Җәй көннәренең берсе. Төшке аш вакыты. Бөтен кешене гаҗәпкә калдырып, урам буйлап Сәлим гармун тартып узды. Көпә-көндез булган өченме, печән өсте булгангамы, яки соңгы елларда көндезләрен генә түгел, кичләрен дә гармун тартып узучы булмагангамы, ишеткән һәр кеше эшен, ашын ташлады. Тәрәзәдән күрә алганы тәрәзәгә ашыкты, ихатада йөрегәне урамга атылып чыкты. Һәркемнең:
– Кайсы эшсезе кызу эш вакытында көндез гармун уйнап йөри, – дип күрәсе килде. Сәлим икәнен белгәч барысы да:
– Булыр ул эчкечедән, – дип берсе дә гаҗәпләнмичә, һәрберсе үз эшенә тотынды. Ә моң көчәйгәннән көчәя барып, агыла бирде.
Сәлим гармунда бәләкәйдән уйный. Күпме кунакларда булмады, күпме кешене биетеп җырлатмады ул. Әз-мәз эчә башлавы да әнә шуннан башланды. Кунакта, ярыйсы гына кызып алган абыйлар:
– Мә, кулларыңның талганы бетер...
– Кеше-фәлән күргәнче җибәр!..
Кайсы вакытта каршы килергә дә өлгерми кала иде, авызына көчләп дип әйтерлек салалар. Ул елларда клубта бер генә кичә дә гармунсыз узмый. Төн ауганчы биеп-җырламасалар, яшьләрнең күңелләре булмый.
Сайлауларда, зур бәйрәмнәрдә клуб эче халык белән шыгрым тула, урталарында – Сәлим. Аның арып-талуын белүче дә юк.
– Әйдә, уйна, туктама... Әнә шулай!..
– Икенче көйне сыздыр, җиңелерәген...
Кызларның үткеррәкләре Сәлимнең битеннән кечкәй инеш кебек аккан тирен сөртә, ул аның саен дәртлерәк уйный башлый. Бервакыт кайсысыдыр, сиздермичә генә, Сәлимнең түш кесәсенә кулъяулык та тыгып киткән. Тик аның кемнеке икәнен ул беркайчан белә алмады.
Бүген кызмача булып алган Сәлим, кунакка баргандай киенеп, изүен ача биреп, гармунның күреген өзә язып тартып, көпә-көндез ни өчен уйнап узды?
Аның уйнаганын ишеткәннәр беренче карашка битараф булып кыйланса да, Сәлимне эшсезлектә гаепләп сүксә дә, һәрберсенең күңел төбендә нәрсәдер кузгалгандай булды.
– Әстәгафирулла... эчеп алып, оятсыз, көпә-көндез уйнап йөремәсә, – дип, комганын тотып тәһәрәтен алыштырырга китеп барган Асмә әби, өенә кергәч, көндезге намазына утыра алмый торды. Урамнан аккан моң, аны үткәненә, яшьлегенә алып кайтты. Авыр елларда бердән-бер юаныч булган гармун тавышын ничек онытасың!
Гармунны үткән гасыр музыка коралы дип кабул иткән яшь егет Муса да магнитофонын сүндереп, аның моңына игътибар итте. Моң күңеленә ниндидер яхшылык өстәде. Ләкин, ул аны берничек аңлый алмады. Гармун тавышын ишеткәннәр бер тынга бар дөньясын онытып торса да, һәрберсе үз эше белән булашкан кебек кыланды, берсе дә хисләрен тышка чыгармады. Гармун тавышы һәрберсенең күңел төбеннән нидер өзеп китсә дә, бу турыда беркем, бернәрсә сиздермәде. Хисләрен ачып салудан курыктылар, оялдылар, күрәсең. Ә Сәлим “Баламышкин” көен һәр йортка, урамга, бөтен авыл өстенә түгә-түгә атлады.
Түшәктә озак еллар чирләп яткан Нәсимә апа, гармун тавышына түзә алмыйча, тотына-тотына урамга чыгып Сәлимне озатып калганнан соң, ишетелерлек итеп әйтеп куйды:
– Син үлгәч, кемнәр генә уйнар икән, Сәлим туганым?..
Автор фотосы.