Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
2 февраль , 07:35

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (6)

Башта сугыш беткәнне көттеләр. Аннары ирләрен көттеләр... Аннары, өзелеп-өзелеп, яз көттеләр алар. Чөнки яз өмет алып килде. Балтырган, кузгалак, какы булып яшәүгә өмет җир куеныннан шытып чыкты.

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (6)
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (6)

* * *

– Без күңелле яшәдек, – диде Җәүһәр кызына. – Ә сез яши белмисез... Бөтен мәсьәлә менә шунда гына.

Ул бик еракта – офыклар артында калган җәйне хәтерләде. Ач-ялангач иделәр. Кияргә кием булмады. Шулай да күлмәксез йөрмәделәр. Бердәнбер күлмәге бар иде Җәүһәрнең. Ап-ак җирлеккә каен җиләкләре коелган иде. Әлбәттә, колхоз эшендә тиз керләнде. Кулдан сәнәк, көрәк төшмәгәндә аны кем саклап бетерсен?

Ул көнне Җәүһәр терлекләргә әллә ничә юл чи печән кайтарды. Соңгы арбасын төягәндә генә итәгенә күзе төште һәм оялып китте.

Төшке ашка кайтуга капканы бикләде. Яңгыр суы тулган мичкәдән ләгәнгә су алды. Суны кояш әйбәт җылыткан иде. Селтесен дә жәлләмәде. Күлмәк кершәндәй агарды. Кер бавында җилфердәп калды. Хатын өйгә кереп киткәндә генә капка биген ычкындырды. Шуннан ул мич артына кереп утырды. Тиз-тиз капкалап алырга ниятләде һәм капка ачылганны ишетте. Ул суларга да базмыйча торды. Кемдер тәрәзә шакыды:

– Җәүһәр апа!

– Хәзер, хәзер! – дип кычкырды ул. Тиз генә мич башына үрелеп, Шәрәфетдиннең тунын өстерәп алды. Яхшылап ябынып, ишеккә табан атлады.

– Әнә теге яктан кубарылып болыт килә, Җәүһәр апа! Печәнне җыеп калырга кирәк. Шәрәфетдин агай шулай диде. Хатыннарны тиз җыеп килсен, диде.

– Күлмәгемне юган идем бит... Нишләргә инде, Сәмигулла? Кипмәгәндер инде...

Егет кер бавына күз салды. Җил чайкап торган күлмәкнең җиң очын йомарлап карады. Юеш тукымада соры бармак эзләре чәпәлеп калды.

– Кипмәгән микән дигән идем... Миең кайнарлык эсседә ни хәл инде бу? Хәзер әнкәйгә әйтә үтәм. Аның күлмәкләре икәү. Китерсен берсен. Тик, зинһар, тиз килеп җит, Җәүһәр апа...

Әсма күршесенең күлмәге тап-таман булды. Эшкә комачаулык китермәде. Җил котырынды. Борын, колак тишекләренә кадәр тузан-туфрак тулды. Печәнне барыбер җыеп өлгерделәр. Аннан яңгыр башланды. Лычкылдаган киемнәр, караңгы болытлар төсенә кереп күкселләнеп калды. Тик яңгыр күңелдәге шатлык очкынын сүндерә алмады. Колхоз ишеп акча түләдеме аларга? Яки кем дә булса хезмәтләрен бәяли белдеме? Анысын көтмәделәр дә. Үз күңелләрен үзләре күрделәр. Намуслары алдында беркайчан вөҗдан газабы кичермәделәр. Үзләренә яки колхозга гына эшләделәрме алар? Юк, илгә хезмәт иттеләр. Менә шуңа түзделәр, шуңа сабыр булдылар. Ә алмаш күлмәксез ул үзе генә идеме? Һәммәсе тигез булдылар. Хәтерли әле Җәүһәр... Барысын да хәтерли... Ул елны миләр кайнарлык эссе иде. Һәр йотым кайнар һава телне аңкауга ябыштырды. Уракка алар алты күрше бергә йөрделәр. Кич кайтканда шабыр тиргә баткан, кибәк кылчыгы кадалган тәннәренең су соравына түзәр хәлләре калмагач, юл өстендәге түгәрәк күл янына тукталалар иде. Ерактан караганда зөбәрҗәттәй ямь-яшел күл иде ул. Янына килгәч, төбе көзгедәй үтә күренә иде. Талгын суы җанга рәхәтлек, сихәт бирә, арганнар бетеп, тәннәр язылып китәр иде. Бер тапкыр алар, әйбәтләп юынып алгач, авыл ягына кузгалдылар. Күлдән шактый ераклашканнар иде инде. Зөлхәбирә, кинәт тукталып, билен капшаштырды:

– Ни булды? – дип сорады Җәүһәр.

– Ыштаным күл буенда калган. Кире борылыйк инде, кызлар...

Өчесенең дә ирләре сугыштан кайтмаса да, өй тулы бала-чагалары көтеп утырса да, бер-берсенә шулай «кызлар» дип дәштеләр. Хатыннар көлешә-көлешә кире борылды.

– Миңа анда берни дә калмаган кебек тоелды, – диде үткен күзле Зәкия.

– Калган шул инде... – диде Зөлхәбирә, янә билен сыпырып.

Алар, янгын сүндерүчеләрдәй ашыгып, күл янына барып җиттеләр. Күл тирәсенә кадап куелган кылычлардай төз камышларны аралап, бая чишенгән урыннарына килделәр.

– Юк, дидем бит...

– Монда да күренми...

– Менә ич, – дип кычкырып җибәрде Зөлхәбирә, балаларча олы сөенеч белән.

Алты күз, йолдызлардай җемелдәшеп, аңа карап торалар иде.

– Нәрсә авызыгызны ачтыгыз, менә ич...

– Бау ич бу! Нинди ыштан булсын?

Зөлхәбирә башын артка ташлап рәхәтләнеп көлде. Бу мизгелдә ачлык та, хәерчелек тә алар каршында бик бәләкәйләнеп калган иде.

– Бау түгел, билбау бу, – диде ул. – Ирем мәрхүмнеке. Билдән буып торгач, гел ыштан киеп йөргәндәй хис итәм үземне...

Җәүһәр шул көнне җиргә тия язган күлмәгенең итәген кисеп ахирәтенә ыштан тегеп бирде. Безгә килешми ич алай, диде.

Менә шулай яшәделәр алар. Көнне төнгә ялгап эшләгән өчен «хезмәт көне» яздылар. Әз генә акча бирсәләр дә, ыштан түгел, балаларга икмәк юнәтерләр иде әле. Юк шул... Башта сугыш беткәнне көттеләр. Аннары ирләрен көттеләр... Аннары, өзелеп-өзелеп, яз көттеләр алар. Чөнки яз өмет алып килде. Балтырган, кузгалак, какы булып яшәүгә өмет җир куеныннан шытып чыкты. Кара туфраклы бәрәңге бакчасы да аларның хәленә керде. Черек бәрәңге кәлҗемәсе дөньяның иң тәмле ризыгына әйләнде. Җәүһәр карчык телен ялап куйды, борын яфраклары киңәеп китте, чөнки менә хәзер дә ул шулай дип җавап бирәчәк... Черек бәрәңге аларның ачлыктан һәм кышкы караңгылыктан күзләре кызарган, сулыгып беткән балаларын саклап калды.

– И-и, ул зәһәр кышлар, – диде Җәүһәр карчык, һәм уйлары янә үткәннәргә тоташты. Кышкы карны ера-ера урман тарттылар алар. Кечкенә чанага төяп кайткан ботак-санак салкын өйнең борынын сындырырга ярап торды.

Ул тагын Зөлхәбирәне хәтерләде... Шыгыр-шыгыр кар шыгырдый торган зыкылы суык иртәдә алар арба сөйрәп кайтыр юлга чыктылар. Берзаман Зөлхәбирә кычкырып елап җибәрде:

– Үләм, бетәм, – дип, бурлаттай кызыл ялангач ботын ышкыды. – Тәнем әрнүгә түзә алмыйм бит... Оят...

Юныс җизнәсе сүгенә-сүгенә чалбарын салды. Сугыш гарипләткән куллары калтыранды...

– Ник әллә кайчан әйтмисең аны? Ки...

Һәм ул чалбар астындагы киндер ыштанын җилфердәтеп алга атлады.

Зөлхәбирәгә җан керде.

– Әй утын! Ярма булса, ботка пешерер идем дә, май юк... – дигән җөмләне суза-суза бер мәзәкне искә төшерде. Аннан алар бергәләшеп көлештеләр.

– Артык зурга өмет тотасың шул, – диделәр. – Кайткач, Алла боерса, бәрәңге тәгәрәтербез...

Балаларын менә шулай сакладылар алар. Ачтан да, туңдырып та үтермәделәр. Ә үзләрен саклый алмадылар шул. Еллар дөньяның бераз яктырак ягына тәгәрәгәч тә, җан газаплары басыла төшкәч тә, тән әрнүләренә түзә алмыйча китеп бардылар... Ходайга шөкер, ахирәте гомерле булды...

Җәүһәр карчык кулындагы дисбесен уңга таба хәрәкәтләндерде. «Әй байгыш, төннәрен нинди тәсбихлар әйтәсең?»

Ябалак: «Барча туганнар үлде, тумаган да кебек булды», – диде.

Иреннәре дога укыса да, нигәдер әлеге хикәят күңеленә керде...

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (6)
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (6)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: