* * *
Искәндәр, сәгать суккан тавышка сискәнеп, башын чайкап куйды. Иртән иртүк әллә нинди авыр уйлар килә әле бүген. Вакыт та гадәттәгедән акрынрак уза. Хәзер нишләргә инде? Ул бүлмәгә күз йөртеп чыкты да бер баштан икенче башка арлы-бирле йөренергә тотынды. Юл уңайлый гына урын-җирне җыеп куйды, урындыкларны стена кырыена тезеп чыкты, шифоньер астында күзенә нидер чалынган иде, тезләнде дә кулы белән үрелеп шуны тартып чыгарды. Кызына былтыр алып кайткан сары толымлы курчак икән. Бер кулы юк. Курчакны алга-артка аударып карады, ыгы-ыгы килеп елый, тик күзләре генә элеккечә йомылмый, гел ачык тора. Ул курчакны кая куярга белмичә бермәл уйланып торды, тәрәзә төбенә утырткан иде, авып төште, өстәлгә дә, урындыкка да, шифоньер башына да куеп карады, ләкин бер кулсыз курчак кызы кайда да ятышмый иде. Йомылмый торган зәңгәр күзләрен тутырган да гел аңа карап тора. Аптырагач, курчакны шифоньер тартмасына салды да өстенә чүпрәк каплап куйды.
Инде нишләргә? Берничә мәртәбә телефон янына да килеп карады. Трубкага тотынырга кыймады. Хәмит белән сөйләшкәннән соң, телефон аппараты кызыл тәнле салкын бака төсле тоела башлады аңа. Трубканы алсаң, бак-бак дип кычкырыр сыман. Пианиноның буявы куба башлаган капкачын күтәреп, озак кына аклы-каралы клавишаларга карап торды. Бүлмә эче шулкадәр тын иде, шул тынлыкны бозып көй уйнарга җөрьәт итмәде. «Йә күршеләр кереп җитәр», – дип уйлады. Моңа кадәр болай ук кыюсыз түгел иде бит ул. Кызы иртүк пианино «дыңгырдата» башлауга, күршеләре йөгереп керсә дә, сүзне уенга борып кына җибәрә иде. Шушы микәнни инде аның ун ел буе көрәшеп алган җан тынычлыгы, шушы микәнни аның күңел хөрлеге, уй бөтенлеге, шушы микәнни аның иҗат иреге?! Алар киткәнгә иртәгә бер ай тула, шул арада нәрсә кырды ул? Әйе, сырты сызлый башлаганчы урында ауный, теләгән вакытта тора, теләгән вакытта ашый, кая теләсә – шунда бара. Ләкин болар гына аз бит. Аның тормышында нидер тамырдан үзгәрергә, ул бөтенләй яңача яши башларга тиеш иде бит. Кайда ул үзгәреш? Элек аның бар уңышсызлыкларына ул, бары ул гына гаепле кебек тоела иде. Костюмы үтүкләнмәгән булса да, эштә кәефен кырсалар да – нишләсә дә, ул гаепле. Музыка яза алмыйча газаплануына да бары ул, бары тик ул гына гаепле, ул гына сәбәпче кебек иде.
Искәндәр, нәрсәдер исенә төшкәндәй, кабаланып пианино янына килде дә клавишаларга ачу белән суга-суга уйный башлады. Куәтле аккордлардан бүлмә сискәнеп уянгандай булды, стеналар калтыранып куйды. Ул музыка язачак! Аңа үч итеп, бөтен дөньяга үч итеп язачак! Ул ансыз яши ала, ә музыкадан башка яши алмый, ул бары тик музыка өчен генә яши. Хәзер аның үз иреге булачак. Аннан хәзер «ресторан даһие» дип көлмәячәкләр. Аның хәзер иң якын дуслардан гына торган даирәсе булачак. Ул кич белән ресторанга барып берничә сәгать кенә уйнап кайтачак та көннәр буе өйдә бикләнеп музыка язачак. Заяга узган ун ел вакыты турында уйлый-уйлый шашып язачак. Аннары язганнарын тыңларга дусларын чакырачак. Җитте, җитте, ресторан сандугачы булып йөрү җитте. Ул үзенең кем икәнен күрсәтергә тиеш. Юкка гына пединститутның музыка факультетын тәмамламады бит. Югары белемле музыкантның ресторанга нигә кирәге бар? Ресторан белән араны өзәргә! Мәктәптә укытуын укыта алмас. Дүрт мәктәптән китәргә туры килде инде, директорлар белән килешә алмады. Аның музыка иҗат итәсе килә, балаларга да музыканың ничек дөньяга килүе, иҗат газаплары турында сөйлисе килә. Ә мәктәпкә программа кирәк. Аптырагач, ресторанга барып керде. Мәктәптә аның көйләрен тыңлаган кеше дә юк иде. Григка, Равельга иярәсең, шулар йогынтысыннан чыга алмыйсың, дип, теңкәсенә тиделәр. Монда рәхәт. Монда сүз дә әйтмиләр, кемгәдер иярүдә дә гаепләмиләр. Уйна да уйна гына. Бииләр, җырлыйлар, кул чабалар. Монда Григ та, Равель да, Сәйдәш тә, «Бони М» да, «АББА» да, Искәндәр дә бар. Барысына да урын җитә, барысын да тыңлыйлар, барысына да бииләр – уйна да уйна гына. Искәндәргә бу тигезлек яшерен бер эчке ләззәт бирә, үз музыкасының бөтен дөньяга танылган композиторлар әсәре белән янәшә яңгыравы, ресторан халкының аны шул бөекләр белән тиң күрүе күңелендә татлы ышаныч уята иде.
Пианинодагы музыка авазына телефон шалтыравы кушылды. Ул, теләмичә генә куптарылып, трубканы алды.
– Әл-лү… Кем анда?
– Интизар бу, Интизар абыең.
– Абый сиңа тагын…
– Нәрсә, кәефең юкмы әллә? Кая, мин әйтәм, таң сандугачы чыгып киткәнче шалтыратып алыйм әле, дим. Ни эш кырып ята идең?
– Болай гына, буш күңелне музыка белән тутырып утыра идем…
– Синең эшләр хутта хәзер. Хөррият! Без генә монда бала-чага чүпрәге арасында әвәрә киләбез. Әле хатын белән чүт әйткәләшеп китмәдек. Салатка бәрәңге әрче, ди. Кичә кич буе кишер туратты, дөге чүпләтте, бүген тагын – бәрәңге…
Искәндәрнең кинәт кенә кухня өстәле артына утырып кишер кырасы килеп китте. Йөзенә, кетер-кетер кишер кимергәндәге сыман, рәхәт бер ваемсызлык төсмере чыкты. Ул арада телефонның тавышы кырысланды:
– Әллә берәрсе бармы анда?
– Юк ла, Робинзон кебек япа-ялгызым… Кая әзерләнәсез ул кадәр? Кишерне әйтәм, күп турыйсыз. Туй булмыйдыр лабаса?
– Туй дип, безнең туган-тумача Чыңгыз хан чирүе кебек бит. Җыелып килсәләр, мирең белән корытырлар…
Искәндәрнең трубкалы кулы салынып төште, болай да базык гәүдәсе тагын да бөкрәебрәк, бәләкәйләнебрәк калгандай булды, диңгез төсендәге күзләре сүрәнләнә төште, соргылт кашлары бер-берсенә якынаеп кушыла язды. Трубкадан Интизарның туктамыйча сөйләгәне ишетелә. Искәндәр аскы иренен тешләп бераз торды да телефонга эндәште:
– Безгә килмәскә булдыгызмыни?
– Нәрсә? Ничек сезгә? Сөмбел китте түгелме соң?
– Октябрь бәйрәмендә үк килешкән идек бит… Яңа елны быел бездә каршы алабыз дип.
– Соң, туган, килешүче якларның сан һәм сыйфат ягыннан үзгәрүе сәбәпле, килешү шартларын үтәү дә һәр якның үз ирегендә кала. Чынлап әйтим, сиңа – ялгыз кешегә – ничек итеп гаилә белән барып керәсең инде? Теге чакта, сөйләшкән чакта, Сөмбел дә бар иде бит.
– Ә мин?..
– Син – минем дус. Ләкин, дус дип, гаиләне ташлап китә алмыйм бит инде.
– Нигә ташлап китәргә? Парлап чакырдык… чакырдым… бит мин сезне.
– Булмый инде, Искәндәр, ачуланма.
– Һич югында, берәр генә сәгать утырырсыз да китәрсез.
– Булмас инде, булмас, гаеп итмә. Елга бер килгән олы бәйрәмне өйдә үткәрик инде. Ә син миңа үпкәләмә, аңла. Кешеләрне аңламасаң, ничек музыка язарсың син… Ярый, хуш иттек.
Интизарның тавышы өзелүгә, телефоннан, колакны үртәп, өзек-өзек авазлар ишетелә башлады: «Көт-көт, кит-кит, көт-көт, кит-кит», – дип кабатлый сыман иде телефон.
«Монысы читләп-сипләп тормады, кибетче малае икәне әллә каян күренеп тора, счёт төймәсе тарткан кебек, сүзләрне чалт-чолт кына тарткалап куйды да – вәссәлам! – дип уйлады Искәндәр. – Димәк, бүгенге базарда минем бәя шактый төшкән икән. Ярый, бераз гына вакыт бирегез, кемнең күпме торганын күрсәтермен әле мин сезгә…»
Ул, шифоньерны ачып, үтүкләнгән күлмәк эзләргә тотынды. Актарына торгач, күлмәкләр арасыннан теге сары чәчле курчак кызы килеп чыкты. Зәңгәр күзләрен чекерәйткән дә туп-туры аңа карап тик ята. Искәндәр нигәдер бу карашны күтәрә алмады, күзләрен читкә борды. Курчак өстенә чүпрәк каплады да, күлмәк якасын төймәли-төймәли, көзге каршына килеп басты. Картаелган. Борын яфраклары яныннан ирен читләренә сызылып киткән ике сызык тагын да тирәнәя төшкән, элек алсуланып торган иреннәргә дә тутык кунган сыман, чигә чәчләренә тагын берничә ак төк өстәлгән, болай да биек маңгае башның яртысын диярлек яулап ала язган. Картаела…
Өскә мул якалы кышкы пальто киеп, башны бүрек белән каплагач, гомер-рәссам утыз биш ел буе тырыша-тырыша ясаган рәсем-сурәтләр юкка чыккандай булды. Бары тик йөзендәге ике тирән буразна гына, мине беркая да яшерә алмассың дигәндәй, астыртын бер көлү белән көлә.
* * *
Почта әрҗәсе шыгрым тулы иде. Газеталарны карап тормады, хатларны учлап кесәгә тыкты да иң элек открыткаларны укырга булды. Кинәт кенә аңа рәхәт булып китте. Күңел түрендә посып яткан, инде онытылып килгән горурлык хисе баш калкытып куйды. «Әле дөньяда мин дә бар, мин әле кемгәдер кирәк, минем турыда уйлыйлар, кайгырталар», – дия иде кебек ул хис.
Әнисе бәйрәм белән котлаган. Открыткаңны алдым, онытмавың өчен рәхмәт, дигән. Ерак җир түгел бит, бәйрәм арасында ник бер әйләнеп китмисез, дигән. Иң аска, хәрефләрне балаларча бөтерә-бөтерә, тигез юллар белән бер куплет шигырь язып куйган:
Кайтсаң иде кеше улы кебек,
Япсаң иде лапас түбәсен.
Өйләндең дә, көйләндең дә, ахры,
Оныттың да мине, күрәсең…
«Их әнкәй, әнкәй, нигә шулкадәр беркатлы син, – дип уйлады Искәндәр. – Лапас кайгыларымыни соң минем башта? Акчасын җибәрермен, менә дигән итеп ябып куярлар. Әйе, кайтып әни кешенең күңелен күрергә кирәк, бик кирәк анысы. Ә вакытны каян алыйм? Һәр көн эштә. Бәйрәмдә… дус-иш белән… җыелып утырасың. – Искәндәр авыр итеп көрсенде. Әнисенең йөзен күрергә теләгәндәй, күз карашы белән буш стеналар буйлап йөгереп узды һәм, фатирындагы сырлап-бизәкләп эшләнгән борынгы сәгатьне уйлап, тагын онытылды. Шушы борынгы сәгать аны үткәннәр белән: үзенең нәсел-нәсәбе, туганнары, туган җире, буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләре, алай гына да түгел, бөтен дөнья белән тоташтырып торучы бердәнбер тылсым булып тоелды. Борынгы сәгать вакытны гына күрсәтми, ә кешеләрнең кайгы-шатлыгын, халыклар һәм илләр язмышын, тарих агышын күрсәтә, шулар хисабын да алып бара сыман иде. Шулчак Искәндәрнең кулындагы сәгать каешы авырттырып беләзеген кыса башлады. Сәгатен салып аңа бераз карап торды да колагына якын китерде. Ул текелди, ул бары тик аның вакытын гына саный иде. Әйтерсең Искәндәрнең алдына: «Менә синең бөтен гомерең, аның белән теләсә нишли аласың», – дип, бер өем алтынсу бөртек куйганнар. Ә ул бүгенге көнгә кадәр шул бөртекләрнең әле берсен дә авыз итеп карамаган, тик шулай да көшел шактый кимегән. Алтын бөртекләрне тек-тек итеп көне-төне бер нәни генә карак кошчык – аның сәгате чүпли дә чүпли, чүпли дә чүпли…
– Бәйрәм, дуслар… – дип, сузып-сузып кабатлады ул. – Шунсыз булмый, алар белән гомер итәсе, яшисе бар бит әле миңа. Арбадан бер төшеп калсаң, әйдә, утыр дип, кулыңнан тартып менгерүче юк монда. Авыл түгел бу. Егылганны торгызучы, абынганны юатучы юк. Их әнкәй, әнкәй! Әйе, хәлеңне аңлыйм. Берьялгызыңа рәхәт түгеллеген аңлыйм. Чакырдым бит, монда яшәргә кил, дидем, риза булмадың, ата-баба нигезен ташлап китә алмыйм, дидең. Ә мин анда ике-өч көнгә кайтып нишли алам инде? Синең тәмле-томлыңны ашап, йөрәгеңдәге онытылып торган яраңа тоз салып кына китәм. Бер уйласаң, күрешмичә тору яхшырактыр да әле. Ни әйтсәң дә, син анда үз нигезеңдә: күрше-күлән, туган-тумача бар. Ә минем монда кемем бар? Авыр чакта кемгә барып башымны салыйм мин? Шушы диңгез хәтле олы шәһәрдә бер йомычка шикелле бәргәләнеп йөрисең… Берәүнең абыйсы министр, икенчесенең туганы профессор, өченчесе әти-әнисе белән яши – тумыштан шәһәр егете. Ә мин бу шәһәрдә үги бала кебек. – Искәндәрнең күз алдыннан яшен тизлеге белән таныш елмаю чагылып узды. Сөмбелнең бераз мыскыл катыш кинаяле елмаюы иде бу. – Менә бүгенге дәрәҗәгә җитәр өчен генә дә күпме көч түгәргә туры килде миңа. Авылдан иске чемодан күтәреп килеп төшкән малай бит мин. Шәһәргә килгән беренче көнемне әле бүгенгедәй хәтерлим: урам уртасында калдым да, кая барырга белми, тик басып торам. Кузгалсам, як-якка агылучы машиналар изеп-сытып узар кебек. Ярты сәгатьләп торганмындыр, ниһаять, бер милиционер җитәкләп тротуарга чыгарып куйды. Машиналар бер хәл, аларына тиз ияләштем, тик менә кешеләргә ияләшү генә авырга туры килде. Чөнки минем беркемем дә, бернәрсәм дә юк иде бит, әнкәй. Минем һәр адымым, һәр уңышым крепость яулап алуга тиң иде. Институтка керү, мең бәла белән тулай торактан урын алу, имтиханнар тапшыру, үтүкли торгач көзге кебек ялтырый башлаган бердәнбер костюмны киеп кичәләргә йөрү, шунда Сөмбел белән танышу, өйләнү, туй ясау, диплом яклау, эшкә урнашу, фатир алу… Менә шуларны эшләү өчен генә дә күпме көч киткән, күпме җан кыйналган. Ә берәүләр тормышның бу өлешен, бу чорын бөтенләй үтеп тә тормый бит. Алар мин бүген басып торган урыннан, шушы биеклектән старт ала. Ә синең улың ошбу нәрсәләргә ирешкәнче ярты картайды.
Сөмбелне дә гаепләмим мин. Аның – үз фәлсәфәсе, минем – үземнеке. Бары шул гына. Ул – шәһәр кызы. Ул дөньяга аек акыл, якты күз белән карый. Институт тәмамлагансың икән, бик яхшы, аны азмы-күпме акылы булган һәркем тәмамларга тиеш, ди. Әмиңа институт тәмамлау илаһи бер нәрсә булып күренә иде. Дөрес, хәзер алай ук түгел инде. Ләкин барыбер аның битараф горурлыгына җитү өчен миңа күп кирәк әле. Бала туу да, фатир алу да аның өчен гадәти бер нәрсә. Чөнки ул – бөтен кеше дә эшли торган һәм эшләргә тиешле эшләр. Ә миннән һаман авыл чыгып бетмәгән, бала – минем өчен шәҗәрә агачының бер ботагы, нәсел дәвамы, Бикмурзиннар нәселен дәвам итүче, киләчәккә алып баручы. Ә фатир алу – йорт салып керүгә бәрабәр. Үзең беләсең, авылда йорт салу – егет кеше өчен иң зур, иң мәртәбәле эш. Егете нинди булса, йорты да шундый була. Сине яшәгән йортыңа карап бәялиләр. Ә монда нәрсә?.. Мең газаплар белән фатирга ирешеп, кош тоткандай ордер күтәреп кайткач та исе китмәде Сөмбелнең. «Кешеләр әнә өчәр-дүртәр бүлмәлене дә алалар, исләре дә китми», – дип кенә куйды. Менә шул көнне беренче тапкыр аптырап, сәерсенеп озак карап тордым мин аңа. Инде фани дөнья мәшәкатьләреннән бераз котылдым, хәзер үз уйларым, үз хыялларым белән иркендә яшәрмен, эшли башлаган эшләремне төгәлләрмен, рәхәтләнеп иҗат итәрмен, күңелдә талпынып яткан көйләрне язармын дип кенә йөргәндә, канатларым янә салынып төште. Кайгыны ничек тә эчкә йотарга, авыздагы канны төкермичә түзәргә була. Ә менә синең сөенечең белән сөенүче, синең уңышларыңны күреп куанучы кешең булмавы бик авыр, гаҗәп авыр, әнкәй…
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik.com