Мин белә башлаганда, безнең өй каршында диярлек, урамның ындыр арты ягында, Зыя абзыйлар тора иде. Хуҗа үзе уртача гына гәүдәле, бик салмак кына кыймылдап йөри. Нигәдер йөзе һәрвакыт кырыс. Хатынына да, балаларына да гел ачуланып тора. Иң еш куллана торган ачулану сүзе «и ләгънәт, и ләгънәт...» була торган иде. Күрше-тирә белән даулашмый, бары тик үзенекеләрне генә кыйрата.
Хатыны Мөгаллимә исемле. Татарчага тәрҗемә итсәң, мулла хатыны, абыстай, укытучы. Әмма аның исеме генә шулай. Чынлыкта ул әлифне таяк дип тә белми торган гап-гади бер авыл хатыны. Бер итәк балалар тапкан, шуларны карый, тәрбияли, кер уа, ашарга пешерә, су китерә, мәш килеп бакчада эшләп йөри. Гаиләдәге мохит аны шулай ук кырыслыкка, каршы торырга өйрәткән. Ире кычкыра башласа, тавышын аннан да катырак күтәрә. Зыя абзый кулы белән кагылса, бөтен югары очка ишетелерлек итеп чыр-чу кубара. Шуннан соң Зыя абзыйның «и ләгънәт, и ләгънәт» дигән сүзләре ишетелеп кала. Күрәсең, бәласеннән башаяк, ди торгандыр. Беренче хатыны, безгә туган тиешле Мәйсүфә апа капка төбебездәге коега ташланып үлгәч, ул инде кулына артык ирек бирмәскә булгандыр. Менә шул беренче хатыныннан туган улы Әхсән, таза булып үсеп җитеп, флотта хезмәт итеп кайтты. Аннан соң читкә чыгып китте. Шулай да бер-ике елга бер, әле мин дә бар дигәндәй, кайтып киткәли. Инде флоттан кайтканына ничә ел үтсә дә, һаман да буй-буйлы тельняшкадан була. Инде ул гомердән бирле матрос чагындагысы тузып беткән булырга тиеш. Күрәсең, яңаларын юнәтеп тора.
Зыя абзыйдан Мөгаллимәттәйнең (без аны шулай дип йөртәбез) Миннебикә исемле кызы, Имаметдин һәм Яһүд исемле уллары бар. Имаметдиннең исемен болай озын итеп әйтеп торучы юк. Имам гына, диләр. Зыя Имамы дип тә җибәрәләр. Ул да авылга йокмады. Ничектер, паспорт юнәтеп, тегендә-монда йөреп көн уздырды. Күбрәк Военстрой дигән җирдә яшәде кебек (Киров өлкәсендәге безгә якын гына Красные Поляны дигән бистәне халык телендә шулай атыйлар иде. Ник дигәндә, ул сугыш вакытында төзелә башлап, фронт кирәк-яракларын җитештерүче урын булган). Миннебикәләре дә ялланып каядыр китеп барды.
Кыскасы, ата белән ана төпчек уллары Яһүд белән генә яшәп калды. Ул минем олы абыем Мәлик белән бер яшьтә – 1934 елгы. Әмма зур гына җитешмәгән ягы бар – сукыр. Тумыштан ук шулай булган, диләр. Кояшны шәйли, әмма берни дә күрми. Кешеләр әйтә, алай яктылыкны аз гына булса да сизгәч, күзләрен ачып буладыр моның, диләр. Зыя абзый аны врачларга байтак йөртеп караган, әмма берсе дә өметле сүз әйтмәгән.
Менә шул Яһүд бик оста итеп гармун уйный белә. Зыя абзый да, олы улы Имам да уйный. Яһүд тә шуларга ияреп өйрәнгән, күрәсең. Әтиләре, ничек итсә итте, аны гармуннан өзмәде. Яһүд уйнап туздыра торды, әтисе ел саен дигәндәй яңасын алып бирде. Менә бер елны базардан ул «Вараксин» дигән гармун алып кайтты. Унике телле, өч бакалы шушы гармуннан шулкадәр ягымлы, көчле тавыш ничек чыга диген? Яһүд аны кулыннан төшермичә уйный башлады. Әтисе, аның гармун белән мавыгуына куанса да, көн-төн, иртә-кич уйный башлагач, ялыгып киткәндер инде. Бер елны ул, гомуми өй алдыннан гына керешле итеп, мунчадан аз гына зуррак булыр, йорт сыман нәрсә җиткерде. Агачтан, мүкләп, дигәндәй. Анда кечкенә генә мич чыгарды. Бер өстәл, бер сәке сыйды. Яһүдкә менә дигән аерым бер куыш – йорт барлыкка килде. Яһүд моңа бик сөенде. Инде гармунын тагын да рәхәтләнеп уйный башлады. Минем Мәлик абый аларга көн саен керә, әмма, күпме тырышса да, гармун уйнарга өйрәнә алмый. Яһүд абый аны, һич иренмичә, сәгатьләр буе өйрәтә. Кайчакта, абыйга ияреп, мин дә керәм. Аны гармунда уйнарга өйрәтүне карап торам, Яһүд абыйның телләр өстеннән бармакларын ничек йөртүен карап торам һәм... уйнауның тәртибе турында үземчә ачыш ясыйм. Ул күпчелек очракта ике янәшә торган телгә баса да, берне сикертеп, аннан соңгы өч телгә баса. Гел диярлек биш тел ярдәмендә уйный.
– Яһүд абый, кая, мин дә уйнап карыйм әле, – дим.
Ул «Вараксин»ын тоттырмый, сәкедә торган иске гармунны алырга куша. Мин аның кебек «ике» һәм «өч» итеп уйнап куям. Яһүд абый шакката.
– Менә, ди, кулыңа алу белән уйный башладың, – ди. – Уйна, уйна, синнән гармунчы чыгачак, – ди. Иске гармунын өйгә үк биреп чыгара.
Әмма әби «өйдән бәрәкәт очыртып утырма, бар, кертеп бир кире», дигәч, гармунны Яһүд абыйларга кертеп куям. Шулай кергәләп-чыккалап йөри торгач (мин инде абыемнан башка да керәм), тәки әйбәтләбрәк уйнарга өйрәндем бит. Әмма уйный белүем турында беркемгә дә әйтмим. Яһүд абый кушмый. Синең уйнавыңны белсәләр, мине чакырмый башларлар, ди. Син үзең өчен генә уйна, туйганчы уйна, ди. Ара-тирә «Вараксин»ын да тоттыра башлады. Юкка алай ди. Кая ул миңа аның кебек уйнау? Гармун азаплау гына инде.
Әйе, Яһүд абый – авылда бердәнбер гармунчы. Ул шундый оста уйный, бөтен авыл шакката. Кая миңа аңа җитү? Аның янында уйнасаң, көлкегә калуыңны көт тә тор. Яһүд абыйны яшьләр уеннарына, егетләрне армиягә озатуларга, мәҗлесләргә чакыралар. Ул уйный да уйный. Егетләр армиягә киткәндә, ат арбасына яисә чанага төялеп, җырлап урам әйләнәләр. Атның йөгәнен чиккән кулъяулыклар белән бизиләр, гармунчыны да өлешсез калдырмыйлар. Гармун каешларына ике яктан кулъяулыклар бәйләп куялар. Алары гармунчының үзенә була. Шул рәвешле, Яһүд абыйның кызлар чиккән яулыклары, үзе әйткәнчә, бер кибет ачарлык җыелган.
Арпаяздагы дүртьеллык мәктәпне тәмамлап, Пычак җидееллык мәктәбендә укый башлаган ел иде. Әле сентябрьнең беренче атнасы ук булмадымы икән. Дәресләр тәмамлангач, иптәшләр белән авылыбызга кайтышыбыз. Авыл советы турысына җиткәч, шул йортның капкасыннан ике абый килеп чыкты. Берсе – авыл советы председателе (әни бу сүзне «прсидәтел» ди) Ваһап абый. Без аны беләбез, гел безнең авылга килә ул, җыелышлар уздыра. Кешеләр аның килүеннән куркып тора. «Әнә Ваһап килә, тагын нәрсә дияр икән?» диешәләр. Капкадан чыгучыларның икенчесе – кара күзлек кигәне – күз күргән кеше түгел. Кара пәлтәдән, кара эшләпәдән. Чит кешедер, безнең авылларныкы булса, эшләпә кимәс иде. Юк бездә андый баш киеме белән йөрүчеләр.
Ваһап абый, безне күргәч:
– Малайлар, сез Арпаязлар бит. Әйтегез әле, кайсыгыз Яһүд абыегызга якын тора?
– Мин, – дип кычкырганымны сизми дә калдым. Минем яндагы Мансур да тамак төбеннән ниндидер тавыш чыгарды. Тик аны ишетүче дә, аңлаучы да булмады. Югыйсә, Мансурларның өе Зыя абзыйныкы белән янәшә генә, ә миңа урам аркылы. Шулай булгач, Мансур аларга иң якыны. Әмма мин һәрвакыттагыча җитезрәк булып чыктым.
– Исемең ничек?
– Фоат.
– Син кем малае?
– Нурхәятнеке.
– Ә, тимерче Галимулла малаемыни? Менә нәрсә, иптәшләрең кайта торсын, син кал. Хәзер монда ат җигеп килерләр. Шушы абыйга юл күрсәтерсең, ул Яһүд абыйларыңа килә.
Чыннан да, озак та үтми, колхоз кәнүшние ягыннан җигелгән ат килүе күренде. Ул безнең янга килеп туктады. Арбасы да гадәти генә түгел – тарантас, ягъни ике кеше арка терәп утырырлык итеп ясалганы. Дилбегә тотучыга алда тагын махсус урын бар. Кашаф абзый дигән кеше шунда менеп утырган. Бу тарантас председатель Ваһап абыйныкы. Ул теге ят кешегә эндәште:
– Менә, Вәккас туган, шушы ат белән илтеп куярлар. Сезгә ярдәм оештырырга тырышырбыз. Килүегезгә рәхмәт, – диде.
Карыйм, бу абзыйның күзе күрми икән бит. Арбага да кармаланып кына менеп утырды. Аның кечкенә генә чемоданын аягы янына урнаштырдылар. Ваһап абый әйтә куйды:
– Кашаф, син кунак янына төшеп утыр, кузлага менә Галимулла малае менеп кунакласын.
Әмма Кашаф абзый урынын бирергә теләмәде:
– Юк, анда ике олы кешегә таррак булыр, прсидәтел урынына утырсын әле бу егет буласы малай. Үскәч, берәр хикмәт чыкмасмы үзеннән.
Ат җитез генә юыртып китте. Ят абзый бер сүз дә дәшми. Ул Кашаф абзыйдан яшьрәк күренә. Киеме дә шәһәрчә. Сөйләшми-нитми генә утырып кайтуын белә. Минем исә бик тә беләсем килә: Яһүд абыйны каян белә икән бу кеше? Аларга ник килә? Шулай да мин – үз гомеремдә мондый тарантаска беренче тапкыр утырган малай –үземне күкнең җиденче катында кебек хис итәм. Кара, ничек рәхәт икән монда тирбәлеп барулары. Гади арбадагы кебек бер дә калтыр-колтыр китерми, йомшак кына итеп алып бара. Малайларны без иске зират турында узып киттек, алар, чыр-чу килеп, сызгырып, миңа тел күрсәтеп калдылар. Без исә аларны тиз арада артта калдырдык.
Зиратны узгач, безнең очка ике юл белән кайтып була. Берсе – ындыр ягыннан, ягъни бакчалар артыннан. Анысы турырак. Өмма, аннан кайтсак, минем тарантаска утырып кайтуымны кем күрә? Шуңа күрә, ураурак булса да, юлның авыл уртасыннан уза торганын күрсәттем. Авыл буйлап узганда, кешеләр очрамый калмас, күрсеннәр Фоатны, нинди шәп атка утырып йөри! Өмма, үч иткәндәй, урамда ник бер кеше очрасын! Хәер, капка төпләрендә Шәмсеямалттәй утырып калды калуын. Ул кемнәр узып киткәнен абайламагандыр да әле.
Мин атны Зыя абзыйлар турында туктатырга әйттем. Үзем аларга кереп киттем. Зыя абзый ишек алдында йөри иде.
– Зыя абзый, сезгә Казаннан ук бер кеше килде, сукыр абзый...
Абзый гадәтенчә:
– И ләгънәт, и ләгънәт... – дип алды. Ярый әле, бу юлы кычкырып әйтмәде. Юкса, килгән абый ишеткән булыр иде. Зыя абзый, урамга чыгып, килүчене каршылады, Кашаф абзый белән күреште. Аннан кунак белән икесе кяпкадан кереп киттеләр. Кашаф абзый миңа бер елмаеп карады да ындыр артындагы туры юл белән кире китеп барды.
Мин, өйгә кергәч, бәрәңге ашап, чәй эчкәндә, әнигә шушы яңалыкны сөйләп алдым. Ул да:
– Кем килде икән, сукыр да дисең? – дип кенә куйды.
Мин гел шул турыда гына уйладым. Кем булыр бу? Ник килгән ул безнең авылга? Яһүд абыйны каян белә икән? Зыя абзый ник аңа: «Ә, Вәккас иптәш», – дип әйтте икән? Эшләпә кигән кеше шулай «иптәш» буламы икән?
Сер кич белән ачылды. Мәлик абый, гадәттәгечә, кичкырын аларга кереп китте. Ул Яһүд абыйны көн саен клубка ияртеп алып төшә. Гармунны да калдырмый. Яһүд абый анда гармун уйната, яшьләр бииләр, җырлыйлар, күңел ачалар. Клубтан соң гына кайткач, Мәлик абый боларны сөйләде:
– Казанда сукырлар өчен мәктәп бар икән. Бу килгән абый, Вәккас исемле булып, шунда укытучы икән. Үзе зур укыган кеше, бер дә белмәгәне юк, ди. Зыя абзый, гадәттә ачылып сөйләшми торган кеше, аның белән сәгатьләр буе гәп корып утырган икән. Менә шул Казанда Яһүднең оста итеп гармунда уйнавын ишеткәннәр. Аны киләчәктә музыка юлыннан укытырга кирәк, дигәннәр. Моның өчен бер кыш дәвамында аңа башлангыч күләмдә булса да белем бирергә булганнар. Аны укытыр өчен, берүзенә бер укытучы җибәргәннәр. Вәккас абый шул укытучы була икән инде.
Менә шулай Яһүд абый да хәзер укучы булып китте, һәркөнне иртәнге якта әлеге Вәккас абый белән укырга утыралар. Китаплары безнеке ише генә түгел, бик калын. Язуы да икенче төрле. Хәрефләре төрткеле-төрткеле, калын китап битеннән калкып торалар.
Укытучы абый, Яһүднең бармакларын шул кабарып торган төрткеләр өстеннән йөртеп, хәрефләрне аерырга өйрәтә. Яһүд абыйга бик кыен, баштарак берни дә барып чыкмый, миннән булмый, дип, китапны этеп куя. Әмма Вәккас абый өметен өзми, башта гына шулай була ул, өйрәнерсең, дип, тагын өйрәтергә тотына.
– Һи, – ди ул, – гармунда уйнаганны, моны гына булдырмаска.
Яһүд абый каршы төшә:
– Гармунда уйнауның берние юк, гармун телләрен бармаклар үзеннән-үзе эзләп таба. Мин аларның моны ничек эшләгәннәрен сизми дә калам. Ә бу бәләкәй төрткеләр буталып бетәләр.
– Ә син чәпчемә, түзем бул. Синең бармаклар гади генә түгел, музыкаль бармаклар алар, нәфис, тиреләре юка. Шуңа күрә бик сизгерләр... Әйдә, өйрәник.
Алар тагын хәреф өйрәнә башлыйлар. Ходай хикмәте, тора-бара Яһүд абый тәки өйрәнде бит. Бармакларын шул кабарынкы төрткеләр өстеннән йөртеп, җөмләләр оештыра башлады. Аннан соң Вәккас абый аны язарга өйрәтергә кереште. Монысы да бөтенләй без язган кебек түгел. Шул калын кәгазьне үзенә бер төрле рам эченә кертә, аны ныгытып кыстырып куя. Аннан без сыман бер әйбер белән шул кәгазьгә төрткеләр ясый. Язылып беткәч, кәгазьне әлеге рамнан чыгаралар да, кире ягын әйләндереп, шул төрткеләрдән торган язуны бармак белән укыйлар. Үзе язып укый башлагач, Яһүд абыйның эше нык алга китте, китапларын шактый йөгерек укый башлады. Бер китабында «Камыр батыр» әкияте бар иде. Бу әкият мин укый торган китапта да бар. Өйдән йөгереп кенә шул китапны алып киләм. Яһүд абый үз китабыннан укый, мин үземнекеннән күзәтеп барам. Сүзгә-сүз туры килә. Мин шуннан соң Яһүд абыйның бармаклары ярдәмендә чыннан да укуына ышанам.
Шулай кыш үтте, яз килде. Аяк аслары кибә башлады. Вәккас абый берара Казанга кайтып китте. Ул югында Яһүд абый рәхәтләнеп гармун гына уйнады. Үзенә язгы каникул ясады. Менә көннәрдән бер көнне Вәккас абый тагын килеп җитте. Казан күчтәнәчләре белән чәй эчеп алгач, ул сүзне болай башлаган:
– Зыя абзый, Яһүдкә дөнья хәлләрен белеп торырга кирәк, ул яшь кеше, үсәсе кеше, аңа музыка тыңларга да кирәк. Менә мин детекторлы радиоалгыч алып килдем. Хәзер шуны күмәк көч белән ясап куйыйк әле. Син кимендә ун метрлы ике колга табарга тырыш инде.
Зыя абзый әйтә куя:
– Колгалар эзлисе юк, әнә абзар буенда аунап яталар, мин аларны кисеп утын итәргә дә талпындым. Бик төз, озын нәрсәләр. Берәр кирәге чыгар дип, калдыра килдем.
Бу эш безнең оч малайлары өчен зур яңалык булып чыкты. Вәккас абый бакча артына бер-берсеннән шактый ерак ике урында тирән итеп чокырлар казырга кушты, аннан соң тирө-яктан таш-кирпеч җыйдырды. Колгаларның нечкә башларына тимерчыбык беркеттеләр. Ул антенна дип атала икән. Аннары колгаларны юан башлары белән шул чокырларга утырттылар, төпләренә без җыйган таш-кирпеч ватыкларын тутырттылар, алар өстенә балчык иштеләр, аны дыңгычлап-дыңгычлап тыгызладылар. Колгалар туп-туры булып басып калды. Шундый биекләр, башларына карасаң, башыңнан түбәтәең төшеп китә. Ә шул колгаларның очында, бер-берсен тоташтырып, нәзек кенә тимерчыбык сузылып тора. Ул кояшта ялтырап-ялтырап ала. Кара, монысын бөтенләй дә абайламый калганмын, өйгә якын торган колга башыннан, бер генә кул сузымы ара калдырып, тагын бер чыбык тоташкан икән бит. Анысы җиргә таба асылынып тора. Инде Вәккас абый тагын күрсәтмә бирә:
– Хәзер, – ди, – Яһүд өенең бүрәнәсен борау белән тишәбез, – ди. – Чыбыкны шуннан өйгә кертәбез, – ди.
Шулай иттеләр дә. Әле өйнең аскы ниргәсенә тагын бер тишек тиштеләр. Ул тишектән инде өй эченнән бер чыбык чыгардылар. Шул турыда бер чокыр казыдылар, аңа бер тимер кисәге салып, шуңа өйдән чыккан чыбыкны тоташтырып куйдылар.
– Монысы, – ди Вәккас абый, – яшен сукмасын өчен, – ди. – Яшен антеннага сукса, шушы чыбык буенча җир астына төшеп китә, – ди. Әллә ниләр белә бу Вәккас абый. Бер дә сукыр кеше димәссең.
Шуларны эшләп бетергәч, инде Яһүд абыйның өенә кердек. Монда да эш байтак булды. Өстәл янындагы стенага антеннаны кушып-аерып куя торган бер нәмәрсә кагып куйдылар. Радиоалгычны да шуның янына урнаштырдылар. Аннан соң гына батарий тоташтырдылар. Шуннан радиога электр килеп тора икән. Аннан башка мондый радиолар эшли алмый, ди. Иң соңгы эш итеп Вәккас абый колагына ике түгәрәк нәрсә киеп куйды. Болары радионы тыңлый торган колакчыннар икән. Ул радиоалгычның чыгып тора торган кечкенә генә бер әйберен боргалый башлады, һәм колакчыннарын салып, кулына тотты:
– Менә, тыңлагыз! Нәкъ Казан сәйли торган вакытка туры килдек.
Барыбыз да колакларыбызны шул колакчыннар янына китердек. Аннан бик матур итеп гармун уйнаганнары ишетелә иде. Шулкадәр матур, кая ул Яһүд абыйга әле болай уйнау! Барыбыз да, сулыш алырга куркып, бер авазны да ишетми калмаска тырышып тыңлап тордык. Менә гармун уйнау бетте. Аннан соң хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Без күренекле баянчы Мөхтәр Әхмәдиев концертын тапшырдык.
Вәккас абый әйтә куйды:
– Алдан килешеп куйсаң да болай туры килмәс. Яһүдкә шушы Мөхтәр Әхмәдиев дәрәҗәсенә җиткереп уйнарга омтылырга кирәк. Ул бүгенге көндә татардагы иң оста гармунчы-баянчы.
Мин гаҗәпләнеп авызымны ачып торам икән. Малик абый «яп авызыңны, карга кереп китмәсен» димәсә, моны абайламаганмын да. Гармунчы дигәнен беләм инде. Баянчы дигәне нәрсә икән? Безнең авылда Бәян апа дигән кеше бар, әллә шуның туганымы икән? Гаҗәпләнер әйберләр бар бу дөньяда!
Шуннан соң минем өчен Яһүд абый өенә кереп йөрүнең максаты үзгәрде – мин радио тыңлыйм. Күрәсең, ул үзе генә чакта радионы күп тыңлый, мин керсәм, колакчыннарны гел миңа таба этеп куя:
–Тыңла!
Әйе, мин тыңлыйм. Бигрәк тә Казан тапшырулары мине таң калдыра. Әллә ничә йөз чакрымнан сөйләгәннәре ишетелеп тора. Их, менә шулар кебек сөйләсәң иде дә, сине шушылай әллә кайларда тыңласыннар иде ул!
Яһүд абыйның радиолы булуы, аны тыңлап баруының авыл өчен файдасы да булды. Ул яңа көйләрне отып ала да аларны яшьләр уеннарында уйный. Иптәшләренә өйрәтә. Минем үземә ул «Рамай» җырын уйнап күрсәтте, сүзләрен әйтеп яздырды. Аның хәтере яхшы, җырның көен дә, сүзләрен дә дөп-дөрес итеп отып ала. Ул өйрәтсә, җырның бернинди дә җитмәгән җире булмый. Көйне дөрес итеп өйрәнә алмаганнар белән маташмый да. Бу яктан ул миңа бик ягымлы, ник дигәндә, ул бер-ике уйнап бирүгә, мин көйне отып алам.
...Тик Яһүд абыйга Казанга китүләр, Мөхтәр Әхмәдиевчә уйнаулар насыйп булмады. Озак кына чирләп ятып, якты дөньяны бөтенләйгә ташлап китеп барды. Мин исә, еллар үтеп, Татарстан радиосында эшли башлагач:
– Эх, Яһүд абый исән булып, мине тыңлап торса, ничек күңелле булыр иде, – дип куя идем.
Миңа көй-моңга юл ачкан, караш-офыкларымны киңәйтергә булышкан, керүемне һәрвакыт көтеп алган Яһүд абыйга гомер буе рәхмәт хисләре белән яшәдем. Димәк, аның рухи гомере дә мин яшәгән кадәр шактый дәвамлы, дип уйлыйм.
Фото: Freepik.com