Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 февраль , 21:34

Әхәт ГАФФАР. Олы юлның тузаны (15)

Ирләрнең берсе Петрның юкка чыгуын, аны тәгаен балык йотканлыгын, аның шунда, балык эчендә кычкырып ятуын хәбәр итте.

Әхәт ГАФФАР. Олы юлның тузаны (15)
Әхәт ГАФФАР. Олы юлның тузаны (15)

Җирне дер селкетеп һәм бер сөям хәтле иңдереп, трактор аны узып китте. Юл буш иде. Тирә-юнь Чаныш тирәли тагын шулай ук тын гына әйләнә. Уң яктан карасаң, сәгать теле уңаена, сул яктан — каршыга таба. Телеграмм баганалары һәм чыбыклары шауламый, тып-тын. Юлның чиреге чамасын узганда аны арттан арбалы мотоцикл узып китте. Аңа икәү — баягы хәбәргә ышанмаган кешеләр утырышкан. Алар картка кул болгадылар, елмайдылар, нидер кычкырдылар. Сүзләрен аерырлык түгел иде. Чаныш аларның умарталыкка ашыкканнарын аңлады. Карасана, эчләренә ут йөгергән, кызыксыну баскан. Ярый, тиздән шаккатырлар, дип уйлады Чаныш. Бераздан аны велосипедлы ике малай куып җитте. Ни ара ишеткәннәр, шайтан балалары. Алардан яшерерсең, бар. Чаныш юлның яртысын үткәндә, мотоцикл кире килә иде инде. Кешесе аңа баш бармагын тырпайтып узды да, авылга таба җилдерде. Зур балык турында хәбәр салыргадыр инде. Авыл юлы очлангач Чаныш атны умарталык юлына төшерде. Бер ара тигезлектәге люцерна басуы буйлап барды. Язгы ташулар уйган текә ярлы тирән ерганак аша салынган агач күпер дә артта калды. Кояш инде югарыга үрмәләгән, шактый кыздыра. Тургайлар концерт бирә. Ара-тирә кара каргалар очып үткәли. Оран салып, куаклыктан саесканнар күтәрелде. Баягы мотоцикл шытырдавы ишетелде, бу юлы  аңа өч кеше утырган иде инде. Аннары Чанышны дистәгә якын хатын-кызны утырткан йөк машинасы узып китте. Ул аларның сыер савучылар икәнен таныды. Нидер кычкырдылар. Чаныш тагын аера алмады. Мәгәр аларның балык карарга барулары шиксез иде. Үр кашына җитәрәк, әз-әзләп кенә елга яктылыгы ачыла барды, ә  өскә тәмам калыккач, умарталыкның агачлар белән ышыкланган иңкүлеге җәелеп китте. Үзләре күренмәсәләр дә, Чаныш бал кортлары хәрәкәтен сизде. Су җиләслеге, төрле үлән, җылы җир исе килә иде.  Ул атны тыебрак төште дә йорт ышыгына китереп туктатты. Җирән трактор арты белән баз юллыгына каршы урнашкан иде инде, һәммәсе подвалны уратып алган. Кычкырыша, көлешәләр.  Ни хикмәт, каян җил ташлаган диген. — Чанышны Зөбәрҗәт атлы  (хатын-кызмыни!) озын буйлы, какча гәүдәле участок милиционеры  каршы алды.

— Ну тамаша! — диде ул кашынача батырып кигән фуражкасының ялтыравык козырегы астыннан төймә күзен Чанышка чәнчеп. — Бу хан заманы балыгын каян эләктердең син, Чаныш бабай? Тозакка шәп тә каптыргансың соң, минсиңайтим! Тик андый балыкны тоту тыела бит, белгән идеңме?

— Җук. Беләсем дә килми,— диде Чаныш, иңенә аркан төргәген салып.— Каптырмадым мин аны.

— Шулай да акт язарга туры килер.

— Кычытмаган җиреңне кашыпмы?

— Кычытыр, кычытыр. Ничек кашыйсын да белербез. Хәзер монда балык заводы директоры килә. Бу судагы балыкларга ул хуҗа.

— Су ага, балыклар йөзә. Алар үзләренә-үзләре хуҗа, — диде Чаныш. — Син җил куып йөрмә, агайне.

Чаныш туп-туры аңа каршы китте. Милиционер читкә янтаеп калды. Кадрәк белән тракторчы егет туфрак ябышып каткан, күгәрек, бездәй чыбыклары чәнчеп торган, ат башы кадәрле тимер ыргаклы корыч тросны балыкка таба сузып маташалар иде.

— Аркан гына да ярар, — диде Чаныш. — Җан иясе бу, машина түгел.

— Хужырак! Синең бу балыгың су асты көймәсе белән бер, бабай. Балыгыңның койрыгына менә шушы якорьне салсам, әһ тә итмәс! — дип, егет трос ыргагын селеккәләде.

— Якореңне үз борыныңа сал, олан, — диде Чаныш, һәм аңа аркан төргәген ыргытты. Егет аны һавада ләтчә елгырлыгы белән эләктереп алды.

— Син аны, олан, йомшак кына тарттырырга тырыш.

Үр кашында кешеләр утырткан яңа машина пәйда булды. Сикерешеп төштеләр дә, аска таба йөгерештеләр. Иңкүлекне тоташ шау күмде.

— Боже мой! — дигән чырылдау ишетеп, Чаныш тавыш иясен эзләп тапты. Яшь кенә бер хатын-кыз икән.— Сногсшибательная рыбка. Невероятно!

Син татар кызының «боже»се кем икән соң инде? — дип уйлады Чаныш. Соңгы вакытта ул Аллалары белән бергә ана телләрен дә оныта баручы яшьләрне байтак күрде. Аналарын сайлап алмыйлар, ә Аллаларын сайлыйлар, ә? Сыер савучы хатыннарның берсе — тирләгән таза муенлы һәм дәү күкрәклесе имән бармагы белән Чанышның күкрәгенә төртте:

— Карт шайтан, — диде ул янындагы иптәш хатыннарына озын керфекле кара күзен кысып. — Кайчагында мондый балык эләктерерлек кармагыңны безнең тарафка да салгаласаң соң?! Нинди балык белән булашып ята, ә? Әпититеңне әйтер идем. Бал ашап кына яткач соң!..— дип, ул Чанышка яны белән төртеп алды, тик карт аягын аерып баскан иде, кузгалмады, җиргә төкерде дә аның яныннан читкәрәк тайпылды. Тракторчы егет аркан очын балык койрыгы астына тыкты, икенче яктан аны шлемын салмаган мотоциклчы егет тартып алды. Аны Чаныш, баягыча ук төенләп, үзе бәйләде.

— Балыкның бер чеметеме миңа, яме, бабай? — диде тракторчы егет. — Ухага.

— Мин сиңа чеметермен! — диде аңа милиционер,— Сезгә ирек куйсаң. Кырпы балыгын тотарга ярамый — халык байлыгы санала ул. Законда язылган!

— Шул-шул. халыкныкы! — диде мотоциклчы — Монда бер Сабан туен сыйларга җитә. Калганнарга да артып кала әле.

Чаныш:

— Халыкныкы түгел ул,— дип кырт кисте. Халык арасыннан берәү:

— Чаныш агай, син халыкны кыерсытма инде! Гадел генә итеп бүл дә бир.

— Нәрсә аны сорап торган буласыз тагын? — дип кысылды бер хатын. — Мужик башыгыз белән хурланмыйча соранасыз.

— Исемлек төзик, җәмәгать! — һәркем гариза язсын. Хатын, әйдә, син башла Өйдә исәп-хисапка син баш бит, һәр нәрсәгә кысылам дигәндә сиңа җиткәннәр юк.

— Шулаймыни? Алайса үзең кысыласың килгәндә миңа гариза тотып килерсең инде, яме. җанкай?!

Халык шаркылдап көлеп җибәрде. Чаныш атның сискәнеп киткәнен күреп өлгерде Балыкның да сырт өстендәге канаты киерелеп килде.

— Милти Зөбәрҗәт хак әйтә, иптәшләр, — диде юан бер ир, йонлач күкрәген кашып. — Балык — халыкныкы. Бүлешергә кирәк, — бетте-китте!

— Тумаган колынга йөгән кидермәгез әле, җәмәгать, — диде Чаныш. — Бу балык — халыкныкы түгел. Мин әйттем.

Тракторчы егет елмаеп:

— Бер дә яхшы түгел инде, бабай, — диде. — Халыкны санга сукмыйсыңмыни, Чаныш ага?

— Мин бүген балыкны гына санга сугам. Аны гына. Бигайбә.

Кадрәк бау таккан чиләк белән подвалдан су чумырып, балыкка сибә иде. Бер чиләк суны селтәнеп, хатыннарга сирпеде. Тегеләр бердәм чырулап җибәрде. Ә халык җыелганнан җыела барды. Егет тракторына күтәрелде, ул-будан кисәтеп кычкыртты, газ бирде. Трактор, куәтле гөрелдәп, гайрәт белән тулды. Чаныш аны корбанына ташланырга әзер җирән үрмәкүчкә охшатты. Шулвакыт картның каршысында ни ара килеп чыккан башка бер милиционер басып тора иде инде. Чаныш аның погонында ике бәләкәй йолдыз шәйләде. Бусы участок милиционерын бармак изәп чакырды да аны үз урынына бастырып куйды, аннары балыкны төрле яктан чалт та чолт фотога төшерә башлады. Тракторчы егет газны киметте, кызыксынып, җиргә сикереп төште. Лейтенант кесәсеннән җыйнак рулетка чыгарды. Участок милиционеры белән бергә алар подвалның озынлыгын, балыкның буен, койрыгыннан корыган имәнгә хәтле, аннары подвал авызы читеннән елгага кадәрге араны үлчәп чыктылар. Лейтенант һәр санны кызыл тышлы кечкенә дәфтәренә теркәп барды. Шуннан соң ул умарталыктагы халык арасында тәртип урнаштырырга кереште. Үз ниятенә ирешә алмаганына төшенгәч, читкәрәк китеп басарга боерды. Ул моны иминлек өчен дип аңлатты. Кешеләр иминлеге өченме, әллә балык иминлеге өченме — монысын аңлатмады. Якын-тирә агачларны малай-шалай иярләп» бетергән. Чаныш Кадрәк янына килеп басты. Алар бер-берсенең балык язмышы өчен борчылуларын сизгер тойдылар.

— Балыкны бирмим мин аларга, улым, — диде Чаныш. Сүзен лейтенант ишеткән икән.

— Сезгә генә күбрәк булыр, ихтимал,— диде ул.

— Вак-төяк белән булышмыйм мин, энем.

— Синеңчә, бу — вак-төякмени? Ә эресе нинди була?

— Эресе белмим Ә бусысын суга җибәрергә кирәк.

Лейтенант аңламаганга салышты:

— Кая-кая? — дип сорады.

— Урманга түгел инде,— диде Чаныш ачуланып.

— Елгага дисеңмени?

— Ие. Тизрәк кирәк.

— Ник?

Чаныш аның юри сөйләшүен аңлагач һәм ни дип җавап кайтарырга белмәгәч:

— Су саекмасын өчен, — диде. — Күрмисеңмени: балык базга кереп калгач, су күпме кимегән. Балыксыз елга саега ул. Балыксыз калсалар, диңгезләр дә саегыр.

— Алайса ник тоттыгыз соң сез бу балыкны?

— Ул үзе йөзеп кергән.

— Юлын каян тапкан икән соң?

— Үзеннән сора инде, олан. Бәлки милиция дигәч, теле ачылыр.

— Мин службада. Телеңне тыярга киңәш итәм, бабай.

— Мин дә сакта. Балыкны саклыйм. Киңәшем дә бар, әйдә, бергә җибәрик балыкны суга.

Ул арада балыкның буен бүтән берәү — зур борынлы, калын мыеклы, олы гәүдәле, шакмаклы пинжәк кигән ир-ат үлчи башлады. Лейтенант Чанышка сул кулын селтәп, шуның янына китте. Теге кеше, милиционердан аермалы буларак, күзе белән генә эш итте, ләкин үлчәмен бик төгәл төстә — учын учка караткан кулары белән билгеләп барды. Ул әледән-әле колак артына кыстырган карандашы белән учындагы кәгазь кисәгенә ниндидер тамгалар салгалады. Йөзендә мәшәкать сурәте, үзе уйчан, хәтта борчулы иде. Карашын вакыт-вакыт күккә төби дә. нидер исәпләп, ирен чите белән мыек очын чәйнәштерә. Уендагы нияте белән балыкның буе туры килеп бетми иде ахрысы: ул балык буеннан тагын үтте, бу юлы учлары арасын киметә төште, шулай да урта бер җирдә элеккеге үлчәменә туры калды. Чаныш аның, койрыкка җиткәч, карандашын канәгать төстә күкрәк кесәсенә, ә кәгазен эчке кесәсенә тыгып куйганын, чуар галстугын төзәткәч, читкәрәк, үр кашыннан әле һаман монда таба төшкәләгән кешеләрне күзәтергә уңайлы булган ачыграк урынга барып басуын күзәтеп торды. Аның тәкатьсез төстә, алай да вәкарь сакларга тырышып, кемнедер көткәнлеге йөзенә чыккан иде. Соңыннан Чаныш аның район үзәгендәге балык заводы башлыгы икәнен белде. Ә халык килә дә килә, гүләү көчәйгәннән-көчәя барды. Шуңа карамастан, алдагы кешеләр бер кавым арттагылар басымына чыдады, лейтенант билгеләгән күзгә күренмәс иминлек сызыгыннан узмады. Умарталык колхозчыларның гомуми җыелышы вакытындагы авыл клубыдай кысанайды. Халыкка бер умарта оясы уңайсызлаган икән, аны читкәрәк күтәреп куймакчы булдылар. Кортлар, әлбәттә, үз тынычлыкларын саклый белә, алар үзләрен борчыган кешеләргә дәррәү ябырылды. Халык чапаланырга, кычкырышырга кереште. Котырынган кортлар ир-атның күлмәк изүенә, хатын-кызның итәк астына томырылды. Ә бер төркеме бүгенге гомер күрелмәгән вакыйга уңаеннан ни ара кызып алырга өлгергән, тирләп-пешкән әлеге дә баягы, май склады мөдире юан Петрга каныкты, бал кортлары аракы исен бер дә яратмый бит. Әрәмәлеккә кергән кәҗә тәкәсен тигәнәк саргандай, бал кортлары Петрны күз ачып йомганчы сырып та алдылар. Ул гаярьләнеп каршы торып маташты, хатыны гомерлеккә дип ныгытып таккан төймәләре белән бергә, бал кортларын да учлап-учлап күлмәгеннән кубара башлады. Кортлардан алай гына котыла алмагач, юкә агачыннан кабык кубаргандай, киемнәрен салып атты. Бераздан, трусиктан гына калган килеш, ул бөтерчектәй әйләнә иде инде. Тавышы башта сузынкы, калын чыкты, аннары тоташ чинауга күчте. Хәлдән таеп аугач, аны җирдә тәгәрәтергә керештеләр, әмма соң чиккәчә үртәлгән бал кортлары көрәшне ахырынача — җиңү яки үлем дип төгәлләргә җыенганнар иде, ахрысы. Петрны алан буенча аркылыга-буйга тәгәрәтә бирделәр. Инде коткарырга соңгы ышаныч беткәч, кызарынган ирне дистәләгән кул күтәреп алды да бер селтәнү белән баз суына — балык янына ыргытты. Ул су өстендә калкавычтай тирбәлеп торды, атасы-анасы белән сүгенде дә, баш очындагы кортлардан котылырга теләп, суга чумды. Моның нәтиҗәсе күңелсез төгәлләнүе ихтималын искәреп өлгергән өч ир-ат ул чумган урынга сикерде. Аны эзләп чума-чума суны бөтенләй болгатып бетерделәр. ләкин Петрны тапмадылар. Петрны бал кортлары да эзләде, дошманының юкка чыгуына ышангач кына күч аланга таралды. Ирләрнең берсе балык кырыеннан кысылып, базның эченә үк кереп киткән икән, ул аннан Петрның юкка чыгуын, аны тәгаен балык йотканлыгын, аның шунда, балык эчендә кычкырып ятуын хәбәр итте. Ул ир кире чумып баз кырыена чыкты. Ике кулында да кәрәзле рамнар, берсенең кәрәзе почмагыннан кыеп алынган. Баз янындагы егет әүвәл аның рамнарын, аннары үзен тартып алды. Аңардан:

— Бу рамнарны ник алып чыктың, буш ич алар? — дип сорадылар.

— Үзем күреп торам, җәмәгать. Чаныш абзый бу балыкны кәрәзле балга каптырган. Әнә ничек ашаган! — диде кәрәзгә күрсәтеп.

— Ә бал кемнеке? Колхозныкы! Ә колхоз кемнеке? Безнеке! Моннан нәрсә килеп чыга инде ягъни мәсәлән? Колхоз балына каптырылган балык та безнеке — менә ни килеп чыга! — дип сөйләнә-сөйләнә, әлеге ир агач төбенә үк менеп басты. Сүзен, кылыч айкагандай гайрәтле селтәнеп, болай бетерде: — Ә Чаныш абзый балыкны үзенеке генә итмәкче була. Барып чыкмас! Тавышка куям, кем дә кем балыкны халыкка өләшергә ди, — кул күтәрегез!

Кул күтәрүче булмады. Халык:

— Петр кайда?

— Петр кайда? — дип шаулашты. Әлеге ир, шунда — агач төбенә баскан килеш, юеш кепкасын салды да:

— Әйтәм ич, балык йоткан. Урыны җәннәттә булсын,— диде дә башын иде.

— Гуҗ да нәмәстәкәй икән бу балык, ә?

— Соң, балыкмыни, бу, җәмәгать! Соң, карагыз, күзле бүкән булмасагыз: акула бит! Аку-ла!

Судан чыкканнарның берсе:

— Җәтрәк пычак бирегез, җәмәгать! — дип оран салды.

— Ни пычагыма сиңа ул пычак?

— Балыкның корсагын ярам! Петр агайны коткарырга кирәк!

— Юкка маташмагыз! Барыбер сиңа балыктан коткарган өчен дигән медаль такмаслар.

— Напрасно! Ату күкрәктә төймәдән гайре берни юк. Ярый, медаль бирмәсәләр бирмәсләр, һич булмаса, берәр тапкыр президиумга сайларсыз. Иту файда. Мин чумыйм әле. Чыкмасам, бәхил булыгыз!

 

(Дәвамы бар.)

Фото: Freepik. Com

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас: