Төн
Сусыл иреннәреннән сыгылмалы елан кебек шуышып-ысылдап чыккан ап-ак төтен аның муенына үрелде, аннары, битеннән, колагыннан сыйпап, чем-кара бөдрә чәчләре арасына кереп югалды.
Ул тәмәкесен тагын үпте.
Кызарып-кызарып алган тәмәке очы гүя мине мыскыллап күз кыса иде.
– Ташла инде шуны, – дидем мин, канәгатьсезлегемне яшермичә.
– Ул тартмый идеме?
– Юк.
Аның һәр сүзе төтенгә уралып чыкты:
– Её представляешь? – диде ул. – Бесит, да?
– Җитәр инде.
– Мы очень похожи?
– Тамчы да охшамагансыз!
Тавышым сытылды. Әйе, хәзер инде тәмам инанган идем: охшамаган алар! Икесе ике кеше! Борын төбендә маңкасы кипмәгән малай-шалай сыман, югалткан уенчыгымны таптым дип, кычытканлыкка үрелгән мин юләр... Үз ялганыма үзем ышана язганмын ич – ничек яшәр идем мин бу ялган белән?! Ап-ак күлмәкле хыялларымны күктән тартып төшердем дә канатларын каердым – ботарлап пычрак җиргә атарга теләдем ләбаса!
Әле дә ярый хыяллар бездән бәйсез...
Авызында килеш кенә нәзек тәмәкесен сындырып, чүп чиләгенә аттым:
– Ташла, дидем бит...
Төпчеге иренендә калды.
– Дурак! – Кискенлегем аның горурлыгына тигән иде – битемә чабып җибәрде. Мин сизмәгәндәй иттем, махсус аның ачуын китерер өчен:
– Шигырь сөйлимме? – дип, каһкаһәле елмайдым гына.
– Не надо.
Аның җавабы мине шаккатырмады, билгеле, шулай да: «Җир яшәрмәс, гөл ачылмас – төшми яңгыр тамчысы, кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы?» – дип сөйләнә сөйләнә, урынымнан тордым.
– Уфф...
Инде атна буе кырылмаган кытыршы чыраемны сыйпап алганнан соң, тулай торакның таш баскычлары буйлап сикереп-сикереп аска төштем.
– Нишлисең син? – дип калды ул арттан.
– Китәм, – дидем мин.
– Куда?
– Төнгә таба.
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/