Әдилә Кремль урамыннан «Сәфәр» кунакханәсенә чаклы машина тотты. Кунак аны түземсезләнеп көтеп тора иде инде. Ишектән килеп керүгә, киемен салырга булышып, шкафка элде. Мәскәүдә чакта үзен бик иркен тота торган Козлов (Әдилә ханым профессорны фамилиясе белән атый) Казан җирендә үзен ничектер уңайсызрак сизә һәм үзенең бу халәтен чибәр ханымга күрсәтмәс өчен бертуктаусыз сөйли, киеренкелекне шул рәвешле йомшартмакчы була иде, күрәсең.
– Тәрәзәдән Казанга сокланып тордым әле. Гаҗәп күренешләр, гаҗәп! Казан искиткеч үзгәргән. Яшь чакта минем Казанны төсле открыткалардан күргәнем бар иде.
– Абрам Ильич, сезнең Казанга беренче тапкыр гына килүегезме? – дип гаҗәпләнгән булды Әдилә ханым, гәрчә Козловның Казанда яшәп алганын белсә дә. Сугыш вакытында әтисе, ниндидер юлын табып, гаиләсе белән Казанга хәрби заводка күчүгә ирешә, аннары фәнни институтта эшли.
– Кырыгынчы-илленче елларда Сталин заманы Казаны иде ул. Минем аны искә төшерәсем килми, – дип җавап бирде Абрам Ильич ханымның соравына.
Абрам Ильичны Әдилә кунакханәгә үзе урнаштырган иде, аның килүенә рестораннан ризыклар керттерде. Бүген өстәл төрле тәм-томнар белән тулган. Абрам Ильич аның җилкәсеннән кочып алды.
– Казанның кызлары матур була.
Әдилә карт яһүднең иңбашы аша өстәл өстендәге тәгамгә күз салды һәм эсселе-суыклы булып китте – француз шәрабы юк иде, күрәсең, онытылгандыр. Бу очракта ул кунагы өчен түгел, күбрәк үзе өчен борчылды: димәк, коньяк эчәргә туры киләчәк. Коньяк каты, ул хәзер баш мие күзәнәкләрен чәчеп-таратып ташлый, икенче көнне көне буе шуларны җыеп, тәртипкә салу белән шөгыльләнәсе була. Бөтенләй эчмәсәң? Һе, бөтенләй эчмәсәң... ничекләр итеп бу карт профессорның гел сөяктән генә торган аркасына массаж ясыйсың?! Шулчак Әдиләнең башына кылт итеп бер шәп фикер килде, һәм ул әлеге фикернең нәкъ менә аңа иң кирәкле вакытта ярдәмгә килүенә сөенеп бетә алмады.
Абрам Ильич диссертациянең шәп язылуы турында фикер әйтте һәм тиздән совет утырышын җыячакбыз, диде. Әдилә өчен бу бик зур яңалык булып, ул шатланырга, куанырга тиеш иде, һәм моны Абрам Ильичка да ачыктан-ачык сиздерергә бурычлы иде бу мизгелдә. Ләкин теге хәерсез уй һаман акылын кимерә: «Ничекләр итеп коньяк эчәрмен?» Ул уйларының теленә чыкканын үзе дә сизми калды.
– Шәраб алып керергә әйтергә онытканмын. Мин ресторанга шылтыратып алыймчы, Абрам Ильич, – диде ул, итагатьле генә якланачак диссертация өчен рәхмәт әйткәннән соң. Ләкин бу вакытта Абрам Ильич, ике чәркәгә коньяк коеп, берсен Әдиләгә сузып маташа иде.
– Өлгерербез, Әдилә Мәннәфовна, өлгерербез. Иң яхшы закуска синең иреннәрдәге француз помадасы. Француз помадасы белән бергә кушылгач, бу француз коньягы затлы шәрабка әйләнәчәк.
«Гафу ит, Фәнилем», – дип пышылдады ул, шул мизгелдә нигәдер ирен күз алдына китереп. Белә иде хатын, алдан күрә: коньяк аны җебетеп ташлаячак!.. Эчкән хатын-кыз өчен иң беренче кабымлык – аның акылы, беренче чәркәдән соң ул аның яртысын «югалтса», икенче-өченчесеннән соң кабымлык урынына әнә өстәлдә өелеп торган йөзем җимешләре, конфетлар гына калачак.
Шайтандыр бу хатын-кыз өммәте... Югыйсә шул мизгелдә үк котылу юлын таба алмас иде. Карт яһүд, кесәсеннән кулъяулык алып, бик пөхтәләп ханымның иреннәрендәге помадасын сөртеп торган арада (помада кабымлыкка булыр дигән иде үзе!), шалт, Мөхәммәтҗан, аның түм-түгәрәк башкайларына янә бер шәп фикер килеп кунмасынмы!
– О-о-о! Абрам Ильич, гафу итегез, мин онытып та торам икән ич. Мин сезгә сюрприз әзерләдем бит әле!
Абрам Ильич чәркәсендәге эчемлекне чәй эчкән кебек шупырдатып чөмереп куйды да Әдиләгә текәлде.
– Сауна... Менә дигән сауна әзерләп куйдым бит мин сезгә. Шундый хөрмәтле кеше Казан чаклы Казанга килеп массаж алмыйча китмәстер инде, шәт!
Ул тиз генә телефонга үрелде һәм кайсыдыр мунчага шылтыратты, икенче шылтыратуы таксига иде.
Абрам Ильич су ярата торган кеше булып чыкты. Казанда торганда, аларның бакчалары да Казансу ярында ук булган икән, хәзер Яңа Савин районы җирендә, йөзмә күпер читендә үк. Анда Казансу аша яңа күпер салыначак.
Номер иркен иде. Чиста, пөхтә. Әдилә ханым бу номерга иптәш хатыннары белән еш йөри һәм, Казанның бар гайбәте шунда чәйнәлә-чәйнәлә тәмам мунчалага әйләнгәннең соңында, юылып, чистарынып, шулардан арынып чыга иде алар. Гайбәт чүлмәкләре тула башлагач, әлеге дус дүрт хатын янә җебенергә җыеналар. Люкс номерда бар нәрсә дә кеше өчен эшләнгән иде. Саунадагы такталарына кадәр сап-сары юкә... Такталардан тезелгән ләүкә, күн диван, душ кабиналары.
Әдилә ханым, ишекне эчтән бикләп алгач, массаж ясаучы кызга чишенергә боерды. Унҗиде яшьлек чибәр чуаш кызы аның үзенә караганда да кыюрак булып чыкты: иң беренче чишенеп ташлап, массаж өстәле кырыена хуш исле төрле крем-майларын тезеп куйды да, душка кереп чыгып, иңенә сөлге салды һәм Абрам Ильичның чишенгәнен көтеп тора башлады. Әдилә плащын салып элде дә телевизорлы бүлмәдәге күн кәнәфигә чумды.
Вакыт бик озак узадыр кебек тоелды аңа. Ниләр генә уйлап бетермәде шул арада Әдилә Мәннәфовна. Тиздән доктор булачак ире турында да, буйга җиткән студент кызы Аниль хакында да. Шунысы гаҗәп: үзенең кунакханәдәге баягы кыланышларын исенә төшереп, хәзер үз-үзеннән көлә иде ул. Ник фикере кинәт үзгәрде соң әле? Югыйсә ул саунага да кермәде – фикерләре җебемәде; коньяк та эчмәде – баш шәрифләре чуалмады. Әллә... әллә... яшь кызның күкрәкләре арасына борынын төртеп күн диванда утырган ир сыныгы гаеплеме моңа?!
Адәм баласы организмының нигезен табигый күзәнәкләр тәшкил итә. Алар акыл биләмәсендә. Шул биләмәдән беркая да читкә чыга алмыйлар. Акыл – сакчы. Ышанычлы, сау-сәламәт сакчы. Бер чәркә эчемлек акылны җебетеп хәлсезләндерәчәк, уяулыгын югалттырачак. Хәләленә бер хыянәт итеп караган кеше яшь, сусыл уҗым тәмен татыган мәнсез сыер хайваны кебек. Улагына алтын башак салсаң да, аның «койрык очы» һәрвакыт уҗымга тартачак. Рухи көчне кыргый инстинкт таптап, сытып китә ала.
Әдилә ханым әһ дигәнче чишенеп атты да, рәттән ике чәркә коньяк эчеп, шоколад капкалады һәм, каты эчемлек кендек турысына төшеп җитеп, кымырҗый, кыздыра башлагач, массаж бүлмәсенә чыкты, һәм аның карт яһүденә сөлек булып ябышкан кызны шәрә иңбашларыннан каптырып алды да саунага куып кертеп җибәрде...
– Ты слишком красива!.. – диде Абрам Ильич, ханымның күкрәкләренә орынып.
– ...чтобы быть нормальным человеком, – дип дәвам итте әлеге фикерне баш мие парланган Әдилә Мәннәфовна.
Фәгыйләтен-таибәтен...
Руслан Даулатович янына барудан бик курка иде Кәримә. Лекция-семинарларда гына күрергә ияләшкән укытучыңа ничекләр итеп үз тормышыңны ачып салмак кирәк? Уңайсыз бит, ояты ни тора?! Ләкин бармыйча чарасы да юк... Әнисе хакына бит... Бу көннәрдә ул газиз әнкәсе өчен ут-суларга керергә әзер. Әйе, ул аны әүвәл каргады, сүкте, күралмас дәрәҗәгә җиткән иде. Ул бит... ул бит акча эшлим дип... Сәгыйть Сәетович капкорсакларының күңелен күргән ләбаса... әтисенә хыянәт иткән. Кәримәнең урын өстендәге әтисен коткарам, аякка бастырам дип... шул ук әти кешегә хыянәт иткән!
Ул көнне, дөресрәге, ул хәерсез кичне... Аракы чөмерә-чөмерә дуңгыз хәленә килгән өч хайвани зат... өчесе берьюлы мыскыл итәргә уйлагач, Фәгыйлә, хурлыгына түзә алмыйча, хәер, бәлкем, үз-үзен белештермичәдер: кухня пычагы белән бер кунакның корсагын тишеп агызган булган. Теге бәндә үлүен үлмәгән үзе – эчәкләрен кире җыеп алып өлгергәннәр. Алай гына булса, бәлкем, эшне зурга ук та җибәрмичә йомарлар иде. Ләкин үткен пычак түрә-бәндәнең «җан җирен» дә яртылаш кыеп төшерергә өлгергән икән шул.
Фәгыйләне утыртып куйдылар...
Менә хәзер шушы вакыйганы укытучы кешегә сөйләп бирергә туры килер микәнни, Ходаем!..
Ләкин янында атлаган Әнил аңа уй дөньясында алай озаклап хисләнергә ирек бирми.
– Акча кирәк булачак, күп акча! – дип куя Әнил, Кәримәгә күтәрелеп карап. – А может, кирәк тә булмас әле.
Кәримә аның әлеге сүзләреннән берни төшенми, шулай да шәрехләвен сорамый, Әнил барысын да үзе аңлатып бирәчәк.
– Синдә нинди эчке киемнәр?
Нинди мәгънәсез сорау бирә инде бу тагын?!
– Нәрсә булсын – трусик та лифчик инде!
– Нинди төстә дип сорыйм?
– Зәңгәр... нигә?!
– Кара булса, эффектлырак... и кара колготки...
– Син нәрсә, Руслан Даулатович белән постельгә ятарга кирәк булмаячактыр ич?! – дип сорады күзләре зур булып ачылган Кәримә. – Мине... кем беләндер постельгә салырга уйламыйсыңдыр ич? Тогда пошла ты к чёрту, яме!
Кәримә атлавыннан капылт туктап калды. Аның тез буыннары дерелдәргә кереште. Хәлсезләнгән аякларында көч-хәл белән генә басып тора, менә-менә егылып китәр төсле иде.
– Әниең хакына дамы?!
– Причём монда минем әни?
– Аны коткару өчен, – дип шәрехләде Әнил, гап-гади генә итеп, ләкин бик аңлашылырлык җөмләләр белән.
– Аниль! Син... син чынлап тамы?
Әнил, капылт туктап, группадашының йөзенә күтәрелеп карады да, Кәримәнең мәет төсе кергән кыяфәтен күреп кычкырып көлеп җибәрде, үз итеп, яратып аның җилкәсеннән кочып алды. Әллә шаярта, әллә чынлап сөйли иде Әнил, ул тагын Кәримәгә ят булган табышмакка күчте:
– Неужели син... кыз кеше әле?! Бер дә ир-ат белән йоклап караганың юкмыни соң? – дип сорады ул, бу юлы җитдиләнеп.
Кәримә, беренче сыйныф баласы укытучысының соравына уйламыйча-нитмичә җавап биргән кебек:
– Юк... Нигә? – дип куйды.
– Девственницалар кыйммәт тора!
– Аниль! – дип кычкырып җибәрүен Кәримә үзе дә сизми калды.
Бауман урамы буйлап ваемсыз агылган халык төркеменнән кемнәрдер аларга таба борылып карады. Шулчак каршыларына әзмәвердәй ике егет калыкты.
– Девчонки, хотите заработать? Пошлите с нами! – дип бәйләнде берсе, бакыр сыман оятсыз карашын әле Кәримәгә, әле Әнилгә күчереп. Кәримә курка калды, аяк буыннары капылт йомшарып, хәле киткәндәй булды. Әнилнең генә исе китмәде, ул каршысында басып торган әзмәвернең берсен юлыннан төртеп җибәрде дә:
– Пошёл вон! – дип, юлын дәвам итте, икенче кулы белән Кәримәнең кулыннан эләктерде. Мондый кыюлыктан егет кисәкләре үзләре дә каушап калганнар иде бугай, бәйләнеп артларыннан иярмәделәр.
– Руслан Даулатовичка ошаячаксың син. Ул сиңа ярдәм итәчәк!
«Гөнаһсыз кыз бала булганым өченме?» – дип сорарга Кәримәнең батырлыгы җитмәде.
Руслан Даулатович кызларны институт ишеге янында урамда көтеп тора иде. Кәримә шундук игътибар итте: профессор киемнәрен алыштырып өлгергән, костюм-галстукларын салган, хәзер ул соңгы модалы киемнәрдән иде. Бу киемнәрдән ул хәйран яшәреп тә киткән, хәтта тавышында да көндезге таләпчән кырыслык калмаган төсле: әйтерсең кызлар белән бергә укып йөрүче өлкән курс студенты гына...
Ни гаҗәп: килеп җитешкә, Әнил Руслан Даулатовичны култыклап алды, әйтерсең кинога барырга чакырган егете!
Алар, Кәримәне чак кына артта калдырып, алданрак атладылар: Кәримәнең йомышын әйтү өчен, Әнил махсус шулай иткән иде. Ул иптәш кызының кызу-кызу сөйләвеннән берни дә аңламады диярлек, дөресрәге, аның ни әйтүе әһәмиятле дә түгел кебек иде. Руслан Даулатовичка хәлне сөйли торгандыр, инде катлаулы төенне чишү өчен аның тиктормас теле тагын нәрсәләрдер әйләндереп чыгара икән, берни кылып булмый: ул аңа үзе риза булып иярде, гәрчә Әнилнең баягы юклы-барлы куркыныч сүзләре кара мәче кебек аның эчен тырнап тора, гәүдәсендәге калтырау бер кимегәндәй була, беравыктан, тагын отыры көчәеп, тез буыннарын йомшарта, аякларын калтырата, бәлки, шул сәбәпле артта кала, аларга ияреп бара алмый торгандыр да әле... Руслан Даулатовичның сүзләрен ачыграк ишетәсе килә иде аның: «ярар» диярме икән яисә итагатьле итеп кенә кире кагармы? Андый хәл була калган очракта, Кәримә үзе, Руслан Даулатовичның икенче ягыннан эләктереп алып: «Мин риза, Руслан Даулатович!» – дип, сүзгә кушылырга әзер торырга уйлады. Ничек итеп кенә булса да аны ризалатырга, ничекләр итеп кенә булса да «юк, булмый» дигән сүзне әйттермәскә иде бит канә! Чү, туктап тор әле... «Мин риза» дип сүзгә кушылырга әзерме соң ул?! Нәрсәгә риза икәнлеген үзе дә белмәгән килеш... Әйе, нәрсәгә риза?..
Кәримә шул уйларын тагын бер кат күңеленнән кичерде дә башын түбән иде: нигә үз-үзен бимазалый, нәрсә икәне мәгълүм бит инде, көн кебек ачык...
Урам почмагында Руслан Даулатовичның машинасы тора иде. Алар шунда утырдылар. Арткы утыргычка кереп чумган мәет кыяфәтендәге Кәримәгә Әнил: «Все нормально!» – дип пышылдарга өлгерде. Шуңа күрә ул бу минутларда үзе түгел, әледән-әле тәне эсселе-суыклы булып китә, йөрәге лепер-лепер тибә, ул йөрәгенең тавышын ишетә, типкәнен ишетә, ләкин ни әйткәнен ишетми – йөрәк сөйләшә белми, белсә, ни дип әйтер иде икән? Ачуланырмы, әллә хуплармы бу гамәлләрен?! Кая, хупласын инде, хупласа, бу чаклы каты типмәс, күкрәк читлеген ватардай булып сикермәс иде. Каршы ул... Бәлкем, сөенеченнән шулай җилпенә торгандыр, ә? Әнисен уйлап борчылган чакларында йөрәге гел авыртып кысылып-кысылып куя торган иде бит... Бәлкем, хәзер тынычланыр, бар да әйбәт булгач, әнисе котылып иреккә чыккач, борчылырга бүтән сәбәп тә калмаячак бит югыйсә? Йөрәге дә тынычланып калачак. Бәлкем, шуларны уйлап, алдан ук җилпенә торгандыр ул, бахыр?..
«Күп дигәндә тагын бер айдан!..» Әйе, әйе, нәкъ шулвакыт эчендә Кәримәнең әнисе иреккә чыгачак! Һәрхәлдә, аңа шулай дип вәгъдә иттеләр...
Руслан Даулатовичның берүзенә өч бүлмәле фатир. Аның берсе китап киштәләре белән тулган, стенасында китап шкафы булмаган ярты метр да урын калмаган. Анысы профессорның эш бүлмәсе дә икән. Калган бүлмәләрнең берсе кунаклар кабул итү өчен, бәләкәйрәге – йокы бүлмәсе.
Әнил, кесә телефоны шылтырауга, каядыр китеп барды. Тик өйгә кире кайтам дип әйтмәде. Алар Руслан Даулатович белән фатирда икесе генә калдылар: буйдак профессор һәм яшь студент кыз. Руслан Даулатович телефоннан хәбәр көтте. Ул хәбәр Кәримәнең әнисенә бәйле иде, шуңа күрә Әнилгә ияреп кайтып китү хакында ничектер уйламады студент кыз, әйтерсең профессорына имтихан бирергә килгән; әллә ялган, әллә чын: чибәр студент кызлар зачёт яки имтихан куйдырырга бакча-дачаларга йөри икән дип тә ишетеп белә иде. Юк, алай булмас! Менә укытучысы аңа бик җиңел генә сорауга җавап бирергә кушар да, ул тиз генә киенеп, рәхмәтләр укый-укый, үзенең шыксыз тулай торагына кайтып егылыр. Буйдак профессор болын чаклы фатирында япа-ялгыз башы торып калыр. Чөнки аның вакыты юк, профессорның үз фәнендә яңа ачышлар ясыйсы бар...
Фото: Freepik.com
(Дәвамы бар.)