Чәчмә әсәр
11 Февраля 2025, 14:15

Гүзәл ФАРСЫЕВА. Икебезгә бер бәхет. Хикәя (1)

Дуслык һәм мәхәббәт. Кайсы кадерлерәк, кайсы бәһәлерәк соң?! Ни өчен дуслыктан мәхәббәт башлангыч ала, ә мәхәббәт дуслык белән тәмамлана алмый?..

Гүзәл ФАРСЫЕВА. Икебезгә бер бәхет. Хикәя (1)Гүзәл ФАРСЫЕВА. Икебезгә бер бәхет. Хикәя (1)
Гүзәл ФАРСЫЕВА. Икебезгә бер бәхет. Хикәя (1)

1 кисәк

 

Агачка чыпчык башы белән бәрелсә дә, чыпчык башына агач бәрелсә дә, барыбер чыпчык башы авырта.

 

– Мин яратам сине, Айназ!

–....

– Яраттым, яратам, яратачакмын...

– Бүген кичәгегә караганда да күбрәк сөям. Ә иртәгә бүгенгегә караганда да ныграк өзгәләнәчәкмен.

– Ә дуслык?!

– Мәхәббәт булган җирдә дуслык та туа.

– Газаплама мине, Айнур!

– Яраларыңны сөюем белән юармын, җаным!..

– .....

Аһ, бу изге сүзләр! Ни өчен соң аларны Айназга башка берәү әйтә?!

Ян, йөрәккәем, ян! Янарга яратылгансың бит син! Ник дәшмисең, йөрәгем, ярат дим мин сиңа, ярат башканы! Ни булган, ул бит мине бар җиһаннан өстен күреп ярата! Син дә ярат...

Җавапсыз мәхәббәт диләр... Юк ул җавапсыз мәхәббәт! Син сөясең яки синең үзеңне сөяләр...

Яратмаса да яратканга сабышып, янәшәдәге егетенең сурәтенә аның сыйфатларын өстәп: «Яратам сине!» – дип юана. Әй тиле күңел, тиле хисләр, буш йөрәк капкасы... Бер ачылып, бер ябылып сыкрый-сыкрый тилерә. Нишләтим сине?! Шакыр-шакыр да, борылып китәр әле...

Аңлар, бәлки...

 

* * *

Кая гына атласам да, хәтта йөгерсәм дә, күзләремне йомсам да, күз алдымда бары тик – Син, Син, Син! Күз алдымда гынамы икән?.. Йөрәгемдә, уйларымда, телемдә дә – Син! Мәңгелек булып тоелган аерым мизгелләрдә дә син мине озата барасың! Үз-үземнән кача алсам да, синнән кача алмам ахры мин. Шәүләм булып ияреп йөрисең бит! Гүя бу якты җиһанда бүтән берәүдә юк... Син һәм Мин. Янәшә. Мәңгегә.

Дуслык һәм мәхәббәт. Кайсы кадерлерәк, кайсы бәһәлерәк соң?! Ни өчен дуслыктан мәхәббәт башлангыч ала, ә мәхәббәт дуслык белән тәмамлана алмый?.. Бу ике хистән башка дөнья да булмастыр кебек. Кеше бит һәрдаим дуслык чишмәсенә иелеп сусавын баса, мәхәббәт аланыннан гүзәл гөлләр өзә. Тик чишмәнең ят тәмлесе булган төсле, гөлләр дә энәле була ала шул. Шундый дуслар бардыр: алар үз проблемалары белән сине дә чоңгылга сөйри, ә кайберәүләрнең авызы тулы кан булса да төкерми – түзә.

Дуслык һәм сөю. Икесе дә җанга якын, икесе дә газиз. Әмма язмыш шундый да була ала икән! Икесенең берсен сайларга туры килгәндә нишләргә соң?! Уйлар, уйлар... Сез генә ярдәм итә ала алырсызмы адәм баласына? Гаҗәеп серле бит ул кеше зиһене. Бер уйласаң, дуслык якын, икенче карашка, мәхәббәтсез яшәп булмый.

 

* * *

Шыгырдап, авыру кеше кебек ыңгырашып куйган түр ишектән килешле итеп алъяпкычын биленә япкан, дөньясын онытып ипи изгән җиреннән маңгай тирләрен җиң очы белән сөртә-сөртә әнкәй килеп керде. Тырышып, бөтен җанын биреп, онытылып эшләгәч, маңгаена бөрчек-бөрчек бәреп чыккан тир белән укмашкан, инде ара-тирә чал йөгерә башлаган чәчләрен яулык астына кире яшерергә маташкан җиреннән, әнием ниндидер бер сискәнүле тавыш белән: «Айназ, кызым, Гөлназлар шәһәргә күченә, ахры», – диде, һаман да миннән күзен алмыйча. Димәк, күченәләр... Димәк, Гөлназ мине ташлап китә... Бәлкем, аңа шулай яхшырак та, миңа киресенчә, күпкә начаррак булыр... Мин акылсыз кеше кебек, кулларымны асылындырып, башымны түбән иеп өй уртасында басып торам. Үзем бертуктаусыз ирен читем белән генә нидер пышылдыйм. Бу вакытта әлеге сүзләрне миннән башка тагын башка берәү ишеткәндерме-юктырмы, тәгаен әйтүе авыр... Болдырдан уктай атылып, урамга чыкканда, җәйге эссе һава мине уйларым исереклегеннән кинәт айнытып җибәрде.

 

* * *

Читтән карап торышка кыргый кебек булсам да, турыдан ярып, дөресен маңгайга мөһерләп әйтсәм дә, мин шул ук кычыткан чыпчыгы булып  калдым. Дусларым тирәлеге чагыштырмача тар  булса да, үземне-үзем белә башлаганнан бирле,  Гөлназ – минем иң якын дустым иде.

Балалар бакчасында таныштык без Гөлназ белән. Кечкенә генә ян тәрәзә каршында, һәрчак түргә утыртып куелган, гадәти булмаган (бәлкем  мин аны шуңа күрә дә үз иткәнмендер) шәмәхә чәчле, зәңгәр күзле курчагым белән уйнап утырган кызыйны күргәч, эчемдә әбием әйткән «койрыклы шайтан вәсвәсәсе» уянды, һе! Ничек инде  ул минем курчагым белән уйный алсын?! Минеке ич ул! Минеке! Йөгереп барган җәһәткә тартырга дип омтылуым булды, белмим, әллә мин чамадан тыш нык тарттым, әллә Гөлназ курчакны үзеннән җибәрмәс өчен учын ныграк кысты, тик фирүзә күлмәкле курчакның башы – миндә, гәүдәсе – аңарда калды. Китте эткәләшү, төрткәләшү, елашу, үз сүзен сүз итүләр!.. Моңарчы бакчада беркем дә миңа каршы чыгарга кыймый, мине урап узуны хәерле табалар иде. Һәммәсе усаллыгым, дорфалыгым аркасында ямьсез итеп үчекләп, үртәп «ата каз» дип йөртәләр, артык сүз кушарга беркайчан да атлыгып тормадылар. Бөтенләй дә таныш булмаган, ят бер кызның миңа каршы чыгуы, үчләшүе утка ялкын өстәде. «Күрсәтәм мин сиңа хәзер! Бел үз урыныңны, кыс койрыгыңны!» «Җибәр дим, җүләр, җибәр мине, нишлисең?!

«Җибә-ә-ә-р!..»

Безнең чыр-чуга бүлмәгә тәрбияче апа килеп керде, икебезне ике якка чәчкәләп, кара-каршы почмакларга бастырды. Ачудан кызган маңгаемны суык почмакка терәп, бик озак, туктый алмыйча, өзек-өзек шыңшыдым мин. Нәни көчекне әнкәсеннән вәхшиләрчә аерып алсалар да, ул болай ук әрнемәс иде. Шәмәхә чәчле курчагым бүтән юк... Ул гарип, ул хәзер миңа да, аңа да кирәкми... Тәкәббер күңел, мин-минлек башны түбән ияргә кушмый, мин гарьлектән, үз гомеремдә беренче тапкыр шушы шыксыз почмакка басу, бөтенесе алдында елау түбәнлегеннән шыңшыдым. Бөтен сабыйлык ачуым, бүгенгә кадәр белгән иң түбән сүзләр белән каршы почмактагы «дошманымны» каргадым. Кинәт үз иңнәремдә ышанычлы, җылы куллар тойдым. Яшьле күзләремне күрсәтмәс өчен, җиң очларым белән йөземне сыпыра-сыпыра, теләр-теләмәс кенә кенә борылдым. Бу « ул! Нәкъ үзе! «Дошманым» минем артымда ваемсыз күзләрен челт-челт йомып, берни булмагандай, май кояшыдай елмаеп басып тора иде. Бу елмаю, бу ваемсызлык минем ачуыма шул дәрәҗәдә тәэсир итте ки, гүя минем күпереп килгән «җенләнү» камырына кушучлап чүпрә салдылар. Хәнҗәрдәй үткен карашым белән мин аны аркылыга-буйга «кискәли» башладым. Ә ул, берни дә булмагандай, миңа зәңгәр курчагымның гәүдәсен суза, ә үзе: «Минем исемем  Гөлназ», – дип көлә иде. Җир убылдымыни?! Бу елмаю, бу сихри күзләр, мөлаем йөз мине бөтенләе белән үзенә «йотты». Зәп-зәңгәр күзләре көмеш күл кебек ялтыраудан бигрәк, үзләре артыннан дәшәләр, аларда мин раушан көзгедәге шикелле үземнең тулаем чагылышымны күргәндәй булам. Елмаюы... Бу елмаюны мин тормышымның иң авыр чакларында искә төшерә алырлык юанычым дип атый алам! Кайдан килгән бу мөлаемлек? Кем соң син, хәятнең өстен аска китерерлек сихри зәңгәр күзләр иясе?! «Айназ», – дидем мин, баядан бирле тулы җиһанның читен кимереп комачаулаган мин-минлекне һәм ачуны эчкә йотып...

...Ул көнне без бергә бик озак уйнадык. Ачу да, үпкәләү дә – барысы да онытылды. Мин кинәт юктан бар булган дустыма сөенеп туя алмадым. Хәер, ул чакта нәни күңелем өчен дуслык төшенчәсе гаять зур бер тойгы кебек якты нур булып сузылды. Гөлназ минем өчен ул чакта дус булгандырмы, юктырмы, өздереп әйтә алмыйм, әмма мин аны үз туганымдай якын күрергә өйрәндем. Бөреләнеп килгән дуслык хакына мин зәңгәр күзле кызыйга һәр уенчыгымнан, һәр шатлыгымнан өлеш чыгарырга ризамын. Зәңгәр күзле курчак та онытылып, почмакта аунады. Чын дуслар күпкә кадерлерәк икән бит!

Иртәгәсен мин иртән иртүк торып, бакчага бару мизгелен тизләтер өчен, әнкәй кушканнарны җиренә җиткереп башкардым. Киемнәрне дә солдат тизлегендә җәһәт кенә кидем, имештер шулай иткәндә, сәгать тә миннән калышмаска тырышып чаба иде. Башка көннәрдә борылып та карамаган солы боткасын бүген ашарга туры килде. Гадәттә, мин аны ашаган булып, әни күрмәгән арада, аяк астында сырпаланган Актәпине сыйлый идем. Бүген яшен тизлегендә тәлинкәне ялтыратып куйдым. Карале, бу ботка бер дә тәмсез түгел, бик тәмле, үзе авызда эри икән бит! Ничек моны әлегәчә белмәгәнмен?! Әтиемнең чабуыннан бишенче тапкыр барып тарткач, әти мине бакчага илтергә дип, бишмәтемне төймәли башлады. Урамнан атлаганда да, мин татлы сабыйлык хыяллары эчендә Гөлназ белән уйнаячак уеннарыбызны күзаллап, аның зәңгәр күзләрен кыса төшеп, ягымлы гына елмаюын хәтеремдә яңарттым. Бакчада мине Гөлназ үзе дә көтеп зарыгып беткән. Ишектән килеп керү белән муеныма килеп сарылды. Бу тамашаны читтән күзәткән тәрбияче Чулпан апа: «Шушы вакыт аралыгында сагыналар димени?!» – дип кеткелдәп куйды. Безне җитәкләп уен бүлмәсенә алып кереп китте.

һәммәсе дә истә. Иртән кар көрәгән чакта бакчага барган Гөлназны күреп алып, күрше Әхмәди бабай аңа кәнфит биргән. Дустым аны балалар бакчасында минем белән бүлеп ашар өчен саклап торган. Аулак урында гына, башкаларны кызыктырмас өчен, без аның ялтыравык кәгазен әрчи башладык. Әмма аны икегә бүлү безнең өчен гаять зур бәла булып чыкты. Каты карамель нәни кулларга бирешмичә, бер-ике тапкыр «идән белән танышты». Ә соңыннан Гөлназ, күзләрен зур итеп ачып, миңа төбәде: «Нишлибез?» Мин, белдекле кыяфәт чыгарып, дустымның кулыннан ялт иттереп үзсүзле кәнфитне тартып алдым да, ике тешем арасына кыстырдым. Әбием укыган әкиятләрдә бу алымны зирәк тиеннәр куллануы капыл итеп исемә төшкәнлектән иде бу беркатлы кыланмыш. Нәни генә тиеннең көче җиткәнне, әллә минем көчем җитмәсме?! Бөтен булган көчемне бер яңагыма туплап, күзләремне четердәтеп йомдым һәм... «Айна-а-а-аз!!!» Авыртуга түзә алмыйча үрле-кырлы сикерәм, ярты тешем сул кулымда, уң кулымда тәки ватылмый калган кәнфит. Гөлназ минем авыртуымны басарга тырышкандай, идәнгә чүгәләгән, кулларын зур йодрыкка туплаган, зәңгәр күзләре белән төбәлеп, минем өчен сыкрап, үксеп-үксеп елый иде...

Тешемне дәвалагач та, бер-ике атна өйрәнә алмыйча, сөйләшергә оялып йөрдем. Ник дигәндә, беренче көнне үк бакча ишеген ачып керүемә, гадәттәгечә, тәрбияче апама: «Ифәнмефеф, Шулпан апа!» – диюемнән һәммәсе дәррәү көлә башлады. Гөлназ, минем савыгуыма чын күңелдән сөенүен йөзенә чыга-рып, елмаюын ирен читенә төйнәп: «Ифәнме, Айназ!» – диде һәм мине сугыш кырыннан мең яра алып исән калган солдат кебек итеп күкрәгенә кысты, маңгаемнан үбеп алды. Үпкә үзеннән-үзе дустымның рәшәләр артында яшеренгән нәни уйнак болытны хәтерләткән зәңгәр күзләрендә эреп югалды. Бу хәлләрдән соң тиен турында сүз чыгуга, никтер сул яңагымны үземнән-үзем сыпырып куя идем. Инде дистә ел үтеп, бу гадәттән арынсам да, тиен белән бәйле вакыйга ирексездән елмаерга мәҗбүр итә.

И җүләр, беркатлы, ышанучан, тиле, иләс-миләс нарасый күңел! Матурлыкны тоя белү өчен сиңа күп тә кирәкми икән бит! Дустым барлыкка килгәннән бирле күңелдә гүзәллеккә соклану хисләре бөреләнде. Гөлназның, тәүге кат күргәндәй, чәчкә битен юган чык тамчысына соклануы, бәбкә үләне өстеннән яланаяк йөгерүе, җәйге ләйсән яңгыр астында күбәләктәй очынып биюе табигатькә карата йөрәктә җылы хисләр уятты. Йә, Раббы! Бу кеше дигәннәренә хозурлыкны танып белү өчен дә дуслар, иңгә-иң куйган сердәшләр кирәк икән бит!..

Бер-беребезне күз карашыбыздан, ярты сүздән аңларлык җан дуслар без! Һәрнәрсәбез уртак булды. Бер тәлинкәдән аш ашадык, бергә уйнадык, бергә кайгырдык, бергәләшеп сөендек. Арадан җилләр дә үтә алмаслык тыгыз дуслык җепләре бәйли безне! Чулпан апа: «Тагын бер кашыктан ашагыз инде», – дип көлемсери иде. Әнә шулай безне еш кына: «Ике чабата-бер кием», – дип үчекләделәр.

Балачакның самими, кабатланмас мизгелләре салават күперенең җиде төсендә дә уйнап, күңелләргә мәңгегә уелды. Хәзер искә алган чакта хатирәләрне мозаика кебек күз алдымда тезеп, күңелдә тоташ бер сабыйлык, балалык сурәте яңара... Бакчадан безне Чулпан апаның тылсымлы әкиятләре һәм башы белән гәүдәсе җилем белән ябыштырылган шкаф өстендәге зәңгәр курчак озатып калды...

 

* * *

Инде мәктәп еллары... Тик мәктәптә яратмадылар шул Гөлназны. Әйе, ул таза, сипкелле иде... Әмма ул әйбәт, бик әйбәт дус. Тышкы кыяфәте эчке дөньясына бөтенләй тәңгәл килми иде аның! «Шөкәтсез үрдәк бәбкәсе» дип тә, «Убырлы» дип тә, тагын әллә нинди кушаматлар белән дә үчекләделәр аны. Дустымның ачыргаланып елавы әле дә исемдә. Кеше күзенә чалынмаска тырышуы, үзен яклап беркем белән дә бәхәскә кермәве, тып-тыныч шәүлә булып йөрүе аның үз эченә йомылып, кеше күзеннән бер читтә сыкравына сәбәпче булды. Бер партада утыргач, һәрбер дәрескә төптән, нигезле итеп әзерләнеп килүенә башка чакта үзеннән бармак төртеп көлүләренә игътибар итмичә, һәммәсенә чын йөрәктән булышуына исем-акылым китә, ирексездән соклана идем. Әмма күпме генә хәзерләнмәсен, җавап бирү – аның өчен сират күперен үтүгә тиң бер галәмәт. Торып басуы була, сыйныфташлар аннан мыскыллап көлә башлый. Әле тәнәфестә генә койрыгын сыртына салып килеп җитеп, җил уңаена сырпаланган «Маймыл Кәрим» дип яман аты чыккан егет Гөлназ кебек кыланган булып, һәммәсен көлдерде. Гөлназ мескен, бу көлкедән аңы томаланып, тәмам нәүмиз булып озак кына басып торды, хәтта укытучы да аның кызарып-бүртенеп, җир убылса – җир тишегенә кереп китәрдәй булуын гына түгел, ә безнең арабызда барлыгын оныта иде. Кыңгырау шалтырап, классташлар уктай коридорга атылгач кына, Гөлназ, соңгы партага йөзтүбән капланып, тавыш-тынсыз елый башлый. Мин дустыма ни дип ярдәм итәргә дә белми, адашкан кеше кебек, янәшәсендә, әмма күңеленнән ерак-еракта басып торырга күнектем. Гөлназ сыйныфташлар күзенә чалынмаска булды, соңгы партага шуышты. Җитмәсә, күзе начарлану сәбәпле, почык борыны өстенә күзлек тә «кунаклады».

 

(Дәвамы бар.)

Автор фотосы.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас