Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 март , 20:54

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (6)

Кеше алга карап яшәргә, зур хыяллар белән хыялланырга тиеш.

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (6)
Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (6)

* * *

Табак-савытларны юып, тузаннарны сөртеп, урын-җирне тагын бер кат пөхтәләп чыккач, ул хәлдән таеп креслога утырды. Бер эшсез кеше кебек, түшәмдәге ярыкларга, җөйләргә, почмактагы обой җыерчыкларына, шкаф җекләренә, идән ярыкларына кадәр күздән кичерде. Шулчак бүлмәсе искиткеч зур булып тоелды аңа. Ипи-тоз күтәреп беренче тапкыр ишекне ачып кергәч тә шулай күренгән иде. Аякларын төрек солтанына охшатып бөкләп, идән уртасында шактый озак онытылып утырган иде ул чакта. Стеналар шып-шыр, күк йөзе төсле якты түшәмнән, кояш кыйпылчыгына охшап, сүрән лампочка елмаеп тора, кызгылт-соры идән көзге болын кебек зур да, буш та…

Искәндәр идәндә гаҗәпләнеп утырган арада, Сөмбел кухняга кереп чыкты, туалет, ванна ишекләрен ачып карады, унитаздагы суны чыжлатып агызды, аннары бүлмәне аркылыга-буйга адымлап үлчәп чыкты. Үзе йөри, үзе бертуктаусыз сөйләнә:

– Менә монда диван куябыз, монда – өстәл, бу почмакка – телевизор, бу якка – сервант, ишек катына – шифоньер.

Искәндәргә аның сүзләре стена аша сөйләшкән кебек тонык кына ишетелә. Ул, күзләрен йомып, Сөмбел сөйләгән әйберләрне күрергә тырышып карый, ләкин алар, үч иткәндәй, күз алдына килми дә килми. Ул тагын күзләрен йома, шулчак стеналар музыкаль шкатулка сыман зеңгелдәп куя да буш бүлмәгә бөтен җирдән: тәрәзәләрдән, ишекләрдән, вентиляция торбаларыннан, идән ярыкларыннан музыка агыла башлый. Музыка авазларыннан аның колаклары авырттырып чыңлый, гәүдәсе кош сыман җиңеләеп кала. Ә музыка агыла да агыла. Музыка, аллы-гөлле төсләргә кереп, аның күзләрендә чагыла, музыка, чишмә чылтыравына охшаган көлү авазы булып, идәнгә чылтырап коела.

– Тахта белән сервант арасына пианино алып куярсың… Бигрәк тар инде… Бер бүлмә – бер бүлмә инде… Алгач-алгач, зуррагы кирәк иде… Әнә кешеләр…

Искәндәрнең күз алдына ап-ак пианино калкып чыга. Аның капкачы үзеннән-үзе ачылып китә дә, икегә аерылып, ике канат сыман як-якка җәелә.

– Кеше шикелле бер урында гына төпләнеп эшләсәң, күптән әллә кем булыр идең инде. Йөрисең бит шунда әнәк эте сыман ары тулганып, бире болганып. Аңа гына ярамый, ул гына талант, имеш. Талантны үлчи торган прибор табылмаган әле, кешене хәзергә эше буенча бәялиләр. Эшләгән ашый, эшләмәгән… баш кашый…

Ак пианино өстенә көл коелган төсле булды, аннары ул күзгә күренеп карала башлады. Бары тик ак клавишалары гына, ап-ак тешләргә охшап, елмаеп, балкып тора.

– Моннан ары болай яшәп булмый. Зарплатаңның тиенен тиенгә миңа биреп барасың. Җүнлерәк мебельгә җыярга кирәк. Шушы мәктәбеңдә кешечә генә эшлисең. Музыка язам дисең икән, яз, сине беркем дә тыймый. Юк нәрсә белән маташуыңны аңлагач, үзең белеп туктарсың әле.

Искәндәр шаркылдап көлеп җибәрде.

– Нәрсәдән көләсең? Әллә, бер бүлмәле фатир алдым дип, акылдан яза башладыңмы?

– Сөенә белмисең син, Сөмбел. Гаҗәпләнә, шакката белмисең.

– Нәрсәсенә шаккатасың моның?

– Бик азга гына да гаҗәпләнә белергә тиеш кеше. Шунсыз дөньяның бер кызыгы да юк бит. Һәрнәрсәгә гадәти әйбер дип карасаң, туып торуыңнан ни мәгънә?

– Һәр очраган нәрсәгә шаккатып карап тора башласаң, урам чатына да чыгып җитә алмассың. Олы юлга, ерак сәфәргә чыккан кеше һәр әремгә сокланып, һәр чәчәкнең таҗ яфрагын санап тора алмый.

Искәндәр ярым шаярып, ярым җитди кыяфәт белән җыр сузып җибәрде:

 
Олы юлның тузанын ла күрми калдым тузганын,
Күрми калдым, сизми калдым яшь гомеремнең узганын.
 

– Менә, менә, нәкъ өстенә бастың. Гомер кыска, юл озын, аргы башына барып җиткәнче…

– Әйбәт кеше син, Сөмбел. Синең һәр сүзең үзең өчен шулкадәр дөрес, ә минем өчен дөрес түгел. Мин шушы бәләкәй генә фатирны да зур итеп күрәм, шуңа сөенәм. Ә синең аңа исең дә китми…

– Кеше алга карап яшәргә, зур хыяллар белән хыялланырга тиеш.

– Зур хыяллар… – Искәндәр, сүзен бүлеп, бармагы белән тәрәзә пыяласына тиз-тиз генә ике сызык сызды, аннары алар өстенә аркылы таяклар тезеп чыкты, шлагбаум ясап куйды. – Мин бу шәһәргә поезд белән килдем. – Ул тәрәзәдәге үзе ясаган тимер юлга күрсәтте. – Поезд ерак, бик ерак бара иде. Җир читенә хәтле. Ә миңа анда барырга кирәк түгел, мин шушы шәһәрдә төшеп калырга тиеш. Миңа башта шушы беренче тукталышны өйрәнергә, шунда яшәргә, гаҗәпләнеп, сокланып яшәргә кирәк иде. Әгәр дә, син әйтмешли, зур хыяллар белән хыялланып, бер тукталышта да туктамыйча, гел алга барсам, ерак, бик ерак китәр идем мин. Ләкин ерак китүдән ни файда? Мин бит тирә-юньдәге матурлыкны күрмәс, дөньяның мәгънәсен аңламас идем. Буш вагоннар таккан поезд кебек, мәгънәсезгә чабар да чабар идем. Юк, миңа андый тукталышсыз ерак сәфәр кирәк түгел. Һәр тукталыш минем өчен соңгы тукталыш кебек. Шул тукталышны ачып, өйрәнеп бетермичә, алга бара алмыйм мин.

– Син, гомумән, кая барганыңны белмисең, Искәндәр. – Арлы-бирле йөри торгач, Сөмбелнең аяклары арыды булса кирәк, ул идәнгә аның каршына килеп чүгәләде. – Шуңа күрә дөньяны беркайчан да аңлый алмаячаксың. Мине дә аңламыйсың. Менә син «поезд» дисең. Уйлаганың бармы соң, без шул поездда урыннары очраклы гына янәшә туры килгән пассажирлар кебек бит. Соңгы станциягә кадәр бергә барып җитеп булырмы?

– Соңгы станция… – Искәндәрнең күз алдына аермачык булып кара пианино килеп басты. – Син ераграк китәрсең, Сөмбел. Мин шушында гына калырмын инде. Гаҗәпләнеп, шаккатып, сокланып бетмәдем әле мин.

– Кемең бар соң синең монда?

Искәндәр аның бу соравын җавапсыз калдырды. Сүзне уенга борып җибәрмәкче булды:

– Син чынлап та вокзалдагы сыман сөйләшә башладың. Әйдә, шундый көнне дә ямьсезләнеп утырмыйк әле. Чыгар термосны, ал азык-төлекне. Вокзалда икән, вокзалдагыча булсын, юлда туктап тамак ялгап алу зыян итмәс.

Аннары ул кинәт кенә туктап калды да:

– Кемең бар? – дип кабатлады. – Кемең бар монда?

Искәндәр термосны ачып, капкачына чәй агызды, авызын пешерә-пешерә тиз генә йотып җибәрде. Кайнар чәй үңәчен көйдереп узды, утлы шар булып эченә кереп утырды. Утлы шар әкренләп бөтен тәнен яндырды, тамагына кайнар төер күтәрелде, гәүдәсе, куллары, башы кызышты, һәм, бөтен бите буйлап, әчеттереп, ирексездән ике утлы тамчы тәгәрәп төште. Ул, йөзен яшерергә теләп, башын аска иде.

 

* * *

Шулчак, сискәндереп, нидер чылтыраган аваз ишетелде. Искәндәр беркавым аңына килә алмыйча торды. Кабалана-кабалана, күлмәк итәкләрен кыстырды, битләрен учы белән сыпырды. Битенең юеш икәнен күргәч, аптырап калды. Йөгереп барып көзгедән карады. Ике як бите буйлап сузылган кызыл эзләр күргәч, ботын чеметте. Юк, ул йокламый, ул үз аңында. Тагын кыңгырау чыңы ишетелде. Ул, йөгереп барып, телефон трубкасын алды. «Кит-кит, кит-кит», – дип, телефон салкын тавышы белән кабатлап торганда, әлеге чыңлау тагын ишетелде. Ул, трубканы ташлап, ишек янына атылды.

– Кем анда? Хәзер, хәзер! Хәзер ачам!

Ачкычын таба алмыйча яңадан бүлмәгә йөгереп керде, аяк астындагы паласка абынып егыла язды. Ишек төбендә дөньяда иң кирәкле кеше көтеп торадыр, ул китсә, бөтен нәрсә челпәрәмә килер, аның болай да мәгънәсен югалткан тормышы бөтенләй сүнеп-сүрелеп калыр сыман иде. Ачкычны өстәлгә куйган икән, аны алганда күзе өсте-өстенә өелгән ризыкларга, тәлинкә, чәнечке, пычакларга төште. Аларны рәткә китергән арада, ишекне дөбердәтергә үк тотындылар… Менә, бөтен фатирны шау-шуга тутырып, бер-бер артлы кешеләр керә башлар. Иң алдан кергән Хәмит тунын салып идәнгә ташлар да шампанский шешәсен шартлатып ачып җибәрер. Аның артыннан кочагы белән чәчәкләр күтәргән Интизар күренер. Аннары, тальян гармунын каерып тартып, Альфред килеп керер, Рүдәл ишек төбендә басып калыр, Фидан кочагындагы төргәкләрне диванга китереп аударыр…

Искәндәр, башына агылып торган хыялый сурәтләрне сыпырып төшерергә теләгәндәй, маңгаен уч төбе белән ышкыды. Ишекне тагын дөбердәттеләр. Ачып җибәрсә, ишек төбендә күрше Хәбир абый басып тора. Искәндәрнең ачылган авызы ябылмыйча калды, ул үзенең каударлануыннан үзе оялып, песи баласы сыман, ишеккә елышты.

– Бик озак юандың. Әллә яшь килен алып кайттыңмы, күрше?

– Өстәл әзерләп йөрим.

Искәндәр, әле генә аңына килгәндәй, нәрсә әйтергә дә белмичә, тынып калды. Ул тагын да бөрешеп, бәләкәйләнеп китте.

– Бер егет сиңа язу калдырганые.

Хәбир абый пинжәк кесәсеннән дүрткә бөкләнгән кәгазь чыгарды.

– Ишек төбендә басып торгач, чакырып керттем үзен. Бигрәкләр җор телле егет булып чыкты, мәлгунь. Мәзәк сөйләп эчне катырып бетерде.

– Кем ул, кайда ул?

– Китте инде, көтеп тормады. Кадыйр исемлеме шунда. Ну, анекдотларны сибеп кенә тора! Мин дә сынатмадым, бер акбашны чыгарып утырттым. Во, Хәбир абыең!

Искәндәр шунда гына күршесенең шактый кызмача икәнен абайлады. Кәгазьне алды да, нидер вәгъдә итеп тә вәгъдәсен үтәмәгәнне күреп үпкәләгән кеше төсле, боек кыяфәт белән бүлмәсенә керде.

Кадыйр аның авылдашы иде. Ул мәктәптән соң тракторчы булып китте. Отпускыда көньякка санаторийга барган икән. Кайтышлый аның янына сугылырга иткән. Ике сәгатьтән артык көтеп утырган. Поездга соңга калам, ашыгам, дигән.

Искәндәрнең кул аркасындагы кан тамырлары күзгә күренеп бүртеп чыкты. Ул ишекле-түрле йөрде, тәрәзәдән урамга карап торды, почмактагы чыршыны, күтәреп, икенче башка илтеп куйды. Вокзалга шалтыратты, Кадыйрның поезды җиденче унике минутта китәргә тиеш икән. Җиңен кайтарып, кул сәгатен карады: җиде тулырга биш минут. Күңел түреннән күтәрелеп килгән өмет хисе белән стена сәгатенә таба борылды. Иске сәгать алты тулырга җиде минут күрсәтә иде. Ул беркавымга икеләнеп калды: «Кайсы дөрес йөри боларның?» Борынгы сәгать, аны үртәгәндәй, ябалак күзләре белән карап тора. Ул диванга менеп басты да стена сәгате телләрен кул сәгате белән дөресләп куйды.

Кадыйр аңа бала чактан, мәңге кире кайтып булмый торган үткән гомердән килгән илче кебек тоелган иде. Кадыйрны күрсә, үзенең бала чагы белән очрашыр, бүгенге аһ-зарлардан, матавыклардан котылып, яңадан сабый хәленә кайтыр, өр-яңадан яши башлар иде кебек.

Ул үзенең китап тулы портфель күтәреп беренче тапкыр мәктәпкә барганын күз алдына китерде. Тирә-юньдә чәчәк ташкыны агыла, көлү тавышы, урамга сыймыйча, капкаларга, йорт стеналарына барып бәрелә. Шулчак йортлар, капкалар сихри бер төскә кереп балкый башлый. Менә Искәндәрне күтәреп алып урындыкка утырталар да кулына гармун тоттыралар. Ул олы гармун артында бөтенләй югалып кала, нәрсә уйнарга да белмичә, бармакларын гармун телләренә куйган килеш, тик тора. «Уйна! Уйна!» – дип, хор белән кычкыралар аңа. «Нәрсә уйныйм соң?» – ди ул пышылдап кына. «Совет Армиясе»н уйна, «Каршылау маршы»н уйна!» Ул гармун күреге өстенә башын кыңгыр сала да уйнап җибәрә. Гармун авазына кушылып, бар халык гөр килә. Уйнап бетергәч, мәктәп директоры аны кочагына ала да башыннан сыйпый. «Каян өйрәндең болай оста уйнарга? Музыкант чыгачак синнән. Юлыңнан тайпылмыйча барсаң, менә дигән композитор чыгачак». Директорның сүзләре күңелне рәхәт кымырҗытып тора башлый. Шул сүз аның төшләренә керә, малайлар таяк атка атланып йөргәндә, ул шушы тылсымлы сүз канатында оча, бүтәннәр башын мендәргә төртеп мыш-мыш йоклаганда, шул сүз аны ай сукмагы төшкән урман аланнары буйлап атлата, йолдызларга кадәр алып менә.

Ул менә-менә Кадыйр килеп керүен көткәндәй, күзләрен ишектән алмый торды. Ләкин балачак ишеге ачылмады, ул мәңгегә ябылган иде.

Искәндәр пианино янына килеп утырды. Аның куллары кагылуга, пианинодан сагышлы музыка агылды. Искәндәр, бар дөньясын онытып, алга-артка чайкала-чайкала уйнады да уйнады. Музыка өермәсе аның күңел җилкәннәрен кабартты. Шулчак ул үзенең әле моңа кадәр ишетелмәгән, ләкин аһәңнәре инде ничә еллар буе җанында яңгырап торган гаҗәеп таныш та, ят та, сәер дә, шулай ук искиткеч якын да бер көй уйнаганын аңлады. Бу аның язмышы турындагы көй иде. Искәндәр үзенең бармакларын да, гәүдәсен дә тоймады, ул үзе каядыр эреп юкка чыкты, аның урынында бары шул көй генә торып калды.

Шулчак кемдер көмеш шөлдер чылтыратты. Аны чакыралар, аның музыкасын, аның җан авазын ишеткәннәр дә кешеләр Искәндәрне үз араларына, үз яннарына чакыралар. Ул аларга кирәк…

Искәндәр авырлык белән башын күтәрде, чигәләрдә чыңлаган авазлардан арына алмыйча, бер ноктага текәлеп торды. Көмеш шөлдер тагын аваз салды. Ул, ихтыярсыз атлап, телефон янына килде.

– Искәндәр! Искәндәр! Нигә эндәшмисең? Искәндәр, дим! Өф! Әллә телефон эшләми инде?

– Мин бу, тыңлыйм.

– Нәрсә, йоклый идеңме әллә? Тавышың җәһәннәм читеннән килгән шикелле ишетелә.

Искәндәрнең телефонны төбе-тамыры белән йолкып тәрәзәдән урамга ыргытасы килде.

– Ни кирәк сиңа?

– Бик кырт сөйләшәсең. Мин сиңа яңа хәбәр җиткермәкче булам, ә син…

– Ни булды?

– Телеграмма килде. Сөмбелдән…

Искәндәрнең трубка тоткан кулы хәлсезләнеп асылынып төште. Ул ваемсыз кыяфәт белән уттай янып торган кызыл телефонга текәлде. Аннары, аңына килеп, трубканы колагына китерде.

– Сөмбелдән? Ул кайда? Нәрсә дигән?

– Яңа ел белән котлаган…

– Телеграмманы каян суккан?

– Хәзер карыйм, менә монда язылган бугай. «Якты юл» дигәнме шунда? Әйе, «Якты юл».

– Кайда икән ул?

– Белмим… Колакка чалынган да сымак үзе. Юл булгач, берәр олы юл буендагы шәһәр кисәгедер. Хәзер көн тудымы – яңа шәһәр салалар бит. Якты да булгач, бүгенге яңа шәһәрдер… Үзең нишләп ятасың соң әле?

– …

– Кунакларың килә башладымы? Безнекеләр белән монда өй тулды инде. Утырыр урын да юк. Чакырмыйча-нитмичә килделәр дә керделәр. Кичкә үзебез дә чакырулы бит. Ничек котылырбыз боларыннан. – Хәмит, шикәр кимергән кебек, кетердәтеп көлеп җибәрде. – Төнге уникедән соң җыелышып, үзәк чыршы янына чыгабыз. Әйдә, шунда күрешәбез. Берәрне кыстырып та чыгарбыз. Яңа елда иң беренче күргән кешең мин булыйм әле…

Хәмит сөйли дә сөйли, ул сөйләгән саен Искәндәрнең колаклары томалана бара, күңеле һаман саен ныграк үртәлә. Әгәр хәзер трубканы ташламаса, аның колаклары чукракланыр күк.

Ул телефон трубкасын шапылдатып куйды да, өстәл янына килеп, коньяк шешәсен ачты, рюмканы тутырып салды. Кулын күтәреп, каршысыннан чәкешергә кеше эзләде, беркем дә юк икәнен аңлагач, рюмкасын яңадан куйды. Шулчак аның тыны буыла башлагандай тоелды. Ул форточкаларны ачты, күлмәк якасындагы өске төймәне ычкындырды, әмма сулыш алу җиңеләймәде. Аптырагач, подъездга чыкмакчы булды. Коридордан үтешли, чөйгә эленгән пальто кесәсеннән тырпаеп торган газеталарны алды. Аннан берничә хат белән открытка да ияреп чыкты. Хатның берсе мәктәптә бергә укыган кыздан, икенчесе курсташы Сәбиләдән иде. Сөмбел киткәч, ялгызлыктан каңгырып, нишләргә белмичә утырган көннәрнең берсендә ул бөтен таныш-белешләренә Яңа ел белән котлап открыткалар салды. Шуңа җавап килгән… Хатлар бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган. «Открыткаңны алдык, рәхмәт. Үзеңне дә якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйбыз. Эшеңдә, иҗатыңда яңадан-яңа уңышлар телибез».

«Боларның күңелендә бер генә җылы сүз дә калмады микәнни?» – дип уйлады Искәндәр. Салкын кәгазьле хатларны урындыкка ташлады, игътибарсыз гына соңгы открытканы әйләндереп карады. Беренче хәрефләрне күрүгә үк, бармаклары буйлап чемердәп җылы йөгерде. Открытка аның кызыннан – Ләйсәннән иде.


«Әткәй!

Без хәзер монда яшибез. Кайда икәнен язсам, әнкәй ачулана. Ул хәзер эштә, мин мәктәптән кайттым. Бездә озакламый Яңа ел җитә. Шифоньерда минем Миләүшә исемле курчагым калган. Бер кулы юк аның. Бер кулы безнең әйберләр арасында киткән. Миләүшәгә читендер инде хәзер. Кулы булмагач, берни эшли алмыйча тик кайгырып утырадыр. Чыгарып ташлый күрмә аны. Мин бик-бик яратам аны.

Ләйсән».

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: