Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 апрель 2025, 08:45

Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (4)

Җомга киче җитүен түземсезлек белəн көтеп алды Камил. Никтер Гүзəл аның социаль челтəрдəге хатларына җавап бирми. Ачуландырдыммы əллə, дигəн уйлар да булды, сəбəплəрен генə белмəде. Əллə Нəзирə турында гайбəтлəр аңа да барып җиткəнме, дигəн фикер дə килде.

Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (4)
Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (4)

(Дәвамы.)

– Белмим, – диюдəн уза алмады Гүзəл.

Бу хəбəрне ничек кабул итəргə дə белмəде ул. Күңеле ышанмады, ə акылы: “Утсыз төтен булмый”, – диде. Илшат белəн гаилə тормышыбыз барып чыкмады, бəлки, Камил белəн бəхетле гаилə кора алырмын, дигəн, үз-үзенə дə белдерергə курыккан кечкенə генə бер хыял челпəрəмə килде. Димəк, бөтенебез өчен дə шулай яхшырак булыр. Игътибарны гаилəгə күчерергə кирəк.

Ярый, Нəзирə Камилнең үз тиңедер, яшьлəре дə бертирə, яшьтəн үк очрашкач. Бəхетле булсын Камил, дип уйлады ул, тик йөрəге генə бу уй белəн килешмəде. Нигə алайса бертуктаусыз Гүзəлгə яза соң Камил? Нəрсəдер дөрес түгел монда. Гүзəл Камилнең хатларына башка җавап язмады. Ə ул аның саен хəерле иртəлəр, тыныч йокылар тели, кызыклы картинкалар җибəрə.

Беркөнне Камилгə абыйсы Хəлим килеп керде. Хəл-əхвəл сорашкач, абыйсы əйтеп куйды:

– Карале, энекəш, нəрсə уйладым. Əллə кибетеңдə сатучы Нəзирəгə генə өйлəнəсеңме?

– Нəзирə кияүдə түгелмени?

– Синең өчен хатын-кызның ире киртə түгел бит. – Абыйсы көлде. – Юк, Нəзирəнең ире ярты ел элек үлеп китте. Əйтмəдеммени? Сез бит əзрəк очрашып та йөргəн идегез.

– Əй, элек очрашкан кызларны санап китсəң... Мин күптəн оныткан идем инде аны.

– Синең өчен, бəлки, җитди булмагандыр, ə Нəзирə сиңа карата битараф түгел, ахры. Кичə кибеткə кереп бара идем, Нəзирə кибеттəге хатыннарга сөйлəп тора: яшь вакытта Камил мине озаткан иде, əле дə ничава гына күренə, бəлки, кавышып та куярбыз əле, ул да ялгыз, мин дə ялгыз, юкка гына мине эшкə алмагандыр, ди. Тагын нəрсəлəр сөйлəр иде, мине күргəч, тыелды.

– Кит инде, абый, шаярып əйткəндер ул.

– Шаярса да, өмете бар, димəк. Син аны бер дə ошатмыйсыңмы? Начар хатын түгел, уйлап карале.

– Юк инде, – диде Камил.

Җомга киче җитүен түземсезлек белəн көтеп алды Камил. Никтер Гүзəл аның социаль челтəрдəге хатларына җавап бирми. Ачуландырдыммы əллə, дигəн уйлар да булды, сəбəплəрен генə белмəде. Əллə Нəзирə турында гайбəтлəр аңа да барып җиткəнме, дигəн фикер дə килде. Бəлки, безнең аралашканны ире белеп алгандыр, дип тə уйлады. Ни дисəң дə, кияүдəге хатынга язу дөрес нəрсə түгел, əлбəттə. Камил һаман Гүзəлнең ире белəн нинди мөнəсəбəттə икəнен ачыклый алмады. Гүзəл үзе бу турыда сөйлəми, ə икенче яклап карасаң, мөнəсəбəтлəре яхшы булса, ул Камил белəн аралашмас иде. Нəрсə генə булса да, аның үзен күреп сөйлəшергə булды Камил.

Гадəттəгечə, елмаеп килеп керде ул Гүзəлнең эш бүлмəсенə. Ул аның килүен көтмəгəн иде, аптырап китте. Исəнлəшеп, хəл белешкəч, Гүзəл, каушаганын сиздермəс өчен, шаяру катыш сорап куйды.

– Сине өйлəнергə җыена, дигəннəр иде.

– Син мин кияүгə чыксаң, бүген үк өйлəнəм!

– Ə мин сине Нəзирəгə өйлəнə, дип ишеттем.

– Нəзирəгə? – Камил рəхəтлəнеп көлде. – Менə нигə җавап бирмисең икəн син. Нəзирə белəн безне эш кенə бəйли. Ул бит минем кибеттə сатучы булып эшли.

– Анысын белəм.

– Ул уйламый сөйлəшкəн, бу гайбəт булып авылга таралган. Бары шул гына. Миңа синнəн башка беркем дə кирəкми, Гүзəлем. Җавап бирмəвеңнең сəбəбе шул идеме?

Гүзəл баш какты.

Камилнең Гүзəл ире белəн нинди мөнəсəбəттə икəнен белəсе килə иде. Тик сүзне ничек башларга белми азапланды.

Кайтырга чыккач кына җае чыкты.

– Гүзəл, карале, син бая Нəзирə турында сорадың. Əллə син көнлəшəсеңме соң?

Гүзəл кызарды, ни дип җавап бирергə дə белмəде.

Камил дəвам итте:

– Ə менə мин көнлəшəм. Синең ирең бик бəхетле кеше. Шундый гүзəл хатын аңа балалар таба, ашарга пешерə. Ул сине күтəреп кенə йөртəдер.

– Белмим, ул үзен бəхетле дип саный микəн? Мин аның хатын-кыз идеалыннан ерак торам шикелле. Аңа өйдə генə утыра торган, тыйнак хатын, уңган хуҗабикə кирəк, ə мин андый түгел, – диде Гүзəл.

Менə ничек икəн! Камил гаҗəплəнде. Хəер, нигə гаҗəплəнəсе инде, аларның аралары нык булса, Камилгə Гүзəл белəн аралашырга мөмкинлек чыкмас иде. Бəлки, Гүзəлгə ире тарафыннан игътибар җитмидер. Əмма моның шулай булуы Камилне сөендерде, димəк, өмет бар.

– Минем сиңа өемне күрсəтəсе килə. Сине үземə кунакка чакырам, – диде Камил.

– Төнлəме? – диде Гүзəл, аптырап.

– Ə син көндез килəсеңме соң?

– Юк инде.

– Шуңа күрə хəзер чакырам.

Гүзəл ризалашты.

Камилнең өе ул күзаллаганнан да матуррак булып чыкты. Зəвыклы ремонт, кыйммəтле җиһазлар... Əмма, Камил əйтмешли, хатын-кыз кулы тимəгəне сизелə иде. Гүзəл хəтта үзенең шушы аш бүлмəсендə ашарга əзерлəп йөрүен күз алдына китерде. Юк, юк, мондый уйларга ирек куярга ярамый! Камил хуҗаларча аны чəй белəн сыйлады. Сөйлəшə-сөйлəшə чəй эчтелəр. Эх, көн саен менə шулай җан сөйгəнең белəн чөкердəшеп чəйлəр эчүнасыйп булса икəн, дип уйлап куйды Камил.

Аннары ул: “Əйдə мин сиңа икенче катны күрсəтəм”, – дип, Гүзəлне өскə алып менеп китте. Монда берничə бүлмə бар иде. Барысы да матур, зəвыклы.

Гүзəл, гаҗəплəнүен тыя алмыйча, сорап куйды:

– Бу тиклем зур өйне кем өчен төзедең соң син?

– Зур өйдə яшəү минем хыялым иде, мин аны чынга ашырдым. Кем өчен төзим, дигəн уйлар булмады ул вакытта. Хатын, улым кайтырлар, бəлки, дигəн өмет бар иде. Аннары, без, кечкенə вакытта, кунаклар килсə, идəнгə урын җəеп, шунда ятып йоклый идек. Ə монда, туганнар килсə, йокларга урын җитəрлек. Əле тагын бер хыялым бар – зур гаилə, балалар турында. Анысының да чынга ашачагына мин чын күңелем белəн ышанам, хəтта ун ел элеккегə караганда да ныграк ышанам, нигə икəнен үзем дə белмим.

– Кызык, – диде Гүзəл.

Ул тəрəзə янына килде. Ярата ул шулай тəрəзəдəн карап торырга. Түбəн оч дисəлəр дə, икенче кат тəрəзəсеннəн ярты авыл күренə икəн. Камышлы авылы... Бу авыл аңа күпме яңа хислəр бүлəк итте: монда килен булып төшкəч ул ир хатыны булды, ана булу бəхетен тойды, үз-үзенə ышанычы артты, яраткан эшен тапты, хəзер килеп, бу авыл аңа гомер буена татымаган татлы да, газаплы да сөю хисе бүлəк итте.

Ул шулай уйланып, тəрəзə янында басып торганда, Камил арттан килеп аны кочып алды. Шул мизгелдə Гүзəлнең башыннан “Юк, ярамый!” дигəн уй сызылып үтте. Ул Камилнең кочагыннан чыгып: “Камил, болай ярамый!” – диде дə чыгып йөгерде. Күзлəреннəн яшьлəр тəгəрəде. Акылына, гөнаһтан саклап калган көчкə рəхмəт укыды. Өенə кайтып, йокларга яткач та, тиз генə тынычлана алмады ул. Башында төрле уйлар куерды. Бүтəн болай яшəп булмый! Мондый очрак кабатланса, Гүзəл үзенең каршы килə алмаска мөмкин икəнен дə аңлый. Китəргə кирəк бу авылдан, бу тилерткеч хистəн качарга, дип уйлады. Илшат ризалашмаса, аерылып, туган авылына кайтырга микəн əллə, дип тə уйлады. Анда кайда эшлим, ничек яшим? Əти-əнинең йорты инде җиде ел буш тора, аны төзəтергə, карарга кирəк. Сораулар күп иде. “Миңа нишлəргə?” дигəн сорау белəн йоклап китте ул.

Төнлə əллə нинди сəер төш күрде Гүзəл. Ниндидер көч аның белəн сөйлəшə иде.

– Син дөреслекне белергə əзерсеңме? – диде ул.

Гүзəл баш какты.

– Гаилə корабыңның комга килеп терəлүендə синең дə гаебең зур. Син үзең иреңне чын күңелдəн яраттыңмы? Аны ничек бар шулай кабул иттеңме? Син аңа ярарга тырышып яшəдең, ə моны син аның өчен түгел, үзең өчен эшлəдең. Бүген мин, бик авыр булса да, син телəгəнне эшлим, ə иртəгə син эшлəрсең, дип көттең. Ə ирең сиңа син көткəнне бирə алырлык кеше түгел. Син каеннан чиклəвек эзлəдең. Иреңə чын күңелдəн хезмəт итмəдең. Мəхəббəт – ул көчле хис кенə түгел, ул көн саен башкарыла торган хезмəт, беренче чиратта, үз-үзең өстендə эшлəргə кирəк. Син иреңə карата йөрəгеңдə ачу саклап яшəдең. Ачу булган мөнəсəбəтлəрдə мəхəббəт булмый. Син гаилəңне саклап кала ала идең, əмма хəзер соң инде. Килəчəктə бу хаталарыңны кабатлама.

Төн уртасында уянды да уйланып ятты Гүзəл. Нəрсə булды соң бу? Дөрес сүзлəр бит. Чыннан да, бөтен йөрəге белəн ярата алмады ул Илшатны. Ə нигə бу тавыш: “Хəзер соң инде”, – диде? Бəлки, соң түгелдер? Бəлки, əле бар нəрсəне дə кире кайтарып буладыр?

Алар Илшат белəн һаман сөйлəшми иде. Гүзəл иртəн торгач та иренə язарга булды. Нəрсə дип язарга белмəде. Аптырагач, “Сəлам, Илшат. Хəллəрең ничек?” – дип язып җибəрде. Җавап озак көттермəде.

“Сəлам, Гүзəл. Гафу ит мине. Мин сиңа күптəн əйтергə тиеш идем – мин башканы очраттым. Əйдə аерылышыйк. Балаларны ташламам, ярдəм итеп торырмын. Аларга үзең əйт инде берəр ничек. Бəхетле бул, Гүзəл”, диелгəн иде анда.

Менə сиңа мə! Менə нигə бу кайтуында бик салкын булган икəн ул. Хəзер ни өчен Илшатның юк кына урында сəбəп табып, тавыш куптарулары да аңлашыла. Димəк, аңа үзенə авыр булган, шуңа күрə Гүзəлдəн гел гаеп эзлəп, аны гаепле итəргə тырышкан. Гүзəлнең күзлəренə карап, дөресен əйтергə кыюлыгы җитмəгəн. Менə нигə төштəге тавыш: “Син дөреслекне белергə əзерме? Хəзер инде соң”, – дигəн икəн.

Илшатның җавабыннан соң Гүзəлнең күп сорауларына җавап табылды. Нигəдер борчылмады да ул, барысы да үз урынына кайткан кебек булды аңа, хəтта җиңел булып калды. Балалары өчен хафаланмады, чөнки белə: Илшат аларга карата яхшы əти булды, шулай калачак та.

Гүзəлнең башында уйлар өермəсе кайнады. “Нишлəп минем белəн шулай килеп чыкты соң? Кайчан ирем миңа хыянəт итə башлаган? Ни өчен?” – дигəн сораулар барлыкка килде. Шундук төшендəге тавыш исенə төште. “Син үзең иреңне чын күңелдəн яраттыңмы? Аны ничек бар шулай кабул иттеңме?” Гүзəл үзен иренə яхшы хатын дип уйлап йөри иде бит, тавыш чыккан вакытларда, шундый яхшы хатынына тавыш күтəрə, дип, иренə ачулана иде. Баксаң, ирлəргə аларга ярарга тырышу түгел, ə ихласлык, чын күңелдəн ярату, үзлəрен ничек бар шулай кабул итү кирəк икəн бит. Ə Гүзəлдə иренə карата ихлас мəхəббəт юк иде. Хөрмəт, ошату, ышану баp иде, аны үзгəртергə тырышу, аңа карата үпкə бар иде. Мəхəббəт кенə юк. Нигə элегрəк бу хакыйкатькə төшенмəде икəн? Бəлки, гаилəне саклап кала алган булыр иде. Нəрсə диде əле төштəге теге серле тавыш? “Килəчəктə бу хаталарыңны кабатлама”. Камил белəн кабатлама, диде микəн? Камил белəн мөнəсəбəтлəренə ачыклык кертүне телəп: “Нишлəргə миңа?” – дип күклəргə мөрəҗəгать итсə, ире белəн мөнəсəбəтлəре ачыкланды. И кызык та инде бу дөнья!

Илшат белəн яшəгəн унөч ел гомерен баштан башлап күз алдыннан үткəрде ул. Ярату кирəк икəн бит тормышта! Илшатка гына түгел, Гүзəлнең үзенə дə яратып яшəү, һичшиксез, кирəк. Яратмаган эштə эшлəргə дə авыр булды аңа. Кассир эшен яратып башкармады. Ə хəзер, ниһаять, яраткан эшен тапты, ул яктан Гүзəл бəхетле. Яраткан балалары бар, монысы да бəхет. Кем белə, Илшатка кияүгə чыкмаган булса, бəлки, əле дə ялгыз, утыз биш яшьтəге карт кыз булыр иде? Бəлки, бала да таба алмас иде. Ə болай гомер юкка узмаган. Моның өчен Илшатка рəхмəттəн башка ни əйтəсең?  Бəлки, ул һаман шул оялчан кыз булып, кибеттə эшлəп яткан булыр иде. Ə хəзер ул үзенең оялчан түгел, ə бик тə кыю, кешелəрне əйдəп барырлык яхшы оештыручы икəнен белə. Илшатка кияүгə чыгып балалар табу аңа үз-үзен табарга ярдəм иткəн, димəк. Бəлки, аңа гомерендə дə татымаган көчле сөю килгəндер? Бəлки, Камилгə карата булган хислəр мəхəббəтнең үзедер?

Бергə үткəн елларны күздəн кичергəч, Гүзəл башкача үзендə Илшатка карата бер тамчы да ачу калмаганын тойды. Барысы өчен күңеленнəн генə Илшатка рəхмəтлəр укыды да бөтен йөрəгеннəн аңа бəхет телəде. Бəлки, Илшат та ул хатынны чын мəхəббəт белəн яратадыр, Гүзəлдəге кебек үк көчле хислəр кичерəдер?

Камил турында уйласа, аңа уңайсыз булып китə. Ник бардым инде өенə, дип уйлап куя. Ярый ла хислəргə юл куймады. Ул да сүрелгəндер, кичəгедəн соң өметен өзгəндер, дип уйласа, юк, Камил янə иртə белəн хəл сорашып язып ята. “Гафу ит мине”, дигəн əле. Ачу сакламый аңа Гүзəл. Ул да шундый ук хислəрне кичерə бит.

Гүзəлгə хəзер ничек яшəргə икəнен уйларга кирəк. Камышлыда кала алырмы ул? Əллə туган авылына гына кайтып китəргəме? Балаларга ничек əйтергə? Алар ничек кабул итəр? Ə авыл халкы аңа моннан соң ничек карар? Əле авылда хөрмəте, абруе бар иде, шуңа да кешелəргə сүзе үтə иде, моннан соң ничек булыр?

Сораулар күп.

Башта балаларның өчесен бергə утыртып хəлне аңлатырга булды:

– Балалар, сезнең белəн бик җитди нəрсə турында сөйлəшəсем бар. Белəсезме, кайчакта кешелəр бергə тату яши алмый, һəм андый вакытта аларга аерым яшəсə яхшырак була. Без дə əтиегез белəн аерылышырга булдык. Монда беркем дə гаепле түгел, шулай килеп чыкты. Əмма без, ир белəн хатын булмасак та, барыбер сезнең əтиегез һəм əниегез булып калачакбыз, сезне элеккечə нык итеп яратабыз. Сез күпме телисез, шул тиклем əтиегез белəн аралашырсыз, – диде Гүзəл.

Балалар бу яңалыкны ничек кабул итəр икəн, дип куркып торган иде. Алар җиңел кабул итте.

– Сез еш тиргəшə идегез, шулай булуы, бəлки, яхшырактыр да, – диде унике яшьлек Илназ.

Кызлар сораулар биреп аптыратты:

– Ə без кайда яшəячəкбез? Ə əти? Ə ул кайчан кайта? Ə без аның белəн кайда күрешербез хəзер?

– Бу сорауларга җавапларны əлегə мин үзем дə белмим, балалар. Вакыт күрсəтер, – диде Гүзəл.

Икенче көнне Илшатның апасы Халисə килеп керде. Бу аның туып-үскəн өе булса да, сирəк килə иде энесенең гаилəсе яшəгəн өйгə. Нишлəптер, Гүзəл белəн уртак тел тапмады алар. Гүзəл аңламый иде: карап торуга начар кеше дə түгел Халисə апа, сүзгə килгəннəре дə юк, əмма аралашу да ялганып китə алмады.

Ул, керү белəн, өйгə күз йөгертеп чыкты да сүзен башлады:

– Миңа Илшат шылтыратты. Сез аерыласыз икəн. Энем белəн аерылгач, бу өйдə башка тора алмаячагыңны аңлыйсыңдыр. Шуңа күрə аерылышу эшлəрен тəмамлагач та, моннан күчеп китəрсез. Синең бу өйдə яшəргə хакың юк, – диде.

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik.

Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (4)
Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (4)
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас