Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 март , 16:12

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (5)

Минем язмыш поезд язмышы кебек. Туу белән мине бер рельска кертеп җибәргәннәр дә, әле менә һаман шуннан чыга алганым юк. Кешеләр җил-давыллы, кайгы-хәсрәтле станцияләрне читләтеп үтә. Ә мин – юк, мин турыга барам, мин рельстан чыга алмыйм.

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (5)
Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (5)

Тимер ишекне аягы белән этеп ачып, бүлмәгә поднос күтәргән кеше килеп керде. Подноска тезелгән шешәләр, азык-төлек, нигъмәт артыннан аның шәлперәйгән иске борыны гына күренеп тора. Ул сүзсез генә подносны өстәлгә куйды да, кулларын чалбар балагына ышкый-ышкый, ишек катына килеп басты.

– Мә, үз өлешеңне! – Фидан шалт итеп бер шешәне ачты да ярты стакан чамасы салып, аңа сузды. Теге, мескен, бүреген йомарлап учына кысты, күзләре рәттән берничә залп биреп алды, борынына җан кергән сыман булды.

– Сузма!

Фиданның кырыс тавышы аны сискәндереп җибәрде, калтыраган кулындагы стаканы чак кына төшеп китмәде. Ул тешләренә шакылдатып бәрә-бәрә эчеп бетерде дә, стаканны, үрелеп, әрҗә өстенә куйгач, авызын бүреге белән каплап чыгып китте.

– Менә шушылар белән эшлибез инде.

– Нигә тотасың соң андыйларны? Бу бәндә нинди эш майтара алсын?

– Шул ук музыкаль метод. Ул кеше бар да, юк та монда. «Күр» дисәң – күрә, «күрмә» дисәң – күрми, «ишет» дисәң – ишетә, «ишетмә» дисәң – чукракка әйләнә.

– Нинди музыкаль метод булсын? Кешеләрне роботка әйләндереп бетерәсез бит сез монда.

– Ул бит үзе теләп шуңа бара. Кусаң да китми ул моннан. Аның өенә кереп кара син. Башың әйләнер. Аныкы төсле мебельне төшеңдә дә күрә алмыйсың. Каян таба – бер Алла гына белә. Һәр кибеттә, һәр кафе-ресторанда аның ишләре бар. Алар бер-берсе белән элемтәдә торалар. Теге кибеттә шушы минутта нәрсә бар, теге кафега иртәгә нәрсә китерәчәкләр – барысын да энәсеннән җебенә кадәр белеп тора алар. Шулардан башка эш тә алып барып булмый. Хәзер төшеп каласың.

– Болай яшәгәнче, яшәмәвең мең артык.

– Туктале, тыпырчынма. Менә, әйтик, бүген синең бәйрәм өстәлеңдә ни була? – Фидан аның эчендәге бар уйларын белеп-күреп тора кебек иде. Искәндәр үзен урам уртасында анадан тума ялангач калган кебек хис итте. Фидан торган саен кыза барды. Аның алдына кара һәм кызыл уылдыклы ике консерв банкасы ачып куйды, калын-калын телемнәр белән кызыл балык кисәргә тотынды. Искәндәр алдына әфлисун, мандарин, лимон өелде. Өстәл уртасына әрмән коньягы белән шампанский шартлап килеп утырды.

– Синең тырнагыңа да тормаган шул роботларның өстәлендә бүген боларның барысы да өелеп торачак. Гаҗәпләнгән булма, монысында түгел. – Ул җирәнеп кенә ишек артына таба карап, йөз җыерды. – Монысы калдык-постык җыючы гына аның. Тегеләре Алла кебек: үзләре күренми, эшләгән эшләре буенча гына дөньяда барлыкларына ышанасың. Менә шуннан балык мичкәсе өстенә утырып уйлап кара инде… Син, төннәр буе йокламыйча, алар өчен музыка язасың, аларның рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерү турында уйлыйсың.

– Мин алар өчен язмыйм.

– Кем өчен язасың соң?

– Үзем өчен.

– Хе-хе-хе… Болай булсаң, ерак китә алмассың син, Искәндәр. Теге мескен, йомран шикелле, кул астына эләккән бар нәрсәне өенә ташый, монысы, үз мәнфәгатен кайгыртып, склад мөдире булып урнашкан. Ә миңа нигә үзем өчен язмаска дисең инде. Мин дә кеше бит! Шулаймы?

– Шулай да булсын ди. Ә мин, йомран шикелле, үз өемә ташымыйм, үз күңелемдә, үз хәзинәмдә булган белән үземне юатам. Бары шул гына.

– Натураль хуҗалык була инде бу. Артта калгансың син, егет, дөньядан шактый артта калгансың. Безгә хәзер мәми авызлар түгел, тоткан җиреннән өзә торган егетләр кирәк.

– Син бу айсбергың белән бер бик каты барып бәреләсең әле, Фидан.

– Нинди айсберг ул?

– Һич югы, шушы кафең белән. Музыкаль метод түгел бу, айсберг теориясе белән эш итәсез сез монда. Кафеның кеше керә торган алгы ягында чебен күзенә кырып салырлык та ризык юк, ә аста – айсберг. Җыештыручы өстәл астындагы шешәләрне җыеп көн күрә. Үзең белгәнеңчә, аның кереме көннән-көн арта гына бара – шуның белән аның авызы йомык, ул шуңа канәгать, кассир әби, пенсиясе янына тагын ничәдер сум өстәлүенә сөенеп бетә алмый, шуңа мәрткә китеп утыра. Пешекчеләр пешереп тормый, товарны шул килеш кенә уңга-сулга җибәрә. Эш бара, план тула, үзең әйтмешли, партитура языла, ә музыка юк.

– Бик тирәнгә керә башладың, алай-болай ОБХССтан түгелсеңдер бит? Әйдә, юк белән баш катырганчы, яшь чакларны искә төшереп күңелне җылытып куйыйк әле бер.

Фидан хрусталь рюмканы яңгыратып чәкештерде дә бер сулыштан йотып куйды. Искәндәр, эчәргәме-эчмәскәме дигәндәй, рюмкага карап калды.

– Әйдә, күрешү хөрмәтенә! Яңа ел бит бүген, бәйрәм!

– Шуңа икеләнеп торам әле. Кунаклар килергә тиеш.

– Һә-әй, кунак килер алдыннан йөз граммны кабыпмы-кабып куярга кирәк тә инде ул. – Фидан профессиональ осталык белән әфлисунны кабыгыннан чишендереп куйды. Бу минутта ул теләсә кемне шулай тиз генә чишендереп ташлый алыр кебек иде. – Кунак килгәндә, хуҗаның күңеле хуш, авызы ерык булырга тиеш.

Искәндәр, ни булса, шул булыр дип, коньякны төбенә кадәр эчеп куйды.

– Менә син безне эт итеп сүктең. Белмичә сүктең. Бүген син төн буе уйнап-җырлап бәйрәм итәчәксең, ә мин дежурда булам. Теләсәм дә, сиңа бара алмыйм. Бүген төнлә безгә вагон килергә тиеш, шунсыз план тулмый. Ул вагонны быелгы елга кертеп калдырырга кирәк. «Вакыт» төшенчәсен без сезгә караганда яхшырак аңлыйбыз, димәк ки, безнең эш сезнекенә караганда фәлсәфирәк, мәгънәлерәк. Иске ел поезды финишка вакытында килеп өлгерәме-юкмы, безнең язмыш шуңа бәйләнгән. Ә син күктә, болытлар өстендә яшисең, ул поездларга төкермисең дә.

– Поезд, поезд, – дип кабатлады Искәндәр. – Мин үзем поезд кебек…

– Әйдә, безнең рестораннар трестына эшкә кер алайса, дим бит.

– Син һаман шаяртасың, Фидан. Ә минем эшләр шаярудан узган.

– Ул хәтле нәрсә булды соң әле сиңа? Кителеп төшкән җирең күренми. Сөмбел киткәч, иҗади фантазиягә куәт керә башласа гына…

– Шаярмыйм мин, Фидан. Инде менә бер ай буе һәр төнне төшемә поезд керә. Шпаллар арасыннан чәчәк җыеп йөргәндә әллә каян гына килеп чыга да ажгырып өскә килә. Мин чабам, чабам, поезд аның саен якыная, менә-менә сытып-изеп узар сыман. Мин һаман алга йөгерәм, ә рельстан читкә чыгарга башыма да килми. Инде поезд җилкәмә килеп терәлде генә дигәндә, кычкырып уянып китәм. Төш юрый беләсеңме син?

– Әби-чәби шикелле, төшкә ышана башладыңмы әллә инде?

– Төш – кешенең еллар буе уйлап-хыялланып йөргән хисләренең соң чиккә җитеп кысылган бер йомарламы ул. Юк нәрсә төшкә керми. Кеше дөньяда булмаган нәрсә турында уйлый да, хыяллана да алмый. Бу поезд да юктан гына түгел. Минем язмыш поезд язмышы кебек. Туу белән мине бер рельска кертеп җибәргәннәр дә, әле менә һаман шуннан чыга алганым юк. Кешеләр җил-давыллы, кайгы-хәсрәтле станцияләрне читләтеп үтә. Ә мин – юк, мин турыга барам, мин рельстан чыга алмыйм. Сөмбел киткәч, рельссыз тормыш башланыр дигән идем, баксаң, бүтәнчә яши белмим икән.

– Син, Искәндәр, тормышыңны юкка катлауландырасың. Тормыш син уйлаганча ук катлаулы түгел бит ул. Һәркем үзенең бәхете турында үзе кайгыртырга тиеш. Һәр кеше бәхетле булса, бар халык бәхетле була, дөнья түгәрәк була. Бары шул гына, бик гади бит югыйсә. Син инде үзеңне зур максатлар өчен дөньяга килгән дип саныйсың. Сана әйдә, саный бир. Институтта укыган чакта ук йолдыз чире белән чирли идең. Һаман терелеп җитмәгәнсең икән. Әллә мине… музыканы үзеңә караганда кимрәк ярата дип уйлыйсыңмы? Һо-о, юк! Арып-талып эштән кайткач, пианино янына килеп утыруга, бу дөньяның бар әрҗәләре, капчыклары эреп әллә кая юкка чыга. Менә шул чакта мин дә канатланам, мин дә яши башлыйм, шул чакта гына үземне бәхетле хис итәм мин. Ә болар, – Фидан бүлмәгә, өстәлдәге нигъмәтләргә битараф караш ташлады, – болар бер юаныч кына. Миннән барыбер композитор да, зур музыкант та чыкмый. Ә яшәргә кирәк. Типтереп, сиптереп, кешеләрнең күзләрен яндырырлык итеп яшәргә кирәк. Музыкант Фиданны тыңларга теләмәгән идегезме, ярый, менә хәзер склад мөдире Фидан янына килерсез. Бил бөгә-бөгә керерсез, рәхмәт укый-укый чыгып китәрсез. Ә ул сезнең арттан мыскыллап көлеп калыр.

– Ярый, мин китим әле, Фидан.

– Кая ашыгасың? Үпкәләдеңме әллә? Буш өйгә кайтып нәрсә эшләмәк буласың? Кем көтә анда сине?

– Кунаклар киләсе. Өстәл әзерләргә кирәк. Кибетләргә йөрисем бар.

– Нинди кибет ди ул тагын? Нәрсә кирәк, бөтенесен төяп җибәрәм хәзер. Әй, Шамка!

– Нинди Шамка ул тагын? Кирәк түгел.

– Шамил аның чын исеме. Нәрсә кирәк сиңа?

– Бернәрсә дә кирәк түгел.

– Ә нигә генә кердең соң монда? Минем янга йомышсыз кермиләр…

Фидан аның буш сумкасына карап куйды.

– Хәлеңне белергә.

– Әйдә, алай булгач, юл аягына берне күтәреп куйыйк. Яңа елны каршы алу да шул булыр.

– Ярый, мин китим инде.

Искәндәр, буш сумкасын селки-селки, әрҗәләр арасындагы лабиринт буйлап әкрен генә чыгып китте. Фидан, башын артка ташлап, сүзсез генә сейф-бүлмә эчендә басып калды.

 

Урамга түшәлгән ап-ак кар һәм кояш яктылыгыннан Искәндәрнең башы әйләнеп китте. Ул, баскыч култыксасына таянып, күзләрен йомган килеш шактый ара басып торды. Җиргә сибелгән миллион йолдызлар күзне авырттырып җемелди. Искәндәр буш сумкасы белән аяк балтырына шапылдатып сукты да кар-йолдызларны шыгырдата-шыгырдата атлап китте. Шәһәр чите булгангадырмы, урам буш, бары тик сары чәчле малайга охшаган кояш кына, биек йортлар артыннан башын күтәргән дә, якты күзләрен олы итеп ачып үрелә-үрелә, шәһәргә карый. Шулчак Искәндәргә дөньяда кояш белән үзеннән башка беркем дә юктыр сыман тоелды. Хәмитләр, Интизар, Альфред, Рүдәл, Фиданнар – барысы да үз өннәренә кереп качкан йомраннар. Алар, тышта кар эреп, дөнья җылынмыйча, гөлләр чәчәк атмыйча, шул өннәреннән чыкмаслар, җыйган ризыкларын эшкәртеп ятарлар кебек. Ә ул аларның өнендә яши алмый, аның йомран өненә керәсе килми, анда аны кабул итәргә атлыгып торучы да юк…

Искәндәрнең борын төбеннән генә гөрселдәп буш трамвай узып китте. Ул тукталышка кадәр йөгереп барды да трамвайның иң арткы утыргычына кереп утырды. Трамвайда беркем дә юк иде, шуңадырмы, ул бөтен көченә чаба, озын гәүдәсе белән як-якка атына. Шулай атынып бара торгач, Искәндәр үзенең йокыга киткәнен сизми дә калды.

Трамвай ап-ак каен урманын урталай ярып чаба да чаба. Туй күлмәге кигән сылу каеннар сискәнеп юл читенә тайпылалар. Каен урманын чыгуга, яшькелт киемле солдат егетләргә охшаган усаклар арасына ажгырып килеп керделәр. Аннары алда колач җитмәс гәүдәле имән баһадирлар күренде. Трамвай ачы тавыш белән сызгыра, бөтен гәүдәсе белән калтырый, коточкыч авазлар чыгара. Аның кыяфәтен күрүгә, йөз яшьлек имәннәр тамырлары белән куптарылалар да җан-фәрманга чаба башлыйлар.

– Туктатыгыз! Туктатыгыз! – дип кычкыра Искәндәр.

Ә трамвай һаман чаба да чаба.

– Туктатыгыз! Мин төшеп калам!

Аның сүзенә колак салучы, аны ишетүче, аңа җавап бирүче юк. Ул урыныннан сикереп тора да буш вагон буйлап чабып китә. Трамвай йөртүче кыз утырган кабина ишеген йодрыклары белән төяргә тотына, буш сумкасы белән шап-шоп суга.

– Туктатыгыз! Без кая барабыз? Мин төшеп калам! – дип инәлеп кабатлый ул.

Ә трамвай һаман күз иярмәс тизлек белән алга ыргыла, барган саен урман куера, караңгылана. Ишекне төя-төя, Искәндәрнең куллары арый, башы стенага бәрелә. Ә дию арбасы һаман чаба. Менә арба ут булып кыза, аны ялкын чорный, Искәндәр бер баштан икенче башка чаба, тирләп-пешеп чыга, чәчләреннән бу күтәрелә. Һәм ул, аптырап, хәлдән таеп, утыргычка утыра да үзенең көчсезлегеннән гасабиланып, тавышсыз гына үксеп җибәрә. Шулчак дию арбасы туктый, алда яктырып, миллионлаган рубин йолдызлары белән күзләрне чагылдырып, әкият сарае балкып күренә. Түрдәге пыяла ишек ачыла да аннан… кинаяле елмаеп, алды – кап-кара, арткы ягы ап-ак күлмәк кигән… Сөмбел килеп чыга. Килеп чыга да, аяклары җиргә тияр-тимәс атлап… юк, атлап түгел, йөзеп, аңа каршы килә… Килеп җитә дә сак кына аның җилкәсенә кагыла.

– Әйдә төшәбез! – ди ул боерган аваз белән. – Килеп җиттек.

Шулчак колак төбендә меңләгән йолдызлар чыңлап куя да сүнә. Искәндәр күзләрен ача. Кырыйга шуып төшкән бүреген рәтләп куя, сәерсенеп, өскә күтәрелеп карый.

– Төшәргә вакыт, гражданин. Инде өченче тапкыр әйләнәсез. Билет та алмадыгыз. – Трамвай йөртүче кыз, Искәндәрнең уянганын күреп, кулын җиңеннән җибәрә.

– Әллә йокы планы тулмаганмы? – дип, янәшәдәге таза-базык гәүдәле, ямьшәйгән сумкалы, җиңенә кызыл бәйләгән хатын аның сүзен ялгап алып китә. – Сезнең йокы планы тулмаган, безнең – штраф планы. Билетыгызны күрсәтегез әле.

– Юк, алмадым мин.

– Куян бәясе – бер тәңкә.

– Ничек, ничек? Нинди куян? – Искәндәр уянып җитмәгән күзләрен челт-челт ачып йома да, гаҗәпләнеп, өскә күтәрелеп карый. Аннары, үзе дә сизмәстән, авыз тутырып елмаеп җибәрә.

– Яңа ел котлы булсын!

– Акылың өч потлы булсын! Безнең вакыт юк, халык көтә. Чыгар әйдә бер тәңкәңне!

– Бер тәңкәсез Яңа елга керү юкмы?

– Телеңә салынма. Бушка йөрисең килсә, тәпи-тәпи атла яисә машина ал. Кая теләсәң, шунда йөрерсең. Ә бу җәмәгать транспорты дип атала. Аның үз маршруты, үз законнары бар. Бер тәңкәңне…

Искәндәр, юләр кеше шикелле, авызын ерган да тик тора. Ул әле сәер төшле йокысыннан уянып җитмәгән, ул әле һаман, кулга-кул тотынышып, Сөмбел белән әкият сарае каршында басып тора кебек. Трамвайдагы халык шаулаша башлагач кына, күз алдындагы томан таралып, боз каткан тәрәзәләр, рәт-рәт тезелгән утыргычлар, каршыда басып торган ике кеше әкрен-әкрен пәйда булды. Искәндәр, кабалана-кабалана, кесәләрен актарды, кулга иң беренче эләккән акчаны тартып чыгарды да җиңенә кызыл бәйләгән хатынга сузды. Егерме бишлекне күргәч, хатынның салкын йөзендәге боз эреп киткәндәй булды, ул Искәндәргә ихтирамлы караш ташлады, тавышы да йомшара, ягымлылана төште.

– Кая бара идегез соң? Кайсы тукталышка кадәр?

– Соңгы тукталышка кадәр. «Бәхет» тукталышына. Уятмасагыз, билләһи, барып җитә идем.

– Болай йоклап йөрсәң, ерак китә алмассың. Кулыңдагы бәхетне дә ычкындырырсың. Яшь кеше ут чәчеп торырга тиеш, баскан килеш йоклап йөрергә түгел.

«Монысы да акыл сата башлады, – дип көлемсерәде Искәндәр. – Шулкадәр мәхлук кыяфәтле микәнни соң мин? Кая гына барсам да, кемне генә очратсам да, акыл өйрәтә башлыйлар».

Контролёр хатын иске сумкасыннан бөгәрләнеп беткән берлекләр, көмеш-бакыр тиеннәр чыгарып, кат-кат озаклап санады, аннары аларны, учы белән көрәп, Искәндәрнең учына салды.

– Санап ал, акча санаганны ярата. Мә, квитанция, хатыныңа отчёт бирерсең. Кыеклатып карама, алдамадым, бер тәңкәңне генә алдым.

– Бәхет кыйммәт тормый икән сездә.

– Трамвайда йөрү дә булдымы бәхет?

Искәндәр, әй, синең белән сөйләшеп тел әрәм иткән мин юләр дигәндәй кулын селкеде дә, ашыгып атлый-атлый, арткы ишектән чыгып китте.

 

(Дәвамы бар.)

 

Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: