Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
10 март , 20:16

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (3)

Хатын да китте. Ул барда бөтен уңышсызлыкларымны аңа сылтый, бар кайгы-хәсрәтемнең сәбәбен аннан күрә идем. Аның китүенә бер ай вакыт узды, дөньям үзгәрмәде, күңелем баемады. Киресенчә, бушап кына калды.

Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (3)
Разил ВӘЛИЕВ. Иске сәгать дөрес йөри. Повесть (3)

Хәзер мин дә нәкъ синең кебек ялгыз. Кайчагында, әллә авылга кайтып, клуб мөдире булып эшкә керимме, дип тә уйлап куям. Авылдашлар аңламас, институтларда укып йөреп тә бернәрсә майтара алмады, дип әйтер кебек. Авыл халкы кирәк чагында бик зәһәр телле дә бит ул. Аннары, минем үз хыялларым бар бит, әнкәй. Гомеремнең мәгънәсе, бөтен максатым шул хыялга бәйле. Мин бу шәһәргә өйләнер-көйләнер өчен генә килмәдем. Мин музыка язарга тиеш. Авылның беренче баянчысы гына булып каласым килми минем. Нигә сиңа сөйлим әле боларны? Үз кайгың үзеңә җиткәнне дә беләм югыйсә, бүтән сөйләр кешем булмаганга сөйлим. Шулай булмаса, борчып торыр идеммени? Аңласаң, мине бары син генә аңлыйсың. Сөмбел аңламады. Аңларга да теләмәде. Ул минем төннәр буе нота кәгазьләре белән утыруымнан, яңа көй яздым, дип, төн урталарында аны уятып, кеше ишетмәсен өчен, акрын гына пианинода уйнауларымнан көлде генә. «Ташла, җүләр, маташма юк белән. Бетховеннар, Чайковскийлар, Сәйдәшевләрдән соң нәрсәдер язарга, иҗат итәргә маташу – мәгънәсез эш. Әнә берәр музыка мәктәбенә урнаш та балалар укыт. Җитәкчеләр белән телгә килмәсәң, юк-бар белән балаларның башын катырмасаң, ярыйсы гына укытучы чыгачак синнән. Үзеңә дә, кешегә дә файдаң тияр. Гаиләң дә тыныч яшәр. Күңелең утырса, бәлки, безне дә күрә башларсың. Юкса хәләл хатыныңны да айга берничә мәртәбә генә күрәсең бит син. Кызыңның ничәнче сыйныфта укыганын да чамалап, яшен санап кына беләсең. Балага әти кирәк, хатынга ир кирәк, шуны аңлыйсыңмы син? Хыялый Камыр батыр түгел, авыр чакта таянырлык, эч сереңне уртаклашырлык чын ир кирәк миңа…»

Шулай, әнкәй, синең анда ялгыз башыңа – ялгыз кайгы. Бүгенге көнең ул кадәр куанырлык булмаса да, искә төшереп юанырлык үткәнең бар әле синең. Карт кешеләргә шунысы җиңел: киләчәк турында уйлап артык баш катырмый алар… Ә минем нәрсә? Сабантуй алдыннан ике-өч атна ял биреп, ат чабышына алып чыккан яшь алаша кебек, нәселле юртаклар артыннан калмыйм дип, тыным буылганчы чаптым-чаптым да хәлдән таеп туктап калдым. Миңа хәзер ял кирәк, миңа башымнан сыйпап сөюче, җылы сүз әйтеп юатучы кирәк. Кайда ул кеше? Сөмбел дә китте. Ул барда бөтен уңышсызлыкларымны аңа сылтый, бар кайгы-хәсрәтемнең сәбәбен аннан күрә идем. Аның китүенә бер ай вакыт узды, дөньям үзгәрмәде, күңелем баемады. Киресенчә, бушап кына калды. Хәтерлисеңме, син миңа бер әкият сөйләгән идең?.. Бер патша, дөнья тыныч вакытта да тик тормасыннар дип, сугыш атларын тегермән әйләндерергә куя. Атлар, бер-бер артлы тезелешеп, айлар-еллар буе түгәрәк буйлап аркан тарталар. Шулай берзаман сугыш башланган хәбәр килә. Сугышчылар атларга менеп атланалар да дошманга каршы ташланмак булалар. Ләкин, ни гаҗәп, атлар алга чапмый, түгәрәк буйлап тик әйләнеп йөри икән. Билгеле, дошман боларны күз ачып йомганчы кырып кына салган инде…

Менә мин дә, әнкәй, үземне шундыйрак хәлдә итеп сизәм. Гомер буе өй – кибет – эш, өй – кибет – эш арасында йөгереп йөреп, шул тегермән атына охшап беткәнмен сыман. Әле Сөмбел киткәч тә шул түгәрәктән чыга алганым юк. Кирәксә дә, кирәкмәсә дә өйгә кайтам, эшкә йөрим, кибеткә барам…»

 

* * *

Искәндәр, милиция сыбызгысы чырылдавына сискәнеп, уянып киткәндәй булды. Караса, бер кулына открытка тоткан килеш, урам уртасында басып тора. Тирә-яктан, яңа сөреп ташлаган кара җир өстендәге кортлар сыман, төрле төстәге машиналар чаба. Ничек машина астына килеп кермәгән ул? Болай йөрсәң, коймак ясап куюлары да бар. Милиционер: «Бәйрәм көн булмаса, штраф чәпи идем, ярый, бу юлга калып торсын, миннән булсын яхшылык», – дигәндәй, елмаеп бармак янады. Искәндәр дә аңа каршы сүрән генә елмайды.

Вак-төякләр белән сумканы шыплап тутырып, ике шешә азәрбайҗан коньягы да алгач, тагын нәрсә кирәк икән дип, кибет киштәләренә күз йөгертеп чыкты. «Ә-ә, шампанский! Шампанскийсыз Яңа ел Яңа ел була димени?!» Үз-үзенә яңалык ачкандай, ул ашыга-кабалана касса янына килде.

– Ике шешә шампанский сугып бирсәгезче, чибәрем.

– Беренчедән, мин сезнең чибәрегез түгел, икенчедән, шампанскийны әчетеп өлгермәдем. Яңа елның яңа елына, бәлки, әзер булыр, килерсез.

Кибетче кыз, бик тә үткен сүз әйткән шикелле, калын иреннәрен чәй тәлинкәсе хәтле җәеп елмайды да, алтын тешләрен балкыта-балкыта, бөтен гәүдәсе белән дерелдәп, тиз генә, ашыгыч кына көлеп алды. Озаклап көләргә вакыты юк, чөнки чиратта бүтән кешеләр көтә иде.

– Әнә алма суы ал.

– Бәйрәм бит, затлырак әйбер кирәк иде.

– Кешедән артык җирең юктыр. Әнә бар халык шуны эчә, өзелеп төшкән җирләре юк. Әйдә, әйдә, копчёный колбаса шикелле сөрәеп торма, юлыңда бул, чират көтә.

– Кеше алдына моны куеп булмый бит инде. Алар бик нәзберек халык. Яхшырагын… Бер генә шешә булса да…

– Әллә бүген тудыңмы? – Сатучы, шаяруын онытып, чын-чынлап ачуланырга тотынды. – Юньле кеше бәйрәм хәстәрен ярты ел алдан күреп куя. Киләчәккә карап яшәргә кирәк… Үзең белмәсәң, хатының әйтергә тиеш иде. Дөнья хатын-кыз кулында хәзер.

Искәндәр, дәресен әзерләп килмичә «икеле» алган малай кебек, башын аска иеп чыгып китте. Чираттагы кешеләр аңа сәерсенеп карап калдылар. «Инде кибетчеләр дә ничек яшәргә кирәген өйрәтә башлады, – дип мыгырданды ул. – Кая барып кагылма, шунда акыл сата башлыйлар». Ныклап уйласаң, аларда да хаклык бар кебек анысы. Көне җиткәч кенә бәйрәмгә әзерләнә башламыйлар бит инде.

 

* * *

Сөмбел киткәч, ай буе үз-үзен кая куярга белмичә, ике тәрәзә арасына эләккән чебен сыман, арлы-бирле бәргәләнеп йөрде ул. Эшкә гадәттәгедән алдан килеп, сәгатьләр буе оркестрантларны көтеп утыра, ә алар, киресенчә, гадәттәгедән соңрак килә. Керә-керешкә үк чишенеп аталар да, ваемсыз гына кулга инструмент алып, эстрадага чыгып утыралар. Йөзләре чытык, әйтерсең музыка белән кеше күңелен күтәрергә түгел, ә суган әрчергә утырганнар. Тора-бара йөзләре ачыла үзләренең. Башта, программа буенча, «Ай былбылым»ны уйныйлар. Кайсы берсе, туктап торган арада, якындагы өстәл янына барып, кояшлы Грузия исәнлегенә чәкештереп тә килә.

Шуннан соң башлана лезгинкалар, башлана юмарт табигатьле Кавказ ритмнары. Колагың гына чыдасын. Барабанчы Альфред соңгы чиккә җитеп шаша, Искәндәрнең пианино авазы тау елгасына килеп кушылган кечкенә чишмә кебек югалып кала. Альфред, аның саен котырынып, эреле-ваклы барабаннарын кыйный, әйтерсең, шулай итеп, гомер буе җыелып килгән бар үч-ачуларын чыгара, шуның белән ләззәтләнә иде. Барабанчы булса да, нигәдер, башкаларга караганда саграк күңелле сыман ул. Искәндәр ансамбльдә бары тик аның белән генә уртак тел таба, кайтканда да аның белән янәшә булырга тырыша. Ә ул, Искәндәрнең үзен якын иткәнен сизепме, әллә чын күңелдәнме, программадагы көйләрне уйнап бетергәч, юмартланып киткән кунакларның заказларын да башкаргач, аңа баш кага. «Әйдә, Искәндәр, синең көйне уйныйбыз!» дигән сүзе инде монысы. Альфредны ансамбль егетләре сүзсез аңларга өйрәнгән, аннары, Искәндәр боларын уйламый, ул залдагы ярым исерек кунакларны да, рюмкалар чәкешкән, кычкырып-кычкырып сөйләшкән тавышларны да ишетми, аның өчен хәзер галәмәт зур базарга охшаган шәһәр дә, адым саен ачы сүз кыстырып сөйләшә торган дус-ишләр дә, фатир да, Сөмбел дә – берсе-бер юк. Коңгырт чәчләре тузгып як-якка таралган, кашлары, очарга җыенган кош канаты сыман, өскә талпынган, күзләре – чиксез моң һәм дәрт тулы күзләре – кешеләргә түгел, ә эчкә, үзенең эчке илаһи дөньясына төбәлгән кебек. Ул беркемне дә күрми, бернәрсә дә ишетми. Ул гомере буе шушы мизгелне көткән, ул гомере буе шушы мизгел өчен генә яшәгән диярсең.

Көй тәмамлангач, ул башын кисәк кенә артка таба селкеп куя да, беренче тапкыр күргәндәй, залга карый. Башта берара аңышмыйча тора. Ул үзенең ресторанда икәнен оныткан, ул гүя сәхнәдә, меңләгән тамашачылар алдында. Искәндәрнең күз алдыннан бер-бер артлы нигъмәт тулы өстәлләр йөзеп китә, арадан сирәк-мирәк кенә кул чапкан тавышлар ишетелә. Ул ихтыярсыз торып баса да гаепле кеше сыман озак итеп баш иеп тора.

Урамга чыккач, Альфред белән озак кына сүзсез атлыйлар. Сүзне гадәттә Альфред башлап җибәрә.

– Туйдым… – була аның беренче сүзе. – Туйдым бу бака туеннан… Туйдым бу кабак җырчысы булып йөрүдән. Китәм. Иртәгә үк китәм!

Искәндәр аны тыңламый, чөнки көн саен кабатланган бу сүзләрнең төн үтүгә истән чыгасын, иртәгә кичке җидедә Альфредның барабан артына чыгып басасын, дүрт сәгать онытылып торганнан соң, кайтканда тагын шул ук сүзләрне кабатлыйсын яхшы белә иде ул.

– Китеп кая барасың? Бәлки, монда яхшырактыр да әле. Тикшергән, бәйләнгән кеше юк, тамашачы – күңелле халык, нәрсә уйнасаң да ярый.

– Чын тамашачы алдында уйныйсым килә минем, Искәндәр. Гомеремдә бер генә тапкыр булса да. Батам, бетәм бит мин бу сазлыкта. Шушы ресторанга килеп эләкмәгән булсам, күптән консерватория бетергән идем бит. Мин хәзер кем? Сазлык бакасы. Кит син моннан, Искәндәр, яхшы чакта кит.

– Китеп кая барасың? Үз-үзеңнән качып булмый.

– Син талантлы бит. Менә дигән көйләр язасың. Һич югында өйдә ят, эшләмә. Музыка яз, иҗат ит. Берзаман танырлар, аңларлар.

– Дворян нәселеннән түгел шул мин. Бабайдан калган мирас та бик зур түгел – ике иске чабата белән бер кәкре шөшле генә. Эшләми яшәп булмый хәзерге заманда.

– Ә иҗат эш түгелмени?

– Эшен эш тә, аның белән тамак туймый шул.

– Моцартлар, Шубертлар, Глинкалар беркайда да эшләмәгән, шулай да менә дигән итеп яшәгәннәр, иҗат иткәннәр.

– Таптың чагыштырыр нәрсә…

– Дөрес, безнең чорны алар заманы белән чагыштырып булмый, бездә – иҗат иреге, бездә – хөррият.

– Салулама, егет, читкә каерма. Аңлыйм, тел төбеңне бик яхшы аңлыйм. Ботинкаң тар булганга, дөнья тар дип зарланма, ди торган иде безнең бабай. Башта эш күрсәт, аннан аяк терәп сөйләш, таләп ит. Һәрбер чебешкә каз оясы ясап булмый бит инде. Әй, каз оясының нәрсә икәнен дә аңламыйсыңдыр әле син. Шәһәр малае… Мин шәһәрдә туып үскән булсам, синең шикелле мәми авызланып йөрмәс идем. Үзебезнең авылда булсаммы? Билләһи, дип әйтәм, бу консерваторияләр, театрлар, концерт заллары безнең авылда булса, мин шуларда, ыштан балагы белән инештә маймыч тоткан кебек, үз малай булып үссәм, кем чыгар иде миннән?! И-их! Камыры йомшак шәһәр кешеләренең, оеткысы төче. Авылда без кермәгән кыяр түтәле, без тузгытмаган карга оясы, без төшмәгән кар базы юк иде! Менә синең, Альфред, берәр тапкыр шәһәрдәге иң биек агач башына яисә иң биек өй түбәсенә менгәнең бармы? Юк шул, юк! Хәчтерүшләр сез.

– Нигә авылда гына яшәмисең соң? Кайт та Мәдәният йорты директоры булып урнаш. Оркестр оештыр, хор оештыр, ансамбль оештыр, үзешчәннәрне күтәр.

– Оештыру сәләте юк миндә. Минем бары тик музыка гына язасым килә. Кешенең үзе теләгән эшне эшләргә хакы бардыр бит…

– Ә нигә язмыйсың соң? Тот та яз, кеше башы катырып йөрмә.

– Ничек дип аңлатырга? Күңел тынычлыгы юк. Эштә, үзең беләсең… Өйдә – хатын-кыз. Аннары, Альфред дус, бу дөньяда мине аңлаган бер генә кеше дә юк. Аңларга теләүче дә күренми.

– Ә синең үзеңнең берәр кешене аңларга теләп караганың бармы соң?

– Белмим…

– Димәк, үтә чыккан эгоист син. Нигә дип бөтен халык сине генә аңларга тиеш әле? Һәркемнең үз кайгысы, үз борчуы, үз дөньясы… Бәләкәй генә булса да, үз дөньясы.

– Син иҗат кешесе бит. Аңларга тиеш. Нечкә күңелле кеше. Менә хатын мәктәптән укытып кайтты, ди. Алты сәгать укыткан, ничәдер балага «бишле», ничәсенәдер «дүртле», «өчле», «икеле» куйган. Юк нәрсәне бар итеп, шуларны сораштырып утырыйммы инде аннан? Сорамыйча да шулай икәнен беләм бит мин аның.

– Ялгышасың, Искәндәр, бик нык ялгышасың. Мин дә элегрәк шулай уйлый идем. Хатын минем өчен йорт җәнлеге шикелле генә иде. Кер юа, ашарга пешерә, теләгән чакта башыннан сыйпап куясың, теләмәсәң, җилкәң белән борылып ятасың…

– Урта гасырда яшәгәнсең бугай. Хәзерге хатыннар…

– Бүлдермә әле. Хатыннар кайчан да бер үк хатыннар алар. Матриархат чорында да үзләренең нәфислекләрен саклап кала алганнар. Менә син хатыныңа юри генә бер җылы сүз әйтеп кара әле. Юри генә башыннан сыйпа, юри генә иркәлә, назла.

– Юри генә булдыра алмыйм мин.

– Соң, агач түгелсеңдер лә…

– Ул мине аңламый, минем тормышның, минем хыялымның мәгънәсен аңламый. Минем нәрсәдер иҗат итә алуыма ышанмый.

– Ышанмый икән, ышандыр. Ышандыра алмасаң, син, димәк, иҗат кешесе түгел. Ә ничек итеп залдагы меңләгән тамашачыны әсир итә, ышандыра алырсың син? Тормыш, яшәү – үзе иҗат ул. Музыка язу гына иҗат түгел… Берәр көеңне уйнап караганың бармы соң аңа?

– Язган берсен уйныйм, ичмасам, ник бер чәч бөртеге кыймылдап карасын!

– Тагын яз, тагын уйна.

– Булмас, ахрысы. Без аның белән аерылышырбыз кебек.

– Юләр син, Искәндәр. Мин дә аерылыштым. Гомерем буе хыялланган хөррияткә ия булдым. Читлектә яшәргә өйрәнгән арысланга ирек зыянлы гына ул. Яши алмый ул иректә, һәлак була. Читлеккә кергәнсең икән, үзеңне шул читлектә ирекле хис итәргә өйрән. Синең фантазияң җитәрлек бит…

– Һе-һе…

– Аерылышсаң – бетәсең, малай. Бетәсең. Буының сыек синең. Үзеңнән дә кеше чыкмый, иҗатың да…

– Ә ул миңа барыбер иҗат кешесе дип карамый.

– Ә син аңа иҗат кешесе дип карыйсыңмы соң?

– Ул бит…

– Ул бит гади укытучы гына дисеңме? Һәр эш – иҗат ул, Искәндәр. Ә дөнья – базар. Сату-алу, алыш-биреш… Син нинди товар бирсәң, шул ук бәяне кайтаралар. Дөньяның алыш-биреше бик гадел аның. Беркемне дә алдый алмыйсың. Син аңа бер яхшылык кылсаң, ул да сиңа шуның белән җавап бирә, син аңа бер җылы сүз әйтсәң, ул да җылы сүз таба, күңел төбеннән актарып, кырып-себереп булса да таба, бурычлы калмый. Менә шул нәрсәне колагыңа киртләп куй, Искәндәр.

Ул төнне алар таңга кадәр шәһәр урамы буйлап онытылып сөйләшеп йөрделәр. Бу вакытта борчып тормыйм дип, Искәндәр өенә кайтмады, Альфредта йоклап калды.

 

* * *

Йокыдан уянганда, көндезге өч тулып килә иде. Торып берәр чынаяк кофе эчтеләр дә, ул өенә кайтып китте. Кызы бу вакытта мәктәптән кайткан булырга тиеш иде. Гаепле кыяфәт белән, ишекне сак кына ачып, өйгә керде. Коридорда ук ул өйдә ниндидер үзгәреш булганын сизгән иде. Чишенмичә генә түргә узды.

Шифоньер ишеге шар ачык, элгечтә аның берничә күлмәгеннән башка кием-салым күренми, стенадагы икесе бергә төшкән портрет урыны аксылланып калган, түрдәге келәм урынындагы обой чәчәкләре куптарып ташланган таш астындагы сыек яшел үләннәр сыман яктырып тора. Бүлмә уртасындагы өстәлдә шакмаклы дәфтәр битендә эре-эре хәрефләр ярылып ята. Җинаять өстендә тотылудан курыккан кеше сыман, ашыгып язган.


«Искәндәр!

Сау бул! Рәхәт яшә. Без монда һәрчак артык булдык. Бездән башка иркенләп тормыш ит. Бәлки, кайчан да булса акылыңа килерсең әле. Без сиңа беркайчан да начарлык теләмәдек. Синең ордым-бәрдем сүзләреңә, җен алыштырган кеше кебек иләс-миләс йөрүләреңә күп түздек, күрмәмешкә салыштык. Ә син һаман безне гаепләдең, безнең һәр хәрәкәтебез сине чыгырдан чыгара иде. Имеш, без сиңа иҗат итәргә шартлар тудырмыйбыз, сиңа гел комачау гына итәбез. Әйдә, рәхәтләнеп иҗат ит әле бер. Атаклы композитор булгач, концертыңа чакырырга онытма. Иске дус итеп тыңларга, синең уңышларыңа сөенергә килербез. Хуш. Без поездга киттек… Безне эзләмә, безнең өчен борчылма, югалмабыз. Хәер, синең борчылганың да булмады инде. Ярый, хәерлегә булсын…

Сөмбел, Ләйсән».

 
(Дәвамы бар.)
 
Фото: Freepik.com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: