Чәчмә әсәр
13 Февраля 2025, 02:35

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (17)

Гомернең барча хаталары, барча бәхет-куанычлары, барча югалтулары, табышлары – һәммәсе шушы нигездә.

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (17)Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (17)
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (17)

 

* * *

Җәүһәр карчык җәһәт-җәһәт атлады. Сөякчел кулына шомырт таягын кыса төшеп тотты.

– Икебез дә картайдык шул инде, – дип сөйләнде. И-и, ул шомыртның матурлыклары! Рәсемдәгечә тип-тигез ябалдашлы, язларда яп-якты чәчле, көзләрен кап-кара күзле була торган иде. Аны төбе-тамыры белән йолкып алып киткәннәренә дә кайчан инде. Урыны да асфальт юл астында калды... Элек монда диңгездәй иген кырлары җәйрәп ята иде. Тук башаклар арасында җылы җилләр куыша, алар өерелеп килеп капланган урыннар, бераз тоныклана төшеп, уйдым-уйдым аерылып торалар иде. Кояш күз кырые белән генә карый. Әлегә таң чыкларында нурлар да уйнамый, әлегә аларны болытлар янына да тартып алмыйлар. Кырда яңа юып чыгарган өйдәге кебек рәхәт дымлы һава тибрәлеп тора. Шул мәлдә алар ахирәте Зөлхәбирә белән җир башына килеп басалар. Үзләренә алын бүлеп алалар...

Аның күңеле менә шуларны юксына.

– И-и ахирәткәем, – ди ул, – барысы да менә шушы йортлар астында хәзер...

Һәм күзләрен биек-биек өйләргә төбәп уйланып тора. Аннан, янә ахирәтен күз алдына китереп, җилгә каршы тагын да бөкрәя төшеп, таягы артыннан калышмыйча адымын кызулата.

– Инде менә үткәннәрнең төсе дә калмады. Төнге күктә йолдызлар да юк, болытлар да ерагая төштеләр. Туфрак исе дә юк. Кешеләргә, җирнең күпереп, яз нурын сеңдереп ятуын күрмәү бәхет микәнни? Ул чорларда яз өмет алып килә торган иде. Яшәүгә мәхәббәт тә, үлемгә нәфрәт тә яз көнне көчәя төште. Һәм яшәүгә мәхәббәт һәрчак җиңде. Ахирәте Зөлхәбирә кебек ышанычлы затлар барында нигә җиңмәсен ди?

– Күңел – яхшы туфрак шикелле, аңа ни чәчсәң дә үсә, ахирәткәем. Төшенкелек чәчмик әле. Аннары эшкә дә кул бармас, – ди иде Зөлхәбирә. Борын салындырып утыручыларны бөтенләй сөймәде. Имәндәй нык, сабыр булды. Бер айда бер үк урамга килен булып төштеләр дә, берсе терлекләргә азык ташырга, икенчесе ат карарга эшкә керделәр. Ул чакта иң таза, куе яллы елгыр атны Зөлхәбирә аңа үзе сайлап бирде.

Аннан бергәләп ирләрен сугышка озаттылар. Бер ызба бала белән калдылар. Тормышның бар авырлыгын үз җилкәләрендә күтәрделәр. Ә атлар түзә алмады: ач, салкын кышта чебендәй кырылып беттеләр. Хатыннар алар урынына үзләре җигелде: урман тарттылар, иген чәчтеләр, урак урдылар. Кияргә кием, ашарга икмәк юк дип зарланмадылар. Хәер, кемгә зарлансыннар? Дөрес, кайберәүләренең холкы үзгәрде: ярсып китүчәнгә әйләнделәр. Зөлхәбирә аларның ачуын чыгарып, юктан да кызык табып шырык-шырык көлде. Шуннан бергәләп ирләрен көттеләр. Шәрәфетдин кайтты, ахирәтенә толлык килде... Әмма ул монысын да кичерә белде...

Әгәр Шәрәфетдин кайтмаган булса? Шәрәфетдин кайтмаса, кызына мәгънәлерәк яшәргә кирәк дип акыл өйрәтер иде микән ул? Хәер, бу хакта уйлау кирәк микән инде? Сау кайтса да, сәламәт түгел иде ич ире. Киртәләрне җимереп иреккә ыргылган йөк атыдай ярсу булды. Үзе каядыр ашкынды, үзе кая ашкынганын белмәде. Офыкка карап, еракка чабып китәргә дә батырлыгы җитмәде. Сугыштан соң шактый еллар үткәч, аны бригадир итеп билгеләделәр. Шуннан коммунистлыкка керде. Үзенең дә җаны тынмады, башкаларга да тынгылык бирмәде. План, норма теленнән төшмәде. Аякларында көчкә басып торган, какча гәүдәле хатыннарга исәпсез мәшәкатьләр тудырды... Рәнҗүчеләр дә, каргаучылар да булгандыр. Ә Җәүһәрне тынычлыкта калдырдымы соң ул? Кырда печән җыелмаса да, уракка төшәсе булса да, фермада терлекләр ач ятса да, Җәүһәрне алдан йөгертте. Моның өчен үзенә ни белән түләделәр соң? Берни белән дә... Бер-ике Мактау кәгазе бар иде. Фани дөнья белән араны өзгәч, теләсә кайда сөйрәлеп йөрмәсеннәр, дип, Фәрзәния аларны мунча миченә үк олактырды. Юк, юк, Шәрәфетдин беркемгә дә зыян салмады. Каты холкын дәүләт эшен вакытында тапшыру өчен генә кулланды. Коммунистлыктан чыгарабыз, дип өркетеп тормасалар, ул мәрхәмәтлерәк тә була алыр иде, әлбәттә. Нишләтәсең, чоры шундый килде... Шәрәфетдиннең әтисе укымышлы зат иде. Коръән сүзе теленнән төшмәде. Бай да, ярлы да түгел иде ул, шуңа сөргенгә дә сөрелмичә калды. Колхозны, коммунистларны җене сөймәде. Җае туры килгән саен Җәүһәргә:

– Улыма ышанычым юк. Нигезне син сакла, килен, – дия иде.

Саклый алмадымы Җәүһәр? Ничек кенә саклады әле! Фәрзәниясе барыбер күченеп киләчәк аның. Балаларына күз-колак булырлык, җә, тагын кеме бар? Ә уллары караусыз...

Җәүһәр карчык тирән итеп тын алды.

– Чордан һәм мәхәббәттән качып котылып булмый шул, – диде пышылдап кына. Ул Сылубикәне искә төшерде... Юлына тәгәрәгән эшкәртелмәгән тонык гәрәбәгә охшаш сары яфракларны кәлүш очы белән очыртып-очыртып җибәрде. Үзен суык төндә ачык тәрәзә каршында басып торгандай хис итте...

Монысын да бит ул ахирәте белән бүлешми кала алмады. Дусларның да һәммәсенә сер ачып булмый, беришләре моңа сөенәчәкләр генә, ә әрнүле йөрәкне таптарга күп кирәкмени? «Балаларың хакына Ходайдан сабырлык сора», – диде ахирәте. Ә сабырлыкны Ходай аңа теләгәнчә бирде. Хәер, каян искә керде соң әле бу Сылубикә? Җәүһәр аны кыямәт көнне дә хәтергә алмам дип сүз биргән иде түгелме? Ул янә тын калып иренен кыймылдатыр-кыймылдатмас яраткан хикәятен кабатлады:

– Адәмнәр сине тотсалар, ни өчен күзеңне йомасың? – диде Сөләйман г-м.

– Кыямәт көнендә күрсәм, танымас һәм дәгъвачы булмас өчен, – диде Ябалак.

Җәүһәр карчык, буыннары йомшаганны тоеп, юлдан читкә чыкты. Эскәмиягә барып утырды. Кат-кат тирә-ягына әйләнеп карады. Офыккача биек-биек, тәкәббер ап-ак йортлар чайкала. Алар океандагы зур-зур корабларга охшап торалар.

«Элек рәшәле офыклар шулай тибрәнеп тора иде, хәзер күзләрнең дә рәте китте, карт кешене саташтыралардыр инде. Әнә ич, бөтенесе ят, бөтенесе үзгә, бу җиһанда яшәлмәгән дә кебек». – Җәүһәр янә үткәннәргә кайтып китте.

«Менә монда Сәрбиҗамал карчык нигезе иде. Өе җыйнак булса да, ап-ак пәрдәле ике тәрәзәсе кояшка каршы көлеп торыр иде. Арырак – Бибиҗиһан карчыкныкы... Йа Хода! Хәзер кешеләр әйтерсең корабларга төялгәннәр. Күпме язмышларны сыйдырган бу кораблар. Үз кызының язмышы да ятьмә тишеген хәтерләткән тәрәзләрнең берсенә сыенган».

Кешеләр кайда килеп эләккәннәрен дә белмиләр шул. Түшәмнәре кешенеке, стеналары күршенеке, фатир өчен дип күпме акча түләтәләр үзләреннән... Биек йортларда яшәүчеләргә ул һәрчак кызганып карый: элек тә шулай иде, хәзер дә. Өе каршындагы биек йортларның утлары да әле сүнәләр, әле кабыналар. Шулай һава белән җир арасында да тормыш барлыгын искәртәләр. Төн уртасына кадәр ул шәһәрнең тынычланганын көтеп ята. Тик тулы тынычлык киләсенә генә ышанмый. Выжт-выжт машиналар узып китә, автобуслар тулы халык гел юл йөреп тора. Төн уртасыннан соң да берән-сәрән утлар яна.

«Болары нарасыйлы яки хасталы йортлардыр», – ди карчык. Һәм ул утлар аның тәрәзәсенә дә сагыш коя.

Югыйсә, аңа да килделәр. Уңайлы фатирга күчерәбез, диделәр. Милиция киемендәге кешеләр башта үгетләп карадылар. Аннан рәсми кәгазьләргә кул куюларын сорадылар. Бөтен авылны бер ай эчендә «шырпы тартмаларына» кертеп тутырдылар. Җәүһәр аларга өздереп әйтте:

– Күченмәячәкмен, минем нигеземә тияргә хакыгыз юк, – диде.

Ничә еллар буена суд юлында йөрттеләр. Ахырда барыбер закон аны яклады.

Әнә шулай, түбәсе кояшка тигән ап-ак шәһәргә кош оясыдай җыйнак, бердәнбер агач йорт сыенып калды. Ул бер авылның барча хатирәсен, тарихын һәм дә күңел байлыгын саклады.

Ә ахирәтен ризалаштырдылар...

– Чакырганыңны көтмәм, үпкәләмәссең, Җәүһәр, – дигән иде. Атнасына ике-өч кат урап китәр иде, бахыр.

– Иллә дә рәхәт менә шушында, сагынуларым басыла, сагышларым таралган сыман тоела, – ди иде. Сөйләшеп сүзләре, серләшеп серләре бетми иде. Хәтта, нәсел-нәсәбеннән аерылып, бәхет эзләп килеп чыккан, тамырсыз үләндәй монда ялганырга тырышкан яшьләрне кызганып балавыз да сыгып алалар иде. Ни йөртә бу адәм балаларын? Язмышмы, узмышмы, дип озак-озаклап баш ваталар. Аннары барча юшкыннарны фил рәсеме төшкән сары каплы чәй белән юдырып җибәрәләр иде.

Җәүһәр, авылны чүплеккә эттереп, урынына шәһәр төзиләр икән, дигән сүзгә башта ышанмыйчарак торды.

– Кешеләрне көрәтеп буламыни? Бу эшкә җөрьәт итмәсләр, – диде ул.

Шунда кайберәүләр:

– Җир нужасыннан туймадыңмыни, Җәүһәр апа? Картлыгыңда рәхәт тормыштан баш тартасыңмыни? – дип кәефен кырдылар.

– Минем өчен рәхәт картлык менә монда. Нигеземә кагылырга рөхсәтем юк! – дип җаваплады.

Нәрсә, ялгыштымыни Җәүһәр? Иске йортның череп, каралып беткән мүкләренә кадәр газиз түгелмени аңа? Шушы йомры бүрәнәләр аның килен булып төшкән көнен хәтерли. Беренче мәхәббәт төннәрен... Бу бүрәнәләр аның балаларын тибрәтеп үстергән бишек силәсен таный, мышык-мышык елауларын, чырык-чырык көлүләрен ишеткән, күпме шуклыкларын яшергән. Һәммәсенең тәпи киткәнен тетрәнә-сөенә карап торган.

Карчык Фәрзәниясен искә төшерде. Ул чакта сигез ае да тулмаган иде бит әле.

– Ән-нә-нә, – дип такмаклаган тавышка борылып караса, авызын ерып, канат чыгарырга җыенган очар коштай талпынып, кызы басып тора. Җәүһәр, яшен тизлегендә баланы әйләнеп узып, бераз ара калдырып, аның каршысына чүгәләде.

– Әйдә, кызым, әйдә, тәпи-тәпи атла әле... Әйдә, йә, йә.

– Бер адым... Ике адым... – дип санады Җәүһәр эчтән генә. Ул арада шырык-шырык көлгән бала шап итеп артына утырды да кычкырып елап җибәрде. Уенчыгы өстенә туры килеп, йомшак җирен авырттырды. Җәүһәр кызын күтәреп алды, чуп-чуп ике битеннән үпте. Тәрәзәдән ургылып кояш нуры тулды. Өй эче тагын да яктырып, ямьләнеп китте. Хәтта бүрәнәләр дә кояш төсенә керделәр.

И ул бәхетле мизгелләр!

Авылны сүтәргә керешкәнче ул кат-кат буш урамнар буйлап үтте. Кешесез йортлар аңа коточкыч куркыныч булып күренделәр. Шунда ул кешеләрнең, бары тик кешеләрнең генә авылны авыл итеп таныта алуларына төшенде. Һәр йортны олысыннан кечесенә кадәр күз алдыннан үткәрде. Чиксез мәрхәмәтле булганнар бит алар! Бер-берсен әләкләмәгәннәр, зинданнарга салмаганнар. Бары – бергә, югы

– уртак дип, гади генә гомер кичергәннәр. Һай, игелекле булганнар авылдашлары.

Трактор, бульдозерлар тыркылдый башлагач та, күңеле тизрәк урамга тартты. Каш өстенә кулын куеп озак итеп төзүчеләрне күзәтте.

– Исәнме, Җәүһәр апа, – дип эндәште аңа шунда берәү.

– Әйбәт әле, улым, – диде ул, күзләрен кыса-кыса. – Тукта, Рәхимҗан түгелме соң син?

– Әйе, мин.

– Урнашып беттегезме? Яңа фатирда ничегрәк соң?

– Болай җылы күренә. Менә, эшкә җибәрделәр әле.

– Нинди эшкә?

– Авылны көрәтергә инде. Төзи башларга урын кирәк, диләр.

Карчыкның күзе шакмак булды. Ачык авызы ябылмыйча калды.

– Тәүбә, диген. Кит аннан, көфер сүз сөйлисең, бала.

– Ник, өстән куштылар ич... Монда биек йортлар булачак барыбер.

– Өстәгеләрнең кендек каны монда таммаган. Ә синең туган авылың шушы. Бар, читтәнрәк бүтән эш сора. Башкалардан көрәтсеннәр әнә.

Егет дәшмәде. Башын аска салып, шактый вакыт уйга батып утырды. Ә бераздан шомлы тынлыкны тетрәтерлек куәтле гөрелте ишетелде. Җәүһәр аның тыкыр-тыкыр килеп, авылдан ераклашып баруын күрде.

Хәзер инде барысы да артта калган... Замана үзгәргән, җырлар үзгәргән. Заман кешеләрне, холык-фигыльне, әдәп-әхлакны үзгәртте. Ә Җәүһәр карчыкның самавыры һаман шул иске көйне суза. Чөнки күмере иске.

Авылны тигезләргә дип дөбердәп тракторлар, бульдозерлар килеп төшкәч тә, Җәүһәргә иске өе җыерылып, бәләкәйләнеп калгандай тоелды.

– Курыкма, безгә тимиләр, – диде ул, җылы бүрәнәләрне сыйпаштырып. – Закон дигән нәрсә бар бит әле дөньяда. Бу илдәгеләре булмаса, бүтән илдәгеләре яклар...

Туган нигезләрен җир белән тигезләгәндә кешеләрнең барысы да рәхәт тормыш турында уйладылар микән? Юк, әлбәттә. Күбесе:

– Барыбер мәҗбүр итәчәкләр, – дип кенә килештеләр.

Күбесе нигезләрен бульдозер белән көрәтәселәре килмичә, үзләренә сүтү мөмкинлеге бирүне сорадылар. Ә сүткәндә... бу туфракка күпме күз яшьләре тамды... Әзмәвердәй ирләр дымлы күзләрен яшерә-яшерә, артыгын сөйләшеп тормыйча гына:

– Кышлыкка ярап куяр, Җәүһәр апа, – дип, койма, рәшәткә такталарын аның капка төбенә китереп өйделәр.

– Ярар, – диде Җәүһәр. – Коймагыз ни сөйләгәнне тыңларга килерсез аннары... Минем самавыр аларның бөтен эч серләрен түктерәчәк... Мичкә ут керсә, өйгә кот керә инде ул. Ярар, мишәйт итмәс.

Ә җыр тыңларга килмәделәрмени авылдашлары?! Килми кала алмадылар. Гает бәйрәмнәрендә коймаклы табак күтәреп бусагадан үтмәгән, рәшәткә-коймаларының, газиз нигез моңын тыңлап самавыр янында чәй эчмәгән бер генә кеше дә калмагандыр.

Кунакларның бу өйдән тиз генә аерыласылары килмәде. Бәхет өмет итеп рәхәт тормышка күченүчеләрнең күзләренә моң тулган, керфек очларына яшь эленгән иде.

– Бакчага җир бирәчәкләр икән, әйбәт булыр иде дә соң... Фатирларда җәйләрен бигрәк эссе, түзешле түгел, – диделәр алар, киңәш сорагандай.

– Алыгыз, ал, бирсәләр кире кага күрмәгез. Безнең авыл халкы туфрактан яралган ул. Бер-ике кыяк суган өзеп керсәгез дә күңелле булыр.

Әнә шулай бөтенесен елмаеп каршылады Җәүһәр. Аркаларыннан сөя-сөя озатты. Авылдашларының йортын ташламауларына бер куанса, монда килгәч, аларның эчке рәхәтлек кичерүләренә икенче куанды. Ә вакыт алга йөгерде. Айлар, еллар үтә торды. Карчыкның өй почмагындагы көл өеме нәни аксыл таучык хасил итте. Әлбәттә, авылдашларының аңа күзләре төшми калмагандыр. Кадак-тупса катыш көл тавының һаман очкыннары сүнмәгән, алар шушы туфракка бәйле үткән гомерне искә төшереп җемелдәшеп яталар иде.

Яңа шәһәргә нигез салырга килүче субайчылар Җәүһәргә бик сәерсенеп карадылар.

– Үз кадереңне үзең белмисең, кортка, – диделәр.

– Чыпчык та әйтә «үз чатырым» дип. Читлек кошы түгел мин, балалар... Тимәгез нигеземә.

– Суның салкыны дисәң – салкыны, кайнары дисәң кайнары краннан ага, утының килгән, мичең яккан... Ә син күченмим дисең тагын.

– Һәр кош үз оясында ирекле. Ә утынны без аны сугыш вакытында чана тартып та ташыдык. Чыбык-чабык белән дә өй җылысын саклый алдык.

Әлбәттә, зәңгәр комбинезонлы, соры каскалы ирләрнең берсе дә аны аңламады. Кайсыдыр:

– Безнең әнкәйләр дә шул инде, картлар искелеккә ябышып яталар ич алар, – дигәч кенә сүз бүтән якка борылыш алды. Шәрәфетдин мондый сөйләшүләрдән качарга тырышты. Йә өйгә кереп китте, йә

бушап калган урам урыннарын урап килде. Авыл урынында шып-шыр бушлык һәм дә үле тынлык калган кичтә алар, картлы-карчыклы, үксеп-үксеп төне буе яшь түктеләр. Үткән гомерләре кызганыч булдымы, әллә авылдашларымы? Әллә бу коммунизм дигәннәренә барып җитәлмәгәнгә гарьләнү идеме – һич уйларының очына чыга алмадылар. Дөм караңгыда ялгыз йортның якты хатирәдәй балкып утыруына, авылдашларының гына түгел, читтән килгән тагын бик күпләрнең кызыгып, автобустан төшәрдәй булып карап үтүләрен алар сизмәделәр.

Әле кайчан гына кырлардан кайтып кермәгән, иген иккән, печән чапкан, колхозны аякка бастырам дип тырышкан, көтү көткәндә кояшка карап яки күләгә озынлыгыннан чамалап вакыт исәпләгән, аякларына сыланган таң чыкларына кадәр туфрак исе сеңгән җир кешеләре бер көндә төзүчеләргә әверелделәр. Мул иген кырларын, тукранбашлы печәнлекләрне, чалгы, кәтмән кебек бәһасез байлыкларын таш, кирпеч, измәгә алыштырдылар.

Шәрәфетдин бу гарасатны күтәрә алмады, күзгә күренеп сулды. Күкрәген чәнчү алды, муен тамырлары тартышты. Хәлсезләнүе көчәйгәннән-көчәйде. Аннан – китеп тә барды...

Соңгы көненә кадәр ул:

– Ни өчен бу җиргә шулкадәр көч түктем соң мин? – дип өзгәләнде. – Игенне җир уңдырмады, тир уңдырды лабаса... Ни дип тир түктек соң без?..

– Күпчелек алай уйламый, димәк, без дөньядан арткарак калганбыздыр... Искечә фикер йөртәбездер...

Ирнең ачуы кабарды:

– Алайса, бар, син дә шәһәргә күчен, – диде ул хатынына, ярсуын тыялмыйча.

– Мин әткәйгә вәгъдә бирдем...

– Нинди вәгъдә?

– Нигезне саклыйм, дидем.

Шәрәфетдин аңа күзләрен түгәрәкләндереп, исе китеп карап торды. Әмма бер сүз дә дәшмәде. Ул бөтенесен аңлаган иде.

Карты китте, тик йорт ир-атсыз калмады. Фәрзәниясе Башкортстан ягыннан төзелешкә килгән егеткә кияүгә чыкты. Икенче уллары туганчы бергә яшәделәр дә, кияүгә яңа йорттан фатир биргәч, алар да шунда күченде.

Ялгыз өй һәм ялгыз карчык бер-берсенә сыенып шул иске нигездә торып калды.

Гомернең барча хаталары, барча бәхет-куанычлары, барча югалтулары, табышлары – һәммәсе шушы нигездә. Күкрәк тутырып сулар бер күк һава, бер күк мәрҗән йолдызлар, көләч ай, нур көлтәсенә коендырган юмарт кояш аныкы! Бусаганың аргы ягына басуга, көннең һәр мизгелендә ул шуның белән хозурлана. Күкрәк тутырып сулыш ала һәм бөтен җиһанны бер үзенә бүләк иткән өчен Ходайга рәхмәтләр укый. Йортта казлар каңгылдаша, бәрәннәр бәэлдәшә, сыер мөгри. Ул аларга бәрәңге арасыннан эт эчәгесе йолка. Шунда тибрәнеп торган офыкка күзе төшә: анда карашларны саташтырып якты рәшә йөгерә. Болар һәммәсе аныкы. Елгыр җиле дә, ап-ак карлары да. Шаян бураны да аныкы. Кыйбладан җил торса – кар китәсен, төн яктан җил иссә, җәй китәсен күрми яши алмый шул ул. Ә нишләп күрмәскә тиеш әле?

Әйе, авылдашлары кызганыч. Узган болытны тотып булмаганны аңламаулары тагын да кызганычрак. Җир эшеннән туймадыңмыни, имеш... Тракторы, комбайны тезелеп торганда, хәзерге эш эшмени ул? Әле бит берсенең дә тәпиләреннән туфрак исе китмәгән. Җаннарындагы һәммә җепләрнең туфракка тоташканлыгын белмиләр булыр алар. «Кара җиргә кар яуса – карны күрү бер зәвык, кара җирдән кар китсә – җирне күрү бер зәвык», – ди иде ахирәте. Ә үзе таш капчыкка бишенче катка ук күченде дә куйды. Балаларын тыңлады.

Карчыкның ахирәте янына ашыгуы исенә төште. Утырган урыныннан тиз генә кузгалып китте.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (17)
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (17)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас