Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 март , 05:35

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Караңгы. Хикәя

– Мәгъсүм төшмәде, – диде Сәгадәт апа. Аннары сүзсез калды. Бер тынга. Соңрак үт сытарлык ачы соравын чыгарып салды: – Ник асылына алар?  

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Караңгы. Хикәя
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Караңгы. Хикәя

Сәгадәт апа бу юлы да хәл-әхвәл белешүне арт сабагымны укытудан башлады:

– Кичә телевизорда күрдем. Ошамадың. Андый шигырь сөйлисе түгел иде. Ничек әле?.. Мин – ватык ояның... ялгыш исән калган бер кошы... Нигә алай дисең? Гаиләң тулы түгелме? Кагылып үстеңме? Горабасыңмы? Җирбит!

Кич җитүгә карамастан, Сәгадәт апаның тавышы утырмаган иде әле. Язгы җилдә кыюсыз яфрак лепердәве кебек кенә ишетелсә дә, җиңел, үтә күренмәле сүзләренә кушылган зәһәре, үзегез күрәсез, каты чыкты.

– Мин дә сине күрүемә шат, Сәгадәт апа...

– Ничек кайтып җиттең? – дип, беркадәр йомшара төште ул.

– Әйбәт кенә. Башта электричкада. Аннары әти килеп алды.

– Җирләдегезме?

– Җирләдек.

Ленар абый турында сорашуы. Ай буе айнымыйча эчеп йөргән дә өченчекөн, болай булмый, дипме, ниһаять, элмәккә менеп котылырга уйлаган. Әбисенең бердәнбер өмете иде. Хәзер ул карчык ялгызы нишләр?

О, ул Ленар абыйның футбол тибүен күрсәгез иде сез! Дистәләгән Пелеларың яисә, кем әле анда хәзер, Мессиларың бер читтә торсын! Шундый таза, шундый чибәр егет! Аның артыннан куаклыкка кызлар үзләре ябышып керә иде. Бик озак Казанда эшләп алды. Чия төсендәге «девятка»сы авылның җәйрәп яткан сазлавыклы урамнарыннан очып кына үтә иде!

Шул... Әллә нишләде... Кырау сукты үзен. Күпмедер вакыттан соң авылга кайтты. Машинасын әүвәл кытай тракторына, бераздан анысын «Белорус» мотоблогына, анысын велосипедка, ахырдан анысын бер яртыга алыштырды. Әйе, әйе, билләһи, нәкъ теге мәзәктәге кебек.

– Кеше күп идеме соң?

– Бар инде. Яшьләргә халык йөри бит...

– Мәгъсүм төшмәде, – диде Сәгадәт апа. Аннары сүзсез калды. Бер тынга. Соңрак үт сытарлык ачы соравын чыгарып салды:

– Ник асылына алар?

«Тормышлары авырдыр» диеп котыласым килгән иде. Бәхеткә, тыела белдем. Авылда эшсезлек, анысы: азганы азды, тузганы тузды. Җитмәсә, ярты Татарстанны үзләштереп, хәзер менә, ничектер, «банкротка чыккан» инвесторның бурычларын да якындагы ун-унбиш ел эчендә авылдан савып алачаклар икән. Әмма күпме гомер ятакта аунаган сырхау карчыкка ни рәвешле «тормышлары авырдыр» дип әйтәсең инде?

Үзе бетәшкән, бетәшкән Сәгадәт апа. Түшәккә сеңгән. Бөгәрләнгән җәймәнең бер ягыннан шырпыдай нәзек пар аягы чыккан да, икенче ягыннан йодрык кадәр ап-ак башы тырпаеп тора. Чиргә сабышкач, ире әллә кая шабашкага китте дә бүтән кайтып күренмәде. Балалары юк иде... Шулай итеп, буйдак энесе кулына калды. Аның, сорап алгандай, башта әтисен, аннары әнисен соңгы юлга озатып, эше кимегән чак иде.

– Белмим шул, – дип мыгырдандым. – Караңгы.

Күпмедер сөйләшми тордык. Раил Садриевның телевизордан чыккан катыклы-әрсез тавышы гына дүрт дивар арасында адашып йөрде.

– Мәгъсүм абый эштәме соң?

– Кайтты. Каралты-кура тирәсендәдерме.

Һич рәхәт күрмәде инде ул, мескен. Өйләнгән иде дә... Әнисе белән тәлинкә вазаларны вата-җимерә бер талашканнан соң, хатынын: «Үзегезгә булсын!» – дип, алган җиренә кире илтеп куйды. Шуннан бирле буйдак. Авызына бер тамчы да капмый. Капса, башы китә. Үзе җен кебек тырыш инде. Былтыр зеңләп торган сап-сары чыршы бүрәнәсеннән нинди йорт җиткереп куйды! Абзар тулы мал, ишегалдында УАЗ кетердәп утыра... Өенә килгәндә, анысына хатын-кыз кулы җитми, билгеле: идән ярыкларына пычрак поскан, тәрәзәдә таплар, чебен тамгалары... Түшәм белән дивар кавышкан почмакларда – пәрәвез, анда үрмәкүчләр Сабан туе ясап мәш килә.

Ишегалдыннан: «Каһәреңне себерим!» – дигән янау белән бергә җан ачысыдай хәтәр чинау ишетелде. Актүш тагын аяк астында буталып маташкан, димәк.

Бераздан тупсада Мәгъсүм абый үзе дә күренде:

– Нихәл, студент?

– Ярыйсы.

– Хәзер оныттың син безне, маңка чакта гына «чиле-пешле йомырка пешер әле» диеп төшеп җитә идең...

– Юкны сөйләмә инде, кайткан саен киләм ич.

– «Ич»ләп җибәргән була тагы!

Мәгъсүм абыйның сипкелләрен каплап йөзенә чыккан шаянлыгы шул арада сүрелергә дә өлгерде. Җитдиләнеп, әмма елмаюын җуеп бетермичә, Сәгадәт апага борылды ул. Һәм иллә дә ягымлы рәвештә:

– Ашап алабызмы, апа? – диде.

Җавап урынына түшәктәге җан иясе күзен генә йомып алды.

– Озак сөйләштегезмени?

– Әллә ни түгел, югыйсә.

Сәгадәт апаның шулай тынып калачагы мәгълүм иде. Тел очыннан ярты аваз да шудырып төшерә алмаган халәттә, иреннәрен балык сыман чуп-чуп китереп ятканын үз күзләрем белән күргәнем булды. Чире нерв системасына бәйле. Тавыш ярыларына да тәэсир итәдер, күрәсең.

– Башта тәһарәтләник әле...

Комачау итмәс өчен, мин шыпырт кына кече якка уздым. Газ мичендә быгыр-быгыр ботка кайнап утыра, утын беркадәр бастым; чәй ташыган, анысын сүндердем. Сөт салынган чокырда чалкан ятып йөзгән черкине калак арты белән генә алып аттым да эчемлекне бер йотым уртлап куйдым.

Озакламый ике бүлмә арасындагы ишек тәрәзәләре зеңләде:

– Манныйны бер тәлинкәгә салып китер әле...

Мин күндәм рәвештә аның гозерен үтәргә ашыктым. Мәгъсүм абый «бисмилла...» дип бер кашык тәгамне апасына сузды. Изге сүзне никадәр олылап әйтергә тырышса да, аның авызыннан кара көеп кыйналган кебек, имгәнеп чыкты ул. Күпме шулай утырганбыздыр, карашым кинәт Сәгадәт апада абынды. Тетрәнеп киттем: аның шар ачылган күзләрендә... яшәү уты дөрли иде! Хәлсез иреннәре, бакчы, тәмсез боткалы ямьсез кашыкны ничек кысып капкан! «Җибәрмим!» дип кычкырып тора. Беләзек кадәр генә калган муенына алай-болай Газраил үрелсә, апа аның бозлы кулын да сау калган ярым-йорты тешләре белән кимереп ташлаячак, чәрдәкләп бетерәчәк иде, билләһи!..

– Йә, соң инде, киттем, – дип хушлашырга булдым мин. Пәлтәмне ябынып, ишегалдына чыктым. Дөнья караңгы иде. Актүш оясына җиткәч, кадакланган төсле, баскан җиремдә катып калдым. Эт авыр көрсенергә дә куркып ята. Каты эләккәндер шул. Исәңгерәгән халәттә кайнар кар кәзе белән чыраемны сыйпаганда, Мәгъсүм абыйның аяк тавышларын ишеттем. Өйалдыннан чыкмады ул. Шундагы баскычка чүгәләп шырпы сызды.

– Югары оч Марат югалган иде бит әле... Кордашың...

– Ул миннән олырак...

– Бүген тапканнар шуны... Ташландык сарайга кереп буылган...

Саубуллашырга өлгердемме икән, юкмы, кабаланып үзебезгә, түбән очка томырылдым: тизрәк, тизрәк өйгә кайтып җитәргә! Җанны изгән бу авыр тәэсирдән котылырга! Әмма никадәр генә кызуласам да, Сәгадәт апаның әрнүле авазы «ә» дигәнче куып җитте мине, куып җитте дә, юл читенә егып салып, бертуктаусыз яңаклый башлады:

– Нигә асылына алар?!

Бераздан мин тезләнеп бастым һәм кызарынган кулларымны йөземә китердем. Кеше үлгәнне ишеткәч, ни диләр соң әле? Тик кысылган ирен арасыннан бер сүз дә таммады. Мин бернинди дога да белми идем.

2014

Фото: https://ru.freepik.com/

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Караңгы. Хикәя
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Караңгы. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: