Чәчмә әсәр
9 Апреля 2025, 03:45

Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (3)

Камил исə, мин нəрсə югалтам инде, дип уйлады да, тəвəккəллəде: – Гүзəл, син миңа ошыйсың. Сине күргəч əллə нишлəдем. Телəгемне чынга ашырдым – туган авылымда өй төзедем, əмма хуҗабикəсез өйнең яме юк. Син янымда булсаң, бəхетем тулы булыр иде. Калган гомеремне синең белəн үтəр идем, – диде.

Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (3)Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (3)
Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (3)

(Дәвамы.)

Көн артыннан көн үтте, гомер аккан су сыман ага бирде. Гүзəл белəн Илшат бер өйдə күршелəр сыман яши бирделəр. Бер утырып сөйлəшкəннəре юк, бар сөйлəшү балалар турында, я көнкүреш сораулары. Хатынының үзен сəер тотуын да сизмəде Илшат. Камил дə кайтмады. Гүзəлгə Камил авылның бөтен ямен үзе белəн алып киткəн кебек тоелды. Аның кайтмавы яхшырактыр да, бəлки. Ул татлы бер төш сыман тоела башлаган иде инде. Онытып та, үзен күреп тə булмый. Əле “көтəм” дип калды бит. Нигə алай диде инде ул? Ул бит кияүдəге хатын, өч бала анасы, нəрсəгə өметлəнеп көтə соң ул аны? Əйе, аларның гаилə тормышы бал да май түгел, əмма сабыйларны тулы гаилəдə үсүдəн ничек мəхрүм итəсең? Нинди булса да, үз аталары. Беркем дə синең балаларыңны үзенеке кебек ярата алмас.

Беркөнне Камил социаль челтəрдə “Мин иртəгə кайтып җитəм, бөтенлəйгə кайтам!” дип язды. Гүзəл нəрсə уйларга, нəрсə эшлəргə дə белмəде. “Шуннан нəрсə?” дип сорыйсы килгəн иде, əмма язмады. “Мин шат синең өчен”, дип кенə язып җибəрде.

Чыннан да, алда нəрсə булуы аны куркыта иде. Ниндидер көчле, бернəрсəгə дə буйсынмый торган хис чолгап ала Гүзəлне һəм үзенə буйсындыра. Бу хис аның акылына, ниндидер кагыйдəлəргə дə баш бирми. Шуңа да курка аңардан Гүзəл. Əмма бу хискə ирек куярга ярамый, аның ире бар, балалары бар. Бу хиснең аның унөч ел төзергə, яшəтергə тырышкан гаилəсен җимереп куюы бар.

Кеше алдында булгач, баш кагып исəнлəшүдəн узмадылар. Эх, күпме əйтелмəгəн сүзлəр бар, күпме хислəр! Бер очрашып сөйлəшəсе иде. Тик ничек?

Гүзəл кичтəн яшьлəргə дискотека үткəрергə клубка чыкты. Аның эш бүлмəсенə Камил килеп кергəч, аптырап китте.

– Исəнме, Гүзəл! Керергə мөмкинме? – дип елмаеп килеп керде ул.

– Исəнмесез, Камил абый. Кызлар озатырга чыктыгызмы əллə клубка? – дип шаяртмакчы булды Гүзəл.

– Əйе, теге кайтуымда бер кызны озаткан идем, бүген дə озатырга җай чыкмас микəн, дип чыктым, – дип җаваплады Камил.

Хатын, сүзнең үзе турында баруын аңлап, оялудан кызарып китте, ник шаяртуына үкенде.

Камил исə, мин нəрсə югалтам инде, дип уйлады да, тəвəккəллəде:

– Гүзəл, син миңа ошыйсың. Сине күргəч əллə нишлəдем. Телəгемне чынга ашырдым – туган авылымда өй төзедем, əмма хуҗабикəсез өйнең яме юк. Син янымда булсаң, бəхетем тулы булыр иде. Калган гомеремне синең белəн үтəр идем, – диде.

Гүзəл көтелмəгəн хəбəрдəн каушады, нəрсə дип җавап бирергə белмичə, берара дəшми торды.

– Мин бит кияүдə. Минем өч балам бар, – диде, ул исенə килгəч.

– Син уйла, мин сине ашыктырмыйм. Əгəр дə син ирең белəн бəхетле икəн, мин сине башка борчымам. Ə балаларыңа килгəндə, алар минем өчен киртə түгел, минем өемдə барысына да урын җитə, мин аларны карый алам, балалар яратам, – диде Камил. – Бу дөньяда синең барлыгыңны белү дə минем тормышыма мəгънə өсти. Синең ирең бик бəхетле кеше, мин аңардан көнлəшəм.

Гүзəл дəшмəде. Камил тышка чыгып китте. Шулвакыт Гүзəл өстəленə ятып үксеп-үксеп елап җибəрде. Нəрсə дип җавап бирсен инде ул аңа? Мин дə шул ук хислəрне кичерəм, дип əйтə алмый бит инде. Юк, башка борчымагыз, дияргə дə теле əйлəнмəде. Бары күңелдə туган киеренкелек күз яшьлəре булып өстəленə түгелде.

Җиңел булып калды. Нəрсə булса да, барыбер кебек. Ярый əле берсе дə аның елаганын күрмəде. Май азагы булса да, шундый җылы кич, яшьлəр клубка керми, тышта сөйлəшə. Гүзəл, тынычланып, урамга чыкты. Камил кайтып киткəндер дисə, юк, ул анда яшьлəр белəн сөйлəшеп басып тора. Вəт кызык кеше, олысы белəн дə, кечесе белəн дə уртак тел таба.

Гүзəл дə алар янына килеп:

– Бүген биемисез бугай инде, эш сəгатем бетə, клубны биклим, – диде.

– Ярар, апа, – диде яшьлəрдəн берсе.

Гүзəл эчтəн генə Камилне орышты, нигə һаман кайтмый, тагын озатмакчы буламы, яшьлəр алдында уңайсыз бит, кеше теленə керəсем килми, дип уйлады. Ул клубны биклəп чыкканда, Камил үзе генə басып тора иде.

– Бүген мине озатырга кирəк түгел, – диде Гүзəл, аны күрү белəн.

– Аңлыйм, ирең өйдə. Ярар, өеңə тиклем озатмам.

– Юк, бөтенлəй озатма, – диде ачуы килə башлаган Гүзəл. – Кеше күреп калыр, үзем турында гайбəт сөйлəүлəрен телəмим!

Шулай диде дə тиз-тиз адымнар белəн өенə юлланды. Камил дəшми генə аның артыннан барды. Гүзəл, өйлəренə берничə йорт калгач, борылды да:

– Алга таба озатма, – диде.

Камил дəшми генə аны кулыннан тотып алды. Шул мизгелдə Гүзəлнең бөтен ачулары юкка чыкты, ток суккан кебек бөтен тəненə инде таныш тойгылар таралды. Ул, куркып, кулын тартып алды, “Сау булыгыз”, – диде дə, өенə ашыкты. Капкадан кергəндə борылып карады: Камил һаман шул урында басып тора иде, Гүзəл кереп киткəч кенə борылып кайтып китте.

Өйдə бөтенесе дə йоклый иде инде. Гүзəл үзенə залдагы диванга урын җəйде дə, озак вакыт йоклый алмый уйланып ятты. Инде нишлəргə? Камилгə аның бүген ачуы килде, чөнки ул аның йогынтысыннан курка иде. Бу хəлдəн нинди дə булса чыгу юлы булырга тиеш. Хəзер Камил авылдан китмəячəк, гомерлеккə күченеп кайтты.

Ə Гүзəллəр күчеп китсə? Былтыр ире тəкъдим иткəн иде бит. Тагын əйтеп карарга кирəк. Бу хəлдəн чыгу юлын тапканына сөенеп, тынычланып йоклап китте ул. Иртəн торгач та, ире белəн шул темага сүз кузгатты. Əмма Илшат каршы килде:

– Сəер син, хатын. Былтыр мин сиңа шəһəргə китəргə тəкъдим иткəч, үзең каршы килдең, хəзер килеп, əйдə китик, дисең. Яраткан эшеңне ташлап, ничек китəсең? Мин дə авылда яшəргə күнектем инде. Ара-тирə балаларны калдырырга апалар бар, шəһəрдə ярдəмче булмаячак, сиңа тагын өйдə утырырга туры килəчəк, син моңа əзерме?

Аңлады Гүзəл: ире риза түгел. Димəк, башка нəрсə уйларга кирəк. Ярар, берəр җае чыгар.

***

Камил башкача Гүзəлне эзлəп, клубка чыгып йөрмəде. Аның ачулы йөзеннəн барысы да аңлышыла иде. Их, ачуланса да килешə бит үзенə, чукынчык! Əмма хислəрне тезгендə тотарга кирəк. Гүзəл аны бернигə дə өметлəндермəде, ачуланырга да хакы бар, кияүдəге хатынны озатып йөрмəсəң! Мондый яшь хатынга син нигə кирəк инде, аның үзенең яшендəге ире бар. Камил хислəрен йөгəнлəп, көчен башка тарафка юнəлтергə булды. Авылда райпо кибете генə эшли, анда сатып алучыларга сайлау мөмкинлеге аз. Ул яңа кибет ачарга ниятлəде. Тəүдə абыйсы белəн киңəшлəшергə булды. Абыйсы аның бу ниятен хуплады: “Күптəн кирəк иде инде, авылда берсе дə тотынмый бит шул эшкə, син булдырасың аны, энекəш, əйдə, эшлəп кара”, – диде. Сүз ара сүз китеп, Камил Гүзəлгə битараф булмавы турында да əйтеп ташлады. “Менə бу уеңны ташла, Камил. Без сиңа теге вакытта ук əйткəн идек бит инде, кеше гаилəсенə кермə, араларын бозма, без сиңа башканы табарбыз дип, ə син кеше хатынын озатып йөрисең! Күп еллар шəһəрдə яшəп, авылның язылмаган кануннарын оныткансың бугай. Авылда бөтен нəрсə кеше күзе алдында, монда шырпы сызсаң, икенче очта шартлау булып ишетелə. Аннары, авыл халкы алдында бер абруеңны югалттыңмы, аны кире яулап алу җиңел булмаячак. Əле үзеңне генə уйлама, ул хатынны да уйла. Аның турында кеше нəрсə дияр? Ире белсə, гафу итəрме? Аның балалары бар, аларга да əнилəре өчен оят булуы бар”, – диде Хəлим абыйсы.

Кибет ачу буенча эш башланды. Бер буш утырган бинаны арендага алып, товарлар кайтартты. Сатучылар табарга кирəк. Абыйсы Нəзирə исемле хатынга мөрəҗəгать итəргə тəкъдим итте. Нəзирə риза булды. Камилдəн ике яшькə кече ул. Яшь вакытта Камил аны берничə тапкыр озатып та куйган иде əле. Дəртле иде Камил яшь чакта, ул озатмаган кыз сирəк булгандыр авылда.

Гүзəлнең эшенең кайнар чоры – Сабантуй якынлаша. Соңгы көннəрдə ул шундый арыды, балалар укудан, бакчадан туктады, өй аларның тавышыннан тынып тормый. Бакчаны чүп басты, тавык-чебешлəрне карыйсы бар, ə Гүзəл эштəн кайтып керə алмый. Ире апаларында мунча төзергə ярдəмлəшə. Ярый, балалар кул арасына керə башлады инде, бераз ярдəмлəшə. Сабантуйдан соң бер көн берни эшлəми ял итəсе булыр, дип уйлап йөрде.

Бəйрəм гөрлəп үтеп тə китте. Үзе җырлады, үзе алып барды Гүзəл. Камил дə чыгыш ясады. Гүзəл Камилне шундый сагынганын аңлады. Күчеп китсəк, аны күрмичə ничек яшəр идем, дип тə уйлап куйды. Камил аның хислəрен күзлəреннəн укыды: əйе, Гүзəл аңа карата битараф түгел. Ирнең күңелендə сүнеп барган өмет чаткысы яңадан кабынып дөрлəп яна башлады.

Сабантуйга Илшатның ерактагы апалары да кайткан иде. Арыган килеш кунаклар да карарга туры килде. Икенче көнне алар Илшатның авылдагы Халисə апаларына киткəч, бераз өйлəрне җыештырып алды да, ял итəргə иде исəбе. Тик барып чыкмады. Башта балалар əле берсе, əле икенчесе нəрсəдер сорап йөдəтте, аннан күршесе йомыш белəн килеп керде. Тагын яткан гына иде, ишегалдында йөргəн Илшат килеп керде дə: “Уттай эш вакытында йоклап ятасың, бакча кəтмəнлəргə кирəк”, – дип тирги башлады. Арыган хатын-кызга күп кирəкмени, монысы соңгы тамчы булды – ул битен каплап кычкырып елап җибəрде. Ə Илшат Гүзəлнең елаганын күтəрə алмый. “Син ялкау хатын, каян гына килеп чыктың, кем белəн яшим! Сикергəлəп йөрисең дə өйдəге эшлəрне эшлəмисең!” – Тагын əллə нəрсəлəр дип тиргəде дə чыгып китте. Ике арада элеккедəн дə тирəнрəк упкын хасил булды. “Мин арыдым, миңа аз гына ял итəргə кирəк”, – дип əйткəн иде бит, югыйсə.

Нигə ире аны бер дə аңларга телəми соң? Илшат өчен бер-береңне аңлап яшəү түгел, үзенең хаклы булуы мөһим шул. Əти-əнисе, апалары көтеп алынган малайны артыграк иркəлəп үстергəн бугай. Гүзəлнең бүген тиргəшерлек тə хəле юк иде, башка чакта үз-үзен яклап берничə сүз əйтсə, Илшат тагын да кызып китə иде. Аларны бəйлəп торган нечкə генə кыл гүя шушы көнне шартлап өзелде.

Елап бушанды да өйдəге эшлəрен дəвам итте. Бакчага чыкмады. Барыбер Илшат иртəгə эшкə китəчəк, ə калганын кем эшли – Гүзəл һəм балалар эшли. Шул көннəн соң алар озак кына сөйлəшмəде. Озата да чыкмады Гүзəл, дəшми генə юлга ризык əзерлəп тоттырды. Телефон аша да балалар белəн генə аралашты Илшат. Гүзəлнең ачуы беткəн иде инде, Илшаттан беренче адымны көтте ул. Ə Илшат, тəкəббер, тиргəшкəч, бер тапкыр да гафу үтенгəне дə, беренче башлап эндəшкəне дə юк аның. Я Гүзəл эндəшə, я атналар буе аралашмый йөрилəр. Гүзəл, гадəттə, үзенең елаганы, иренең тиргəшкəне өчен үзен гаепле тоя иде, ə бу юлы алай булмады. Нəрсə булса, шул булыр, дип эндəшми йөрде.

Шул вакытта Камил тагын клубка чыкты. Бу юлы инде Гүзəл карышмады, алар юл буе сөйлəшеп кайтты. Камил күбрəк Гүзəлне сораштырды. Əмма Гүзəл гаилəдəге киеренке мөнəсəбəтлəр турында аңа сөйлəмəде. Капка төбенə җиткəч тə, аерылып китə алмый тордылар əле. Рəхəт иде аларга – бер-берсен ярты сүздəн аңлыйлар.

Гүзəл клубны атна азагында гына ача, Камил белəн күрешергə башка мөмкинлек юк. Кибетенə дə үзе барырга ояла Гүзəл, əйбер кирəксə, балаларын җибəрə. Аның каравы, Камил көн саен яза башлады. Иртəн хəерле иртə телəп яза башлый, кич татлы йокы телəп хушлаша, көне буе бөтен буш вакытларын шулай язышып үткəрəлəр.

Ə беркөнне хəл белергə күрше Саимə апа керде. Хəл-əхвəллəр белешкəч, авыл яңалыкларын барлый башладылар.

– Гүзəл, карале, бер яңалык ишеттем бит əле. Теге түбəн оч Хəлимнең энесе Камил авылга бөтенлəйгə күчеп кайтты бит. Əй, анысын белəсең инде, концертта да, Сабантуйда да җырлады. Ну оста җырлый үзе, гармунда да шəп өздерə. Əле кибет ачты бит. Яңалыгым шул иде: кибеттə эшлəгəн Нəзирə белəн йөри икəн, өйлəнергə җыена, дип тə сөйлилəр.

Менə сиңа иске авыздан яңа сүз! Гүзəлнең тəне эсселе-суыклы булып китте. Нишлəп алай булсын инде? Камил көне-төне Гүзəл белəн языша бит! Нəрсə дип җавап бирергə белми бераз торгач:

– Ə-ə-ə, алай икəн, əйбəт булган, мин ишетмəгəн идем, – дип куйды Гүзəл.

– Əйе, əйбəт булган. Нəзирə – тол хатын, Камил аерылып кайткан, дилəр, менə дигəн пар. Алар яшь вакытта ук очрашып йөргəн икəн бит. Нəзирə һаман аны көткəн, ди. Камил шуңа да авылда өй төзегəндер əле, Нəзирəнең ире үлүгə күп тə үтмəде, кайтып та җитте əнə. Кибет ачу белəн аны сатучы итеп куйды. Шул еллар эчендə араларны өзмəделəр микəн əллə?

(Дәвамы бар.)

Фото: freepik.

Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (3)
Дилбәр ИСРАЕВА. Сөю шулдыр... (3)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас