Поездда
Поезд, кемдер арттан этеп җибәргән кебек, кисәк кенә талпынып куйды, аннары, бераз уйланып торгач, ыңгыраша-ыңгыраша, авырлык белән кузгалды. Ул кергәндә, купедагы өч пассажир нәрсә турындадыр бирелеп сөйләшәләр иде, аны күрүгә, кинәт туктап калдылар. Искәндәр чемоданын илтифатсыз гына утыргыч астына тибеп кертте дә өстәл янындагы буш урынга килеп утырды. Беравык барысы да тын тордылар. Тынлыкны өстәлнең каршы ягында утыручы какча йөзле, маңгайга таба өчпочмакланып төшкән, көл төсендәге чәчле агай бүлде:
– Отылдым, ярты – миннән, – диде ул һәм Искәндәргә ачулы караш ташлады. Аның янәшәсендәге түгәрәк йөзле кеше бу сүзгә аңлатма бирергә ашыкты:
– Бәхәсләшкән идек без монда. Ир кеше керәме, хатын-кызмы, дип. Безнеке дөрес булып чыкты. Рәхмәт сиңа.
Өстәлгә терсәге белән таянып, тәрәзәдән карап баручы кеше авызы тулы алтын тешләрен күрсәтеп көлеп җибәрде, бирчәеп беткән кулы белән өстәлгә сукты.
– Рәхмәт, егет, безнең сүзне сүз иттең. Искәндәр аның кулында бер бармагы юклыгын искәрде. Килеп керүгә, пенсионерлар арасына эләктем дип көрсенгән иде, берничә минут эчендә күңеле күтәрелеп киткәнен сизде.
Какча йөзле кеше, чемоданында шактый казынгач, теләмичә генә шәраб чыгарып утыртты. Түгәрәк йөзле агай, күзләрен кыса-кыса, аны дүрт стаканга тигезләп бүлде, өстәл артындагы сумкасыннан каклаган каз боты алып, вак телемнәргә кисте. Дүрт бармаклысы, ул кискәндә, авызларын чәпелдәтә-чәпелдәтә карап торды.
– Алдык, егетләр!
Өчесе дәррәү стаканнарны күтәрделәр. Искәндәр чыгып китәргә җыенып торып басты.
– Кая син болай? Ашыкма, егет. Син булмасаң, бу шәрабның гомер чыгасы юк иде. Әйдә әле, тотып җибәр салганын, белеп кайдан алганын…
Түгәрәк йөзле агай, кулга стакан алгач, бәхет кошының койрыгыннан эләктергән сыман, бөтенләй канатланып китте.
– Әйдә, әйдә, егет кеше булуың өчен бер күтәреп куйыйк әле.
Искәндәр тартынып кына стаканга үрелде. Стакан читенә иренен тидергән килеш, астан гына сөзеп, агайларның эчкәнен күзәтте. Какча йөзлесе стаканны бер селкүдә йотып куйды, түгәрәк битлесе ләззәт белән әкренләп, ими имгән яшь бозау сыман туктый-туктый эчте, дүрт бармаклы агай уртлап куйды да бераз тәрәзәдән карап торды, аннары тагын уртлап куйды. Искәндәрнең стаканы тулы килеш тора бирде.
– Болай ярамый, егет, ярамый. Чит кешеләр дисеңдер инде. Алайса, танышыйк. – Түгәрәк йөзле агай аңа ике кулын сузды. – Миңнемотыйгулла. Авылда Мотыйк дип кенә йөриләр. Безнең якларга барып чыксаң, сора: «Балта остасы Мотыйк кайда тора?» – диген. Йөз чакрым тирә-юньдә белмәгән кеше юк мине.
– Мине алай ук белмиләр, шулай да танышыйк. Какча йөзле агай озак итеп аның кулын селкеп торды. – Ибраһим атлы булам мин. Ибраһим дип тутырып әйткән кеше юк инде бездә. Бригадир Ибрай дип кенә җибәрәләр.
Тәрәзә буендагы агай танышканда торып ук басты. Сул кулын йөрәге турысына куеп, уң кулын алга сузды.
– Монысы Сәгыйдулла абыең булыр инде. Үзеңнең атың ничек соң?
– Искәндәр…
– Һай, һай, пәйгамбәрләр исемен эләктергәнсең үзең. – Сәгыйдулла агай, Искәндәргә олы хөрмәт белән карагандай, башыннан аягына кадәр күз йөртеп чыкты. – Әтиең иманлы кеше булгандыр, күрәсең. Хәзерге заманда…
Бригадир Ибрай буш стаканны кул аркасы белән этеп куйды да сүзгә кушылды:
– Заманга тел тидермә, агай-эне. Бәхетле заманда яшибез. Өстеңә кияргә бармы? Бар. Торыр җирең бармы? Бар. Тамагың тукмы? Тук. Хөкүмәткә рәхмәт укып, мич башында тик ят.
– Заманнан зарланган кеше юк. Аллага шөкер, өс бөтен, ачтан үлгән кеше дә юк. Барысы да җитеш, шулар янына иман да булса…
– Нинди иман кирәк сиңа тагын? – Бригадир Ибрайның Сәгыйдулла агайга ачуы чыкты. – Иман да иман. Менә мин кырык дүртенче елны сугыштан яраланып кайтканнан бирле бригадир, шул елдан бирле – коммунист. Әллә мине дә имансыз дияр идеңме тагын? Нәрсә өчен көрәшәбез без җирдә? Коммунизм өчен. Димәк, иманыбыз – коммунизм безнең.
– Лекция укыма әле син миңа, туган. Син белгәнне мин күптән киптереп элгән. Алтмыш бер яшьлек башың белән җитмеш сигезне тутырган чал сакаллы бабаңа акыл өйрәтеп утырасың. Искәндәр бары шунда гына Сәгыйдулланың түгәрәк пөхтә сакалына, пөхтә мыегына игътибар итте. Аның да бу бәхәскә кушыласы килә башлады.
– Мулла-мазар түгелсеңдер лә, Сәгыйдулла бабай? – Ул стаканга күрсәтеп елмайды.
– Ерма авызыңны! Менә сезнең кебек акыллы егетләр бәхетле тормышта яшәсен дип, кырык биш яшькә чаклы илнең бер башыннан икенче башына дошман куып йөрдек без. Бригадир Ибрай, үзен яклаучы табылганга куанып, Искәндәргә яратып карады.
– Менәтерә, яшьләр бозыла, дисең, ә янәшәңдә барган бер дигән егетне күрмисең. Мондый егетләр булганда, дошманга махы бирү юк!
Сәгыйдулла бабай, каршы әйтергә сүз таба алмыйча, уң кулындагы дүрт бармагы белән өстәлне тыпырдатып алды. Купе почмагында оеп утырган Мотыйгулла, монда мин дә бар дигәндәй, иренеп кенә сүзгә кушылды:
–Ташлагыз шул юк-барны. Иман да иман. Кесәңдә бер тиен акчаң булмаса, коры иманың белән әллә кая китә алмассың. Менә минем кесәдә ошбу минутта мең тәңкә акча бар, – ул түш кесәсен иркәләп капшады, – димәк теки, ике-өч айга минем иманым бар. Ул беткәч, шул иманны эзләп, тагын чыгып китәм. Йорт килешеп, көнне-төнне белмичә, ике-өч ай эшлим. Эшләгәндә, авызга тамчы да алмыйм мин. Кесәмдә акчам булмаса, үземне кешегә санамыйм. Һәм шулай ук бүтәннәр дә кешегә санамый…
– Акча иманыңа әйләнгән, алайса. – Сәгыйдулла агай бу сүзләрне әйткәндә борылып та тормады. Әйтерсең ул аның белән түгел, ә тәрәзә артындагы төпсез төн диңгезе белән сөйләшә иде.
– Ә кешеләр турында уйлаганың бармы соң?
– Әйләнсен, аннан кемгә зыян? Үзем эшлим, үзем ашыйм, үзем эчәм.
– Минем турыда беркем дә уйламый бит әле…
– Хатының, балаларың турында димим, туганнарың, дус-ишләрең, авылдашларың турында?…
– Минем беркемем дә юк.
Шулчак Искәндәрнең тизрәк шушы балта остасы Мотыйк белән ялгыз каласы, аның эч серләрен сөйләтәсе килә башлады. Ул, купедан чыгып китәргә сәбәп эзләп, як-ягына каранды, өске ятактагы сөлгене иңенә салып, коридорга чыкты. Коридордагы тәрәзә каршында озак басып торды, Мотыйкның чыгуын көтте. Ләкин купе ишеге ачылмады, эчтә кызып-кызып ни турындадыр бәхәсләшәләр иде. Искәндәр тәрәзә артындагы агачларга беренче күргәндәй йотылып-йотылып карады. Агачлар юл буйлап бер рәткә тезелгәннәр дә җан-фәрманга аның каршына йөгерәләр. Инде килеп җитеп, кочакка ташланам дигәндә, туктый алмыйча, яшен тизлеге белән янәшәдән генә узып китәләр. Агачлар гына түгел, юл кырыена өелгән тау-тау кар көртләре, кар астыннан башын тырпайткан чакрым баганалары, куаклар арасыннан атылып чыккан куяннар, күктәге әллә нинди җәнлек-җанварларга охшаган болытлар да – барысы-барысы аның каршына йөгерәләр, аның кочагына керергә ашыгалар кебек. Ул җирне, табигатьне, дөньяны, тәүге кат күргәндәй сокланып, гаҗәпләнеп, яратып, күзләре талганчы, вагон тәрәзәсеннән карап барды.
Юынып купега керсә, агайлар өстәл артында чөкердәшеп чәй эчеп утыралар.
– Әйдүк, мактап йөрисең, – дип, балта остасы Мотыйк аңа үз яныннан урын күрсәтте.
Авызларын пешерә-пешерә чәй эчкән арада, бригадир Ибрай өзелгән сүзне ялгап алып китте:
– Син чыккан арада, без монда ярты Европаны әйләнеп кайттык. Бигрәк озак йөрдең, әллә берәр кызның башын әйләндердең инде?
– Безнең арада иң идейный, иң иманлы бәндә Ибраһим абзагыз булып чыкты бит әле. – Сәгыйдулла бабай, хөрмәт күрсәткәнен аңлатып, өстәлдәге конфетларны аның алдына этеп куйды. –Беләсеңме нишләгән ул? Төн уртасында малаен өйдән куып чыгарган.
– Чыгардым шул. – Бригадир Ибрай гәүдәсен турайтты, иреннәре хәйләкәр елмаюдан юкарып калды. – Кыек юлдан йөрсә, тагын куып чыгарырмын.
– Кәпрәймә, үзеңне куып чыгармасын, – диде балта остасы Мотыйк һәм гөргелдәп, ләззәт белән көләргә тотынды. Син срогыңны тутыргансың, нәрсә алып кайтсалар, шуңа риза булып тик утыр.
– Мин урын өстенә калган кеше түгел әле. – Ибрай торып ук басты. Үлем түшәгендә ятканда да рөхсәт итмәм. Күпме яшәп, минем йортыма хәрәм ризык кергәне булмады. Мин исән чакта керәсе дә юк!
– Нинди хәрәм ризык булсын ул сиңа? Малаең җир өстендә калган бәрәңгене чүпләп алып кайткан бит, колхоз амбарыннан урламаган. Ә син, бушаттырмыйча, машинасы белән фермага илтеп аударткансың. Чал чәчле башың белән уйлап кара әле: басуда калса, ул бәрәңге барыбер черегән булыр иде бит, әйеме?
Мотыйк белән Ибрай, башкаларны онытып, кулларын җәя-җәя, икесе генә сөйләшә башладылар.
– Чересен, – дип үҗәтләнде Ибрай. – Чересә, колхоз җиренә ашлама булыр.
– Ул аны көннәр буе җыйган, хезмәт куйган. Син, һич югында, аның хезмәтен хөрмәт итәргә тиеш идең.
– Кушсаң, эшләмәс иде әле.
– Ну, алып та кайтты, ди. Шул бәрәңгене малга ашатсаң, кемгә файда була? Сиңа бит. Ә син – колхозныкы. Димәк ки, колхозга да файда була. Син аннан печән сорап бармыйсың. Син хөкүмәткә шул бәрәңгене ашаган сыерны сатасың, базарга ит алып чыгасың. Кайсы яктан карасаң да файда. – Мотыйк, дөрес сүзгә җавап юк дигәндәй, Ибрайның күзләренә карап торды да шопырдатып чәен эчеп куйды. Ләкин тегесе һич тә бирелергә җыенмый иде, киресенчә, аның саен үҗәтләнә генә барды.
– Сиңа нәрсә, сиңа ике дөнья – бер морҗа. Бүген монда син, иртәгә – җәһәннәм читендә. Ә мин шул нигездә туган, шунда үскән, шунда соңгы туй күлмәген киясе. Исән чакта минем яманатым чыгарга тиеш түгел. «Бригадир Ибрай малае машинасы белән колхоз бәрәңгесе кайтарып аударган» дисәләр, оятын кая куям мин аның? Өй саен кереп, ул бәрәңгенең барыбер басуда чериячәк икәнен аңлатып йөримме? Аңлатып булмый аны кешегә. Җилгә таралган сүзне җыеп алып булмый. Кермәсен ул хәрәм ризык минем өйгә, поты бер тиен… Безнең иман, Мотыйк туган, менә шул була инде. Ибрай Сәгыйдулла карт ягына күз ташлады. – Сезнеке ничектер, белмим…
– Малаең ни диде соң? Аңладымы?
– Аңлатырсың аларга! Жәһәннәмеңә керсәләр дә, көлеп кенә йөрерләр…
– Шул җәһәннәм читеннән һаман кайтып җитә алган юк әле минем. Сугышка кадәр киткән идем, кайтам-кайтам туган ягыма, кырларыма-тугайларыма дигәндәй, һаман кайтып җитә алган юк. Киткән җирең ерак булгач, кайтыр җирләрең дә ераклаша икән. –Сәгыйдулла бабай авыр итеп көрсенде. – Шунда төпләнеп калдым, өйләнеп, тамыр җибәрдем. Куптарылып кайтып булмады инде. И-их, күпме яшәп тә аңлап бетереп булмый бу дөньяны.
– Нәрсәсен аңлыйсың инде аның? – дип, Мотыйк сүзгә кушылды. – Барысы да ап-ачык. Эшләсәң, умырып акча аласың, акчаң булса, морҗа башына басып йөрисең. Аңладым мин дөньяның кая барганын, биш бармагым кебек беләм мин аны.
Тәрәзә артындагы иксез-чиксез басу-кырлар, урман-болыннар, вакыт артыннан калырга теләмәгәндәй, җан-фәрманга чабалар. Юл буендагы агачлар, каршыга йөгереп килеп, вагон тәрәзәсеннән үрелә дә, үзенә кирәкле кешене күрмәгәндәй, ары чабып китә. Баш очындагы кызлар кашы кебек нәзек ай да, болыт көртләренә чума- чума, поезд артыннан калышмый йөзә. Ай нурына манылган көмеш болытлардан ак басулар өстенә талгын музыка агыла. Искәндәр, соклануын яшерә алмыйча, күзләрен күккә төбәп пышылдады:
– Айлы соната…
– Ай, дисеңме? – Сәгыйдулла бабай да тәрәзә янынарак елышты. – Һә-һәй, яңа туган ай ласа бу. Тот та хәзер үк мәчет манарасына менгереп куй.
– Авылыгызда мәчет тә бар мәллә?
– Бар дисәң дә була, юк дисәң дә…
Бригадир Ибрай җаваптан канәгать булмады, ахрысы, төпченә үк башлады:
– Ничек аңларга инде моны? Мәчете бар, манарасы юк, шулаймы?
– Манарасы да бар. Тик бик нык таушалган, кыегаеп аварга тора, калайлары, такталары кубып беткән. Жил чыккан саен, менә-менә авам дип ыңгыраша.
– Кеше өстенә авып, бер-бер имгәк ясаганчы, кисәргә дә төшерергә аны…
Сәгыйдулла бабай Ибрайның бу сүзләреннән соң кинәт кенә басылып, сагаеп калды.
– Ник кисмәкче буласың әле син аны? Кемгә зыяны тия аның? – дип, үз-үзенә сорау биргәндәй әйтеп куйды ул. – Төзәтергә, рәтләргә иде, диген, юньле бәндә булсаң. Минем өчен мәчет түгел ул, халыкның алтын куллы осталарына һәйкәл, архитектура истәлеге, бик беләсең килсә…
– Синең аварга торган кыек манараңның кемгә кирәге бар? Сөембикә манарасы түгел бит ул. Сөембикә манарасы галимнәргә кирәк. Алар аның кайчан салынганы турында, ничә сантиметрга авыш икәне хакында бәхәсләшәләр.
– Манарасы өчен тотмыйлар аны, халык тарихы шуңа барып тоташкан өчен, җанга якын булганы өчен тоталар.
Сәгыйдулла бабай, сүз шушының белән тәмамланды дигәндәй, дүрт бармаклы кулы белән өстәлгә таянды да тынып калды. Искәндәргә, алар сөйләгән саен, дөнья киңәйгәннән-киңәя баргандай тоелды. Моңа кадәр ул, чүп савытында казынган урам эте кебек, юк-бар уйлар белән тулы күңелендә казынган, дөньяның бәләкәй генә бер кисәген бәләкәй генә бүлмәсенә бикләп, шуннан тырыша-тырыша музыка сыгарга азапланып яткан икән. Аның өчен бу агайларның һәр сүзе моңа кадәр белмәгән яңалык ача, ул хәтта кемнең дөрес, кемнең ялгыш сөйләгәнен дә уйлап тормый, аңа һәр сүз кадерле, һәр сүз якын. Искәндәр купедагы картларга тагын бер кат күз йөртеп чыкты. Балта остасы Мотыйк, ишек төбенә үк килеп, ике кулын ике тезенә куйган килеш башын аска игән дә өнсез калган. Бригадир Ибрай өстәл җыештырып маташа, әйтерсең өстәлдә тәртип урнашкач, үз күңелендәге болгавыр уйлар да тәртипкә килер дип уйлый. Ә Сәгыйдулла абый элеккечә йотылып-йотылып тәрәзәдән карый…
Тынлыкны бу юлы Ибрай бүләргә булды:
– Яшьләрнең урын – түрдә, карт-корыныкы – гүрдә, диләрме әле? Кыеш-мыеш мәчетләрең белән яшь егетнең башын әйләндереп утырма. Яшьләр хәзер шәһәрләр сала, космоска, Аллаһның үзе янына менә алар хәзер. – Ул саллы кулын Искәндәрнең иңенә куйды. Шулай бит, энекәш?
Искәндәр, ни әйтергә белмичә, елмаеп тик торды. Аның өчен җавапны Сәгыйдулла бабай бирде:
– Галәмгә менү, анысы, безнең акыл җитмәс эш инде. Шулай да кадим заманнарда ук күккә менәргә омтылган безнең халык. «Ай югары, ай югары, айга менәсем килә», – дип җырлаганмы әле борынгылар? Мәчет манарасы салуы да шул күккә менәсе килүдән эшләнгән эштер әле ул. Аннары, сезнең игътибар иткәнегез бар микән, мәчет манарасы үзе дә ракетага ике тамчы су кебек охшаган бит ул. Менә синең игътибар иткәнең бармы, энем?
Искәндәр Сәгыйдулла бабай янынарак шуышты.
– Журналларда да язалар бу турыда.
– Ә мин үзем генә шулай уйлыйм дип йөрим тагын.
– Галимнәрнең төрлесе төрлечә фараз кыла. Хәзер кешенең килеп чыгуы турында да төрле гипотезалар йөри бит. Берәүләр Дарвин теориясен яклый, без маймылдан яралган, ди. Икенче берәүләре кеше чит планетадан килгән дип исәпли. Маймыл теориясен яклау чылар мәчет-чиркәү манараларының өскә таба очланы килүен табигать шартларына җайлашу нәтиҗәсе дип
саный. Очлы манарага яңгыр үтми, төп авырлыгы аскы өлештә булганлыктан, аның ныклыгы арта.
– Дөрес уйлый, алар авылда тормаса да, каян белә диген. Минем йортның түбәсе дә текә, текә булган саен, түбә озаккарак чыдый, – дип җөпләде аны Ибрай.
Искәндәр дәвам итте:
– Галимнәрнең икенче бер өлеше, Сәгыйдулла бабай, нәкъ менә сез әйткәнчә, манара ракетага охшатып эшләнгән, ди. Кеше хәтеренең кайсыдыр бер почмагында бабалары очып килгән ракетаның сурәте чагылып калган, имеш. Ул, үзе дә сизмичә, шул ракеталарга охшатып мәчет-чиркәүләр сала, шулай итеп, хыялында гына булса да, күккә менмәк була, имеш. Кан тарта аны, туган планета туфрагы тарта, имеш. Минем сүз түгел бу, галимнәр шулай ди.
– Галимнәр, галимнәр… Нәрсә белә алар? Хәзер әнә йортларны тип-тигез түбәле итеп җиткерәләр. Ә боларның бабалары шакмаклы башлы булганмы? – Ишек төбендә моңа кадәр сүзгә катнашмый утырган Мотыйкның авыз эченнән мыгырданганы ишетелде. – Шул галимнәрегезнең бөтенесен, бер ракетага төяп, күктәге бабалары янына йә джунглидагы туганнары катына озатыр идем мин. Жирне пычратып бетерделәр, тын алырга да һава юк хәзер. – Ул, чыннан да, һава җитмәгәндәй, буыла-буыла сулый иде. Бераз тотлыгып торгач, кесәсеннән алып, бер уч дару йотып җибәрде. – Астма минем, кем әйтмешли, Әсмабикә түтиегез бугаздан ала. Коньяк кирәк. Шуны йотып куйсаң, Әсмабикә апаңның күңеле йомшый. Ресторанга барып килмисеңме, егет? Хәлем начар…
Искәндәр, утыргыч астындагы чемоданын ачып, өстәлгә коньяк шешәсе чыгарып куйды. «Һә-әй, бөтенләй истән чыккан», – дип сөйләнә-сөйләнә, бәйрәм табыныннан сыпырып төшергән ризыкларын берәм-берәм тезә башлады. Мотыйк абыйның башы күтәрелде, күзләре ачылып, йөзенә нур кунгандай булды. Башкаларны көтмичә, калтыранган куллары белән стаканны алып, эчеп тә куйды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com