Күрешү
Минем төрмәдән кайтуымны авылдашлар өнәмәде...
– Үтерүче кайткан бит!
– Чыгарганнар бит теге адәм тәганәсен!
Авылда мине яратмадылар...
Берәр өергә якынлашсам, Кәҗә белән Сарыктан качкан бүреләр сыман төрлесе төрле сылтау-сәбәп табып, йөз тыкрыклы, йөз кумырыклы авылның теләсә кайсы куыш-почмагына кереп югалалар иде...
Ләкин мин Кәҗә дә, Сарык та түгел идем!
Әлбәттә, әтәй-әнәй мине иманлы, тәүфыйклы бала булсын дип үстергәндер, һай, юк шул: бугазга тыгылган кылчык кебек ни йотып җибәрә алмады алар мине, ни төкереп чыгара алмады...
Ул вакытта киләчәк тормышымны мин шактый анык күзаллый идем инде: яшәсен ферма! Әле, шөкер, авылда азмы-күпме мал бар, димәк, мин эшсез тормаячакмын. Авылның алтын-көмеш чылбырларга төренгән яңа хуҗалары, эре терлекне бетереп, кичәге абзарлардан затлы кунакханәләр ясап, су буен үз ишләре өчен курортка әйләндергәнче, кулымнан сәнәк төшмәячәк әле. Димәк, ризыгым булачак. Инде кичәге абзарлардан затлы кунакханә ясап, су буен тәки үз ишләре өчен курортка әйләндерәләр икән, ягъни кулымнан сәнәк төшәчәк икән – берәр кибетнеме, хуҗаларның үзенме басам да, кире рәшәткә артына кереп утырам. Әлбәттә, минем гомеремне бер генә дә әрәм итәсе килми иде. Кеше туган икән – яшәргә, рәхәтләнеп, тормышның тәмен белеп яшәргә тиеш! Ул ирекле булып туган, димәк, фәкать ирекле булып яшәргә, фәкать ирекле булып үләргә генә хаклы! Ләкин нишлим соң?
Мәктәпне тәмамлаганда минем хыялларым үзгә иде. Укырга керермен, фәлән-фәсмәтән, дип юләрләндем. Хәзер ул хыяллар белән минем арада аз да түгел, күп тә түгел – язмышымның умыртка баганасын имгәткән өч ел ята. Нәкъ шулкадәр вакыт элек мин өстемә ябырылган күрше авыл урысын акылга утыртырга теләп яңагына кундырганда, ялгыш, егәремне исәпләп бетермичә, тормышымның да ияген сугып чыгарганмын.
Урыс җиңел котылды – үлде генә...
Баш очымда сап-сары кояш асылынып тора. Мин шыбыр тиргә батып печән чабам – эре эре тамчылар, кытыршы чыраемны майлап, кызуда әлсерәп яткан чирәмгә коела...
Шулвакыт артымда кемнеңдер чиләк-көянтәләрен җырлатып атлавын ишеттем. Борылып карасам... ап- ак киемнән... ап-ак... Боты арасына үрелергә теләгән җилне күлмәгенең итәге белән яңаклый-яңаклый миңа таба очып килүе иде аның. Тәүге күрешүебез шул булды. Трактор сыман тупас, дөрес җыелмаган мин шыксыз янында ул, һичшиксез, иң матур кыр чәчәге сыман иде.
– Сәлам, – дидем мин, тир бәреп торган ачык изүемнән, ертык чалбарымнан, башымдагы бер кырые сүтелә башлаган панамамнан, – кыскасы, үземнең шулкадәр дә алама кыяфәтемнән ояла төшеп. Чебиләп беткән кап-кара аякларымны пакуска яшердем.
– Исәнмесез. – Аның гүя кояш күрмәгән ап-ак битеннән кызыллык йөгерде.
Һай оялчан ла инде! Һай йомшак ла! Хатын-кыз! Билләһи, бигрәк тә нечкә күңелле, бигрәк тә назик, бигрәк тә... әллә нәрсәдән яратылган иде ул: юк, балчыктан түгел, кабыргадан түгел – аның яратылышында сандугач моңының, кояш җылысының, ай яктысының – тагын байтак, байтак нәрсәнең, чурт белә! – өлеше бар иде кебек. Шулкадәр аклык, шулкадәр яктылык бөркелә иде аңардан! Аның табигатьнең һәр күренешенә, һәр мизгеленә гашыйк булуы мине гаҗәпләндерә дә, сокландыра да иде. Аның өчен күк тә һәрвакыт аяз гына, дөнья да һәрвакыт ямьле генә, кеше дә һәрвакыт яхшы гына була ала иде сыман. Чалгымны ыргытып, аның артыннан ияргәнемне сизми дә калганмын – бу аклык, бу чисталык, бу сафлык миңа тансык, бик тансык иде шул!
Мин аңа чиләкләрен тутырып бирдем...
Ул көянтә белән мәш килгән арада, үзе кебек ап-ак чәчәк өзеп алдым. Кулымны суздым. Көянтә аның иңбашыннан ишелеп төште, пар чиләк иллә дә рәхим-шәфкатьсез тавышлар чыгарып, кипшергән ямь-яшел чирәм буйлап тәгәрәде. Камилә бүләгемне кочып җиргә капланды. Үземнең нинди начарлык эшләвемне аңлап бетермәгәнгә тораташтай катып калдым; бернидә дә гаме булмаган самими-әрсез җил генә аны, юатырга теләгәндәй, йомшак чәчләреннән сыйпады.
Кыз елый иде...
– Шундый матур үсеп утырганда, нигә өздең инде?
Кинәт буе-буена суелып төшкән йөрәгемне капларга теләгәндәй, каушап, изүемне тарттым. Әйтергә теләгән сүзләрем төер булып бугазга тыгылды. Әйтә алмадым... Гафу ит, дип тә, ул чәчәк кенә бит инде, андыйлар мең, исәпсез-сансыз, дип тә әйтә алмадым.
– Кит аның яныннан! Хәзер ата-анаңа шылтыратып әйтәм! – Колакны кыяк сыман кисеп кергән бу ачы тавыш бакчада – тау башында басып торган күрше ападан – Камиләнең әбисеннән ишетелә иде. – Кайт!
Камилә китте. Ул китүгә, су буен караңгылык басып, акыртын гына авылга таба үрмәли башлады һәм күрше әбинең сирәк тешләре арасыннан исән-имин чыккан соңгы сүзләренә килеп бәрелеп, аларны бераз баса төште:
– Шул юньсез белән булашмасаң...
Мин дә, чапкан печәнемне букча сыман аркама асып, өйгә атладым. Юынып чыгып, урамнан урап кергәндә, авылның бер генә йортында да ут юк иде инде. Юк иде ут. Авыл утсыз иде...
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/