Зур түрә дәрәҗәсенә ирешкән авыл малаеның мантыйгы бик гади: үзе нәкъ менә үз акылы белән шундый зур дәрәҗәгә ирешә алгач, аннан туган балалар тагын да акыллырак, талантлырак булырга тиешләр. Аларны тормышның вак-төяк мәшәкатьләреннән азат итәргә кирәк, ул ашау-эчү турында, матур кием-салым хакында яки затлы чит ил машинасы турында уйлап һәм ахыр чиктә Казан тулай торакларының берәрсендә таракан санап яшәргә тиеш түгел, атасыннан күчкән сәләтен, гакылын ул малай яки кыз бала фәнгә багышларга тиеш, максаты яхшы билгеләргә генә укып, кесәсенә диплом салу булырга тиеш. Югары уку йортында укыган чакта, билгеләре бик шәптән булмый икән, аның өчен дә борчылып торасы түгел: бала әлегә ачылып җитмәгән! Килер бер көн, аның ефәккә төрелгән баласы зур кеше булып өлгереп җитәр, иң юк дигәндә, ахыр чиктә атасы эшенең дәвамчысы булыр. Монысы малайларга кагыла. Кызларга килгәндә исә... Монда да үз мантыйгы бар. Берәр зур җитәкченең асыл малаена тап булып, алдагы тормышын муллыкта, рәхәттә уздырыр, шәт, иншалла!.. Чөнки аның тормышыннан бик канәгать булган үз хатыны көне-төне колагына шул хакта тукып тора лабаса. Колагына гына түгел, бу нәрсә аның инде һәр күзәнәгенә кереп сеңгән.
Әлеге кызлар үзләренең алар өчен әти-әниләре махсус уйлап тапкан алтын боҗра эчендә икәнлекләрен беләләр. Тик, алтын булса да, барыбер аның боҗра икәнлеген аңлыйлар. Кайсы яшь күңелнең «ябылуда» яшисе килсен! Аларның күңелләре бу гамәлләргә, кырыс мантыйкларга карата үзләренең ризасызлыгын белдерә һәм менә шул эчке ризасызлык белән сугарылган каннары аларны «читкә» каерып тора, әти-әнисенең теләкләренә каршы килеп, төрле җүнсез гамәлләргә чакыра. Ничек телибез, шулай яшибез, ди, ул кызлар. Ничек телибез, шулай кыланабыз, дип фикер йөртә бу чибәр кызлар һәм, чәчәкле болындагы бәйсез күбәләкләр сымак, теләгән тарафларына очып киткәлиләр дә... Аларның бик гади генә бер теләкләре бар: ул да булса үз язмышларына үзләренең хуҗа буласылары килү.
Аларның берсе дә, малае да, кызы да, әти-әниләре теләгән югары баскычларга күтәрелә алмый. Чөнки тормыш – көрәш ул. Ә боларда көрәш иммунитеты балачакта ук ата-аналары тарафыннан үтерелгән, юкка чыгарылган була. Тормыш әзергә бәзер генә яшәргә өйрәнгәннәргә карата нишләптер бигрәк аяусыз шул...
Бер мәртәбә имтихан биргәннән соң, студент кызларның аның янына үз теләкләре белән бернинди сәбәпсез икенче, өченче тапкыр килүләре – Руслан Даулатович өчен бердәнбер һәм ныклы аклану. Аннан соң... аннары ул тикшеренүче-галим, хатын-кыз холкын никадәр якыннанрак өйрәнсә, димәк, аның фәнни ачышлары шулчаклы тормышчан һәм кире каккысыз булачак! Фән өчен галим кеше, шагыйрьләр читтән илһам эзләгән кебек, әхлак кануннарына сыешмаган гамәлләр кыла икән, бу, һичшиксез, табигый күренеш итеп кабул ителеп, аны гаепләргә урын калдырырга тиеш түгелдер ләбаса!
Кәримә атлы бүгенге студент кыз исә билге куйдырырга килмәгән. Бу самими карашлы кыздан чынлап торып курка Руслан Даулатович. Дөресрәге, әлеге кызның үзен юлдан яздырудан, башы-аягы белән хиссият дөньясына алып кереп китеп, башын, акылын югалтудан курка иде. Кырлап-сырлап торасы да юк: Руслан Даулатович үзенең бу кызга карата битараф түгел икәнлеген сизә башлады бугай. Ходай сакласын, ул тагын гашыйк булып, салкын акылын җебетергә теләми, йөрәгендә беренче Кәримәдән соң калган җәрәхәттән һаман кан саркый, ул аны төшләрендә күреп уяна, кайбер төннәрен таңга чаклы беренче хатынының «куенында» уздырып чыга, төне буе ләззәт, мәхәббәт тәмен татыганнан соң уянып киткәч, хак чынбарлык аның башына күсәк белән китереп органдай була. Ялгыз ирнең яшисе килми башлый, ул төшкә чаклы төшенкелектә йөри. Шул рәвешле, акылдан язуың да бар. Менә тагын... бу кыз да, дөресрәге, бу кызга да күңеле битараф түгел шикелле, нилектәндер ымсына, кытыклана. Күңелең бер «бәйдән» ычкынса, аны бернинди фәлсәфә кануннары белән дә урынына утыртып булмаячагын аңламыймыни ул?!
Борынгы грек фәлсәфәчеләре үк моңа игътибар иткәннәр. Бу нисбәттән Платон, Софоклның сүзләрен мисал итеп китерә. Өлкән яшьтәге Софоклдан сораганнар икән: «Мәхәббәт ләззәтенә мөнәсәбәтең ничек? Хатын-кыз сине һаман кызыксындырамы әле?» – дип. Тегесе җавап биргән: «Мин бу нәрсәләрдән үзенең кырыс әфәндесеннән йөгерә-йөгерә качкан кол кебек шатлана-шатлана арындым, качтым инде».
Руслан Даулатовичның Кәримә иреннәре тигән ике бите бик рәхәт булып һәм бик озак янды...
Буласы нәрсә булмый калды. Көтелеп тә булмый калган нәрсәләрне җил үзе белән эзен дә калдырмыйча очыртып алып китә. Тормыш безнең уй-фикерләрдән үрелгән. Шуңа күрә кайбер авырлыкларны адәм баласы кичереп, үткәреп җибәрергә тиеш. Чөнки Ходай шулай тели. Ә ахыры хәерле булыр кебек...
...Кәримә көтте, үзе белән якын арада булачак зур үзгәрешкә алдан ук әзерләнде. Әлбәттә, аңлы рәвештә һәм махсус түгел, бу әзерлек кызның акылыннан гайре рәвештә барды шикелле. Әйтерсең ул бик текә ярның читенә үк килеп җиткән дә... юк, кыз инде шул текә ярда аякларын ук салындырып утыра, чак кына кузгалса яисә талпынып алса, аста кайнаган диңгез дулкыннары арасында булачак. Ул диңгез аны төпкә алып китмәячәк, үзенең акулаларына ризык итеп тә бирмәячәк, ул диңгез аны йомшак дулкыннары өстендә уйнатачак, иркәләячәк, бишектә тибрәткән кебек тибрәтә-тибрәтә, соңыннан гәрәбәдәй комлы ярына чыгарып бастырып куячак – яшә, рәхәтлән, тормышның тәмен таты, син хәзер инде үзең бая гына аягыңны салындырган текә яр өстендә түгел, син кичәге кебек болыннан чәчәкләр җыеп йөри аласың. Хуш исләр белән хозурлана аласың. Син хәзер гөнаһсыз кыз бала түгел. Ләкин шуны бел: син инде, самими кызчык кебек, ул матур чәчәкле, хуш исле болында бер кайгысыз очып уйнаган күбәләкләр артыннан дөньяңны онытып куып йөри алмаячаксың, дөресрәге, синдә бүтән андый теләк уянмаячак, беркайчан да... Син хәзер хатын-кыз, син хәзер ул күбәләкнең очынып уйнавына соклана-соклана күзәтә генә аласың...
Нигә?! Аерма шунда гынамы икәнни соң?.. Юк, аерма анда гына түгел. Син кайчан да булса үзең ошаткан кешегә кияүгә чыгарсың. Зөфаф кичендә, бәлкем, хатын-кызга хас мәкерлегеңне файдаланып, үз кешеңне алдый да алырсың. Ләкин син гомерең буе яшерен сереңнән котыла алмаячаксың, ул сине кабереңә чаклы озата барачак. Ул сине фани дөньяда да адым саен эзәрлекләп, ирең белән ястык бүлешкән мизгелләреңдә бигрәк тә битәрләп, җаныңны өшетеп торачак!.. Син үзең тудырган газиз балаларыңның күзенә дә тутырып карый алмаячаксың! Син инде буй җиткән кызыңа, тәүфыйклы бул, балам, дип әйтәсең, кисәтәсе килгән чакларыңда, теге мәкерле серең күсәк сыман башыңа тондырачак, син аңгыраеп калып, кызыңа бирәсе киңәшләрең дә табигый һәм самими булмаячак, кызың, бәгырь кисәгең, ул киңәш-теләкләреңне колагы, аңы белән кабул итсә дә, ул аның җанына үтеп кереп, кызыңны бәлаләрдән коткарып калу көченә ия булмаячак инде...
Син кулыңда искиткеч матур һәм бик хуш исле чәчәк тотып торырсың, ләкин син инде чәчәкнең хуш исе белән матурлыгын бергә, икесен дә берьюлы тоя алу ләззәтеннән мәхрүм ителгән хатын-кыз буларак йә матурлыкны гына күрә алырсың, йә борыныңа хуш исе генә килер...
Бу сүзләрне кемдер Кәримә атлы гыйффәтле кызның колагына пышылдый иде. Кем шулай кисәтә аны, хәтта... ул кемдер аны өркетә, куркыта шикелле. Тулай торагына кайтып пружиналы тимер караватына аугач та, әлеге «кемдер» пышылдавыннан туктамады.
«Минем әнием иреккә чыгачак! миңа иң беренче нәүбәттә шунысы кадерле».
Кызны йокы алмады. Алар сабакташ кызлары белән, күптән түгел генә җыелышып, кача-поса бер фахишәнең көндәлеген укыганнар иде. Кәримә яшергән җиреннән тиз генә шуны тартып чыгарды һәм аның үзенә кирәкле битен эзләп тапты.
«Шундый карар кабул иткән мизгелдән кала, мин ул төннең һәр минутын аермачык хәтерлим. Кызык – үземне бер тамчы да гаепле итеп сизмим. Элек мин үз тәнен сатып көн итүче хатын-кызларга тормыш бүтән юл калдырмагандыр дип уйлый идем, – хәзер моның алай түгел икәнлеген күрәм. Мин бит, «юк» дип, кире кага ала идем, «әйе» дип ризалашырга да була иде.
Һәммәсе дә мин алдан фаразлаганча булды: гарәп белән аның кунакханәдәге номерына кердек, шампан эчтек, мизгел эчендә бик каты исердем, анадан тума чишенеп, урынга барып яттым һәм тыныч кына аның кәефе булганын көттем (үземә дә рәхәт булганлыгын күрсәтеп кыланып та тормадым). Душка кердем, гарәптән акчасын алдым да, такси тотып, өйгә кайттым. Таңга чаклы бернәрсә белмичә йоклаганмын.
Мин урамнан барам. Кешеләрнең йөзләренә текәлеп карыйм һәм белергә тырышам: бу кешеләр барысы да язмышларын үзләре сайлады микән? Әллә минем кебек язмыш тарафыннан ирексез рәвештә сайландылар микән?
Мин үз-үземне тамчы да кызганмыйм. Корбан итеп тә хис итмим, чөнки гыйффәтле булып калган хәлдә, буш кошелёгымны кыстырып, рестораннан ук чыгып китә ала идем бит. Мин ул гарәп каршында әллә кем булып та кылана ала идем. Ала идем... Ләкин күпчелек кебек үз-үземне тулысынча язмыш кулына тапшыруны кулайрак күрдем».
«Без күпме теләсәк, шулчаклы хыяллана алабыз, ләкин реаль тормыш бик кырыс. Моның белән син нәрсә әйтмәкче буласың? Сине кайчан да булса гаепләячәкләр дипме? Ләкин бу хакта беркем дә белмәячәк бит һәм бу шөгыль вакытлыча гына бит...»
Кәримә үзенә таныш булмаган фахишә кыз белән килеште дип тә, килешмәде дип тә әйтеп булмый. Һич әйтеп булмый. Ул бары тик аның көндәлеген укыды, укыган саен укыйсы килде. Чит кешенең эч серләрен белергә омтылу теләге идеме бу, әллә үзе дә мондый гамәл кылырга мәҗбүр булган очракта тырыша-тырыша котылу өчен салам эзләү идеме?..
Кәримә йотлыга-йотлыга укыды.
«Мин шуны аңладым: ир кеше хатын-кызга түли – бәхетле булыр өчен түли...
Табигый хисләрен канәгатьләндерү өчен генә шулчаклы акчаны чыгарып салмас бит инде ул. Бәхетле буласы килә аның. Җир йөзендәге башка кешеләр кебек үк минем дә бәхетле буласым килә, ләкин моңа беркем дә ирешә генә алмый. Әгәр дә төптән уйлап карасаң, нәрсә югалтам соң әле мин?
Намус. Горурлык. Үз-үземә хөрмәт. Әгәр дә төптәнрәк уйлап карасаң, боларның берсенең дә миндә булганы юк. Мин бу дөньяга туарга атлыкмадым, мин үземнең мәхәббәтемне очратмадым, мин һәрвакыт ялгыш гамәлләр кылдым һәм минем тормышым да үз тарафымнан ук җимерелгән...»
Кәримә әлеге мескен кызны ирексездән үзе белән чагыштырып куйды. Аның да моңарчы чын мәхәббәтен тапканы юк бит әле, аны да, әнисен коткарып калу хакына, бүгенме, иртәгәме... нәкъ шул язмыш көтәргә мөмкин бит? Ул бүтән бу хакта уйларга теләмәде, тизрәк китапка капланды.
«Яратышуга килгәндә, әлеге нисбәттә берни дә үзгәрмәде. Чишенеп ятасы, ыңгырашкан булып кыланасы (әлеге ыңгырашулар кайчак артык акча алып килә), соңыннан душка керәсе – су астында торган чакта тәнең генә түгел, җаныңның бер өлеше дә чистара кебек. Әллә үзең шулай булуын теләгәнгә генә микән? Клиент белән бернинди үбешү юк. Иптәш кызым әйтә, үбешүне киләчәккә, үзеңнең чын мәхәббәтеңне очратканчы сакларга кирәк, ди. Әйе, әйе, кайчан булса да ул үбү киләчәк, һәм синең бар дөньяңны аллы-гөлле төсләргә күмеп, сине мәңгегә бәхетле итәчәк!.. Шул үбү синдә гүзәл хатын-кыз уятачак!»
Чү, туктале, ул Руслан Даулатовичны битеннән үпте бит?! Юк ла, үз-үзеңне газаплама инде, шатлыктан гына, рәхмәт әйтәсе килгәннән генә ләбаса ул...
«Минем янга килгән барлык ир-ат та – озын буйлымы ул, кыскамы, тынычмы яки тел бистәсеме – һәммәсе дә үзләренең куркуларын җиңеп киләләр. Тәҗрибәлерәкләре бу куркуны басар өчен кычкырып сөйләшкән була, кайберләре үзенең әлеге халәтеннән качу өчен хәмер эчә. Курку хисе кичермәгән ир-атны минем әле моңарчы күргәнем юк. Әлбәттә, алар хатыннарына ишетелүдән яки кеше теленә керүдән куркалар.
Ләкин нигә? Алар түгел, киресенчә, мин куркырга тиеш бит әле монда! Һәр кичне үземә таныш булмаган кешеләр белән кунакханәгә мин керәм бит. Мин керәм, көчсез хатын-кыз башым белән, үзем белән хәтта коралым да юк?! Гомумән, бу ир-атлар – кызык кавем. Минем белән кунганнары гына түгел, минем юлымда очраган һәммәсе дә... Әйе, алар куркытырга мөмкиннәр, кычкырырга, суккалап та алырга күп сорамаслар, әмма барысы да хатын-кыздан курыкканга акылларыннан язарга мөмкиннәр. Бу курку үзләре башларын итәкләре астына тыккан хатыннарыннан гына да түгел. Мәсәлән, туган әнисеннән курку...
...Өстәвенә әгәр артык салган баштан булдыра алмасалар, алар оялалар да. Югыйсә «уята алмаганым» өчен мин оялырга тиеш бит, алар түгел...»
Кәримә китапны читкә тотып атты. Ниндидер бер фахишәнең эч серләре аңа нәрсәгә кирәк булды соң әле? Кадалып китсен шунда! Җитмәсә, Кәримә укырга да оялган җөмләләрне ул ачыктан-ачык яза да бит әле! Әнил булса, «какой ужас!» дип, бу көндәлекне күптән чүплеккә тондырган булыр иде инде...
Кыз үзе шулай дип уйлады, ләкин бик яхшы белә ләбаса – әлеге уйларында хилафлык та юк түгел, үз-үзен чак кына алдый да бит ул... Чөнки яхшы белә, күптән укыды инде, соң чиктә әлеге фахишә кыз чын мәхәббәтен таба һәм аны тапканчы ук шул хакта, ягъни чын хисләр хакында уйлана башлый. Көндәлекнең ул өлеше Кәримәгә аеруча ошый.
«Мин бүген шөгыльләнгән һөнәрме, кәсепме ул, ни булса да – аның бик борынгы булуына төкердем мин. Шунысы хак: мин бу кәсебемне күралмыйм! Ул минем җанымны ашый, бәгыремне кимерә, ул миңа акчаның бар нәрсәдән дә өстен икәнлеген аңлатмакчы була!
Минем тирәмдә бәхетлеләр юк. Ул ир-атлар яхшы белә: бушка да ирешеп була торган нәрсәгә алар учлап акча түлиләр, шул нәрсә аларны кимсетә, ачуларын китерә. Иркәләү, сөюләр хакына бушка да бирелергә әзер булганымны белә торып сатылырга, акча таләп итәргә мәҗбүр ителгәнем өчен минем җаным кыйнала. Берәр атнага гына түзәм дә... Аннан нишлим? Нокта куяммы? Әйе, куям. Һәм мин боларның барысын да киләчәк тормышымда онытырга, нинди оныту гына, бәлки, тормышымнан ук сызып ташларга тырышачакмын! Минем күңелем дә бит мәхәббәткә сусаган! Минем дә яратасым, сөеләсем килә!
Гомер артык кыска... Ул кыска гомерне бары тик чын мәхәббәт мизгелләре генә озынайта алачак... Мин шуны аңлый башладым. Ниһаять... Бар адәмнәр өчен дә уртак булган «ахырзаман» белән беррәттән һәр кешенең үзенең генә дә «ахырзаманы» була торган булса, кыз бала өчен ул мин кылган гамәлләрдер... Аның да беренчесе үктер, Ходаем.
Үзең ярлыкый күр, Ходаем! Муеннан гөнаһларга батабыз да... аннары, авыз күтәреп, гафу итүеңне үтенәбез, тәүбәгә килмәкче булабыз, сине искә төшерәбез...»
* * *
...Ул төнне Руслан Даулатовичның фатирында таңга чаклы ут сүнмәде. Кан тамырларын шартлатырдай булып гәүдәсендә тупланган көч-гайрәт аңа йоклап китәргә ирек бирмәде. Ул язу өстәле янына килеп утырды.
...Борын-борыннан ук күршеләр булып гомер итсәләр дә, холык-кыяфәтләре белән бер-берсеннән җир белән күк кебек аерылып торган милләтләр тарихның кайсыдыр мизгелләрендә, үзара буталышып, каннарын бозганнар... Басып алынган халыкның каймак кебек кызлары коллыкка алынган. Әлеге чуалыш-кушылулар нәтиҗәсендә җир йөзенә йөзләгән-меңләгән «безобразияләр» туа торган. Гибрид грейпфрутлар ничек тәмсез булса, боларның каннары кушылу нәтиҗәсендә, дөньяга килгән «җимеш»ләр дә шундый ук чиле-пешле була торгандыр. Йа Хода! Әгәр синең изге китапларың булмаган булса, адәм балаларың җирдән атлап түгел, күптән агач башыннан йөрерләр һәм, бер-берсенә нарат күркәсе атып уйнап, тәннәреннән бет чүпләп утырырлар иде... Син – тудыручы, Син – коткаручы!.. Шулай булгач, Синең тәгълиматың күкләрдән иңмәгәндер дип, кем авыз күтәреп әйтә ала?!
Тарих белән «тарих» кына бит дип шаярмагыз, ул хакта җиңел генә фикер йөртмәгез! Халыкның тарихы – аның кичәге язмышы гына түгел, ул – аның туачак таңы, офыктан күтәреләчәк кояшы. Син кичә нинди идең, бүген дә шулай син, иртәгә дә, алдагы көннәрдә дә шулай булачаксың! Кабыгың гына алмашынырга мөмкин, тик асылың үзгәрмәячәк. Белеп тор моны!..
Фото: Freepik.com
(Дәвамы бар.)