* * *
– Бәхетсез булды... Бәхетсез булды... Бәхетсез булды...
Әйтерсең Фәрзәниянең башына умарта күче кереп оялаган да шулай дип гөжли. Колак тишекләренә, баш миенә кадәр кереп, алар әлеге җөмләне безелдиләр.
– Бәхетсез булды, бәхетсез булды, – диләр.
Хатын ава-түнә урамга чыкты. Күз алдында кызыл болытлар куерды. Алар куерган саен, каны суынды. Йөрәгенең тибешен дә ишетми башлады кебек инде. Балаларын да ишетми... Кешеләрне дә күрми.
Ул үзенең сары-кызыл яфрак өеменә барып төшкәнен дә сизмәде. Яфраклар мизгел эчендә ялкыннарга әверелделәр, чәчләренә, йөзенә, тәннәренә ябырылдылар. Хатын бар көчен җыеп ут эченнән читкә тайпылмак булды. Кузгала алмады.
Кешеләрнең:
– «Ашыгыч ярдәм» чакыртыгыз! «Ашыгыч ярдәм...» – дип кычкырганнарын, янәшәсендә тыз-быз килүләрен ерак-ерактан, ниндидер төрбә эченнән ишетеп ятты. Күз алдында тагын кинокадрлар әйләнә башлады. Әнә ул бөдрә каенны тартып кайта, имеш... Әтисе, каршысына чыгып, аны юлыннан кире борды... Шул мәлдә ап-ак халатлы әнисе килеп чыкты да аны яклап үз сүзен әйтте. Әтисе килеште...
Хатын авыр керфекләрен кыймылдатты. Керфеге тибрәнгәндә энә калынлыгы ярыктан кабат ак халатлы әнисен күрде.
– Әнием! Алдадылар мине... Тагын алдадылар! – дип кабатлады. Күз кабакларын күтәреп тору авыр булганлыктан, күзләр үзләреннән-үзләре йомылдылар. Шул чакта баш очына байгыш очып килеп кунды. Фәрзәния төн караңгылыгында аның зур ике нурлы төймәдән ургылган карашларын, ыргак сыман томшыгын, шома йонлы йомры башын күрде.
– Ишетәсеңме, байгыш, – дип кычкырды ул. – Алдадылар мине! Алдадылар!
Шифаханәгә Җәүһәр карчык килеп җиткәндә, кызы янында табиблардан кала беркем дә юк иде. Ул аның йомшак чәчләреннән сыйпады, маңгаена суык иреннәрен тигезде һәм теге хикәятне кабатлады:
Беркөнне Сөләйман г-м Ябалактан:
– Әй байгыш! Ни өчен харап булган җирләрдә торасың? – дип сорады.
Ябалак:
– Ахырда бар нәрсәләр дә харап булучан, үземә гыйбрәт булсын өчен торамын, – дип җавап бирде.
Фәрзәния шул мәлдә җиңел итеп сулыш алды.
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo