Чәчмә әсәр
8 Февраля 2025, 02:35

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (12)

Гөлназ кинәт коелып төште. Көзән җыергандай күз кырыйлары тартышып куйды. Тәмам өнсез калды. Фәрзәния акчаны иркенләп санап аңа сузды.

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (12)Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (12)
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (12)

* * *

Зөлхәбирә карчык яныннан чыгып киткәч тә, ул үзенә урын таба алмады. Тагын кемдер аның чәченнән эләктерде. Фәрзәния ялангач каенга күтәрелеп карады:

– Нишлисең син? – диде ул, ярым үпкәләп. – Яфракларыңны җил тузгытып киттеме? Менә минем өметләрем дә тузгып очтылар...

Фәрзәния алга атлады. Чынлыкта аны җан газабы эләктергән иде. «Акчасын яндырдым бит, бәһасен өчләтә югалткач кына илттем бит, һәм моңа мин генә гаепле бит...» – дип өзгәләнә-өзгәләнә үз-үзенә сөйләнде. Ә карчык аңардан бер тиен дә артыгын сорамады. Бу хакта сүз кузгатса, нишләрмен дип борчылган иде Фәрзәния. Инде чыгып киткәч, тынычлыгы бетте. Үзеннән-үзе оялды. Оялуын бүтәннәр дә аяк эзләреннән сизәләрдер кебек тоелды. Автобустан төшеп, өенә кайтып җиткәнче артына борылып-борылып карады. Тизрәк өенә кереп, кеше күзеннән югаласы да, башын ике куллап кысып уйларын тәртипкә китерәсе килә иде аның.

«Үз бүрегең бары тик үз күзеңә төшә, – ди әнисе. – Менә шул инде...»

Ул ашыга-ашыга фатир ишегенә ачкыч тыкты. Һәм... артына утыра язды: өч-дүрт хатын тезелешеп аның кайтканын көтеп каршысында басып торалар иде.

– Ник мин юкта чит кешеләргә ишек ачасыз? – диде олы улына ачуын белдереп.

– Хе, без читләргә әйләндекмени инде хәзер?

Бу Гөлназ тавышы иде. Хатын тамак төбендәге төерне йотып җибәргәндәй авызларын кыймылдатып алды да:

– Менә фатирыңны карарга килдек әле, – дип өстәде.

– Карадыгызмы соң?

– Әйбәт телевизорың бар икән, суыткычың да яңа күренә...

Ул ирен чите белән генә елмайды.

– Ал син аларны, Гөлназ, – диде Фәрзәния һәм сумкасыннан акча төргәген чыгарды.

Танышы гаҗәпләнүен яшереп кала алмады. Күзләрен челт-мелт йомгалап, әйтер сүз тапмыйча авызын ачып торды.

– Ун меңен менә акчалата бирәм яки, әйдә, банкка кереп долларга алыштырыйк.

Гөлназ кинәт коелып төште. Көзән җыергандай күз кырыйлары тартышып куйды. Тәмам өнсез калды. Фәрзәния акчаны иркенләп санап аңа сузды.

Ул шунда гына айнып китте.

– Димәк, таптың... Телевизорың биш мең, суыткычың ун мең дип исәпләгәндә дә тагын биш меңне бирәсең бар бит әле...

– Өстәл дә иске түгел, урындыкларны да яңа алган идек. Балконда өч литрлы бал бар...

Гөлназ маңгаен гармун күрегедәй җыера-җыера уйлап исәпләп карады. Аннан өстәл-урындыклар ягына чыгып китте:

– Син шуларны биш меңгә төртмәкче буласыңмы? Ике меңнән артмый ич болар.

Фәрзәния дәшмәде. Күзләре һәм күңеле белән күпме тырышып эзләсә дә, башка тәкъдим итәр әйбер тапмады.

Залга керешли, Гөлназның карашлары ишеккә төбәлде.

– Боларны салдырсак, биш меңгә җыела яза инде. Ярар алайса, хәзер машина чакыртабыз, – дип телефонга үрелде.

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

 

 

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (12)
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (12)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас