Чәчмә әсәр
17 Марта 2025, 17:10

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (10)

Мәхәббәтнең гомере кыска. Мәхәббәт мизгел генә ул һәм аның шулай булуы яхшы да. Әгәр кеше гомере буе мәхәббәт хисләреннән айный алмый яшәсә, аның җәмгыятькә бер тиенлек тә кирә ге булмас иде. Таһир белән Зөһрәне, Ромео белән Джульеттаны гына карагыз. Төннәр буе бер-берсенең күзләренә карап утырудан башка нәрсә эшләгән алар? Мондый мәхәббәтнең нигә кирәге бар, аннан кешеләргә ни файда? Яратасың икән, син җыр җырлап, музыка уйнап кына утырма, хисләреңне материаль шартлар белән дә исбат ит. Материаль дөньяда яшисең бит син, күктә түгел.

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (10)Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (10)
Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (10)

* * *

 Искәндәр тамбур ишеген ике куллап төяргә тотынды.

– Ачыгыз! Ачыгыз! – дип өзгәләнеп кычкырды ул.

Ишек артындагылар аңа игътибар итмәделәр, көлә-көлә сөйләшүләрендә булдылар.

Ул ачу белән ишеккә тибеп куйды да кире үз вагонына керде. Күзенә ак-кара күренмичә барганда, ачык ишектән аңа эндәштеләр. Искәндәр туктап калды.

– Купеңны үтеп барасың бит, кая ашыгасың? – Авызы колагына җиткән Мотыйк аны җилтерәтеп купега алып керде. – Булдымы, алып кайттыңмы?

– Нәрсә?

– Булуына үзем дә ышанмаган идем, кирәк чагында әйбер табып буламыни? Борчылма син, без монда чарасын күрдек инде. Итәк асты дәүләте яшәсен.

Искәндәр күзләрен бер ачып, бер йомды. Ул әле генә тулай торак бүлмәсендә иде, аны Сөмбел кочагыннан каерып алдылар да тып итеп монда төшереп утырттылар.

– Чабыштан кайткан ат шикелле мышныйсың, әллә артыңнан куа килделәрме? – Бригадир Ибрай, утыргыч астындагы чемоданын ала-ала, үзалдына сөйләнде: – Сөлек кебек егетләр шәһәрдә әрәм булып ята бит. Шәһәрнең холкы кырыс аның, шәһәр синең җелегеңне суыра-суыра да, кирәгең беткәч, чыгарып ташлый. Авылда алтын бәясе булыр иде сиңа.

– Һәр тавык үз кетәклеген мактый, – дип бүлдерде аны Мотыйк. – Яшь чагында кеше дөнья гизәргә тиеш. Яшь кешегә туган җир якын түгел, торган җир, йөргән җир яхшы. – Ул башын тыгып купе ишегеннән карады. – Нишләп килеп җитми соң әле бу? Бригадир Ибрай абзасын озатырга өлгерми бит, каһәр.

– Минем өчен булса, борчылмагыз. Мин үз өемә кайтып җиттем. Миңа шуннан ары берни дә кирәк түгел. Ул чемоданын куеп саубуллашырга кул сузганда, купега проводница хатын килеп керде. Итәк астыннан алып, сүзсез генә, Мотыйкның кулына коньяк шешәсе тоттырды. Учындагы бөгәрләнгән акчаларны сузды. Мотыйк аның кулын кире этәрде.

– Кирәк түгел, монысы өчен дә рәхмәт.

Проводница хатынның йөзе кояш төсле балкып китте. Ул кат-кат иелә-иелә, арты белән чигенеп, ишектән чыкты. Бригадир Ибрай авызын ачкан килеш катып калды, аннары, лып итеп, утыргычка иңде.

– Ай-яй-яй-яй! – дип, бугаздан сызгырып чыккан тавышы белән озак сузып торды ул. Ай-яй-яй-яй! як

Аңа күтәрелеп караучы булмады, һәркем үз уе белән мәшгуль иде. Искәндәр ишек төбендә нишләргә белмичә таптанып тора, Сәгыйдулла бабай тәрәзәгә текәлгән дә бар халәте белән төн караңгылыгына кереп чумган, Мотыйк өстәл тирәсендә әвәрә килә. Ул, стаканнарга коньяк салып, һәркемнең алдына кабымлык тезеп чыкты да шат аваз белән дәште:

– Рәхим итегез! – Аның башкаларга сүз бирергә исәбе юк иде бугай, туктамый сөйләнүендә булды: – Безнең дүрт кешелек җәмгыятьтә ул иң акыллы, иң иманлы, иң тәүфыйклы, иң гадел кеше иде. Әгәр дә һәр җирдә шулай дүрт кешенең берсе әүлия булса, бик җиткән. Артыгы белән җиткән. Бригадир Ибрай абыегыз ул – Жир кешесе, ул үзенең бәхетен шушы Жирдән эзли, шуннан таба да. Ә без нәрсә? Менә Сәгыйдулла картны алыйк инде… Бу Алла бәндәсе җәһәннәм читенә китеп оялаган да үткәне белән бүгенгесе арасында киләп сарып йөреп вакыт уздыра, тәне – анда, җаны монда аның. Жаның үзең белән булмагач, бәхет тү-тү инде ул. Ә бу егет кая барганын, нәрсә эшләгәнен дә, димәк ки, нәрсә өчен, ни өчен яшәгәнен дә белми. Аның тамыры  юк, аны җил очыртып йөртә. Ә монысы, – ул күкрәгенә сугып куйды, – монысы, үз җанына урын таба алмыйча, авыл саен күчеп йөри. Бу авылда туя башласалар, икенчесенә китә, анда да берәр кырын сүз ишетсә, тагын ары китә. Күңеле яралы аның, авыр сүзне күтәрә алмый ул. Әйдәгез, җирдәге иң бәхетле кеше өчен! Бригадир Ибрай абзый өчен күтәреп куйыйк әле моны!

Балта остасы Мотыйк Ибрайны кочаклап алды, аның күзләреннән ике бөртек яшь сытылып чыкты. Тегесе, аңышмыйча, аптырап карап торды. Алар беравыкка купеда башка кеше барын да оныттылар. Сәгыйдулла бабай стаканга кагылмады, миңа җитте дигәндәй, кулын күкрәгенә куйды да, аякларын бөкләп, утыргычка менеп утырды. Искәндәр кулларын әле кесәсенә тыкты, әле пинжәк астына кыстырды. Шунда гына, учында тирләп беткән кәгазь акча барын күреп, аны Мотыйк абзыйга сузды.

– Ишек бикле, ачмыйлар…

– Вакланма! – дип, Мотыйк аның кулын этәрде. – Вакланма! Акча бездә бер букча ул. Барыбер эчеп бетерәм мин аны. Син – юл кешесе, ал, кирәге чыгар. Үз авылында бер эт тә сәлам бирми торган Мотыйк абзаңны, җир читенә җиткәч, искә алырсың. Мә, ал! – Ул сөрлегеп егыла язды.

Искәндәр Мотыйкны ипләп кенә урынына утыртты да, сиздермичә генә, акчасын аның түш кесәсенә тыкты.

– Ай-яй-яй-яй! Ай-яй-яй-яй! – дип сөрән салды шулчак бригадир Ибрай. – Ай-яй-яй-яй! Акыллы кешедә – акыллы акча, юләр кешедә – юләр акча дип, юкка әйтмиләр икән. Уңга-сулга чәчә башлады бу миллионер. Ай-яй-яй-яй! Егерме бишлектән сдача алмады! – Ул, башын чайкый-чайкый, шул сүзләрне берничә мәртәбә кабатлады. - Ай-яй-яй-яй! Бер коньякка егерме биш тәңкә бирде! Егерме бишлектән сдача алмады!

Поезд, карурманга кереп адашкан юлаучы сыман, йөрешен акрынайтты да алда төн караңгылыгыннан башка берни дә күрмәгәч туктап калды. Бригадир Ибрай купедагылар белән тиз-тиз саубуллашты, бары Искәндәрнең кулын гына озак кысып торды.

 – Ният итсәң, кил безнең якка. Бөтенләйгә кил. Каңгырып йөрмә болай. Муеның булса, камыты табылыр. Сорамадым да, бер-бер һөнәрең бармы соң синең?

– Музыкант мин.

Бригадир Ибрай, кызганган сыман, аңа моңсу караш ташлады.

– Әйтәм, бик моңлы бала күренәсең… Нигә бу кадәр күңелгә якын әле бу егет, дип, юл буе уйлап килдем. Үзем дә гармунчы бит мин. И-их! Һөнәрең катлаулы икән шул. Безнең тавык кетәге чаклы авылда оя табылмас шул сиңа. Ул сөйләнә-сөйләнә коридор буйлап китте, Искәндәр аны озата барды. – Безгә тракторчы, комбайнчы, сыер савучы кирәк. Безнең авылга күңелең ятмас шул синең. Юкка кыстадым төшәргә, безнең станция кулай булмас шул сиңа. Ары барам, дисең инде, алайса?

Искәндәр «әйе» дигәнне аңлатып башын какты. Бригадир Ибрайның чыгып киткәнен әле генә аңлап, алпан-тилпән килә-килә, коридорга Мотыйк чыкты.

– Сау бул! – дип, коридорны тутырып кычкырды ул. Тавышка купе ишегеннән проводница башын чыгарды. Кем икәнен күргәч, ачуланырга әзерләнгән авызы елмаюга күчә алмыйча тотлыгып торды. – Сау бул! Малаеңа сәлам әйт! Брат братның көтү көткәненә рад… Ике бармак арасына ит үсми… Шушы сүзнең кайсы дөрес икәнен белсә, кеше чыгар аннан. Мотыйк абыең әйтте диген. – Ул, хәле бетеп, стенага сөялде. – Мунчаңны салдырмый тор, менә бу мунчаны салып бетергәч, – ул кесәсенә төртеп күрсәтте, – килермен. Авылыңның исеме ничек?

– Камышлы Күл. Бригадир Ибрайны сорарсың.

– Курыкма, күп алмам… Мал бетерә башларны… Балта остасы Мотыйк, җырлый-җырлый, купега кереп китте.

Бригадир Ибрай, сөйләнә-сөйләнә, вагон баскычыннан төште:

– Ай-яй-яй-яй! Ай-яй-яй-яй! Егерме бишлектән сдача алмады. Ай-яй-яй-яй, егерме бишлектән, егерме бишлектән сдача алмады бит!

 

* * *

Поезд кузгалгач кына, Искәндәр кинәт уянып киткәндәй булды. Ашыга-ашыга килеп, проводницаның ишеген шакыды.

– Ресторанга бармакчы идем, күрше вагонга узып булмый, ишек бикле.

– Күрше вагон өчен мин җавап бирмим.

– Ачыгыз инде, үтенеп сорыйм, ачкычыгыз ярый бит.

– Минем ачкыч кая ярамас. – Проводница ишекне шыгырдатып ябып куйды.

Искәндәр ишек төбендә бераз аптырап торды да, үз купеларына кереп, Мотыйкны култыклап алып килде. Ул, эшнең нәрсәдә икәнен аңламыйча, проводница каршында чайкалып торуында булды. Проводница мул авызын тутырып елмайды да, ачкычларын шылтырата-шылтырата, Искәндәргә эндәште:

– Бара тор, хәзер килермен.

Искәндәр, атлый-йөгерә килеп, тамбурга керде. Ишек пыяласындагы күз томаланган, ул, иреннәрен түгәрәкләп, зәңгәрсу бозга җылы сулышын өрде. Күз ачылды, ләкин тамбурда дулкын чәч күренмәде. Анда кемнәрдер арлы-бирле йөриләр, кычкырып сөйләшәләр, ара-тирә көлешеп алалар. Искәндәр, сагаеп, аларның сүзләренә колак салды.

– Урлап алган малда бәрәкәт юк анда, – диде ир кеше тавышы.

– Керәм дигән бәхет тешеңне сындырып керә ул, дип җавап бирде аңа икенчесе.

– Кеше өлешенә керергә ярамый. Һәркемне үзенә дигән бәхете көтеп тора. Эзлә, тап ул бәхетне. Ә кеше бәхетенә кызыгып, көнләшеп йөрмә, аның бәхетен тартып алырга да тырышма. Үзеңнекен тап.

– Кеше бәхете белән бәхетле булып булмый.

Аларның сүзләре аңа нәрсәсе беләндер бик тә таныш сыман иде…

 

Туйга чакырып та килмәгәч, шактый вакыт узып, онытыласы үпкәләр бераз онытылгач, Искәндәрләр группадагы иң якын кешеләрне генә аерым җыярга булдылар. Сөмбел кунакларны үзе чакырды. Рүдәлдән башкалары барысы да килделәр. Мәҗлес башында сүзне сүзгә ялгый алмыйча шактый озак аптырап утырдылар. Тора-бара телләре ачылды. Бүлмә хуҗасының иске пианиносы да бар иде, бераздан шул якка күчтеләр.

 – Мин уйнамыйм, тарих үзе уйный монда,  – дип, Фидан пианино капкачын ачты да уйный башлады. Искәндәр, беренче ноталар яңгырауга ук, өнсез калды.

«Сөмбел» дигән көйне уйный иде ул. Искәндәрнең бу көендә Сөмбелнең бар дөньясын онытып очына-очына биюләре дә, трамвай тукталышындагы моң тулы сораулы күзләре дә, тулай торак бүлмәсендә кояшлы иреннәре белән пышылдаган мәхәббәт хисләре дә, түбәләре ай нурына манчылган өрәңге агачларының аларга сөйләгән мәңгелек серләре дә бар иде. Фидан уйнаганда, Искәндәрнең йөрәге, уч төбенә кыскан кош баласы кебек, талпынып-талпынып типте, битләре, колак очлары кызарды. Мәҗлестәге кешеләрнең барысы да аның уй-хисләрен, теләкләрен, өметләрен беләләрдер кебек тоелды. Әйтерсең шушы минутта аның йөрәген суырып алганнар да, учларына салып, әйләндерә-әйләндерә карыйлар иде.

Сөмбел, күбәләк төсле, уртага җилпенеп чыкты да музыка агышына ияреп бөтерелә башлады. Аның белән бергә Искәндәрнең бар хисләре, уйлары, хыяллары да бөтерелде. Туй көнне, башын аска иеп, оялчан елмаю артына яшеренеп утырган Сөмбел бүген яңадан үз стихиясенә кайткан, бераз ял итеп алганнан соң, күккә күтәрелгән күбәләк сыман, иреккә чыккан иде. Интизар томырылып карап торды-торды да түзмәде, ялтырап торган туфлиләре белән фырт атлап, Сөмбел янына килде. Музыка өермәсе аларны шундук күтәреп алып китте. Интизар берничә тапкыр бөтерелүгә, аларны Хәмит килеп аралады… Искәндәр урыныннан кузгалмады, Сөмбелне үзенең күз карашы җылысында коендырып, музыка рәхәтеннән оеган килеш тик басып торды. Тулай торактагы мәҗлестән соң мондый рәхәтне беренче кичерүе иде әле аның. Ул, Сөмбел белән танышкан кичәне уйлап, елмаеп куйды. Ул кичне дә мәҗлес түрендә Сөмбел бөтерелде, ул кичне дә барчасы аңа гашыйк иде.

Музыка авазлары тынуга, кунаклар кул чаптылар.

– Яшә, Сөмбел, булдырдың!

–Чып-чын балерина инде.

– Йөзеп кенә йөри, аккошмыни!

Искәндәрнең йөрәге кинәт кенә талпынып куйды да, хәлсезләнеп, уктай аска таба атылды. Ул бары тик шунда гына аларның үзе янына түгел, Сөмбел янына, Сөмбелне күрергә, Сөмбел белән сөйләшергә килүләрен аңлады. Аңлады да телсез калды. Искәндәрнең музыкасын ишетүче, аңа җылы сүз әйтүче, хәтта сүз катучы кеше дә булмады. Алар өчен гүя ул дөньяда бөтенләй юк иде. Шулай итеп, алар Искәндәрдән үч алалармы, әллә Сөмбел күзләрен томалаган, сихерләгән идеме – ул аңлый алмады.

Сөмбел, башын артка ташлап көлә-көлә, бүлмәдән чыгып китте. Кунаклар, хан кызы тирәсендәге кәнизәкләр кебек, аның артыннан иярделәр. Искәндәр, елап җибәрүдән куркып, аскы иренен тешләде дә, гасабиланган күңелен басар өчен, пианино өстенә иелде. Музыка аның күңелен әкренләп тәртипкә салды, бераздан ул бөтенләй тынычланды. Бармаклары, үзләре дә сизмичә, аның бердәнбер көен – «Сөмбел»не эзләп тапты. Бу инде Фидан уйнаган шашкын хисле Сөмбел түгел, ә киң күңелле, ачык йөзле, олы йөрәкле, мәрхәмәтле Сөмбел иде. Ул уйнаган саен, Сөмбел һаман якыная барды, менә-менә музыка пәрдәсе артыннан елмаеп, ул үзе килеп чыгар сыман иде. Ләкин Искәндәр күпме генә уйнаса да, аны чакырып дәшүче, аның янына керүче булмады. Ул мәҗлестә үзенең хуҗа икәнен дә белә, ләкин күрше бүлмәгә керергә базмый, үзен анда нигәдер артык сизә иде.

– Их, син мондамыни әле? Кунакларга кадер-хөрмәт кайда? А ну, безнең янга! – Фидан аны, сабый бала кебек, кулыннан тотып, җилтерәтеп алып керде. – Карагыз әле моны! Ком-по-зи-тор! Музыкадан аерыла алмый…

Фиданның сүзенә кушылучы булмады, мәҗлес соң чиккә җитеп кызган, кунаклар берсен берсе бүлдерә-бүлдерә бәхәсләшәләр иде.

– Бәхет – материаль төшенчә түгел.

– Аның нигезендә, барыбер, конкрет әйбер, материя ята. Мәсәлән, машина алдыммы, димәк, мин бер көнгә генә булса да бәхетле.

– Машина алу факты бәхет түгел, машина алам дип хыялланып йөргән көннәр бәхет. Машина алгач, син бу хыялыңны үтерәсең. Хыял белән бергә бәхет тә үлә Бәхет белән хыял кулга-кул тотынышып йөри ул.

– Машина да булдымы бәхет? – монысын Сөмбел әйтте.

– Ә синеңчә нәрсә соң ул бәхет?

– Бәхет ул мәхәббәт.

Сөмбел, чыпчык көтүенә бер җим ташлаган кебек, сүзен әйтте дә туктап калды «Чыпчыклар» очына-очына җим өстенә ташландылар.

– Мәхәббәтнең бәхетлесе, бәхетсезе була.

– Өйләнгәнче – бәхетле мәхәббәт, аннары бәхетсезе башлана шулаймы?

– Берең яратып, икенчең яратмаса, мәхәббәт – мәхәббәт түгел, трагедиягә әйләнә.

– Мин сине яратам, анда синең эшең юк. Теләсәң – ярат, теләмәсәң – дүрт ягың кыйбла. Мин болай да бәхетле, мин яратам – шул җиткән.

– Әтәчләнмә! Чын мәхәббәт турында түгел, идиот мәхәббәте турында сөйлисең син.

– Минме идиот? – Интизар, кызып, торып ук басты. Фидан аны җиңеннән тартып утыртты.

– Мәхәббәт һәм бәхет – икесе ике нәрсә, – диде ул Фидан. Искәндәрнең сүзгә катнашмыйча утыруын күреп, мәҗлесне тынычландырырга тели иде. – Мәхәббәтнең гомере кыска. Мәхәббәт мизгел генә ул һәм аның шулай булуы яхшы да. Әгәр кеше гомере буе мәхәббәт хисләреннән айный алмый яшәсә, аның җәмгыятькә бер тиенлек тә кирә ге булмас иде. Таһир белән Зөһрәне, Ромео белән Джульеттаны гына карагыз. Төннәр буе бер-берсенең күзләренә карап утырудан башка нәрсә эшләгән алар? Мондый мәхәббәтнең нигә кирәге бар, аннан кешеләргә ни файда? Яратасың икән, син җыр җырлап, музыка уйнап кына утырма, хисләреңне материаль шартлар белән дә исбат ит. Материаль дөньяда яшисең бит син, күктә түгел.

Искәндәргә бүген барысы да читләтеп кенә аның турында сөйлиләр, теге кичтә Сөмбелне алып киткәне өчен астыртын гына үч алалар кебек тоелды. Аның чигәләре сызлый башлады. Хәмит тавышын ишеткәч кенә, бәлки монысы бүтән нәрсә турында сөйләр дип, аңа ялварып диярлек карады.

– Файдалы-файдасыз дигән сүз – мещаннар теориясе ул. Файдасы юк дип, без, синеңчә, көлмәскә, еламаска, шатланмаска, кайгырмаска тиешме? Күктәге йолдызларның безгә файдасы бармы? Ләкин алар кирәк, күңел өчен кирәк. Дөньяның чиксез икәнен, үзеңнең бик бәләкәй генә бер бөҗәк икәнеңне белү өчен кирәк.

– Бәләкәй кеше икәнемне мин болай да беләм. – Фидан Хәмитне үртәп сөйләшә иде. – Йолдыз сезгә кирәк – зур кешеләргә, озын куллы кешеләргә, безнең кул барыбер йолдызга җитми. Бәлки, шулай бәләкәй булганга да бәләкәй мәхәббәт кирәктер миңа? Бер минутлык, күп дигәндә, бер төнлек мәхәббәт.

Искәндәр, Сөмбелнең теге кичне әйткән сүзләрен искә төшереп, йодрыкларын кысты, аның ягына күз ташлады. Ләкин Сөмбел, берни булмагандай, битараф иде. Фидан сүзен дәвам итте:

– Мин айлар, еллар буе мәхәббәттән исереп йөри алмыйм Мина эшләргә, яшәргә кирәк. Ә бәхет, үзегез белгәнчә, эш белән генә табыла. Эш плюс мәхәббәт тигез була бәхет. – Фидан әле генә зур ачыш ясагандай, авыз тутырып елмаеп куйды. – Ә синеңчә ничек, Искәндәр?

Ул сискәнеп китте, нәрсә әйтергә дә белмичә, ярдәм көткәндәй Сөмбелгә карады.

– Минем... бу турыда уйлаганым юк.

– Мин болай да бәхетле диюеңме инде бу?

– Бәхет Бәхет бүген булмый бит ул Бәхет йә кичә булган була, йә аны иртәгәдән көтәсең.

– Ничек? Ничек?

– Монысы өр-яңа теория түгелме соң?

– Үткәндәге иң кадерле минутны искә төшереп утырганда гына бәхетле сизәм мин үземне. Ә шул бәхетле минут үз вакытында сизелмичә үтеп киткән була. Киләчәк турында уйлаганда да ерактагы ирешелмәс бер максатны күз алдына китерергә тырышып утырасың-утырасын  да үзеңне бәхетле итеп сизә башлыйсың. Ә шул хыял тормышка ашкач,  бөтенләй бәхет булып чыкмый, бераз шатланасың да – шуның белән  бетә.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас