«Ахырзаман башы»
Яшь профессор студент кызның эчке калтыравын сизде булса кирәк, әллә Кәримәнең тышкы кыяфәте, чынлап та, куркак куянны хәтерләтә иде инде, җиңелчә генә өстәл әзерләде, кофе кайнатты, кызга исә, буш утырмасын өчен, «теләсәң, китаплар белән таныша аласың» дип ымлап, үзе бик озак кына кухня ягында югалып торды.
Тыш-кыяфәте белән генә түгел, хәтта бар халәте белән бу мизгелләрдә, чынлап та, бүре авызына керергә әзерләнгән куркак куянны хәтерләткән кыз, Руслан Даулатович аны бала-чагага саный һәм шуңа күрә юата, тынычландырырга тели дип уйлап, чак кына турсайды, үпкәләгән сыман да булды; үзенең куркак куян түгел икәнлеген расларга теләгәндәй, «булышыйм!» дип, әүвәл кухня якка да кергән иде, профессор итагатьле генә кире какты: «Юк, юк, мин үзем. Син әнә китаплар караштыргалый тор!»
Руслан Даулатович, үзе кабатларга яратканча, шактый катлаулы язмышлы кеше иде. Аның әбисенең әнисе – карт әбисе – узган гасыр башында Урта Азиягә мөгаллимәлеккә чыгып киткән яшь татар кызы – шунда бер үзбәккә кияүгә чыгып, төпләнеп калган Казан арты татары. Бер-бер артлы дөньяга килгән унике кызның язмышы һич кенә дә бер-берсенә охшамаган – кайсы, шундагы үзбәк-казахларга кияүгә чыгып, чит милләтләрнең дәвамчылары булып, сеңеп-эреп беткәннәр. Руслан Даулатовичның әбисе исә үзбәк егетенә тап була. Шуннан соң аның нәселендә янә Кырым татары бар, соңгы буыннары тагын Гайнә татарлары белән кушылып киткән.
Руслан акыллы, чибәр егет булып үсте. Заманында Ленинградтагы югары уку йортларының берсендә фәнни коммунизм факультетын тәмамлаган егетне зур түрә булыр дип фаразладылар. Ләкин ул, барысын да шаккатырып, фән юлыннан китте һәм үзе мондый һөнәр сайлауга бер дә үкенми иде. Гадәттә, төгәл фәннәрдә генә зур ачышлар ясап, дөньяга танылырга мөмкин. Әмма безнең Руслан Даулатович нәкъ менә гуманитар фән өлкәсендә дөньяви ачыш ясарга хыялланган бер исәр галим иде. Фәнни коммунизм факультетын тәмамлап, инде бу түрә булып китәр дигән өметләрне өзеп, укырга, янә белем эстәргә дип, икенче уку йортының биология факультетына барып кергәч алды ул «Исәр» дигән исемне. Үзенә тагылып йөргән әлеге исәрлек егеткә бик ошый, чөнки белә, күреп тора бит: исәр булмаган адәм беркайчан да дөньяви ачыш ясый алмаячак!
Хәтта аның сөйгән кызы да бар иде. Хәтта ул сөйгән кызының зур урыннарда теш казып утырган түрә ата-аналары ярдәме белән тормыш дигән бу фани дөньяның иң бөек ноктасына менеп, шуннан гына бер кайгы-хәсрәтсез дөньяның арт ягына тибеп яши ала, хәтта аңа дөньяви ачыш ясарга да комачаулык итмәячәкләр иде. Ләкин... ләкин. Тормышның шул «ләкин»нәре булмаса әгәр... Өйләнешеп ике-өч ай узмагандыр, аның сөекле хатыны бер дә бер көнне кайтып керде дә: «Руслан, мине факультетның деканы итеп сайларга (куярга иде, дөресрәге) исәплиләр», – диде. Бу вакытта алар икесе дә Петербургның бер югары уку йортында укытучы, фәннәр кандидатлары иделәр. Әлбәттә, хатынны зур урынга түрә итеп куюларына сөенергә генә кирәк булгандыр. Руслан әүвәл куанды да кебек. Ләкин яши торгач, бу сөенечләр яшь ир-атның күңелендә көенечләр белән алмашына барды. Хатынның эштәге түрәлек «холкы» өйгә дә ияреп кайта башлагач, ир кинәт кенә тәртәгә типте – Азия мохите белән сеңгән патриархатлык галәмәте көнкүреш тормышының гап-гади мәсьәләләре белән дә килешергә теләмәде бугай – түрә хатын белән юллар, бер чатка җиткәч, икегә аерылып, төрле якка китеп бардылар.
Яшь, чибәр ир тора-бара докторлык дәрәҗәсе алды, профессор булды, тормышында төрле-төрле хатын-кызлар да очрамады түгел. Ләкин ул яши-яши һаман бернәрсәгә гаҗәпләнә бара: җәмгыять эт җамаягы кебек әйләнгән, асты өскә килгән, кайчандыр үз җаена гына тәгәрәгән тәгәрмәчне кемдер таудан этеп төшереп җибәргән һәм ул, бер түмгәккә туры килеп, хәзер туры юлын үзгәрткән дә упкынга таба барып маташа кебек иде.
Кәримә исемле иде Руслан Даулатовичның беренче хатыны... Беренче хатыны гына түгел, күңелен, бәгырь телемнәрен уеп алган мәхәббәте дә! Яшь егетнең җанында туган иң тәүге, иң садә хисләр шул кыз белән бәйләнгән иде. Ул аны акылы белән түгел, күңеленең иң-иң нечкә хисләрен кушып яратты. Алар тагын кушылдылар, әмма бәби алып кайтуга кадәр барып җитә алмадылар – Кәримә, докторлыгын яклап, шул араларда аны проректор итеп куясылар иде – бала арткырак планга күчеп торды. Тагын икесе ике якка киттеләр. Әмма бер шәһәрдә яшәделәр, төрле уку йортларында эшләделәр. Сирәк-мирәк кенә булса да күрешәләр дә иде. Туган көннәр, бәйрәмнәр гел бергә узды. Икесе дә нәкъ печән өстендәге эт кебек иделәр: ерагаеп та китмәделәр, кушыла да алмадылар. Һәм күңелләреннән генә мондый хәл озакка да сузыла алмас, кайчан да булса барыбер бер чиге чыгар, дип уйладылар.
Андый чик булды, бер дә көтмәгәндә һәм бик сәер, гайре табигый рәвештә. Бердән бер көнне Русланга докторлык диссертациясен яклау турында читтән тәкъдим ясалды, ул әле аны-моны уйлап җиткергәнче, тәкъдим артыннан бик тиз генә яклау да булып узды. Дөрес, аның бу вакытта үз темасына монографиясе дә, саллы гына фәнни мәкаләләре дә бар иде. Фәнни җитәкчесе Аркадий Ильич – үтә итагатьле яһүд карты – Русланның мондый тизлегенә үзе дә аптырап калды. Чөнки шәкерте, бер караганда, алай тиз генә якларга ашыкмый, һаман эзләнә, винегрет кебек буталып беткән бүгенге фәлсәфә фәнен үзенчә тәртипкә салырга азаплана кебек тоелган иде.
Бу эштә Кәримәнең каты кулы уйнаганын Руслан Даулатович үзе генә сизде. Һәм, шуны белүгә, шәһәрне үк ташлап, ерак әбисенең туган якларына китеп барды...
Дөрестән дә, сәер гамәл кебек иде бу, бер караганда. Бер яктан караганда да шулай, икенче яктан караганда да...
Ир-атның үз горурлыгы була. Ул горурлык аны ир итә, чүпрәк булудан гына түгел, хәтта чүпрәк-чапраклар арасында да буталып калырга ирек бирми... Дөнья яшь галимнең әнә шул горурлыгына тиде булса кирәк... Дөнья шайтаннар, фәрештәләр белән тулган гаҗәеп серле һәм шул ук вакытта бик буталчык, яктылы-яктысыз мәгарә сыман...
Руслан Даулатович җәмгыятьтә шау-шу куптарырга тиешле хезмәтенең исемен әүвәл «Ахырзаман ахыры» дип куймакчы иде. Ләкин уйлый торгач, әлеге исемне үзе үк килештермәде – гап-гади мәкалә исемен хәтерләтә шикелле. Шәп фикер үзеннән-үзе килде: «Яңа Манифест»... Әйе, чынлап та, дошманга үз күсәге белән орсаң, үтемлерәк булачак бит! Руслан Даулатович дошман дип, эченнән генә көлеп, Маркс белән Энгельсны атый. Аларның тулаем хезмәтләрендә аның эше юк. Иң куркынычы – алар, җәмгыятьтәге ике җенес арасында шактый буталчыклар китереп чыгарып, җәмгыятьне астан кимерә торган «корт»лар уйлап тапканнар. Шул демагоглар аркасында эксперимент буларак җитмеш кенә ел яшәп алган Советлар илендә адәмнәр өстенә коточкыч бәла-казалар, бәхетсезлекләр килгән!..
Ир-ат белән хатын-кыз тигезлеге хакында иң беренче сафсата сатучылар да шулар бит! Маркс белән Энгельсның «Манифест Коммунистической партии» әсәрендә һәм Энгельсның «Происхождение семьи, частной собственности и государства» хезмәтләрендә үк гаилә мөнәсәбәтләрен бутау башлана. Имеш, балалар гаиләдә түгел, ә җәмгыятьтә тәрбияләнергә тиеш. Имеш, хатын-кызның төп көче гаиләдә түгел, ә иҗтимагый хезмәт, эш урынында файдаланылырга тиешле!.. Аларча, гаилә хатын-кыз өчен төп хезмәтләре белән чагыштырганда вак-төяк шөгыль генә булып калырга тиешле...
Табигать хатын-кызны хатын-кыз итеп, ир-атны нәкъ менә ир-ат итеп яраткан да инде. Әлеге ике җенесне бер үк төрле яссылыкка кую, ирләр генә башкарырга тиешле хезмәтне үтәүне, ул да тигез хокуклы ич дип, хатын-кыздан да таләп итү – ахмаклыкның һәм, алай гына түгел, хатын-кыз бәхетсезлегенең иң биек ноктасы! Нәкъ шул ахмаклыкның гади генә, ләкин тормышчан мисалы итеп кулларындагы ломнар белән трамвай юлларын ремонтлаган апаларны, химия заводларында сәламәтлеген какшаткан хатын-кызларыбызны китерергә булмыймыни!
Хатын-кыз ул – Илаһи зат! Хатын-кыз беренче чиратта, бәби табу сөенечен кичереп, гаилә учагының иң якты уты булырга тиеш! Иҗтимагый хезмәттә катнашу яки катнашмау (нинди микъдарда катнашу) беренче чиратта хатын-кызның үз ихтыярыннан гына торырга тиеш! Ул яши торган җәмгыять исә аннан шуннан артыгын таләп итәргә тиеш түгел! Ир-ат белән рәттән дүрт сәгать эшләгәне сигез сәгатькә исәпләнергә тиеш! Ә теге демагог яһүдләрнең тәгълиматы нигезендә корылган ялган, алдавыч фикерләр исә әүвәл җәмгыятьнең табигый үсешенә зыян салды, шуның белән беррәттән хатын-кызны бәхетсез итте! Алардан ир-ат ясады, ир-атны чүпрәк итте!
Хатын-кыз – сөяр һәм сөелеп яшәр өчен яратылган зат! Ул – беренче чиратта ир-атның илһамчысы, рухландыручысы булырга тиешле зат!
Ана теләге баланы диңгез төбеннән чыгарыр, ди! Шәхестә, индивидта бары тик ана мәхәббәте генә кешелек күзәнәкләрен тәрбияли ала, ул аны үзенең баласына булган мәхәббәтенең илаһи көче тәэсирендә тормышка ашыра!
Җәннәт аналарның аяк баскан урынында!
Ир-ат әгәр дә бөек җиңүләргә ирешә икән яки зур гамәлләр кылырга сәләтле икән, беренче чиратта ул моның өчен хатын-кызга, бары тик хатын-кызга гына бурычлы!
Әнә шул аксиоманың, тормыш, яшәеш аксиомасының, кайчандыр «муены сындырылды», барлык бәлаләрнең башы тик шуннан гына!
Ул демагогларның ялган тәгълиматы Руслан Даулатовичны бәхетсез итте: сөйгән хатыныннан аерды...
Аның тамырларында гына да бит әллә ничә төрле милләтнең каны ага! Кем аркасында? Хатын-кыз аркасында! «Ирек» хатын-кызга теләсә кемгә кияүгә чыгарга мөмкинлек бирде. Һәм шуның белән ул кавемне дә бәхетсез итте.
Цивилизация куркыныч алдында! Аны коткарып калу өчен хатын-кызны – үз урынына, ир-атны үз урынына утыртырга кирәк!..
«Хатын-кызга яңадан пәрәнҗә ябындырып, аны үз ихтыярыннан башка яратмаган кешесенә кияүгә бирү синең черегән цивилизацияңне коткарып калырмы соң?!»
«Хәзер берничә буын яшьләр гарип буын буларак тәрбияләнеп килә. Гаиләдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт – бала тәрбиясендә, аның шәхес булып формалашуында төп этәргеч!»
Гаиләләрдә хөкем сөрергә тиешле гади генә табигый баланс бозылды. Патриархат та түгел, тулысынча матриархат та юк.
«Мат-Пат» дип аталган яңа төр винегрет. Ә ул нәкъ менә балаларның ашказаннарын боза да инде, чёрт побери!»
Я научила женщин говорить...
Но, Боже, как их замолчать заставить?
Бу юлларны хатын-кыз шагыйрә язган.
Руслан Даулатовичның әлеге мәсьәләгә булган карашы шактый четерекле, катлаулы иде. Чөнки Марксны тәнкыйтьләп кенә хакыйкатьне ачып-аңлатып биреп булмаячагы сукыр күзгә дә күренә. Каннар бозылу галәмәте – төрле милләтләрнең буталуы – аның хезмәтендә, дөресрәге, бөек ачышларында шулай ук әһәмиятле фактор буларак өйрәнелергә тиеш ләбаса дип фикер йөртте инкыйлабчы галим. Җәмгыять беренче нәүбәттә ныклы гаиләдән торырга тиеш, тагын да төгәлрәк әйтсәк, милли гаиләдә тәрбияләнеп үсәргә тиеш яшь буын.
Әлеге ачышларны ясау өчен теория белән гамәлне кушу мәҗбүри микән дигән мәсьәлә-сорау исә үзеннән-үзе хәл ителде – фәнни институттан югары уку йортына күчкәч, имтихан бирә алмый интегеп йөргән чибәр студент кызлар яшь профессорның тәмам башын әйләндереп бетерә яздылар.
Ялгыз профессорның өендә телефон шылтырады.
– Бәхетле йолдыз астында тугансың икән... – Руслан Даулатович китап киштәсе янында тынсыз калып, аннан түземсезләнеп нинди дә булса хәбәр көткән кызга карап торды да: – Әниең Казанда гына калачак. Һәм... ким дигәндә, бер айдан ул иректә булачак!
Бу мизгелдә кызның гәүдәсе генә түгел, бөтен барлыгы – акыл-хисләре, җаны һәм бар рухы – пружина кебек киерелгән иде. Хис-пружина кинәт бушады һәм ул, үз-үзен белештермичә, каршысында басып торган, үзе өчен әлеге минутларда дөньядагы иң изге кеше булган ир-атка таба атылды да аны кочып алды.
Әлеге «шатлык йолдызы» һич көтелмәгәндә атылды ки, Руслан Даулатович, аягында басып кала алмыйча, артындагы диванга ауды. Кыз аны шашына-шашына битеннән, маңгаеннан үбә, аның җир җиләге сыман сусыл һәм өстәвенә кап-кайнар иреннәре, тол ирнең кытыгын китереп, гакылын томалап куйды да, калган гамәлләре бары тик хисләр иркендә калдырылып, тәмам каушатты, уянырга өлгергән күзәнәкләре ары-бире чабулый башлады, аннары, тәмам буталышып бетеп, юлларыннан ук яздылар һәм аны да үз артларыннан иярергә чакырдылар. Менә аның кулы ирексездән кызның тыгыз күкрәкләренә орынып китте, шуннан соң инде яшь ир тәмам хисләр иркендә генә калырга әзерләнде. Ләкин ниндидер көч, иңбашларыннан тотып диярлек, кызны диваннан тартып торгызды, ул әле нәрсә булганын да һәм алда ни булачагын да аңларлык хәлдә түгел, тәне әле яңа гына салкын суга чумып чыккан кебек калтырана, йөзе генә түгел, җиләк кебек кызарышып, тулып торган иреннәре дә ап-ак булды, әмма ул, үзендә көч табып:
– Рәхмәт сезгә, Руслан Даулатович! – дип әйтә алды шикелле.
Чыннан да, рәхмәт Руслан Даулатовичка, рәхмәтнең дә иң зурысы! Ул бер сүз дә әйтмәде, бары матур итеп елмайды һәм, кызны юатып:
– Борчылма, Кәримә, бар да яхшы булыр! – дип, юатыр сүзләр дә тапты әле. Әлбәттә, аның бөтен эчен җиңелчә генә калтырау алып, йөрәге, нәрсә булса да көткән шикелле, дөп-дөп тибәргә керешкән һәм тамырларындагы канны да гадәттәгедән көчлерәк, тизрәк куа, шул сәбәпле кан басымы күтәрелеп, аны сугышчан халәткә китереп җиткерә язган иде инде.
Бераз суына төшкәч, ул: «Шөкер!» – дип куанып куйды. Бу кыз аның диванында аунаган башка студент кызлар кебек түгел, аларга охшамаган! Мәсьәлә исеменең беренче хатыныныкы кебек Кәримә булуында гына түгелдер инде, әлбәттә.
Руслан Даулатович яшь, чибәр һәм, кагыйдә буларак, шактый надан кызларның, имтихан бирә алмауларыннан файдаланып, аларны үз ястыгына салучылардан түгел, ялгыз ирнең андый максаты юк. Ул чытлык кызлар һәрвакыт аңа үзләре җәтмә коралар, очраклы, көтелмәгән әллә нинди очрашулар оештыралар. Дүртенче дистәне җыюына карамастан, Руслан Даулатович яшьләр булган кичәләргә йөрергә ярата, турыдан-туры катнашмаса да, шул мохитнең һавасын ярата, шул рәвешле, ул үзенең яшьлеген эзли, яшьлегендә өзелеп яраткан Кәримәсен яңадан эзли. Бу заманда кырык яшь ир-атның чәчәк аткан еллары булса да, кем әйтмешли, «Яшем җитте кырыкка, эшем китте шырыкка» дигән әйтем куркыта аны. Нәкъ менә шул «шырык» аркасында аның күңеленә мең төрле шик-шөбһә кереп оялый да рухын басып, сытып тора. Фәнни эш белән шөгыльләнсә дә, Руслан Даулатович фәнни институтлардан урын эзләп йөрмәде, укытасы, яшьләр арасында буласы килде аның. Китап, лекцияләргә ябышып ятарга яратмаган чибәр кызлар аны, Казанның мең төрле почмагының көтелмәгән борылышында очраклы рәвештә генә очратып, ялгыз ир-атның кытыгын китерәләр, бу эшнең ахыры Руслан Даулатовичның өч бүлмәле фатирында шәм яктысында тәмам кылына иде, гадәттә. Студентларның наданлыгын яки фәнне төшенеп, аңлап бетермәүләрен файдаланамы ул?! Әүвәл Руслан Даулатович үзен зур җинаятьче итеп хис итә иде. Тора-бара бу авыр хис үзгәрде. Ярый, хуш, надан студент кызга, бер мәртәбә аның фатирында очрашып, яхшырак аңлашканнан соң, ул аның зачёткасына шәп билге дә «утыртты» ди һәм шуның белән моңа нокта да куелырга тиеш бит инде. Юк... теге кыз өч көннәнме, берәр атнаданмы, ниндидер дөньяда булмаган ахмак сәбәп тапкан булып, юлына тагын килеп чыга яки батыраеп фатир ишеген шакый. Югыйсә аның фәненнән имтихан да бирәсе юк бит инде канә!..
Бу кыз балаларның әтиләре алып биргән чит ил машиналарында җил куып йөргәннәрен белсә дә, мескен, хәерче стипендияләргә мохтаҗ түгел икәнлекләрен белсә дә (аларга шәп билге кую өчен, аталарының телефон трубкасын күтәреп куюлары да җитә югыйсә), баштарак аларның бу җилбәзәк гамәлләрен башына сыйдыра алмыйча азапланып, интегеп йөрде. Ниһаять, үзенә кунакка килгән бер тау ягы кызы бик ачык итеп аңлатып бирде аңа мәсьәләнең серен. Бу чибәр кызны үз лекцияләрендә сирәк күрә иде ул. Шулай да фатирына турыдан-туры килеп кергәч таныды – өченче курстан.
Фото: Freepik.com
(Дәвамы бар.)