Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
13 март , 06:37

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Сәер кеше. Хикәя

Автобус Ташлыга борылды. Гел юл уңаендагы авыл түгел ләбаса. Район үзәгенә турыдан гына чабып булганда, көзге пычракны ерып, ничә чакрым урап изаланасы.

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Сәер кеше. Хикәя
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Сәер кеше. Хикәя

Автобус Ташлыга борылды. Гел юл уңаендагы авыл түгел ләбаса. Район үзәгенә турыдан гына чабып булганда, көзге пычракны ерып, ничә чакрым урап изаланасы.

– Хәзер бер көтү халык керәчәк, – дидем мин, әни тутырып җибәргән юл букчасын утыргыч астынарак яшереп. – Сак бул, абзый!

Янәшәмә утырганнан бирле тәрәзәдәге тапларны җентекләп күзәткән ир уртасы башта дәшмәде. Аннары гаять шикле рәвештә:

– Теге вакытта май иде, – дип куйды.

Һичнәрсә аңламасам да:

– Кайчан? – дип сорарга кирәк таптым.

Ул миңа борылды һәм, әллә төгәл вакытын искә төшерде, әллә төгәл вакытны билгеләр өчеи кулайрак сүз эзләде, кыскасы, тагын күпмедер дәшми торды да:

– Күптән, – диде, ниһаять. Бераздан янә телгә килде: – Шушы автобуста берсеннән-берсе сусыл, балланып өлгергән сылулар белән шаярып-көлеп, дөнья гамен гамьләп барган чак иде ул.

Мин пычрак автобуста кызлар белән чөкердәшеп баруны бик авырлык белән генә күз алдыма китерә алдым. Шулай да сер бирмәдем. Карашым абзыйның өс-башын җәһәт кенә капшап чыкты: әйе, тузып бетмәгән әле бу, юындырып, киендереп куйсаң, утыз-утыз биш яшьлек ярыйсы гына егеткә әйләнергә мөмкин. Сәер инде үзе. Кызыксыну белдермәсәм дә (чөнки, чыннан да, кызыксынмадым), ул сүзен моңсу рухта дәвам итте:

– Яңа шигырь табылган вакыт. Шуны сөйләп күңелләрен күрдем: «Ары бара, бире килә – бер керә дә бер чыга! – ул кызыл фәсле малайга таңнар калдым бу кичә». Ник «а»сын әйткәч, «бэ»сын әйтмисең, авторы кем, дип кызыксынды алар. Әйтмим, дип кирегә сукаладым. Ник, ну, ник, дип, үз сүзләрен сүзләделәр. Сезнең ныгып бетмәгән саф күңелегез андый тетрәнүгә әзер түгел, дигән булдым. Абау, ул кадәр төрттермәсәң, дип чыелдаштылар. Кыскасы, ярты автобусны авызыма каратып, үземне чын чынлап әллә кем итеп тойган бер мизгелдә шушы тукталышта эчкә узды ул. Туганнан туган абыем.

– Ташлыдамыни?

– Ташлыда.

– М-м.

– Аны ике ел элек печән өстендә һәйбәтләп ватканнар, чәчкәннәр иде. Табиблар яңабаштан җыйды: алыштырасын алыштырдылар, ябыштырасын ябыштырдылар, ямасын ямадылар. Нәтиҗәдә төзек кенә рәвеш алды. Дөрес, ярты ягы эшләми иде: сул аягын беркадәр өстерәбрәк йөри, сул кулы терсәктә бөгелгән килеш корышып каткан, ияге чалшайган, калын котсыз күзлек астындагы ике күзе һәрдаим яшь агыза... Башка вакыт яисә урын туры килсә, мин, әлбәттә, каршына чабып, абыйны кочаклап алыр идем. Ләкин бу юлы түгел. Бу юлы... булмады. Чыраемны капюшон астына яшереп, тавышымны баса төштем. Гүзәллек һәм дәрт аңкыткан чибәрләр хозурында ничек гарип туганым янына барып сүз катыйм инде? Ул мине күрмәде. Әллә, үзем ише, күрмәмешкә салышты.

...Аның мондый озын монологыннан соң күңелемдә, һичшиксез, җавапка лаек сорау борын төртте. Әмма Ташлыда кергән халык изеп китү сәбәпле, тиз генә ипкә килә алмадым, тәрәзәгә сыланмас өчен, яртылаш борылып, иңемне агай-аналарга терәдем, әйтерсең барысын да хәзер үк ишектән кире этеп чыгарырга исәпли идем. Теге кешенең бу мәхшәрдә гаме булмады:

– Сагышлы пейзаж: кичәге мәңге яшел яфракларга сары буяу тамган, кояшның җетелеге уңа төшкән, кара-кучкыл болытлар табигатьнең җыерылган кашлары гүя, – дип уфтанды ул, нигәдер. Гап-гади итеп: «Көз җитте», – диясе урында. Әйтәм бит, сәер кеше. Мин сорап калырга өлгергәнче, янә үзе сөйләргә кереште:

– Без яңадан күрешмәдек. Озакламый, гомумән, дөньядан кул селтәде ул. Җирләргә дә кайта алмадым. Хәзер миңа күпкә җиңелрәк булырга тиеш югыйсә: ояласы, хурланасы кешем юк. Сәламәт кардәшләр генә калды. Авызыңнан былбыллар сайрат, нурлар чәч, энекәш! Ләкин, ни хикмәт, җанга тамчы да җиңел түгел. Киресенчә, авыр хәтта. Ә автобус, шуны белмәгәндәй, һәр атна саен, һәр атна саен һич тә юл уңаенда булмаган шушы авыл аша уза...

Эчем пошса да, аны бүлдерергә базмадым. Букчадагы йомыркаларның, помидорларның бөтенлеген тикшереп, бәлешнең мае акмаганга тәгаен инанган чакта, абзый урыныннан торып чыгарга әзерләнә иде инде. Кенәгергә җиткәнбез икән. Чаллы ягына китүчеләр монда күчеп утыра. Кибән сыртыдай убылып төшкән җәмәгать арасында абзый инде гаип була язганда, кычкырырга ашыктым:

– Абзый, туктале! Авторы кем булды соң инде? Шигырьнең?

Ул, башына тай типкәндәй, бермәл акаеп карап торганнан соң, канәгатьсез төстә ияк чайкап, тизрәк юкка чыгу ягын карады.

Ник алай итте? Шагыйрьне атаса, теле корыр идеме?

Сәер кеше дигәч тә.

2017

Фото: https://ru.freepik.com/

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Сәер кеше. Хикәя
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Сәер кеше. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: