* * *
– Син һаман җиңел яшәү юлын эзлисең, – диде ул кызына.
– Җиңел юл, имеш, – диде Фәрзәния һәм ирен чите белән генә елмаеп куйды. – Аның авыры кайда да, җиңеле кайдалыгын кем белсен инде, әнкәй...
Шунда ул балачагындагы бер вакыйганы искә төшерде. Бер төркем малайлар-кызлар шәһәр ягына чыкканнар иде. Нигәдер җир асты кичүенә төшәселәре килмәде, бер яктан бер якка турыдан гына сыптырттылар. Берзаман сыбызгы тавышы ишетелде.
Ул гадәттән тыш ачы кычкыртты. Әмма кызлар-малайлар уктай очтылар. Машиналар туктап торды хәтта. Ә каршы якта аларны озын таяклы, кызыл кепкалы милиционер абыйлары каршылады. Ул Фәрзәнияне якасыннан эләктереп алды. Аннан... Озак итеп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтте. Югыйсә, кыз аларның барысын да белә иде. Бик җитди иде милиционер, шуңа аны коты алынып тыңлап торды. Ә икенче юлы шәһәргә чыккач, алар тагын юл кичүенә төшеп тормадылар... Берүзе аерылып калсынмыни?
Фәрзәния үз гамәлләрендә тәмам буталып бетте. Менә бүген дә монда килгәнче, улын шифаханәгә алып барды ул. Ерактан ук юлда нидер ялтыраганны күрде. Барып җиткәч, аның консерва банкасы икәнен белделәр.
– Кайсы юньсезе ташлаган моны? Баса күрмә, аяксыз калырсың, – диде улына. Үзе күзләре белән чүп әрҗәсен эзләде. Әрҗә күренмәде. Һәм баласының күз каршында калай савытны читкә – үлән арасына тибеп очырды. Өч-дүрт адым китәргә өлгерделәр микән, коточкыч тавышлар чыгарып, берәү үкереп җибәрде. Фәрзәния артына борылды. Сыңар аякта сикерә-сикерә чыгып килүче малайны күрде. Аның яңаклары буйлап яшь ага, ялан тәпиеннән кан сиптерә иде. Фәрзәния куркудан агарынып катты, әмма ашыгырга кирәк иде. Йөгереп барып баланы күтәреп алды, шифаханәгә алып керде. Ярый табиблар өлгер булды...
Ул бит консерва банкасын кирәкмәгән җирдә ята дип уйлады. Нәтиҗәдә киресенчә килеп чыкты.
– Бүгенге дөньядан дөреслек эзләп табып кара син, – диде Җәүһәр карчыкка. – Дөньяның аның үз дөреслеге.
– Син аны белеп эзләмисең, – диде әнисе. – Гомерең буена укыдың. Нәрсәгә генә өйрәттеләр соң сине, ә?
– Дөреслеккә өйрәткәннәрен кайда күргәнең бар?
Җәүһәр сандыгын ачты. Коръән тәфсирен алды. Битләрен актара-актара кызы янына килде.
– Мә, укып кара...
Фәрзәния беренче битен ачып озак кына төбәлеп торды. Аннан күзе төшкән беренче юлны укып китте:
– «Әлиф ләм мим – мәгънәсен Аллаһ үзе генә беләдер...»
Тагын тын калды. Әнисенә:
– Мә китабыңны. Аңлашылмый... – диде.
Җәүһәр, бисмилласын укый-укый, китапны сандыгына кире салды.
– Дөрес яшәргә өйрәнергә теләмисең – шул гына...
Аннан оныгына табан борылып:
– Әтиең кайттымы? – дип сорады.
– Юк. Ул бел апада тола. Безне ялатмый ул...
– Монысы ни хәл инде, җә? – диде Җәүһәр.
– Киявеңнән сора, – диде кызы.
– Ә мин синнән сорыйм. Балаларыңа ата кирәк...
– Әти киләк, – дип сүзгә кушылды малай.
– Зурлар сүзенә катышма, – дип кисәтү ясады Фәрзәния.
– Балаң кадәр дә уйлый белмисең. Сабыйлар хакына түзә кешеләр.
– Хәзер соң инде. Гафу итәргә дә өйрәнмәдем бит әле, әнкәй...
– Дөрес яшәмәү менә шушы инде, – диде карчык, тәмам ярсып. – Гафу итә белмим, имеш. Өйрәнерсең.
Оныгы белән кызын озатып кергәч тә ул, уйларына батып, түшәмгә төбәлеп ятты. Нәрсә, аның йөрәген чеметтермәдемени бу дөнья? Бу җиргә Ходай адәм балаларын сынар өчен җибәргән... Ә кызы һаман сыната...
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo