Идәндәге сурәт чалкан ята иде инде. Божья Матерь сыңар күзен югарыга — кирпеч гөмбәз аша күк гөмбәзенең үзәгенә төбәгән кебек иде. Шулвакыт кыяр-кыймас кына, курка-курка гына сандугач аваз салды. Тавышы чиста һәм төгәл. Бу саф авазны тамчылап учка җыеп булыр иде шикелле, һәм сандугач, беренче эре тамчылардан соң мул итеп ява башлаган яңгыр сыман, бер тын белән сайрарга кереште! Кабер киңәеп киткән, куе болытлар ертыгыннан бәреп чыккан кояш нуры белән тулган шикелле булды. Солтанның йөрәге сулкылдап куйды, сулышы кысылды, тамак төбенә төер укмашты. Кулы белән бергә, кулындагы чыра калтыранды, сандугачның күләгәсе дә дерелдәп тора башлады. Гаҗәпкә калып һәм аптырап. Степан эшеннән бүленде.
— Оҗмах ич бу. яшьти! — дип пышылдады ул.— Ә син мине. Алла белән сүз куешып, тәмугка олактырмакчы идең! Хур кызлары да килеп чыкмагае әле!
— Хур кызлары белән бәйләнсәң, алимент түләүдән башың чыкмас,— диде Солтан.
Сөйләшәсе, сүз катасы да килми иде. Ләкин алар икәү. Кабер — аларның уртак богаулары, әлегә исә, бер-берсенең күңелләрен күтәрергә тырышудан гайре, ул богауны ачардай ачкычлары юк.
— Алимент — алимент инде ул! Ни әйтсәң дә, баласызлык налогы түгел, — дип, Степан аның өйләнмәгән булуына төрттереп куйды.
Әйе, хак сүз — өйләнмәгән. Кабер тозагына капкан бу сандугач шикелле, җырлап чакырыр пары юк. Кайдадыр югарыда — якты дөньяда Камәрия йөри йөрүен. Ә җаны шушы кабер кебек караңгыдыр. Аны ялгызлыкка, караңгылыкка язмыш ташы томалап куйды. Юк бугай, ул таш — Солтан үзедер. Камәриянең тормышын шушыңынчы ялгыз, караңгы иткән кеше ул бит инде — Солтан Наймушин. Камәрия аңа, ә ул Камәриягә сандугач була алмадылар. Кояшы, ае, йолдызлары, болытлары булган, яшеннәр яшьнәгән, яңгырлар, карлар яуган якты дөньяда яшәсәләр дә, әлегә бер-берсенә җырлар җырулары юк... Ә моннан чыккач? Ул уйлап бетермәде, иңенә Степанның кулы ятты.
— Синең чират.
— Әйе, минем чират. Сандугачны моннан коткарырга кирәк. Әллә үземнеме? Юк. Камәрияне, — дип уйлады ул. Сандугач тынды. Аның сукыр яңгыр явып үткәне кебек кенә тоелган сайравы егетләрнең күңелләре тирәнлегенә иңеп таралды, сүрелде. Солтан кирпечләр арасындагы каты измәне кырырга кереште. Гүя ул кирпечләрне араламый, ә стенага төшкән үз күләгәсен телгәли иде. Бөтен барлыгы, ялгызлыгы белән аның күз алдына Камәрия килеп баскан кебек булды. Солтан аның үзе өчен кем булганы һәм кем булуы ихтималы турында уйлавыннан туктамыйча, көчәнә-көчәнә пәке очын йөртте дә йөртте Инде янып бетә язган чырадан Степан яңа ут элде, табутка җайлап утырып, папирос кабызды. Теләсә нинди эшне тизләтеп, акрынайтып яки бөтенләй туктатып була. Гадәтиен дәвам иттереп, яңасын башлап, туйдырганын ташлап, кирәкмәгәненнән ваз кичеп була. Фәкать бер генә эшне тизләтү, акрынайту яки туктату мөмкин түгел, ахрысы — әйберләрнең комга әйләнүен. Ком ком булып кына ага. Хәтта вакытның үтүен дә ком агышы белән саныйлар. Сәгатьләр билгеле микъдардагы ком бөртекләренең Кояш әйләнешендә күпме коелуына карап ясалган. Ком бөртеге — һәм Кояш. Солтан склептан чыгу вакытын аяк астына коелган ком бөртекләре белән саный башлады. Камәрия белән аның арасын якынайтыр өчен күпме ком бөртеге кирәк булыр иде икән? Әлегә исә артта — чыра яктысы, алда — стена, ике арада — Солтан үзе, ә каршысында Камәрия түгел, бәлки үзенең тонык күләгәсе.
Кирпеч арасында кыштыр-кыштыр йөргән пәке очы кинәт туктап калды. Солтанның күңеле яктырып китте.
— Карале, Степан. Ә ул килгән бит! — диде ул.
— Кем?
— Камәрия.
— Каян белдең әле? Телефон юк бит.
— Килгән, күреп-карап торган. Табутны да ул кире сөйрәп китергән. Көтә ул безне, көтә.
— Ә ник көтә? Кеше чакырсын ул көтеп утырганчы. Начар, яшьти.
— Яхшы, Степан, яхшы. Ул минем чыкканны көтә. Үз янына чыкканны. Кешеләр янына түгел. Көткән җиргә чыкмый калып буламы соң?!
VI
Дәү балыкны подвалдан сөйрәтеп чыгарып, олы суга җибәрергә вакыт җиткән иде инде. Кешеләрнең үзенә һәм Кадрәккә булышачагына шикләнмәде Чаныш. Ләкин халыкның балыкны коткарырга бер тамчы да омтылып карамавы, киң аланны, ирекле елганы, аяз күк йөзен ниндидер сагыш белән тутырып тора кебек иде. Чаныш үзен, улын һәм балыкны яңадан япа-ялгыз калган итеп тойды. Баштагы тантаналы шатлыгының хәзер тирән бер үкенү белән алмашынуы Чанышны тышаулаган сыман итте. Ул бер мизгелгә йокыга талгандай булды һәм балык алдындагы үтәлмәгән бурычы йөрәген чәнчетер дәрәҗәдә исенә төшеп, тракторга таба китте. Кургашын солдаттай төз гәүдәле милиция лейтенанты трактор каршысына чыгып баскан да, учларын үзенә каратып күтәргән куллары белән аны алга әйдәп маташа икән инде. Тракторчы егет газ бирде, торбадан бәреп чыккан кара-кучкыл төтен бөтерелә-бөтерелә һавага атылды. Чаныш үзен һичкем тыңламаганын, ишетмәгәнен белсә дә. тракторчы егеткә:
— Олан, бер үк сак кылана күр. Яхшылыгыңны кызганма, зинһар. — дип пышылдады. Ул үзен-үзе дә ишетмәде. Аркан тартылып турайды, дерелдәде, авырлыкка чыдаргамы-юкмы дигәндәй, үзенә ябышкан сыек ләмне коя-коя әйләнгәләде, койрык астына уралган төен тыгызланды, тартылган саен балык тәненә бата барды. Балык авышлык буенча югарыга таба сөйрәлә башлады. Койрыгының элпәсе киерелде, турайды. Чаныш үз буыннарының да аркандай киерелүен, шул көчнең үзен җиргә таба тартуын, моңа һәр тамырының карышуын, умырткасының авыртуын тойды. Аның, шулай итеп, балыкның тәне авыртуын үзенә күчерәсе, трактор балыкны җәрәхәтли күрмәсен дип, Аллага ялварасы килде. Чыннан да, подвал ишегенең яңаклары шыгырдады, балык сыртына һәм суга туфрак кисәкләре коелышты. Балык, саңак калакларын җәеп, ишек яңакларына терәлгән, күрәсең. Ул үзенең соңгы тукталышыннан ничек тә кузгалмаска тырыша, гомере бәһасенә булса да, соңгы сулышы алдыннан картлык тынычлыгын бозмауларын тели иде. ахрысы. Чаныш бу хакта баштук уйламаганына үз-үзен күңеленнән ничек битәрләргә белми торды. Балыкка кояш нурлары үтәли яктырткан чиста су тирәнлекләренә чуму насыйп булмастыр инде; үзле балчыклы текә ярлар астында вакыт һәм су шомарткан йомры ташларга сыенып иркәләнү эләкмәстер; ә томанлы язгы иртәдә дусы белән сай җирдә очрашкач, үз нәселен калдыру чакыруына буйсынган килеш, корсагының татлы наз белән уылдыктан бушануын тоймас, дусты сипкән ак сөткә уралып, тәкатьсезлектән сукыраймас, ниһаять, һәммә эш узгач, ару-талчыгу, алҗудан соң бүрәнә хәлендә калмас һәм елга төбенә ял итәргә төшеп ятмас инде. Балыкны сөйрәткән саен, баздагы су кими барды. Аның киерелеп җәелгән сырт канаты җир белән тигезләшкән иде инде. Казның каерылган канаты сыман сөйрәлгән, баш-башлары белән подвалның юеш, кызыл балчыгын тырный-тырный өстерәлгән аскы канатлары да күренде. Чаныш үз йөрәгенең дөп-дөп кагуын тойды, күзаллары караңланып китте, күкрәген күтәрә алмастай сагыш басты. Аның ябык, сары йөзе тыштан тыныч күренә-күренүен. Ә эчтән? Әнә ул, иренен чак кына ача төшеп, еш-еш сулый, күз астындагы вак җыерчыклы юка тиресе дерелди. Моннан Кадрәк атасының зур газап кичерүен сизде. Балыкның энҗе кебек елтырап торган күзләре күренде. Чаныш ягында уң күзе, анда кояш нурлары тәре сыман чагыла иде. Подвал чокырының түмгәкле бер урыны ул күзне кояштан каплады. Шунда төпсез, тирән, гаҗәпләнеп ачылган хәрәкәтчән күздә Чаныш үзенең бәләкәй чагылышын шәйләде. Сурәте ялтыравыклы чыршы уенчыкларындагы кебек бозылып күренә, аяклары озын, гәүдәсе артка каерылып тора. Балыкны әкрен генә сөйриләр. Чанышның балык күзендәге чагылышы да әкрен генә әйләнә. Арбада авылга кайтып килгән чакта аның тирәли, шул рәвешчә, телеграм баганалары, басулар. агачлар, офык һәм болытлар әйләнгән иде бит. Балык, әйтерсең лә Чанышны таныды, аңа текәлде. Аның күзендәге үз чагылышының нокта гына булып күренгәнен шәйләде карт. Чанышның үз күзләрендә дә балык чагыладыр әле. Шул рәвешчә кара-каршы торган көзгеләр бер-берсендә чиксез санда чагылып күренә. Аларның бер-берсенә карашында бу дөньяның әллә нинди серләре яшеренеп ята кебек иде. Аның белән балык, икесе бергә, мәңгегә шушында калырлар, ахрысы — Чанышны кинәт кенә шундый уй биләп алды. Чаныш та, балык та әлегә тереләр, тик монда, аланда түгелләр шикелле иде. Чаныш яхшы хәтерли, шундый тойгы сугышта булгалый. Ягъни синең күз алдында үтәли яраланган кешене ава дигәндә тотып аласың, ә бу вакытта, әле исән булса да, аның инде котылгысыз рәвештә үлеп барганын күрәсең. Трактор шайтан көче белән балыкны сөйри бирде. Чанышның балык күзендәге чагылышы юкка чыкты, анда тагын тәре сыман нур белән аркылы-торкылы кискәләнгән кояш сурәте чагылды. Балыкның күзе сарык күзе сыман тоныкланды, үле фосфор нуры белән тулды. Милиция лейтенанты трактор каршында ике кулын да югары күтәрде Трактор туктады. Балык үзенең бөтен буена ләмдә сузылып ята иде инде. Яшәү билгеләре чыгармаса да, аның киерелгән канатларында һәм койрыгында җимергеч көч барлыгы сизелеп тора. Аны кешеләр шундук уратып та алды, тәңкәләрен тотып-тотып карадылар. сыртына шапылдатып суккаладылар, авызы ачыла башлавын абайлап, артка чигенделәр. Балыкның ирене велосипед шиныдай тыгыз, кайсы исән, кайсы сынык тешләре тырпаешкан. Саңак капкачлары сыек ләмне көрәктәй көрәп, ян-якка ачылып китте. Шул рәвешчә, балык һава сулады да, аны мәгарәдән ишетелгәндәй мәгърур мөгерәү белән кире кысып чыгарды. Халык, ул тавыштан шикләнеп, аның койрыгы яныннан тагын да читкәрәк чигенде. Чаныш, кулын Кадрәкнең арык иңбашына салып:
— Ышанмаган булдың. Менә, чыгардык ич, — диде. — Хәзер суга тәгәрәтәбез дә — вәссәлам, хушлашабыз.
— Мин хушлаштым инде, — диде Кадрәк басынкы тавыш белән. — Әнә кара халык та хушлаша. Кадрәк халык ягына ымлады
Чаныш кешеләрнең нишләгәнен башта аңышмыйчарак торды. Алар арасында ниндидер сәер тәртип барлыкка килде. Тавышлар басылды. Кешеләр, чиратка тезелешеп, балык яныннан уза башладылар, әйтерсең лә мәет белән хушлашалар иде. Бер ир эшләпәсен салып узды, аннан күрмәкче, бүтәннәре дә башларыннан салдылар. Чаныш белән Кадрәк балыкның башы ягында басып торалар иде. Теге, өстенә арыш капчыгы япкан Петр, кайгылы чырай белән Чанышның кулын кысып узды. Арадан тагын берничә ир-ат шулай итте. Чаныш, үзен балык белән котлыйлар дип белеп, кулын сузып торды. Юк икән лә, кулын бөтенләй башка ният белән кысалар икән!
— Балыкны суга җибәрергә булышмыйсызмыни? — дип сорады Чаныш бер өлкәнрәк ирдән.
Җавап ишетелмәде. Алар янына балык заводы директоры килеп басты.
— Эше бетте, кодагый, — диде ул беркемгә дә мөрәҗәгать итмичә. Тракторчыга борылып: — Арканны чиш, — диде.
— Ник чишеп торырга? Койрык качмас. Сез башын карагыз. Сезгә башы, миңа койрыгы. Башыннан да баш тартмас идем анысы. Күзләрен генә кара — светофор итеп куярлык.
— Безгә башы кирәк. Ул беренче номер белән китә, — диде директор, каш астыннан олы түрәгә ымлап. — Мондый балыкның бар хикмәте башында. Анда — ми.
Чаныш аркан очын чишәргә иелде. Тик. чыклы үләндә чыланган ат тышавы сыман, төен кулдан тая, ул бик нык тыгызланган иде. Кемдер аның беләгенә кагылды. Ул артка күтәрелеп карады Бая «Волга»дан төшкән кешеләрнең берсе икән.
— Азапланмагыз. — диде ул.
— Азапланма дип, кем...
Ләкин аның сүзен беркем игътибарга алмады.
— Яхшы, яхшы, — диде теге кеше, эре-эре атлап, балыкның башы ягына китте. Директор олы түрә янына барып басты.
— Керемгә ала башларгамы, Даниил Афтандилович? — диде ул аңа.
— Башлагыз, — диде тегесе, имән бармагы белән балыкның сырт канаты элпәсенә төрткәләп. — Ярый Без кузгалабыз. Эш беткәч, хәбәр итәрсез.
— Шикләнмәгез, Даниил Афтандилович.
— Ышанам, ышанам.
Әллә үзенең шикләнмәвенә ышанамы, әллә директоргамы — белмәссең. дип уйлады Чаныш. Ярым-йорты ым белән аңлашалар. Бер-береңнең ымына этләр шикелле колак шәңкәйтеп сагая торган нинди замана соң бу? Чаныш үз күңелендә ниндидер шом салкынлыгын тоя башлады. Ул шом, таудан тәгәрәгән кар түмгәге сыман зурайганнан-зурая барды. Бу кешеләрнең тел төбендә ни ятуы аның аңына ирешмәде әле. Шунысы анык: Кадрәк белән алар кайдадыр хата җибәрделәр. Чаныш монысына икеләнмәде. Алга килгәннән качып калып булмый, аны җиңәргә генә мөмкин һәм ул балык янында калган кешеләрдән:
— Сез нишләргә җыенасыз? — дип сорады. Сорамый булдыра алмады. Аның койрыкка иелгән җиреннән тураеп, барысы да Даниил Афтандилович дип эндәшкән әлеге кеше каршысына барып басудан гайре чарасы калмады.
— Сез башлаган эшне без йомгакларга мәҗбүр, баба,. — диде Даниил Афтандилович, һәм, юлдашларының берсенә иелеп, нидер сорады. Чанышның исемен белеште бугай. Дөрестән дә, ул үзенә җәлеп итәрдәй матур елмаю белән: — Менә шул. Чаныш агай. — диде. — Ботканы үзегез пешергәнсез, нигә борчыласыз? Әллә ухамы? — дип ул көлеп куйды.
— Нинди ботка, нинди уха ди ул? Җибәрергә кирәк, иптәш,
— Әйе, ул хаклы, — диде Даниил Афтандилович балык заводы директорына. — Балыкны ул тоткан, бер кисәгенә лаек. Ничек уйлыйсыз, директор?
— Аңладым, аңладым. Рәхмәтеннән калмабыз, — диде директор һәм Чанышка борылып: — Бер кисәген бирербез, бирербез, — диде.
— Кисәк? Мин сиңа эт мәллә?
— Кызык кеше икән син, бабай. Тулаем кирәкмени? Бөтенләй?
— Тулаем булмыйча ни!
— Тамагыңа утырыр бит, тончыгырсың!
— Ник утырсын икән? Мин аны ашарга җыенмыйм. Ә менә балык тончыгыр. Күпме һава йотты. Аны суга җибәрергә кирәк. Адашканны кеше генә түгел, эт тә әйди. Сүзсез калдылар. Олы түрә читкә борылды. Тынычландырырга теләптер инде, Чаныш янына Кадрәк килеп басты. Тик ул да эндәшмәде. Барысы да ачык иде инде.
— Пычак бир, — диде Чаныш улына.
Кадрәк атасының яман эш кылмасын белә иде. Кесәсеннән ябылмалы пәке чыгарып сузды. Чаныш аны ашыкмый гына ачты. Балык заводы директорының йөзе үзгәрде, ул кабаланып милиционерларга карады. Лейтенант Даниил Афтандилович белән Чаныш арасына басты.
— Но-но, бабай, — диде.
Чаныш балык койрыгы янына килде, пәкесен өскә каратып, төен төбеннән арканны кисеп ташлады.
— Булыш, улым, — диде ул Кадрәккә.
Ике карт балыкны көчәнә-көчәнә суга тәгәрәтергә тырышып карадылар. Тик балык кымшанмады да. Чаныш җигүле килеш үлән утлаган атына әйләнеп карады. Ул аның бу юлы да ярдәмгә ярамаганын аңлады. Балыкны арканлап атка тагарга була, тик атны салкын суга куып кертмәссең бит инде? Ат этә белми шул, ул тарта гына. Шуның өстенә бу турыда яр текә, су тирән иде.
— Күңелегез булдымы инде? Йә. Җитәр, — диде аларга директор.
Ул бу картларның ниятенә төшенде, шуңа күрә, үҗәтләр дип, аларга ачуы кабарды. Чанышның көчәнүдән сулышы капты.
— Кеше ләбаса без!..— дип гыжылдады ул. Өметләнеп, район башлыгына карады. Хәзер үтсә аның сүзе генә үтәр кебек иде, ул гына аңласа, ярдәм итсә инде. Юк, Чаныш үзе һичкемнең ярдәменә мохтаҗ түгел, аңа башлыкның аңлавы гына кирәк. Балык ярдәмгә мохтаҗ, ашыгыч ярдәмгә. Аны судан сөйрәтеп чыгарганга тугыз-ун минут тирәсе узды инде, хәзер ул тончыга, тагын берничә минуттан соң аңа бернинди ярдәмнең кирәге калмаячак. Балыкның суга сусавы кебек үк, Чаныш исәннәрнең исәннәргә карата мәрхәмәтле булуына, аеруча берберсенең хәленә керә белүгә сусап яшәде. Үз-үзеңне генә белеп тәкәбберләнүдән, масаюдан да яманрак нәрсә юк. Яхшылык каршында тәкәббәрлегеңне тыя, сүрелдерә алу — бар ярату һәм гомер итү шул түгелме соң инде? Ә үзеңдәге яхшы ниятләрне сүндерү үлемгә тиңдер ул. Чаныш, әлбәттә, менә хәзер бу хакта уйламады. Ул мондый уйлар белән яшәде генә. Үзе үткән озын гомер юлының буеннан-буена ул берәүләрнең яхшылык кына кылырга омтылып торуын, ә икенчеләрнең шул беренчеләргә каршы торырга атлыгуын һәм яманлык кылуын күреп, белеп яшәде. Козгынга ияреп, үләксә ашарга өйрәнсәләр, күгәрченнәрнең дә куркыныч булуын белә иде ул. Чанышның чартлатып җиргә төкерәсе килде. Тик теле кипкән, аңкавы коп-коры иде. Нәфрәтләнгән җанын ачып салырга мөмкинлек бирердәй төкереге дә калмаган икән инде.
— Кайда торганыңны онытма син. бабай! — диде башлыкларның берсе. — Үзеңне кулда тота бел әле, пожалуйста. Халык алдында икәнеңне бел. Син бит акыл иясе. Малай-шалаймыни, ә?
Кайда торганыңны онытма! — дигән мондый сүзләрне Чанышның күпме ишеткәне бар! Хаклык дәгъвалый башласа, аны шулай туктаталар иде. Ул мондый сүзләрне яратучыларның үзләренә ярашмаган җайсыз дип саналган кешеләрне җирдә тормыш яхшылыгы хакына сайлап алган хаклы урыннарыннан себереп ыргытыр өчен әйтүләрен әйбәт белә иде. Себеркеле кешене кем уйлап чыгарган да, бүтәннәрне аның алдында кем гаепле иткән соң әле? Нигә кайберәүләр башкаларга каршы себерке куллана, ә икенчеләр нигә чүп санала? Кулына себерке эләктереп алган кеше япа-ялгызы гына калса, ә чүп дип саналган кешеләр тәмам бетсә? Себеркене селтәрләр дә селтәрләр, ә тирә-юнь буп-буш һаман шул селтәнү, һаман шул — кайда торганыңны онытма.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik. Com