Нәүбәттәге шаулы кичәдән соң, чайкала-чайкала, метрога төштем. Күтәренке рух, ләззәтле хисләр, яшьлек һәм яз тантанасы күңелдән таралып өлгермәгән иде әле. Аның каруы ярыйсы гына татылган “утлы су” канга таралып өлгергән, ахры: баш авырайган, буыннар йомшарган. Салкынча сафлыктан тынчу җылылыкка кергәнгәме, утыргычка төртелүгә йокыга талганмын.
Тукай мәйданында сап-сары марҗа уятты мине:
– Станциягезне узып китмисезме?
Аңгы-миңге хәлдә тирә-юньне күздән кичердем:
– Юк, – дидем, – ахыргача кайтам.
– Күпме карап барам, – дип, оеша башлаган әңгәмәне өзәргә бирмәде ул, кургашын тамчылары эленгән керфекне янә күтәрергә мәҗбүр булдым, – сез минем улыма охшагансыз. Ул да шундый иде: маңгае, борыны, ияге.
– Нишләп үткән заманда сөйлисез?
– Үтерделәр...
– Гафу итегез.
Апа чираттагы станциядә поезддан чыкты. Карашым, чуар кешеләр арасында бераз адашып йөрсә дә, барыбер тиз эзләп тапты аны: ул текәлеп миңа карый иде. Тартынып кына кул изәде. Өтелгәндәй, йөзне читкә бордым. Гаять кыен, оят булып китте – әле беркайчан да эчкән килеш әнигә эләккән юк иде минем...
Фото: kpfu.ru