез, Хəлимə апа. Хəллəр бик шəптəн түгел шул. Без Илшат белəн чынлап та аерылышабыз. Шулай килеп чыкты инде, – дип җаваплады Гүзəл.

– И-и-и, балакайлар, бер дə күңел ышанмый. Шундый матур гаилə, дип йөри идем мин сезне. Əллə күз тиде микəн? Күз тию – бик куркыныч нəрсə ул, – дип сөйлəнде Хəлимə əби.

– Шулай язгандыр инде, Хəлимə апа. Əйдə, чəй эчеп алыйк.

– Борчулы чагың икəн, балам, җитмəсə, мин дə йөрим, кеше башы катырып. Ышанмадым шул, юк сүздер, дигəн идем. Чыгам инде, рəхмəт.

Гүзəлнең авылына кайтып, өйне карап килəсе килə иде. Тик кемгə мөрəҗəгать итəргə? Гаражда машина бар, тик Гүзəлнең рульгə бер тапкыр да утырганы юк. Ул машина да Илшатныкы бит инде хəзер. Ə Камышлыдан аның туган авылына йөз дə илле чакрымлап. Кыен булса да, Камилгə мөрəҗəгать итəргə кала. Анысы инде бишкуллап риза булды.

Сөйлəшенгəн көнне иртə белəн Камилнең машинасында, балаларны алып, юлга чыкты алар. Юл буе артык сөйлəшмəделəр. Əмма Камил янында сөйлəшми генəбару да шундый рəхəт иде.

Гүзəл уйга батты. Өе нихəлдə? Нəрсə көтə аны туган авылында? Авылына өч-дүрт еллап кайтканы юк инде аның. Анда кайту белəн əти-əнисен югалту ачысы исенə төшə, яралары яңара. Шуңа да кайтмады соңгы елларда. Аннары эш, балалар, авыру каенана... Илшат та яратмады ул якларны. Табигате матур булса да, авыл бетеп бара. Анда кайтып нишлəр Гүзəл? Шул мизгелдə ул үзенең бер дə туган авылына кайтып яшəргə телəге юк икəнен аңлады. Əллə шəһəргə чыгып китəргəме? Ай-һай, анда да җиңел булмас. Яшəр урын кирəк, эш кирəк, балаларны урнаштырасы.

Авылда аның якын туганнарыннан əтисенең энесе Рəсим абый гына бар. Аңа да кереп чыгасы булыр. Ничə ел күрешмəделəр, аралашмадылар. Əмма башта үз өенə барыр Гүзəл.

Ничек каршы алыр икəн аны туган авылы? Сагындырган. Туган авыл белəн күпме хатирəлəр бəйлəнгəн. Əти-əнисенең каберлəрен дə карарга кирəк.

Алар килеп тə җитте. Менə Гүзəлнең иң беренче тəпи баскан эзлəрен саклаган нигез, менə серлəрен бүлешкəн шомырт агачы, менə аның əтисе төзегəн, əнисе ямь өргəн, туып-үскəн йорты. Гүзəлнең күзенə яшьлəр тулды. Ничек яшəгəнмен синсез, туган йортым, дип уйлап куйды ул. Йорт ташландык хəлдə үк түгел, Рəсим абыйсы карап торадыр.

Элек бу ихата җəйлəрен гөрлəп торыр иде. Кыт-кыт килеп йөргəн тавыклары, баһадир əтəч, нəни чебешлəрен иярткəн бүдəнə, кичен аларга каз-үрдəк тавышы да кушыла иде. Азбар тулы мал-туар була торган иде. Ə хəзер монда тынлык хөкем сөрə. Мине монда беркем дə көтми, дигəн уй узды Гүзəлнең күңеленнəн. Аның каравы, мин монда ялгызым килмəдем, дигəн икенче уй күңелен җылытып җибəрде. Əнə, балалары да кызыксынып, бөтен җирне күзəтеп йөри. Кечкенəсе дəү əти, дəү əни өен бөтенлəй хəтерлəми бит инде, үзлəрен күрми дə калды.

Йортның кояшта уңган буявыннан, əтисе тоткан коймаларның искерə баруыннан Гүзəл вакыт агышын тойды. Ул хəзер үсеп җитеп хатын-кыз, əни булган. Ə бу йортта ул бала иде... Əти-əнисе исəн булганда... Бу нигезнең котын, җанын алар үзлəре белəн алып киткəн төсле. Бер карасаң – бар да урынында, икенче карасаң – бөтен нəрсə үзгəргəн, нəрсəдер җитми.

Менə ул, яшереп куйган урыннан ачкычны алып, өйнең ишеген ача. “Туган йортым минем, кабул итəсеңме мине кирегə?” – дип сорый ул күңеленнəн. Өйдə бар нəрсə үз урынында, бернəрсəне дə алмады Гүзəл, əйтерсең лə кире кайтасын сизгəн. Хəер, əти-əнисе вафатыннан соң монда нəрсəдер үзгəртерлек көче дə юк иде аның. Өйгə күз салса, əти-əнисе кунакка гына киткəндер сыман. Юк шул, без менə монда кунак кына, ə алар мəңгелек йортларына китте. Бик иртə киттелəр... Əтисенə – илле җиде, əнисенə илле өч яшь иде. Хаклы ялга да чыгарга өлгермəделəр. Үзлəренең корган дөньяларында яшисе дə яшисе иде бит əле аларга... Язмыш кайчак бигрəк аяусыз шул. Гүзəлнең бөртек-бөртек яшьлəре тəгəрəде.

Камил һəм балалар Гүзəлне дəшми-тынмый гына күзəтте, аны бүлдермəде. Сагыну хислəре бераз басылгач, Гүзəл чынбарлыкка кайтып, эшлисе эшлəрне барлый башлады. Бөтен өйне юып чыгарга кирəк. Урын-җирлəрне кагасы, юасы. Күчеп кайткач, Коръəн укытып аласы булыр, əти-əнисенең дə рухлары шатланыр. Җəй беткəнче, бу эшлəрне төгəллəргə кирəк.

Аннары алар Рəсим абыйларына юл тотты. Рəсим абыйсы ихатада йөри иде, аларны күргəч, башта аптырады, аннан йөзенə шатлык чаткылары сибелде.

– Исəнме, абый, – дип сəламлəде Гүзəл.

– Исəнбез-саубыз, сеңелкəш. Үзегез нихəллəрдə?

– Бер көе яшəп ятабыз.

– Əйдə, узыгыз. Вəсилə апаң өйдə. Ах, бəлəкəчлəр ничек үскəн! Илназны танырлык түгел, егет булган! Ə кияү кая?

– Ул эштə. Менə, машина яллап килдем, – дигəн булды Гүзəл.

Һəм балалар белəн өйгə кереп китте. Вəсилə җиңгəсе аларны күргəч аптырап китте, күрешкəч тə чəен куярга йөгерде.

Бераздан бөтенесе өстəл янында җыелды. Рəсим абыйсы сүз башлады:

– Килеп, бик əйбəт иткəнсез əле, Гүзəл туганым. Үзем дə синең белəн элемтəгə чыгарга йөри идем əле шушы көннəрдə. Безнең икетуган Сабир абзыйны хəтерлисеңме? Мəскəүдə яшилəр иде. Менə хəзер пенсиягə чыккач, авылга кайтырга булганнар. “Гүзəл өен сатмый микəн?” – дилəр. Авылда буш өйлəр күп-күплеккə, лəкин сезнеке кебек төзек өй юк.

– Абый, мин бит əле сезгə əйтмəдем. Без Илшат белəн аерылабыз. Мин балалар белəн үзем монда кайтып яшəмəкче идем. Өйне карап торганың өчен рəхмəт, абый.

– Алай икəн, сеңлем. Синең тормыш, үзең белəсең. Бəлки, алай булуы яхшыдыр да. Менə минем авылда бер якын туганым да калмады, бик юксынам абый белəн җиңгине. Бөтен эшне бергə эшлəдек, дөньяны бергə көттек, бергə шатландык, бергə борчылдык. Тугансыз яшəү кыен икəн, – диде Рəсим абый.

Абыйларында озак тормадылар. Зиратка да кереп чыгасы бар, аннары кичкə чаклы кайтып җитəргə кирəк.

Камил машинасына иртəрəк чыгып китте. Абыйсы Гүзəлдəн сорап куйды:

– Бу ир-егет кем була соң?

– Камышлыдан ул, мине монда алып килергə риза булды.

– Сиңа ничек каравыннан бер дə авылдаш кына, таксист кына димəссең. Төпле ир-егеткə охшаган, бая бераз сөйлəшеп тордык, – диде.

Карашыннан, диме? Гүзəлнең карашлары да үзен сата микəн? Бик сизгер икəн абыйсы.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (5)
Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (5)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас