Барлык яңалыклар
10
Чәчмә әсәр
7 март , 06:02

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Карт белән малай. Хикәя

– Авылыбыз да матур, име? – Авылыбыз да матур... – Ә нигә, алайса, «бетә» дияләр аны?

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Карт белән малай. Хикәя
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Карт белән малай. Хикәя

Нурмый карт авылга күз ташлады – әнә ул авыл еракта, тау астында рәхәтләнеп жәелеп яткан. Әнә аның ике күле – зәп-зәңгәр күлләр, ике күзе кебек... Шундый ук зәп-зәңгәр күккә бакканнар.

Әнә аның урманы – куе урманы, караңгы урманы.

Әнә аның басу кырлары мәгъриптән мәшрикъка, офыктан офыкка сузылганнар.

Әнә зират.

Әнә кечкенә генә бер казык кебек мәчет манарасы күренә.

Әнә аның инеше йөгерә-йөгерә анасы куенына – Нократка ашыга.

Әнә икенче якта – Нократ үзе. Ниндидер сагышлы да, моңсу да җыру-көй аша халкының бар моңын гасырдан-гасырга илткән, буыннан-буынга тапшырган елга.

Һаман да шул җыруын жырлый ул.

Халык ул җыруны ишетә...

Нурмый карт та ул җыруны ишетә...

Меңенче, ун меңенче елын бу ярларны юып, кәефе яхшы чакта тыныч кына, кәефе начар вакытта дулый-дулый аларны ишеп, әмма үз язмышына барыбер тугры калып, әлеге моң чылбырын өзмичә, заманнан-заманга, дәвердән-дәвергә илтеп ага да ага ул... Сугышлар артыннан сугышлар кабына, империя артыннан империяләр жимерелеп, яңалары төзелә тора; кавемнәр, халыклар бернинди эзен калдырмыйча юкка чыга, кырыла, эри, ә ул ага да ага һаман...

Үз ярында урнашкан кечкенә генә авылны һәр дулкыны белән сәламләп, таңнан кичкә кадәр юлдаш булып аңа, татлы йокыга озатып аны ага...

– Нурмый бабай, исәнме!..

Гади генә, әмма чиста-пөхтә киенгән кечкенә малай карт янына йөгерә иде. Икенче сыйныфта укый ул. Берүзе.

– Ә-ә-ә, исәнме, улым! Кая, кил әле монда, утыр әле...

– Ю-у-к, утырмыйм, чирәм салкын инде хәзер, әни шулай дие. Утырсам, ачуланачак ул мине.

Карт елмаеп куйды:

– Әниең юк бит әле монда, кил, утыр...

– Юк, ярамый... Алайса, Аллаһ бабай, күреп, әнигә әйтә дә, әни мине барыбер ачулана.

– Кил, алдыма утыр, алайса...

– Әни ачуланмасмы соң?

– Ачуланмас. Нәрсә, ничә «ике»ле алдың бүген?

– Берне дә түгел.

– А-а-а, малай, син вабше әшәкеләнеп беткәнең бит. «Ике»ле дә алмагач аны. Менә мин синең җәштә- ә-ә...

– Алдалама, әни әйтә, Нурмый абый бик акыллы ул, дие. Җиде класс бетергән, дие... Ул вакытта бик әзләр укыган, дие.

Карт янә елмайды:

– Балам, әниең алдалыйдыр. Ничек мин, туксан яшьлек карт, сине, җиткән җегетне, оялмыйча алдалап торыйм, дие инде?!.

– Әниләр беркайчан да алдаламый!

Нурмый картның әлеге җаваптан бик канәгать калуы йөзенә чыккан иде:

– Дөрес, улым, маладис. Мә, тот бу алманы шуның өчен...

– Рәхмәт, бабай.

Бераздан куакларны сыйпаган җил тавышына малайның шартлатып алма кимергән тавышы кушылды.

– Атаң ничек соң, ияләнәм диме?

– Ияләнәдер инде. Безгә бик авыр: әнигә авыр, әбигә авыр, миңа авыр... Абый да сирәк кайта, апа да. Бик сагынам.

– Нишләтәсең, китәләр бит. Эш җук, диләр. Эше булса, акчасы жук, диләр...

– Рамилнең әтисе дә китте. Минеке Казанга гына әле, аныкы Себергә үк бит! Минем әти кайткалый әле, аныкы яздан бирле күренми инде. Илүзә апаныкы да, Илсур абыйныкы да. Кичә шылтыратты әле: сиңа бик күп күчтәнәчләр, китаплар алдым, дие. Әйбәт укысаң алып кайтырмын, дие. Менә сине тыңлап «ике»леләр алсам, ул миңа китап алмас иде!

Карт малайның башыннан сыйпады:

– Син маладис, улым, синең белән була...

– Әти дә шулай дие. Тагын алмаң юкмы, бабай?

– Өйгә кайткач бирермен. Икене бирермен.

– Өчне бирәсеңме соң? Берсен – Рамилгә.

– Дүртне бирермен, алай булгач. Кузгалыйкмы?

– Әйдә.

Алар тау итәге буйлап елга ярыннан авылга таба юл алды. Һәр адымнары аларны, елгадан ерагайтып, авылга якынайта иде.

– Бабай, матур безнең елга, име?

– Матур, улым...

– Авылыбыз да матур, име?

– Авылыбыз да матур...

– Ә нигә, алайса, «бетә» дияләр аны?

– Кем әйтә?

– Бөтен кеше әйтә.

– Курыкма, улым, без икәү бар бит әле. Без булганда бетмәс.

– Әни, Алла бирса, дияргә куша.

– Дөрес әйтә, улым, Алла боерса.

– Бабай, ә безнең авылны, хан заманыннан калган, диләр. Бу күптәнме?

– Бик күптән.

Малай очкын тулы күзләрен картка төбәде:

– Динозаврлар яшәгән вакыттанмы әллә?

Карт кеткелдәп көлеп жибәрде:

– Жук, алай ук түгел инде, бераз соңрак.

– Безнең авылга Толу исемле кеше нигез салган, дияләр, шул дөресме соң?

– Дөрестер, улым, риваяте шундый.

– Аңа кадәр авылда чирмешләр яшәгән, дияләр.

– Анысы да бардыр.

– Сөйлә әле миңа шуның турында.

– Нәрсә турында?

– Менә шулар турында. Авыл турында.

Карт малайга борылды:

– Үзең дә беләсең бит әнә.

– Юк, мин тулысы белән белмим, тулысы белән сөйлә!

– Нәрсә сөйлим соң? Китап авылның салынуын бик борынгыдан күрсәтә.

– Динозаврлардан соң...

Картның иреннәре елмайгандагы кебек хәрәкәт итеп алды:

– Әйе. Казан ханлыгы чорында. Кайчандыр монда, чыннан да, аулак кына чирмеш авылы булган, дияләр. Моны чыганаклар да раслый бугай.

– Анысы нәрсә тагын?

– Китаплар, язулар дигән кебегрәк инде.

– Ә-ә-ә.

– Авылның ул вакыттагы исеме безнең көннәргә килеп җитмәгән. Соңыннан бирегә бай нәселле Толу бәк килеп урнашкан. Шуннан Толлы киткән инде. Толулы, җәнәсе... – Нурмый карт малайга борылды. – Бәлки, ул турыдан-туры синең бабаңдыр әле?

Малай, шаккаткан күзләрен картка төбәп:

– Чынлапмы? – дип сорады.

– Ник булмасын? – диде карт аңа. – Бик мөмкин.

Малай уйга калды:

– Шул авыл миңа килеп җиткәч бетәме инде?

– Нишләтәсең... Берни дә мәңгелек түгел.

– Безнең авыл матур бит!

– Матур.

– Урманы да матур!

– Матур.

– Нократ та матур!

– Матур...

– Нигә соң, шулай булгач...

Карт, бер сүз дә әйтми генә, инеш аркылы сузылган басмага аяк басты:

– Саграк бул, улым, абалана күрмә.

2009

Фото: https://ru.freepik.com/

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Карт белән малай. Хикәя
Рүзәл МӨХӘММӘТШИН. Карт белән малай. Хикәя
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: