Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
12 март , 16:16

Фоат САДРИЕВ. Беренче дәрес

Мәктәпкә җиткәндә, уннан да ким булмаганбыздыр. Җыелышып барып кердек. Ишек төбенә җиткәч, әбием әйткән сүзләр искә төште, мин «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип пышылдап куйганымны сизми дә калдым. Моны Мансур ишетеп калган икән. – Син нәрсә, – ди ул, – мәчеткә кергәндә генә бисмилла әйтәләр, бу мәктәп бит. Әни әйтә: мәктәптә динне яратмыйлар, ди.

Фоат САДРИЕВ. Беренче дәрес
Фоат САДРИЕВ. Беренче дәрес

Мин, сулуым кабып, өйгә кайтып кергәндә, әбием намазлык өстендә утыра иде. Китап-дәфтәрләремне әкрен генә өстәл өстенә куеп, чыгып китәргә дип ишек янына гына килеп җиткән идем, әбиемнең миңа эндәшкәне ишетелде:

– Балам, бу нинди китаплар?

Мин, борылып, әбием янына килдем. «Әлифба»ны аңа суздым.

– Мин тагын бер көннән мәктәптә укый башлыйм. Мансур да. Укытучы Ниса апа икебезгә дә китап-дәфтәрләр бирде.

Әби аны-моны төпченеп тормады.

– Шулайдыр шул, укырга төшәр вакытың да җиткәндер. И бала, бала. Исәннәр алга бара, үлгәннәрнең генә көне бетә. Атаңның сугышка чыгып китүенә дә җиде ел булган, алайса. Суга төшкәндәй югалды шул. Үлүе турында язу-фәлән килмәде килүен. Өметсез шайтан дигәндәй… Юктыр шул инде, исән калганнар кайтып бетте. Тәнендә җаны булган кеше һич югы хат-хәбәр юллар иде. Юктыр шул инде…

Әби, намазлыгы өстенә менеп, тагын догалар укый башлады. Мин, тәрәзә турыннан сыер-сарыклар үтүен күреп, тиз генә урамга чыгып чаптым. Үзебезнең ак битле коба сыерны, сарыкларны ишек алдына керттем. Алар мин әзерләп куйган суларны эчәргә керештеләр. Үзләре, рәхмәт укыгандай, вакыт-вакыт миңа карап алгалыйлар. Мин бигрәк тә сыерыбызны яратам. Аңа «Ак бит» дигән исемне дә мин куштым. Әни аны минем яшемдә, ди. Ул да сугыш чыгасы елны туган. Аның әнисен, налог, заем түләргә акча булмагач, сатып җибәргәннәр. Ак бит ел саен бер бозау алып кайта. Шунысы кызык, бозаулары үзенә охшап тумый. Йә аклы-каралы, йә бөтенләй кара төстә була. Узган елгысы үзе төсле ак битле иде, әмма бүтән төше кап-кара. Аны юк кына бәягә колхозга тапшырттырдылар, ди әни. Кайчакта, колхоз көтүе кайтканда, ул безнең капка төбенә килә. Әмма, ачып кертүче булмагач, үпкәләгәндәй китеп бара. Ул арада капкадан әни кайтып керде. Җилкәсенә зур итеп печән көлтәсе күтәргән. Печәнне арба белән тартып кайтырга кушмыйлар. Тыңламаган кешеләрнең арбаларын ваталар, йә колхоз алачыгына илтеп бикләп куялар. Шуңа күрә бөтен ышаныч җилкәдә, ди әни. Ул печәнне аяк астына ташламады, такта абзарның алгы бүлемендәге идәнгә таратты, келәсен эләктереп куйды.

– Бусы – кышка. Кышның корсагы бик зур аның. Аны тутырыр өчен, ай-һай, печән күп кирәк.

Кичке чәй янында Сәрбиҗамал әби сүз кузгатты.

– Менә безнең Фоатны быел сабакка йөрергә язганнар икән. Ниса апасы китап-дәфтәрләр биреп җибәргән.

Бу сүзгә иң элек әни гаҗәпләнде.

– Нишләп алай булсын? Әле киләсе елның мартына гына аңа җиде яшь тула. Ярты елга алдан укый башлыйсың түгелме соң?

– Мансур укыгач, минем дә укыйсым килә.

– Ә, син үзең сорап йөрисеңмени? Берәр ел исәер вакытың бар бит әле. Хәер, үзең кара. Укуы авыр дип зарланма гына.

Мин иркен сулыш алдым. Җил-давыл күтәрелмичә калды. Дүртенчегә барырга тиешле Хәкимулла абый гына:

– Синең белән дәрес әзерләп азапланасы көннәр бар икән әле, – дип әйтеп куйды.

Әбинең әйтер сүзе бетмәгән икән. Ул, эчәр чәен читкә этеп куеп, әкрен генә сөйләп китте.

– Син укыйсы мәктәп йорты бабаң үскән нигез бит. Асты таш, өсте агач кара-каршы йортлы булгач, аларны кулак санап, өйдән куып чыгардылар. Бабаң Галимулла минем әткәй йортында яшәргә мәҗбүр булды. Укымышлы кеше иде. Түбән Өскебеш мәдрәсәсен тәмамлап, аннан соң үзлегеннән әзерләнеп, муллалыкка шәһадәтнамә дә алган иде. Коръән укуын тыңларга тирә-күршеләр керә торган иде. Мәкаме бик матур иде. Син туган елның февралендә вафат булды. Бер айдан соң син тудың. Шул мәктәпнең урам як бүлмәсендә су буе ягындагы диварының астан бишенче бүрәнәсенә гарәп хәрефләре белән чокып «Галимулла» дип язылган. Аны малай чагында бабагыз язып куйган. Утызынчы еллар башында бу йортны мәктәп иттеләр. Бер елны сайлау шунда булган иде. Әлеге язуны эзләп табып, кулым белән сыйпап чыккан идем. Бабаңның истәлеге булып шул гына калды дип. Шунда тагын бер кереп чыгасы килә килүен. Хәер, кереп тә була инде, күңел җитү генә кирәк. Мәктәпне безгә туган тиешле Абдулла абзыегыз белән Нәфисә җиңгәгез карап тора бит. Ягалар, җыештыралар. Көне-төне шунда кайнашалар. Кеше-кара күрмәгәндә алар белән кереп-чыгып була инде. Шулай да, куып чыгарылган йорт булгач, аяк бик тартмый икән шул. Менә Хәкимулла абыеңның шул мәктәптә бер ел, синең башланмаган дүрт ел укыйсың бар. Үзебезнең бабай йорты, дип, үз өеңдә утыргандай утыр, балам. Барыбер ул догалы йорт нигезендәге бөтен затлы нәрсә юкка чыкмагандыр әле. Ишектән кергәндә-чыкканда, кешегә ишеттерми генә, авыз эченнән генә әгузе-бисмиллаңны әйтергә онытма, балам. Ул йорттан чыккан әрвахларның рухы сөенер. Сабый бала күңелендә тирбәлгән бисмилла Аллаһы хозурына бармый калмас.

Иртәгесен әбием, үзенең яшь чагында суккан бик матур тастымалын урталай бөкләп, ике кырыеннан тегеп чыкты. Букчаның өске өлешенә шудырып бәйли торган бау тыгып калдырып, бөрмәләп тегеп куйды. Шуңа теге яңа китап-дәфтәрләремне һәм, аныңча әйтсәң, «хәрендәш» тә салды.

– Менә мәктәпкә шуның белән йөрерсең.

Шул кичне, Нәҗип җизнине түбән очтан чакырып менгереп, Хәкимулла абыйның да, минем дә чәчне алдылар. Күрше Галимҗан абзыйлар мунчасына ягып, юындырып чыгардылар. Күлмәк-ыштаннарның ямасын ямап, юасын юып куйдылар. Үзенә күрә шактый мәшәкатьле көн булды бу.

Менә беренче сентябрь таңы туды. Мин йокыдан үзем уянырмын дип уйлаган идем. Кая ул? Әбием «тор, бәбкәм, мәктәпкә барасың бар», димәсә, белмим, күпме йоклаган булыр идем. Әйе, «мәктәпкә барасың бар», дип, әбием бүгенге көннең ниндилеген искә төшерде. Димәк, мин инде зур булганмын. Башка көннәрне «тор, әйдә, сыерны көтүгә куасың бар» яисә «тор, бүген көтүгә чыгу чираты бездә» дип уята иде. Ә бүген бөтенләй икенче сүз – «мәктәпкә барасың бар!» Әбием дә нәрсә әйткәнен яхшы аңлый булса кирәк, мине зурлап, олысымак итеп әйтә.

Мин сикереп торам. Гадәттәгечә аннан-моннан гына битне сыйпаштыргалап алыйм дигән идем дә, әбием күзәтеп тора икән.

– Алай ашыкма, битләреңне әйбәтләп ю, колакларың да чиста булсын. Укытучы апаң караганда оятлы булырлык булмасын.

Бер-ике бәрәңге ашап, чәй эчкәч, көтү килеп җитте. Малларны, урамга чыгарып, көтүгә кушып җибәргәч, Хәкимулла абый белән мәктәпкә төшеп киттек. Хәкимулла абый чүәктән, ә мин – яланаяк. Аның каравы кулда – букча. Өр–яңа. Эче дә буш түгел.

Ул арада безнең арттан Мансур да йөгереп килеп җитте. Без чыкканны капка ярыгыннан карап торган икән. Көтеп торганнар диярсең, безгә Шәйдулла, Тимергали, Мөнир, Наил, Тәлгать иярде. Мәктәпкә җиткәндә, уннан да ким булмаганбыздыр. Җыелышып барып кердек. Ишек төбенә җиткәч, әбием әйткән сүзләр искә төште, мин «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип пышылдап куйганымны сизми дә калдым. Моны Мансур ишетеп калган икән.

– Син нәрсә, – ди ул, – мәчеткә кергәндә генә бисмилла әйтәләр, бу мәктәп бит. Әни әйтә: мәктәптә динне яратмыйлар, ди.

Хәкимулла абый, безне укыйсы бүлмәгә алып кереп, бер партага утыртты.

– Шунда утырып торыгыз, укытучы апа үзе кирәгенчә урнаштырыр, – дип, үзләре укый торган сыйныфка кереп китте.

Бүлмә гөр килә. Монда мин белмәгән малайлар-кызлар да бар. Болар түбән очныкылар булса кирәк.

Менә ишектә Ниса апабыз күренде. Барыбыз да тынып калдык. Ул гади тенә киенгән. Әмма шулай да безнең әни-апалардан аерылып тора. Куе яшел төстәге күлмәк, аның өстеннән шундый ук яшел кофта кигән. Чәчләрен өчпочмаклап япкан яулык белән каплаган. Йөзе, усал булмаса да, кырысрак күренә. Өченчекөн үз өендә безгә китап биргәндәге кебек елмаеп тормый.

– Балалар, исәнмесез, – диде ул керә-керешкә. – Укытучы класска кергәндә, укучылар аягүрә басып каршыларга тиешләр. Моннан соң онытмагыз. Хәтта мичкә ягучы Абдулла абзыегыз керсә дә. Болай эшләү кешене ихтирам итү була.

Шулвакыт ишек ачылып китте. Керүче, чыннан да, Абдулла абзый иде. Ул миңа бик карт кеше булып күренде. Башында кара түбәтәй. Йөзе җыерчыкланып беткән. Сакал-мыегы да ап-ак. Җитмәсә саңгырау икән. Ниса апаның бер сүзен дә ишетми. Ә, нәрсә? – дип, тик тора. Учын ачып, колагы артына да куеп карый, тик файдасы юк. Ниса апа да ул кадәр каты кычкырмый. Балалар алдында яхшысынмыйдыр, күрәсең. Укытучыларга артыгын кычкырырга ярамыйдыр. Әмма Ниса апаның Абдулла абзыйга нәрсәдер әйтәсе, ниндидер йомышын бик тә кушасы килә. Шуны ничек тә аңлата алмаудан гаҗизләнүе бөтен халәтендә чагыла. Аптырагач, ул кулына акбур алды да, кара такта янына килде һәм безнең әбинең Коръәнендәге кебек кәкре-бөкре хәрефләр белән яза башлады. Абдулла абзый аның язганын бик игътибар белән күзәтте һәм, язылып беткәч, ниһаять, көлеп җибәрде.

– Ә, шулаймыни? Хәзер үк эшлибез аны. Һай, бу колакны. Шуны да ишетми торам икән.

Ул картларча вак-вак адымнар белән чыгып китте.

Ниса апа, тактага язганнарын тиз генә сөртеп, безгә әйтте:

– Минем болай тактага язганны берәүгә дә әйтмәгез, яме, үскәннәрем.

Без җиңел сулап куйдык. Дәрес башланды. Мин, «Әлифба»да язылганнарны чатнатып укып биреп, бу дәрестә укытучыны да, унбишләп иптәшемне дә шаккатырдым.

Дәресләр бетеп, өйгә кайтканда, Мансур әйтеп куйды:

– Тактага ниләр язганын укытучы апа нигә берәүгә дә әйтергә кушмады икән?

Нәрсә дим? Бу сорауга мин дә җавап бирә алмый идем шул.

 

Мөнир ВАФИН фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: