Чәчмә әсәр
17 февраль 2025, 16:34

Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА. Аһ, Камилә. Хикәя

Камилә озак уйлап тормады, «р» авазын «л»га әйләндереп, кечкенә куллары белән өстәлгә бәрә-бәрә: – Миңа Малат тәлтипсез әйтте! Усал әйтте! Җүләл әйтте! – димәсенме!

Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА. Аһ, Камилә. ХикәяИлүзә ГАЙНЕТДИНОВА. Аһ, Камилә. Хикәя
Илүзә ГАЙНЕТДИНОВА. Аһ, Камилә. Хикәя

Унберенче сыйныфта укучы Маратның Камилә исемле ике яшьлек сеңлесе бар. Шуның кадәр шук һәм сөйкемле бала – күргән кеше артыннан: «СөбханАллаһ, күз тимәсен!» – дип озатып кала.

Марат белән Камиләнең әти-әнисе бер көнне шәһәрдә яшәүче туганнарына китте. Ике туган әби-бабай кулына калды.

Ул атна Марат өчен бик рәхәт үтте. Бернинди контроль юк, рәхәтләнеп үзеңчә йөрергә була. Тик менә Камилә генә әтигә әйтәм, дип аптырата. Ярар, алар кайтырга бер-ике көн кала абыйсы шоколад алып кайтыр да, нәни авызы ябылыр.

Тик барысы да Марат көткәнчә барып чыкмады. Самат абый белән Миләүшә апа кисәтмичә-нитмичә ике көн алдан кайтып төште. Марат Камиләне үгетләргә өлгерә алмый калды шул.

Бөтенесе бергә чәй табыны янына җыелгач, Самат абый Камиләдән сорады:

– Яле, кызым, без юкта нишләдегез, сөйләп җибәр әле, – диде.

Камилә озак уйлап тормады, «р» авазын «л»га әйләндереп, кечкенә куллары белән өстәлгә бәрә-бәрә:

– Миңа Малат тәлтипсез әйтте! Усал әйтте! Җүләл әйтте! – димәсенме!

– Кызым, ник сиңа алай диде соң ул?

– Мин аның әдикалунын ваттым. Теге, клубка сибеп чыга толганын. Анналы, ялтылавыклы күлмәгенә аш түктем. Анда усал, диде. Тагын, китабын елттым. Әти, син аны әллә, яме!

Башта бу сүзләр һәммәсенә дә кызык тоелды. Самат абыйның:

– Ай-яй, Малат! Ярар, кызым, шулай итәрмен, – диюдән башка чарасы калмады. Тик Камиләнең моның белән генә сүзе бетмәгән икән:

– Ул әле тагын «ике»ле алды! Дәү әнигә әйтәм дигәч, мәэмә итәм, диде. Сезнең бүлмәдәге лампаны төшелеп ватты. Теге, әни ялата толганны!

Табын янында утыручыларның йөзе каралганнан-карала барды. Әтисенең кашлары җыерылды. Марат шабыр тиргә батты. Камилә генә сөйләвен дәвам итте:

– Кичә дә, бүген дә мәктәпкә балмады. Дәү әнигә авылыйм, дип ялганлады. Ә үзе дәү әни билгән далуны читкә төкелде. Үзем калап толдым. Укытучысы Салих абый бүген килеп китәм диде, бакчадан кайтып балганда.

Әти-әнисенең ачулы йөзләре Маратка текәлде. Егет исә акланыр өчен сүзләр эзләде. Эләгә дә эләгә инде болай булгач! Әле бер ай клубка чыгармаслар. Шулчак ишектә кыңгырау шылтырады. Марат җиңел сулап куйды.

– Үзем ачам, – дип ишеккә атылды. Бөтенләй үк бәхетем юк түгел икән әле, дип уйлады чыга-чыгышка. Ишекне ачып җибәрсә, анда, май кояшы сыман балкып, укытучысы Салих Усманович басып тора иде...

 

Фото: Freepik. Com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас