Рауза карчык Аллаһтан минем гөнаһларның кичерелүен сорап ялварды. Авыл зиратындагы барча әрвахларның рух Шәрифләренә дога кылды, бабамнарны, әбиләремне, ир һәм кыз туганнарымны исемләп атап, барчасына-барчасына теге дөньяда ожмахтан урын сорады. Аннары аңа күчте:
– Ярабби! Рамил улы Раил Фәиз улы Рүзәлне җөдәтеп җөрмәсен, төшләренә кермәсен. Тынычлыкта калдырсын! Әлхәмдүлиллә.
– Нинди көн җитте бит, Ройка, ә, – дидем мин, үзем ишетерлек кенә итеп. – Безне Аллаһка исем-отчестволап таныштыралар...
Үлеменнән соң берничә көн үтүгә, Ройка тәүге мәртәбә төшемә керде. Төше дә әллә ни түгел иде, җитмәсә, үзем дә хорафатларга артык ышанмыйм, – кыскасы, ул төндә күргәннәр миңа берничек тәэсир итмәде.
Шулай да...
Мәктәп еллары, имеш...
Без – Ройка, Рафил, мин – ни сәбәпледер Кәркәвеч клубына төшкәнбез. Мин анда гомер булган кеше түгел югыйсә. Нишләптер, һәммәбез дә авылча киемнәрдән: Ройка бейсболка, совет заманындагы мәктәп формасын кигән. Шулай йөри иде ул... Мәйдан шаулый, яна! Баштан ары сикермәкче булабыз. И бии Рафил! Хәер, Рафил, дим әле... һичкайчан бии белмәгән үзем дә шатыр-шотыр җилдерәм генә! Аяклар җиргә тими. Ә Ройка моңсу менә. Йә тавыш-тынсыз басып тора, йә дивар буйлап тезелгән урындыкларның берәрсенә барып утыра.
Мин түзмәдем – якасыннан тотып җилтерәттем аны:
– Уян, әйдә! Нигә моңсуланасың, шәп бит! Әйдә, кушыл, – дидем.
– Юк, – дип баш тартты ул. Дәшми генә чыгып та китте. Шау-шу аша да ишекнең шап итеп ябылганын аермачык ишеттем. Музыка көчәйде (билләһи, Шекспир трагедиясе, диярсең: музыка көчәя. Ут сүнә. Пәрдә). Ройканың юкка чыгуын һичкем сизмәде.
Рафил белән без дә биеп калдык.
Ройка китте, ә без биеп калдык.
Без һаман биибез әле...
Ул ике дөнья чиген кичкәндә, мин Казанда идем.
Милли музейда лекцияләр тыңлаган чакка туры килде.
Бина эчендә кызу иде. Чәч арасында бөрчек бөрчек тир шытып, әледән-әле маңгайдан, ияктән ага торды...
Кесәдә бырылдаган телефон мине сискәндереп җибәрде. Кайсы хәерсезе икән? Телефонны кулга алдым. Укыдым: «Раил үлгән». Мин, дөрес күрмәдем, ахры, дип, күзләремне тагын берничә мәртәбә электрон хәрефләр буенча йөгерттем. Нәрсә бу?
Калтырый-калтырый, смс җибәргән номерны – сеңлемне – кире җыйдым:
– Ни яздың син?
– Абый, Раил үлгән.
Мин тораташтай каттым. Сүгенеп куйдым.
– Ничек? Кайда?
– Казансуда баткан...
– Ой-йо.
Шул сүзләрдә элемтә өзелде.
Бетте. Минем өчен лекция, алай гына да түгел, бу көн, – бәлки, аннан да күбрәге – тәмам иде. Дәфтәр-ручканы пакетка аткарып урамга чыктым. Биредә тагын да тынчу иде. Кремль урамыннан университетка таба атладым, ләкин озак бара алмадым – аяклар чуала башлады. Бераздан туктап, аркам белән йорт диварына терәлдем, аның буенча шуып төшеп, чирәмгә чүгәләдем. Янәшәмнән генә миңа һәм, гомумән, бөтен дөньяга битараф булган адәмнәр уза торды. Кайберләре шикләнеп карады, кайберләре көлде. Аларга ни ул – таныш түгел егетнең баш иеп утыруы? Мин күзләремне күккә төбәдем: зәңгәр- зәңгәр болытлар да каядыр ашыга иде. Тамак кипте, кармакка эләгеп яр кырыена ыргытылган балык төсле, мин авызымны ачтым, һаваны йоттым, гүя бу һава минем сусавымны басарга мөмкин иде...
Ройка үлгән. Ройка үлгән... Ройка – үлгән!
Сеңлем әйткән сүзләр минем башымны ярды, контузияләнгән хәрби кебек, колагымда бары тик шушы хәбәр генә яңгырады:
– Ройка – үлгән!
Ничек инде алай, ничек инде...
Ничек инде?!
Әле генә Сабан туенда бергә йөргән идек бит...
Ройка безнең өйдә утыра, имеш.
Мин аның үле икәнен беләм. Ләкин ул, ничектер, кире кайткан. Иң кызыгы: үзе бернинди хис тә, тәм-ис тә тоярга сәләтсез. Без икәү кече якта. Табын тулы сый-нигъмәт, чәй эчәбез...
– Ипи тәме дә юкмы авызыңда? – дип сорыйм.
– Юк, – ди ул миңа, моңсу елмаеп.
– Исен дә сизмисеңме?
Аны ымсындырыр өчен иснәп күрсәтәм.
– Юк, – ди ул.
Без урамга чыгып китәбез. Чиләкләп-чиләкләп, яңгыр ява. Мин, исәрләнгән сыман, кулларымны як якка җәеп, яңгырны кочмакчы булам, эре-эре тамчылар минем чәчләремне, йөземне чылата, иңбашларым буйлап аяк очларыма агып төшә. Миңа шулкадәр рәхәт, рәхәт, нигәдер!
– Яңгырны да сизмисеңме? – дим.
Ройка баш кага. Үзе гаять, гаять моңсу инде!..
Мин уянып киттем. Караватка утырдым да уйга калдым. Нәрсә бу? Төшем күптән түгел караган кинофильмны хәтерләтә иде. Николас Кейдж персонажы (төшемдә Ройка башкарды бу рольне) – кешенең гомерен алучы фәрештә. Кем артыннан килсә, шуның гына күзенә күренә. Шулай ук ис тә сизми, тәм дә тоймый – һәммә хисләрдән мәхрүм. Әмма мәңгелек.
Ройка шушы фәрештә булып яныма килгәнмени?
Мин бу төшне беркемгә дә сөйләмәдем. Курыктым.
Үзем сабыр гына гомеремә нәтиҗәләр ясап карадым...
Иртә әле! Ай-һай иртә!
Берни эшләргә өлгермәдем ләбаса!
Китәсе килми икән әле!
Хәер, беркайчан да китәсе килмидер ул. Туган авылыңа кайтып, озаграк торгач та, әти-әниеңнән, чишмә-тугайларыңнан, тау-елгаларыңнан аерыла алмый интегәсең: китәсе килми! Ә монда егерме ел (ни дисәң дә, каникулга кайтудан күбрәк бит!) яшәгәннән соң, кинәт кенә ишек шакысыннар да, автобус көтә, тизрәк җыенырга кирәк, дисеннәр, имеш...
Ләкин дөньяда озаграк торган саен китәсе килмәү теләге дә көчәя бара, чөнки озаккарак сузылган һәр мизгел, һәр көн, һәр ел китәргә кирәк булган вакытны якынайта.
Яшәргә ияләнеп беткәндә генә китәргә кирәк!
Сабан туенда бик моңсу йөрде ул...
Ройканы әйтәм.
Юк, үләчәген алдан сизенгәндәй, моңсу йөрде, димим. Алай булмагандыр. Кем үзенең үләчәген алдан белсен инде?
Сабан туе мәйданы – клуб каршында гына. Мәйданда көрәшкәне көрәшә, көч сынаша, көрәшмәгәне тал-тирәк күләгәсендә аракы эчә... Хәер, алай дисәң, тегесе дә, бусы да көчен сыный инде.
Мин ни эшләргә белми аптырап йөрим. Таныш-белешләр күп, ә кирәк кеше – юк дәрәҗәсендә. Булганы да йә парлашып (егет белән кыз) узып китә, йә балалары белән туңдырма алырга чират тора. Кыскасы, Башлачёвның бер җырындагы кебек: «сплошной духовный неуют»...
Уемны укыгандай, тузан туздырып, шәмәхә-зәңгәр ВАЗ-2106 яныма килеп туктады. Эчтә Федя белән Рустик иде. Федя вәкарь белән генә машина ишеген япты да мине кочып алды:
– Нихәл, брат?
– Ярый.
– Әйдә, бик скушныга охшаган мында, киттек, Өшенгә төшәбез...
Рустик күбрәк урысча сөйләшә. Шуңа күрә, барыбер аңламам, дипме, әңгәмәгә кушылмый. Гәрчә машина аныкы һәм йөртүче ул булса да.
– Әйдә, – дидем мин. – Кемнәр төшә соң?
– Син, мин, Рөстәм.
Рөстәм шул ук Рустик инде.
Ул арада әллә кайдан Салават килегт чыкты, аның да Шөн һавасын сулыйсы килә икән. Минем яңа гына бу тирәдә Ройкага юлыгуым искә төште. Сөйгәнен дә иярткән иде әле. Әһә... Әнә ул.
– Киттек, – диде Ройка битараф кына.
– Ызгыштыгызмы әллә?
– Юк, нормально.
Шулай да ызгышканнар бугай. Юкса болай тиз ризалашыр идеме?
Киттек.
Юл озын түгел. Шөн дигәнебез – күрше авыл гына. Дөрес, бу якта асфальтның әсәре дә юк. Тузан иснәп барасы. Бер рәхәтнең бер михнәте – түзәсең инде.
Ройка пистолет чыгарды.
– Син нәрсә?! – дидем мин, каушап.
– Хәзер моннан башка йөрмим. Казанда тотып типкәләделәр...
Пистолеты – пневматика гына югыйсә.
– Кемнәр типкәләде? – димен.
– А хрен их знает!
Мин Ройкага күз ташладым: битендә бер-ике чи яра бар иде шул...
– Пычак беләнме? – дип, шуларга ымладым.
– Кастет.
Бераздан рульгә Федя утырды. Әле «права» алып өлгермәгәнгә, уңай форсатны кулдан ычкындырасы килмәде аның: басу таптап кына салынган юлда «данлыклы» һәм «гадел» гаишпиклар очрамаячагы көн кебек ачык иде.
Ә көн ачык иде, чыннан да.
Озакламый Шөнгә төшеп җиттек. Машинаны куеп, мәйданга юл тоттык. Ярты Толлы биредә икән! Әйтәм аны үзебездә «скушны» иде шул. Йә берсе исәнләшеп узып китә, йә икенчесенә үзебез төртеләбез. Сыра алдык, кипкән бәрәңге. Рустик сок белән чикләнде.
Бер-ике стаканны корыткач, башыма миңгерәү уй килде: ә нигә төштек соң әле без монда?
– Ничек энде, мында күңеллерәк ич, – диде Федя, минем, чыннан да, миңгерәү соравыма исе китеп. – Батырга бүләкләр дә әйбәтрәк. Кызлар да чибәррәк.
– Ярар, – дип килештем.
Гәрчә, әлбәттә, арабыздан һичкемнең дә көрәшергә яисә әтәч куарга, яисә, һич югы, капчык тотып чабышырга теләге юк иде. Кызлары да искитәрлек түгел. Күрше күркәсенә караганда мин үз тавыгымны якынрак күрүчеләрдән.
Тавык дигәннән, ул арада югалып торган Салават пәйда булды. Үзе белән шашлык һәм ике егет алып килгән. Егетләрнең юанрагы кул сузды:
– Ришат.
– Рүзәл.
– Ришат.
– Раил...
– Ришат.
– Фидәрис. – Федя һәрвакыт чын исемен әйтеп таныша иде.
– Ришат.
– Рустам.
– Фирдүс.
– Рүзәл.
Шундый ук тәртиптә Фирдүс белән күрешеп чыктык. Егетләрнең Толлыга төшү теләгеннән януы ачыкланды. Алар фикеренчә, безнең авылда бүләкләр дә затлырак, кызлар да шәбрәк иде. Машинада артык урын булмавын белгәч кенә, өметсез кул селтәп, ары уздылар. Ул арада Салават фотоаппарат чыгарды. Шалт-шолт күзләрне чагылдырып алды. Баягы егетләр безне күндереп өлгергән иде: шашлыкны ашап, сыраны эчеп бетергәч, кире үзебезгә кайтып киттек.
Авылга төшеп җиттек кенә, сөйгәне Ройканы култык астына кыстырды.
– Бушагач кил, – дидем мин. Бәйрәм тәгаен дәвам итәчәк иде. Һәм кызына борылдым. – Җибәрерсең бит?
Аның урынына Ройка елмайды:
– Юк, җитәр.
Алар киттеме, мин киттемме – хәтерләмим.
Ләкин исән-имин килеш соңгы очрашуыбыз булды бу...
Хәзер мин бергә төшкән фотоларга – Ройканың соңгы фотоларына! – карыйм. Әйе, Сабан туенда Ройка моңсу иде...
Бераздан мине сюрреалистик, мозаикадан гыйбарәт төшләр били башлады.
Йә этләр ташлана, имеш, йә бүреләр куа...
Йә баш түбәмнән өер өер үләксә козгыннары каркылдап уза...
Йә өстемә ярканатлар ябырыла...
Мин аларда Ройканы сизә идем. Ачулы кебек иде ул миңа.
Моны аңлату кыен, әмма ул, күзгә чагылмаса да, бу төшләрдә, һичшиксез, бар иде... Белмим, бүре өрүеме, этнең каш астыннан усал карап тын алуымы, кошлар тавышымы, тирә-юнь мохитме Рейканыкы, дөресрәге, Ройка үзе иде.
Мин төн уртасында куркып, шабыр тиргә батып, туңып уяна башладым. Урамда – җәй, югыйсә. Юрганым сыгып алырлык була иде. Йөрәк котырып тибә – ватык су краны сыман, канны туп-туры ми үзәгенә бәрә иде.
Мин отыры йокларга курка башладым.
Мин отыры төннән курка башладым.
Ялгызлыктан курка башладым.
Мин, игезен харап итеп, үз шәүләсеннән куркып яшәгән Кабилгә әйләндем. Һәрбер гайре табигый тавыш, яфрак селкенүе, адымнар (бигрәк тә төнлә!) котымны очырды...
Әмма, Кабилдән аермалы, гаебемнең нидә булуын аңлый алмадым.
Ройка безнең авылда тумады. Себердән кайтып төпләнде алар.
Беренче сыйныфка бергә кердек. Озак еллар бер партада утырдык. Аннары тугыздан соң китте ул. Ташчылык буенча укырга керде. Ләкин төзү-кору эшенә яраксыз булып чыкты: биектә кан басымы уйный икән. Мәктәпкә кире кайтты. Яңадан янәшә утыра башладык. Унберне тәмамлаганчы.
Мин, югары очка юл тотканда, шуларны хәтердән кичердем.
Ройканы моргтан алып кайтканнар иде инде.
Капка төбендә халык мәш килә. Читтән караганда, туй гөрли, диярсең. Әмма чыр-чу урынына һәммәсе буыла-буыла, үкси-үкси елый иде.
Туганнарын, якын кешеләрен юатырга ашыгучылар да шактый:
– Сащуствую...
– Нык булыгыз инде.
– Бик кызганыч.
Мондый сүзләр колагыма, нишләптер, бер дә юату булып ишетелмәде. Әллә ничек, язгы туфракка кубып төшкән боз сөңгеләредәй, минем дә йомшарган йөрәгемә төшеп кадалды алар, тирән җәрәхәт ясап яралады.
Бу кешеләргә мин ачу белән карадым. Битлек кигән убырлар ясалма сагышлана төсле тоелды.
Башны иеп, өйгә уздым.
Ройка? Ап-ак кәфенлеккә төренеп, зал уртасында ята иде. Йөзендә ачу да, борчу да юк. Кастет эзләре генә шәмәхәләнеп чыккан. Йоклый. Көзгеләрне каплап куйганнар. Ройка үзен үле килеш танып сискәнмәсен өчен, махсус шулай иткәннәр иде гүя. Уйларга да куркыныч: үзеңне кәфенлектә күр әле!
Уң кулымны мәет өстенә күтәрдем, аның баш ягыннан аякларына таба өч тапкыр йөртеп кабатладым:
– Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.
Аның белән бәхилләшергә теләүчеләр күп иде. Һичкемне тоткарламас өчен урамга чыктым. Анда сыйныфташлар җыелган: Ләйсән, Рафил, Дамирә...
Күпме гомер күзгә күренмәгән Зөлфия дә биредә. Мәктәпне тәмамлап, ничә ел узганнан соң, ниһаять, Ройка аркасында яңадан очраштык.
Көн кызу иде.
Без, кеше-карадан качып, машина артына – күләгәгә чүгәләдек.
– Ни булган соң?
– Чумган да чыкмаган, диләр...
– Ялгызы коенганмы?
– Бер көтү халык!..
– Аңарчы ярты сәгать буе сөйгәне белән сөйләшкән.
– Мескен.
– Салган баштанмы?
– Канында алкоголь тапмаганнар бугай...
– Киемнәре белән баткан бит ул! Иң аңлаешсызы – шул.
– Ой-йо.
– Водолазларны да берәр сәгать үткәч кенә чакыртканнар.
– Ничек инде?
– Шулай.
– Ройка йөзә белми иде! Аннары, салган очракта да, дурак што ли ул киемнәре белән кереп китәргә?..
– Әрәм иткәннәр инде, алайса.
– Бли-и-и н...
– Уеннан уймак?
– Йә, гайбәт сатмыйк инде. Ройкага барыбер хәзер.
– Алла сакласын!
Берникадәр вакыттан соң без, әңгәмәне тәмамлап, ачык капкаларга бактык: Ройканы алып чыгалар иде.
Зиратка кергәч тә, мәетне чирәмгә куйдылар. Тәһарәтле булганнарны мулла үз янына чакырды. Артына ун-унбиш кеше җыелгач, нидер укып алды. Шуннан соң алардан:
– Рамил малае Раил әйбәт кеше идеме? – дип сорады.
– Әйбәт кеше иде, – дип җавап бирделәр аңа.
Мәҗбүри булмаса да, мин дә эчемнән генә:
– Әйбәт кеше иде, – дип кабатладым.
Әйбәт кеше идеңме соң син, Ройка?
Хак әйттемме?
Әйе, хак, мөгаен.
Гаепнең вак-төяге исә һәр адәм баласында җитәрлек.
– Әйбәт кеше иде!
Бераздан Ройканы кабергә төшерделәр. Минем сулыш ешайды. Йөрәк, чыгып китәрдәй булып, канны кызурак куарга тотынды. Хәл китте, баш әйләнде.
Ройка ап-ак кәфенлектән кып-кызыл туфрак эчендә ята иде...
Аны бу хәлдә күреп бөтенләй бетәштем.
Ярабби!
Минем күз алдымда ләхетне томаларга керештеләр. Иң элек аякларын капладылар, аннары – гәүдәсен, башын... Ройка бушлыкта, караңгылыкта һәм... куркыныч ялгызлыкта (караңгыдагы коточкыч куркыныч ялгызлыкта!) калды. Мин, җилдә атынган тере карачкыдай, ул-буны аңышмый торганда, кабер өстенә туфрак ишелә башлады, элгәре бер уч, бер уч кына ташлаган авылдашлар отыры көрәккә үрелде... Һәм Ройка бөтенләй юкка чыкты.
Ни кичерә икән ул хәзер?
Ничек микән ул – үле килеш анда, беркемнең буе җитә алмаслык аста, юештә, салкында ялгызың яту?
Һәр иртә саен кояш туачак. Таң атачак – кич җитәчәк. Ә син – юк. Барысы да бар, барысы да үз урынында: чәчәкләр, таулар, агачлар, елгалар, йортлар, шәһәрләр, дөнья!
Ә син – юк...
Һәр көн саен кешеләр каядыр ашыгачак, кемнәрдер талашачак, сөешәчәк, балалар тәпи йөрергә өйрәнәчәк...
Җиһан, һәр көз саен алтынсу төскә һәм пычракка батып, һәр кыш саен аклыкка, сөт кебек, аклыкның үзе кебек ап-аклыкка күмеләчәк.
Һәр яз саен бөреләр шытып, анадан тума каен кызлары читенсенеп кенә киемгә төренәчәк, елгалар ташып агачак.
Ә син – юк...
Дөнья шулкадәр матур һәм бәхеткә тиенер өчен сиңа бик аз, бик аз нәрсә – бары тик... булу, исән булу, яшәү житәр иде!
Әмма син – юк.
Барысы бар, барысы үз урынында!
Ә син – юк.
Һәм, бәлки, иң куркынычы: син генә юк!..
Сәдака өләшеп чыктылар. Мулла тагын бер кат дога кылганнан соң, без, зираттагылар, төркем-төркем авылга таба кузгалдык. Кемдер тәмәке кабызды. Җирәнгеч татлы ис борынны кытыклап, күзләрне яшьләндерде. Шулкадәр табигый, шулкадәр саф һәм гөнаһсыз тәмәке төтене...
Ройка тартуын ташлыйсы килеп йөргән иде...
Өлгердеме икән?
Кыш азаклары, имеш. Бәлки, яз башы.
Киң басу. Тоташ аклык. Җиңелчә буран себерә. Без җәүяләп каядыр барабыз. Юл юк. Әмма йомшак кар өстеннән шулкадәр җиңел, рәхәт үтелә. Аяк асты убылмый да, батмыйбыз да.
Бераздан Ройка кырыйга салулый башлады. Мин икеләнә калдым. Уңны-сулны барлар өчен адымымны сирәгәйттем.
– Син дөрес якка бармыйсың! – дип әйтәсем килде.
Әмма үзем:
– Шулай да ни өчен төшләремә керәсең син? – дидем..
Ул да баскан җирендә тукталды. Җилкәсе аша гына карап җавап бирде:
– Чөнки... син...
Җөмлә азагын җил йотты. Ишетеп өлгермәдем. Ә ул әйтте югыйсә. Әйтте дә уңга, кояш баешына китте.
Мин сулга, кояш чыгышына борылдым.
Сискәнеп күземне ачтым. Торып утырдым.
Йөрәк янә урыныннан купкан иде: дөп-дөп, дөп- дөп...
Без дуслар идек.
Бергә трай типтек, бергә төрле эшкә йөрдек.
Мотоцикллар ярата иде ул. Кара күзлекләр, күн курткалар, пистолетлар... Кыскасы, кырку егет булырга ярата иде.
Бик матур рәсемнәр ясый иде. Бер рәсеме миндә әле дә саклана...
Сөеклесен дә, әлбәттә, ярата иде. Бик нык – мотоцикллар, пистолетлар яраткан кебек. Кырку булырга яраткан кебек.
– Туй чамаланса, шаһит эзләп тормам инде, – дип әйтеп салды берсендә.
Мин шатланып ризалаштым:
– Әлбәттә.
Язмаган, нишләтәсең?
Шөн Сабан туенда без бергәләп мәрхүм яшьләрне, яшьтәшләрне искә алып утырдык. Кайсы асылынды. Кайсы һәлакәткә тарыды.
Мин шулвакыт:
– Яшисе дә яшисе иде бит әле аларга! – дип уфтандым.
Ройка, тирән сулыш алып:
– И Аллаһ, – дип, сүземне җөпли торды.
И Аллаһ!..
Яшисе дә яшисе иде бит әле Ройкага да!
Рәхәтләнеп яшисе дә яшисе иде!..
Ул арада Рауза карчык Аллаһка әйтергә теләгәнен әйтеп бетерде. Битен сыпырды. Борылып, иңемә кагылды.
Әни җибәргәнгә генә килдем мин. Дога сорыйдыр. Бар, юкка төшеңә кермәс, дип күндерде. Аның фикеренчә, берничә тәңкәлек сәдака Ройканың хәлен (һәм шулай ук минекен дә) шактый җиңеләйтергә тиеш иде.
Догачыга рәхмәт әйтеп, урамга чыктым. Кич бүген дә аяз иде – һәрбер йолдыз аермачык күренеп тора. Буең җитсә, Рауза карчыкның таягы белән бер икесен бәреп төшерергә дә мөмкин әле. Түбән очка атладым. Менә бер йортны уздым, менә икенчесен. Менә Ройка яшәгән йорт турына җиттем. Ройканың бүлмәсендә ут яна иде...
Ул көнне шулкадәр изрәп, шулкадәр рәхәтләнеп йокладым мин.
Бернинди төш кермәде.
2011