Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
11 март , 17:43

Фоат САДРИЕВ. Син укыгач, мин дә укыйм

Аннан соң ул безне өйгә дәште. Бик үк зур булмаган агач өй. Ишекне кергәч тә ак мич буендагы эскәмиядә китап-дәфтәрләр тезеп куелган. Безнең бу кадәр күп китапларны берьюлы күргәнебез юк иде. Минем башымнан «боларның барысын ничек күтәреп алып кайтырбыз», дигән уй узып китте

Фоат САДРИЕВ. Син укыгач, мин дә укыйм
Фоат САДРИЕВ. Син укыгач, мин дә укыйм

Мин капка төбендә утыра идем. Гадәттәгечә, шундагы кечкенә өстәл кадәрле яссы таш өстендә. Әле көтү кайтырга иртәрәк. Сыер һәм сарыклар тагарагына су тутырып куйдым. Малларга дигән суны Нәҗми Нәҗибенең бакча башындагы коедан гына ташыйбыз. Анысы әлләни ерак түгел. Ә менә ашка-чәйгә дигән суны бары тик Әминә чишмәсеннән генә аласы, чакрымнан артыгракка җыела. Әни белән ике абыем колхоз эшендә. Өйдә карт әбием генә. Шуңа күрә көтүне каршы алу минем өстә. Менә шулай, бөтен эшләрне бетереп куеп, ял итеп алу арасы иде бу.

Шулвакыт каршы яктагы өйнең капкасы ачылды, анда минем дус малай Мансур күренде. Ул, чыга-чыгышка кулын күтәреп, мине сәламләде. Ә үзе, туктап та тормыйча, түбән очка төшү ягына юнәлде. Мин аптырап калдым. Ничек инде ул миңа бер сүз әйтмичә генә узып китеп бара? Юк, болай булырга тиеш түгел. Нәрсә калган аңа түбән очта? Моны мин белергә тиештер бит инде. Миннән башка ул нинди башбаштаклык?!

Мин Мансур артыннан йөгердем. Шәмсеямал тәтәләр өе турысында куып җиттем.

– Кая болай юл тоттың, ник мине дә шунда барырга дәшмисең?

Мансур елмайды. Ул миңа ничектер түбәнсетеп караган кебек тоелды.

– Мин укытучы Ниса апаларга төшәм. Ул әни артыннан чакырып җибәргән. Бер-ике көннән уку башлана, дигән. Мансур быел укырга керешергә тиеш, миннән китап-дәфтәрләр килеп алсын, дигән. Мин шунда барам.

– Ә мин?! Нигә мине чакырмаган?

– Син әле киләсе елга гына укырга керәсең. Башың яшь!

– Ничек яшь? Көрәшкәндә мин сине егаммы? Егам. Юк, мин дә укырга синең белән бергә төшәргә тиеш.

Мансур һаман үзенекен тукый:

– Һи, синең урыныңда мин булсаммы? Бер дә мәктәпкә бармас идем, та- гын ел буе рәхәтләнеп уйнап йөрер идем.

Мин дә тешләк, үз сүземне бирмим: -

– Укытучы апа онытып кына калдыргандыр, сине чакырган, мине ничек калдырырга тиеш ди?

Иптәш малаем бирешә башлады, бу аның тавышы йомшаруында сизелә:

– Соң, әйдә, бергә киттек. Миңа иптәш булырсың. Сине барыбер кире кайтара ул.

Мин Мансурның йөзенә, күзләренә карыйм. Сизелеп тора, миңа тиң итеп карамый, ара-тирә көлемсерәп куюы ачуымны китерә.

Шулай бәхәсләшә-бәхәсләшә Ниса апалар турысына килеп җиткәнебезне сизмәгәнбез дә. Каршыбызда такталары җил-яңгырдан каралып беткән капканы күргәч, икебез дә тынып калдык. Әлегә кадәр сөйләшеп килгән сүзебезне капылт онытып җибәрдек. Укытучы апаның капкасы яныннан көнгә әллә ничә тапкыр узып йөрибез, әмма аны ачып кергәнебез юк иде. Шуңа күрә каушап ук калдык. Бер-беребезгә карашып, син ач, мин ач дигәндәй, тик торабыз. Мансур монда да үзенең өстенлеген күрсәтте. Капканың келәсенә үрелде. Без, тирә-якка карана-карана, әкрен генә эчкә уздык. Белеп торабыз, аларның эт-фәләннәре юк. Әмма бик усал ата казлары бар. Урамнан узып барганда да өстеңә ташланырга гына тора. Бәхеткә, ишек алдында бер-ике тавыктан башка җан иясе күренми.

Ул арада бакча ягыннан Ниса апа килгәне күренде. Кулына бәрәңге белән тулган кечкенә генә чиләк күтәргән. Ул безне танып алды, исемнәребез белән дәште

– Мансурга ияреп Фоат та төшкән икән. Нәрсә, Фоат, синең дә укырга керәсең киләме әллә?

– Әйе шул, апа. Мансурдан калмыйм мин. Ул керсә, мин дә керәм.

Ниса апа безгә карап елмаеп тора иде.

– И бала, бала. Әтисе сугышка киткәндә, Мансур яңа гына тәпи йөри башлаган малай иде. Әле әнисе Каймә, әле әтисе Минһаҗның аны кулыннан тотып йөртүләре бүгенгедәй күз алдымда. Армиягә китүчеләр җыелган канцелярия янына әниең Нурхәят исә сине, Фоат, бәбәй арбасы белән тартып төште. Әтиең Галимулла сине шул арбадан күтәреп алып үпте дә, озак кына йөзеңә карап торгач, кире урыныңа салып куйды. Шулай булгач, Фоат, син әле киләсе елда гына укый башларсың. Бер ел үсүеңне көтеп торырбыз.

Әмма мин бирешергә теләмәдем. Мансур янына килеп бастым да, аягымның очын күтәрә төшебрәк:

– Менә карагыз әле, апа, без Мансур белән бертигез. Киләсе елга калсам, мин Билал Фоаты, Шакир Шәрифҗаны, Гафи Фоаты белән бергә укырга тиеш булам. Алар миннән бәләкәйрәк. Юк, мин алар белән калмыйм, минем Мансур белән бергә укыйсым килә.

Ниса апа бу хәлгә көлемсерәп карап торды да шактый коры тавыш белән сорап куйды.

– Укуда Мансурдан калышмассыңмы соң?

– И апа, көрәшкәндә мин аны гел егам, укыганда да шулай булыр. Ниһаять, Ниса апа бу сөйләшүне өзеп куйды:

– Ярый, мин сиңа да китап-дәфтәрләр биреп җибәрермен. Бәхетең ба икән, берәрне артыграк алып кайткан идем. Икегез дә беренче сентябрь көнне мәктәпкә төшәрсез. Укулар нәкъ сигездә башлана. Өйләрегездә сәгать бармы? Олыларга әйтегез, сезне уятып җибәрергә онытмасыннар. Ә сине Фоат, укырга сынау шарты белән генә алам. Укуны алып бара алмасаң, быелга тктап калырга туры килүе дә бар.

Аннан соң ул безне өйгә дәште. Бик үк зур булмаган агач өй. Ишекне кергәч тә ак мич буендагы эскәмиядә китап-дәфтәрләр тезеп куелган. Безнең бу кадәр күп китапларны берьюлы күргәнебез юк иде. Минем башымнан «боларның барысын ничек күтәреп алып кайтырбыз», дигән уй узып китте Ләкин хафалануым юкка гына булган икән. Ниса апа шул китап өеменнән бары тик өчесен генә алып бирде. Аларның берсе миңа таныш, ул – «Әлифба» дигәне иде. Ник дигәндә, мин үземнән дүрт яшькә олы абыем Хәкимулланы нәкъ шундый китабы булганын хәтерлим. Малик белән Хәкимулла абыйлар мине шул китаптан хәреф танырга өйрәттеләр. Мин әлеге «Әлифба»ны укый да беләм. Аны язган кешенең Габбас Сәйфуллин дигән кеше икәнлеген күземне йомып та әйтеп бирә алам. Ник дигәндә, «Әлифба»ның тышына язылып куелган. Шулар өстенә Ниса апабыз икебезгә дә берничә дәфтәр бирде. Башыбыздан да сыйпап куйды әле. Шуннан соң без, рәхмәт әйтеп ишеккә юнәлдек.Укытучы апа өеннән чыгып киткәч, без китапларны бер-беребезнеке белән чагыштырып та карадык. Берәр «Әлифба», берәр «Уку китабы» һәм берәр «Арифметика». Ә менә дәфтәрләргә килгәндә, аерма шактый иде. Мансурныкыларның һәммәсенең тышлыгына Ленинның бала вакыттагы рәсеме төшерелгән, алар барысы да зәңгәр төстә. Минекеләрне өчесе нәкъ Мансурныкылар кебек. Ә икесе – алсурак төстәге дәфтәрләр. Аларының тышлыгына Сталин рәсеме төшерелгән. Гәзитләрдәгечә, күкрәгене медальләр тагылган. Шунда гына без Мансурда – дүрт, ә миндә биш дәфтәр булуына игътибар иттек. Моның шулай икәнен белгәч, Мансур укытучы апалар йорты ягына бер-ике адым атлап та куйды, кереп әйтә дә, янәсе, аңа бер дәфтәрне өстәп бирәләр. Аны мин генә туктатып калдым:

– Беләсеңме, сиңа ник дүртне биргән? Синеке барысы да Ленинныкы. минеке икесе Сталинныкы. Минем абый әйтә: Ленин, ди, зуррак, ди. Шулай булгач, Сталинлы ике дәфтәр Ленинлы бер дәфтәргә тора дигән сүз. Ленинлы гына булса, миңа да дүртне генә бирер иде.

Мансур кул гына селтәде. Жыен тузга язмаган сүз синнән чыга инде дик идеме бу, әллә бүтән мәгънәме? Мин моны аңламадым. Әмма шунысы хак – Мансур инде бу сүзләрдән буталып калды булса кирәк, берсүзсез югары очка таба борылды. Ул арада Кырмач болыны ягыннан көтү кайтканы күренде. Без бар көчебезгә шул тарафка йөгердек.

Архив фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: