Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 март , 17:48

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (4)

Азык-төлекне бушатып, кисеп-турап өстәлгә тезә башлагач, табынның бик ярлы икәне күренде. Бу табынга кеше чакырырлык түгел иде.

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (4)
Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (4)

* * *
Паровоз пошылдаулары чыгарып, бар бүлмәне гөрселдәтеп иске сәгать сугуга, Искәндәрнең күз аллары караңгыланып китте. Ул күзләрен чытырдатып йомды. Паровоз тагын, тагын уһылдады, кузгалырга рөхсәт биреп, ачы итеп сыбызгы чырылдады. Искәндәр, бөтен гәүдәсе белән суырылып, поездга омтылды. Менә гаҗәп: яшел вагоннар урынына рәт-рәт парталар тезелгән, һәр партада – аның Ләйсәненә охшаган балалар, ә иң алда, паровоз урынында – аларның борынгы сәгате. Сөмбел паровоз-сәгать тәрәзәсеннән кул болгады да поезд тавышсыз гына кузгалып китте. Ул, алга сөрлегеп, чак кына егылмыйча калды…

 
* * *
Азык-төлекне бушатып, кисеп-турап өстәлгә тезә башлагач, табынның бик ярлы икәне күренде. Бу табынга кеше чакырырлык түгел иде. Нәрсәдер уйларга, хәстәрен табарга кирәк. Искәндәр, маңгаен җыерып, күзләрен йомып, үзенең таныш-белешләрен хәтердән үткәреп чыкты. Монысы музыка училищесында укыта, тегесе – мәктәптә… Танышлар арасында аңа ярдәм итә алырдай кеше күренми. Туктале, Фиданны кафега склад мөдире булып урнашты дигәннәр иде. Шуңа барып карасам? Әйе, шунда барырга кирәк, ул борып җибәрмәс.

Кулына сумка тотты да ике-өч баскыч аша сикерә-сикерә урамга чыкты. Фидан искә төшүгә үк күңеле үсеп киткәндәй булды аның. Фидан егет кеше, ул институтта укыганда ук арада бөтенесеннән аерылып тора иде. Артыгын сөйләшмәс, кирәкмәгән җиргә тыгылмас, ә үз эшен барыбер эшләр. Дөрес, музыкага бер кәсеп итеп кенә карый иде ул. «Музыка – бәйрәм ул, ә бәйрәм көн саен килми. Көн саен аның кирәге дә юк! Кеше дөньяга бәйрәм итәргә килми, яшәргә килә!» Музыка турында сүз чыкса, шушы бердәнбер фәлсәфәсен ярып сала да, миннән көлмиләрме икән дигәндәй, мәче елгырлыгы белән, астан гына һәркемне карашы белән сөзеп чыга.

– Сәлам, Искәндәр!

Башын күтәреп караса, каршында Рүдәл тора. Бүрек колакчынын төшереп куйган, күзлек пыялалары тирләп, йөзенә сукыр кеше кыяфәте керткән, бит очлары, кершән яккан кызларныкы кебек, уч төбе хәтле генә алсуланып чыккан.

– Кая юл тоту болай?

– Бәйрәм хәстәрен күреп йөрү иде әле… Берни табып булмый.

– Шаяртма. Беләбез сине. Ресторанга барып бер сызгырсаң, хәзер төяп китерәләр сиңа.

– Мин анда беркемне дә белмим бит. Музыкантларны гына…

– Шаяртма. Эшнең кәттәсенә урнаштың инде. Безнең шикелле, тугыздан алтыга тигез була йөз дә егерме тәңкә мәсьәләсен чишеп ятмыйсың.

– Ә мин туксан сум алам…

– Шаяртма! Таммаса да, агуын ага инде анда. «Маэстро! Лезгинканы җибәр әле! Шәмәхә кәгазь – бездән, музыка – сездән!»

Рүдәл, аяк очларына басып, кулларын кош канаты сыман җәеп, бер урында тыпырдап алды.

– Ташла шул кешедән көлүеңне.

– Туры әйткән туганына ярамаган, диләр. Мин бит гаеп итеп әйтмим. Нишлисең, тормышта һәркемнең үз юлы. Талант булса, мин дә музыка факультетына керер идем. Колагыңа сыер типкән булгач, кая барасың – тарих факультетына. Сез бүгенге белән яшисез, ә без – үткәндә. Теге патша теге патша белән ни өчен сугышкан, бу патшаның күпме байлыгы булган, ыруглык чорында безнең бабаларыбыз нинди ыштан киеп йөргән, Урта гасырда сөңге белән сугышканнармы, кылыч беләнме? Без менә шулар белән яшибез. Ә сезнең – көн дә бәйрәм, көн дә туй. Музыка, бис, браво, афәрин! Тормыш түгел, тоташ фейерверк!

Искәндәр теләмичә генә, аның сүзләренең дөреслеген шик астына алу өчен генә тырышып көлгәндәй итте. Тамак төбенә төер тыгылып, буыла-буыла ютәлләргә тотынды. Рүдәл шап-шоп итеп аның җилкәсенә сукты. Ул ничектер, кызганмыйча, үч алырга теләгәндәй, авырттырып суга иде.

– Дөрес сүзгә җавап юк! Бөтенегез җылы җирләргә урнашып беттегез инде, мин генә калдым бер кырыйда аксак чәүкә сыман. Хәмит – заводта цех башлыгы, Интизар – әтисенең җылы кочагында. Күр дә тор, кибет директоры булып урнашачак ул. Әле генә Фиданны күрдем, юньләп сәлам дә бирми. Нәрсә булган соң, мин әйтәм. Гомер буе бот белән ыштан шикелле яшәгән идек бит. Карасам, егетебез склад мөдире булып урнашкан икән. Кереп чык, дип тә әйтмәде.

«Сине чакырсаң, бәладән башаяк, – дип уйлады Искәндәр. – Юкны бар итеп бөтен шәһәрне сасытыр идең».

– Ярый, мин ашыгам. Төш җитеп килә инде. Ә минем бернәрсә әзер түгел.

– Син дә эреләндең, кунакка да чакырмыйсың.

– Соң, үзең дә буйдак түгелме соң хәзер? Әллә Сөмбел кайттымы?

– Кунакларны без инде әллә кайчан, аның белән бергә чакырып куйган идек.

– Хәзер ул юк бит инде. Аның китүен, бәхетле, бәйсез көннәрең башлануын бәйрәм итмәкче буласыңмы?

– Яңа ел барыбер килә бит ул, Сөмбел китте дип, вакыт туктамый. – Искәндәр, җиңен кайтарып, сәгатенә күз ташлады. Секунд теле, тегермән әйләндерүче миңгерәүләнгән ат кебек, түгәрәк буйлап җан-фәрманга чаба иде. Ул Рүдәл каршында сәгатькә карап торуына уңайсызланып көлемсерәде дә сүзен дәвам итте: – Вакыт поезд кебек бит ул, пассажирлар һәрберсе үз станциясендә төшеп кала, – ул бара да бара.

– Ә ул кая китте соң?

– Белмим, поезд белән киткән…

Рүдәлнең күзләре, кысылып, кара сызыкка әйләнде.

– Сөмбел төшеп калды, ә мин алга киттем, димәкче буласыңмы?

– Киресенчә…

– Шаяртма. Ашыкмый тор. Бәлки, ул чыннан да алга киткәндер, ә син төшеп калгансыңдыр.

– Калсам калырмын, синең эшең түгел.

– Рестораның белән ерак китә алмассың, әнә «Аҗаган» ресторанындагы шайканы да таратканнар. Директорына унбиш ел биргәннәр, музыкантлары да буш калмаган, ди. Кара аны, юкка чәбәләнәсең, егет. Койрыгыңа ут капкач күрерсең, без дә кирәк булырбыз. Ул бәйрәмдә без түрдә утырырбыз.

Рүдәл бүреген тагын да батырыбрак киде дә кырт борылып китеп барды. Искәндәр шулчак, нидер сизеп, ихтыярсыз бүреген салды. Бүреге өстендә бәләкәй генә ак өем агарып тора. Күгәрчен бүрегенә «пәп» итеп киткән. Аяк астында буталып йөрүче кызыл томшыклы, түгәрәк бүксәле ваемсыз күгәрченнәр бөтен кыяфәте белән Рүдәлгә охшап күренделәр аңа.

Аның башына да әле генә күгәрчен түгел, ә ул «пәп» итеп киткән сыман тоелды. Һәр җирдә тыгылып, һәр җыелышта иң элек сүз алып, һәркемнән гаеп табып йөргәнгәдерме, Рүдәлне, институтта укыганда, «казый» дип йөртәләр иде. Ул бер кешенең дә шатлыгын күтәрә алмый, һәр сөенечкә дегет тамчысы булып тама да төшә. Аның бу гадәтен юрист егетләр инде күптән белгәннәр, шуңа якын китермиләр, ә ул, моны сизеп, күбрәк Искәндәрләр группасы тирәсендә чуала. Көннәр буе кызлар бүлмәсеннән чыкмый утыра. Кызлар аны вак-төяк алырга кибеткә җибәрәләр, йомышка йөртәләр. Ул сеткага буш сөт шешәләре тутыра да, бик зур эш кырган кыяфәт белән, коридор буйлап шалтыр-шолтыр китә. Кызлар аның артыннан пырхылдап көлеп калалар. Сөмбел генә көлми, ул аны кызгана, аның мәхлуклыгына сабыйларча гаҗәпләнеп карый иде бугай. Искәндәргә кияүгә чыккач та, сүз кузгала-нитә калса, Рүдәлгә тел тидерттерми иде. Искәндәргә кайчакта алар арасында ниндидер уртаклык та бар сыман тоела иде. Андый вакытта ул Сөмбел белән танышуына, аны Рүдәлдән тартып алуына үкенеп тә куя. Бер-берсенә менә дигән пар чыгар иде алардан.

Искәндәр белән Сөмбел өйләнешкәч, Рүдәл бөтенләй күзгә күренмәс булды. Шактый вакыт узгач, аны институт коридорында очратты да таң калды Искәндәр. Ул нигәдәр аны инде кайгыдан суырылып беткәндер, сары йотып йөри-йөри коры сөяккә калгандыр дип уйлый иде. Ә Рүдәл, киресенчә, тулыланып киткән, бит алмалары йодрыктай бүртеп чыккан, борын яфраклары тырпайган, корсагы, түм-түгәрәк булып, зәңгәрсу пинжәген тартып тора. Койган да куйган урам күгәрчене инде. Тора-бара аның «казый» кушаматы да онытылды. Әллә инде төс-кыяфәте, әллә инде очраган бер кешенең башына бәләкәй генә итеп, сиздермичә генә «пәп» итеп йөргәне өченме, әллә бөтенләй бүтән сәбәп беләндерме, аны «күгәрчен» дип атап йөри башладылар. Сөйләшкәндә дә ул, күгәрчен тавышына охшатып, гөр-гөр килеп тора, артык каты куптарылып орылмый, ирененнән беркайчан да елмаю китмәс – суйган да каплаган күгәрчен инде.

Искәндәрнең Рүдәлгә артык исе китми иде, тик менә Сөмбел генә… Алар һәрчак бер-берсен яклыйлар, бер-берсенә сүз әйттермиләр иде. Бу нәрсә Искәндәрнең җанын борчый, ул моңа чыгырыннан чыгардай булып үртәлә.

Әле бүген дә аның авызыннан Сөмбел турында ишеткәч, йөрәге өзелеп төшеп киткәндәй булды. Ул Сөмбелнең киткәненә, аны ташлап киткәненә сөенеп бетә алмый кебек иде. «Әгәр дә ул Сөмбелне эзләп барса?» – дип уйлады Искәндәр кинәт кенә. Искәндәр Сөмбелнең аныкы булуын күтәрә алмаячак. Теләсә кая китсен, теләсә кем белән яшәсен, бары тик аныкы гына булмасын. Бу аның бәгырен изәчәк, горурлыгын аяк астына салып таптаячак. Ун ел элек аның кулыннан тартып ал да: «Мин аңа лаек түгел, ул синеке булырга тиеш», – дип, кире кайтар, имеш. Юк, болай булмас. Нигә дип аның поезд белән китүен әйттем соң әле? Хәзер ул аның бөтен туган-тумачасын белешәчәк, эт шикелле иснәнеп эзләп табачак. Аның каршына махсус чыгып торган ул, кая киткәнен белер өчен махсус сөйләштергән. Ә мин беркатлы… Искәндәр авыр итеп, ыңгырашып сулап куйды: «Их, елан, их, казый».

 
 
* * *
Кафе бөтенләй буш диярлек иде. Почмактагы ике өстәлдә генә кызыл йөзле өчәр-өчәр егет утыра. Кәбестә салаты алганнар да шуңа карап тирән уйга калганнар. Җыештыручы түр ишектән кереп китүгә, берсе түш кесәсеннән ялт кына шешә чыгарды да икенче кесәсеннән стакан алып, мөлдерәмә тутырды. Каршыдагы егет аны күз ачып йомганчы каплап та куйды. Шешә иясе стаканны янә тутырды. Анысы да яшен тизлеге белән юкка чыкты. Өченче стаканны хуҗа үзе каплады да шешәне өстәл аягы янына куеп торып басты. Йөзләре тагын да алсулана төшкән, тирләп-пешеп чыккан өч егет дәррәү ишеккә таба атладылар. Җыештыручы хатын, шуны гына көтеп торгандай, лаштыр-лоштыр атлап килде дә шешәне җәһәт кенә алъяпкычы итәге астына яшерде. Аны фанер стена артына илтеп куйгач, Искәндәр янына килде.

– Нишләп утырасың монда?! Үзең белән алып килдеңме? Берүзеңә бер ярты эчеп, егылып ятма тагын. Туйган монда исерек ташып.

Искәндәрнең шулчак борып-борып эче авыртырга тотынды, кичәге төш турыннан бирле ашамаганы исенә төште.

– Тамак ялгап алмакчы идем. Берәр нәрсә китермәсләрме? Официантка…

Җыештыручы хатын, буш шешәләр шылтыраган тавыш чыгарып, шаркылдап көлеп җибәрде:

– Каян килгән культурный. Официант кирәк булса, ресторанга бар. Бездә – демократия. Һәркем үзе барып ала, илтеп куя. Искәндәр поднос тотып касса янына килеп басты. Касса артындагы йөзе таушалган сары кәгазьгә охшаган әби – пенсионерка булса кирәк – аңа йокылы-уяулы караш ташлады да хәлсез башы тагын аска бөгелеп төште.

– Аш кирәк иде…

– Әле пешмәгән, төшкә генә әзер була.

– Ит юкмы?

– Котлет кына. Сугыйммы?

– Кирәк түгел. Итле салат юкмы?

– Салат ишедән: кәбестә, кишер, чөгендер.

– Авызга алырдай берәр нәрсә бармы соң сездә?

Искәндәр чынлап чыгырдан чыга башлаган иде.

– Булганына шөкер ит. Сугыш вакытында бер телем ипи өчен көннәр буе чират тора идек. Симереп сикерәсез. Хәзерге яшьләр дөнья күргәнмени алар…

Әби сөйли калды, Искәндәр, подносын кулына тоткан килеш, читкәрәк китте. Бу әби кафега шулкадәр ятыша иде, гүя аны озак сайлап, конкурслар үткәреп махсус алганнар.

– Сездә Фидан дигән егет эшлиме? – Искәндәр моны теләр-теләмәс кенә, икеләнеп кенә әйтте. Мондый шып-шыр өстәлле кафеның склады да, шул складның мөдире булуын да ул берничек күз алдына китерә алмый башлаган иде.

– Юк, белмим, андый кешене белмим. Кыяфәте ниндирәк?

– Тазарак кына, озын буйлы, түгәрәк йөзле, чәчен артка тарап йөри. Боксёрга охшаган.

– Кем булып эшли соң ул?

– Склад мөдире…

– Ә-әй, Федяны әйтәсеңме? Күптән шулай диләр аны. Әллә нинди Фиданнарың белән баш катырасың. Эшли, эшли, нишләп эшләмәсен ди?! Алтын егет ул безнең…

Кассир әби шул арада балкып китте.

– Ә син аның кеме буласың соң?

– Бергә укыган идек… Дусты… Иптәше…

– Нигә аны баштук шулай димисең? Кадерсез кунак сыман… Әйдәле, алып керим әле янына.

Искәндәр кассир әби артыннан иярде.

Стена кырыена тау-тау өелгән әрҗәләр арасыннан боргалана-боргалана шактый бардылар. Кассир әби әрҗәләр өеме арасындагы сейфка охшаган ак калай тышлы ишекне сак кына, яратып кына шакыды.

– Кем бар анда? – дигән калын тавыш ишетелде эчтән. Искәндәр Фиданның бәрхет тавышын шундук таныды.

– Мин бу, Федя. Сине сорыйлар, дустың диме шунда…

– Хәзер, безнең бераз эш чыкты әле монда, көтегез.

Искәндәр, шушы буш һәм салкын бинада җылы сүзләр ишетүенә ышанырга да, ышанмаска да белмичә, беркавымга югалып калды. Ул арада кассир әби аякларын чаж-чож сөйрәп китеп тә барды. Әрҗә таулары арасындагы лабиринтның әле бер почмагыннан, әле икенче чатыннан кемдер килеп чыга да, өскә күтәрелеп карамыйча гына, култык астындагы төенчеген чытырдатып кыскан килеш, аның яныннан үтеп китә. Кеше узган саен, ул тимер ишеккә елыша, ә эчтә нидер пышылдашып алалар да тагын әлеге кыйммәтле бәрхет аваз ишетелә:

– Чак кына көтегез инде, хәзер…

Ниһаять, ишек шалтырап ачылды. Искәндәрнең борын төбеннән генә мәче елгырлыгы белән ике кеше чагылып узды. Ул аларның ирме-хатынмы икәнен дә абайлый алмады, бары тик кулларындагы буаз сумкаларын гына күреп калды.

– О-о-о! Кемне күрәм мин?! Искәндәр галиҗәнаплары түгелме соң бу?

Искәндәр, ни әйтергә дә белмичә, каккан казык кебек бер урында тик басып торды.

– Уз, әйдә, түрдән уз. Мондый кунак киләсен белгән булсам, юлга келәмнәр җәеп куйган булыр идем.

Искәндәрнең боеккан күңеленә шушы мизгелдә ясалма кунакчыллык та хуш килде. Күптәннән җылы сүз ишеткәне булмагангадырмы, аңа монда гаҗәеп рәхәт булып китте. Түшәмгә кадәр өелгән әрҗәләр, капчыклар, почмактагы мичкәләр, баш очындагы шәрә лампочка, кулдан ясалган гади өстәл, артсыз урындык та шулкадәр якын, үз тоелды.

– Минем монда икәнне каян белдең? Ничек таптың?

– Бөтен шәһәр синең турыда гына сөйли хәзер. Фидан тегеләй дә Фидан болай, диләр.

– Анысын арттырасың инде. Шәһәр читендәге бер Алла каргаган урынга урнашкан булдым. – Ул, үзең күрәсең дигәндәй, башы белән әрҗәләргә ымлап күрсәтте. – Литр, килограмм, пачка, әрҗә, мичкә, капчык – шушы инде безнең тормыш. Кая, нишләп сүз белән сыйлыйм әле сине? Һәй, Шамка, башыңны тык әле монда!

Ишектән, күзләрен челт-челт йома-йома, кызгылт-зәңгәр йөзле, искергән борынлы берәү күренде. Ул авыз ачып сүз әйтмәде, кая кушсаң, шунда чабам дигән күндәм кыяфәт белән тик кенә тора бирде. Фидан ялт итеп ике бармагын өскә күтәрде:

– Ике персонага! Беренче класс!..

Тегесе, була ул дигәнне аңлатып, рәттән тиз-тиз генә биш-алты мәртәбә күзләрен меҗелдәтеп куйды да җир астына төшеп киткәндәй юкка чыкты. Фидан, җитди кыяфәт алып, Искәндәргә таба борылды.

– Йә, сөйләп җибәр әле, маэстро, ниләр бар синең дөньяда? Сөмбел киткән дип ишеттек. Анысына бетеренмә. Табылыр, яхшырагы табылыр, орлыклары Бохарада түгел. Тартылып киткәнсең дип әйтимме? Аптырама юкка, кеше китә – көшел кала, дип җырлый торган иде безнең бер күрше. Үз көеңне үзең көйлә, үз җаеңа яшә.

Искәндәр Фидан янында сабый бала кебек югалып калды. Ул Фиданның арбадан төшеп кала торган егетләрдән түгел икәнлеген моңа кадәр дә белә, ләкин аның бу кадәр үк үз-үзенә ышаныч, вәкарь белән сөйләгәнен күргәне юк иде.

– Мин кайгырмыйм да. Әле ияләшеп җитеп кенә булмый. Бүлмә дә, күңел дә бушап калган кебек. Нидер җитми. Элек артык сыман иде, хәзер җитми.

– Синдә буш булса, миндә шыгрым тулы. Аз гына кәефең булмадымы, монда кил. Сөйләшербез, күңел бушатырбыз. Телисеңме, кафега музыкант итеп урнаштырам үзеңне.

– Мин эшлим бит инде. Ресторанда. Анда да син урнаштырган идең.

– Монда да эшләрсең. Эчеңне төртеп тишмәс.

– Монда сезнең… бөтенләй кеше йөрми бугай бит. Тамак ялгап алмакчы булган идем. Бер кабым әйбер таба алмадылар. Нәрсә белән сату итәсез соң сез? Ничек тоталар сезне монда?

– Синең баш җитәрлек нәрсә түгел ул. Стаккато методы белән эшлибез без.

– Анысы ничек була тагын?

– Минһаҗев дигән композиторны хәтерлисеңме. Бездә гармонияне укытып йөргән иде. Менә шул композиторның биш симфониясе, өчме-дүртме концерты, әллә ничә балеты бар, диләр. Ә берәрсен ишеткәнең бармы? Шиш, фуга! Ә беләсең килсә, барысы да радиога, телевидениегә, театрларга сатылган, акчасы алынган. Композитор дигән вывеска бармы? Бар. Партитура бармы? – Фидан өстәлдә яткан кәгазь өемен күтәреп бераз селкеп торды да шапылдатып яңадан өстәлгә ташлады. – Бар! Дебит, кредит һәм дә фуга! Композитор бар, әле ничек кенә бар! Синең белән миңа караганда мең мәртәбә яхшырак яши. Ә музыка? Музыка бар да, юк та. Исәпкә бар, санга юк. Без дә менә шушы музыкаль метод белән эш итәбез. Безнең монда үз гармониябез бар. Ярый, монысы безнең өлкәгә нәни генә экскурсия булды. Хәзер, хәзер… – Ул, коридордагы аяк тавышларын ишетеп, сүзен бүлде. – Хәзер төп эшкә тотынабыз.

 

(Дәвамы бар.)
 
Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: