III
Ата сандугачның җим табарга киткән чагы иде. Ана сандугач йомыркаларын басып утырды. Ул көтмәгәндә уз оясының калтыравын тоеп алды, куркудан йөрәге купты. Җир белән бергә зелпе куагының бер өлеше һәм оя авыша башлады. Сандугачның бөтен тәне белән югарыга омтыласы килде, ләкин ул канатларын ачмады. Җирне турыларга, тотып калырга теләгәндәй, оясына түшәлгән үлән сабакларын томшыгы белән кысты, ләкин урыныннан купмады. Югыйсә йомыркаларының тәгәрисен, коелышасын сизенде. Ул аларны канатлары белән ояга кысты, куркуыннан ата сандугачны чакырып аваз салырга да онытты. Аннары ояның бушлыкка очканын тойды. Ләкин ул шундук убыла башлаган зур ташка төшеп, бер генә мизгелгә тотрыклыланды, әмма тагын хәрәкәткә килде һәм янга, инде кире якка шуды. Соңгы мәлдә сандугач ояны ташларга, нарат агачы ябалдашлары арасыннан ертык булып күренгән, тик хәвефсез тоелган зәңгәр күккә ашкынмакчы булган иде. Өлгермәде. Әйләнә-тирәне ком кыштырдавы, таш чыкырдавы, агач, үлән тамырлары өзелгән тавышлар, тузан урады. Ул ата сандугачның, томшыгына кыстырган сары күбәләкне ташлап, ярдәмгә ашыгу, шөбһә, коткару, ләкин чарасыз калу белән тулып торган сызгыруын гына ишетеп калды. Ана сандугачның кабарынган йоннары, канат каурыйлары арасына туфрак, көл коелды. Аннары күз алдын таштай авыр куе караңгылык басты. Дуслар склеп тишеген күләгә каплавын күрделәр, ә нарат агачының ауган чакта инде хәрәкәтсез калган таш өстенә авуын һәм аны кабер стенасына кысып, каплап куюын күз алдына китерә алмадылар. Эчкә ком, туфрак, вак ташлар коелды, тузан тулды. Кинәттән караңгылык, тынлык иңде.
— Нәрсә бу? — дип кычкырды Степан. Солтан:
— Син кайда? — дип аваз салды. Әкрен генә әйтсә дә. тавышы яңгырап чыкты.
— Монда. Ә син?
— Килеп життек. Теге деньяда!
— С новосельем! Степан үкереп диярлек төчкереп җибәрде.
— Озак яшә! — диде Солтан һәм ниндидер йомшак нәрсәнең битенә кагылып узуыннан сискәнеп, артка тайпылды, табутка утырды
— Монда нидер оча.— диде ул пырылдаган авазга сагаеп.
— Фәрештәдер.— диде Степан. Ул арлы-бирле йөренде, аягы астында идәндәге сөякләр шылтырады. Шул сөякләр өстеннән мүкәләп узганнан соң, тишекне кармалап тапты да. ташны этеп карады, көче җитмәде.
— Булыш әле. — диде ул ыңгырашып.
Солтан дусты янына чүкте, башы белән кытыршы стенага терәлгән килеш, ике куллап ташны кузгатырга тырышты. Ләкин таш, ябыштырылган диярсең, селкенеп тә карамады. Бер-берсенә әйтмәсәләр дә, моны сизгәч, аларга эсселе-суыклы булып китте. Хәлдән таеп, алар ничек туры килсә, шулай кирпечләргә утырдылар. Степан кулын тишек тирәли йөртеп чыкты. Урыны-урыны белән тышкы җылылык бәрелеп тора иде. «Ярый әле. һава керерлек икән», — дип уйлады ул. Ә кош очты да очты әле.
— Эх, лом булса! — диде Степан.
— Чыккач алырсың.
— Чыккач! — дип кычкырды Степан һәм ярсып урыныннан торды, тагын ташка ташланды.
— Чыккач! Чыккач, — дия-дия ул йодрыгы белән стенага төйде.
— Җитәр. Степа! Ишетәсеңме?
Степан стенага терәлеп утырды. Аның калтыранган, суелып канаган, тирләгән бармаклары ниндидер җылымса, түгәрәк ташларга орынды. Ул аларның берсен борынына якынайтып, иснәп карады — нәрсә бу?
— Шырпы кабыз әле,— диде ул һәм бармак очларындагы түгәрәк ташның кош йомыркасы икәнлеген аңлады.
Ул аны сак кына — әйтерсең утлы күмер! — учына салды. Солтан шырпы кабызды. Күзе төшкән беренче нәрсә икона булды. Икона да түгел, бәлки аңа кунган соргылт-көрән кош. аның дымсу кара күзе. Кош уттан өрекмәде, кузгалмады. Солтан аның сандугач икәнен таныды. Кабердә сандугач күрү аны шулкадәр дулкынландырды ки, ул иконага төшерелгән хатын һәм бала сурәтен дә, идәндәге баш сөягенең күз тишекләренә чигенгән караңгылыкны да. ут яктысында алтынланып күренгән табутны да, көзгедә чагылган яисә төшенә кергән кебек итеп кенә күрде.
— Бытбылдык йомыркасы ашаганың бармы? — диде Степан. Нигә бытбылдыкныкы әле, тавыкныкы түгел? Тавыкныкы кетәклектә булганга. Хәзергә минем учымда кош йомыркасы.
— Урынына куй. Исең сеңмәсен.— диде Солтан тыныч кына.— Кошлар кеше кагылган йомыркаларны ташлыйлар. Ул янып бетеп бара торган шырпыны әйләндереп, күмерле башыннан тотты. Ут сүрелде дә, сүнде. Шундый караңгы, хәтта күзне авырттыра шикелле. Тән дә юк, җан да юк. Эрегәнсеңдер сыман. Ни тере, ни үле. Ут сүнгәч, кош тагын пырылдап оча башлады. Аның әллә стенага, әллә табутка бәрелгәне ишетелде. Солтан бүтән шырпы алып кабызды. Сандугач тагын шунда — иконага килеп кунды, әйтерсең андагы сурәттән яклау сорый иде.
— Исең сеңмәсен дисең инде. Менә бераз эчең шиңсен әле. карарбыз, — диде Степан.
— Нәрсә, нәрсә?
— Син ничектер, ә минем яшисем килә әле. Яшәгәч, ашыйсы да килер...
— Сандугач йомыркасынмы?!
— Кирәк булса, үзен дә. Гап-гади нәрсә ул. Гадәттән тыш хәлләрдә исән калу дип атала.
— Сандугач ашапмы?
— Суга нишләрбез менә — анысын белмим әле. Солтан шаккатты. Янып беткән шырпы бармаган пешерде. Кабаланып, шырпы кабын тагын ачты.
— Ә син бушка шырпы ягуыңны бетер. Бер төнгә кызлар кочагына кермәгәнсең. Боеприпас урынына гына тотасы.
— Караңгыда утырыйкмыни?
— Монда озак утыра алмассың, парин. Полковниктан хуш исләр килә дә башлады инде.
— Каберләрнең керү ишеге генә бар Күрәсең ич, чыгу юлы юк.
— Табарга туры килер, парин.
Урыннарыннан тордылар. Кош тагын куркынып очынды. Сандугач уз оясына килеп кунды. Ул оясын теләсә кайда һәм караңгылыкта да таба алыр иде. Канатларының каурыйлары һәм очлары, түшендәге, корсагындагы йоннары белән ул йомыркаларын барлады; кабарынып һәм кузгалгалап, аларга кунарга өлгергән тузан элпәсен сөртте, ком бөртекләрен какты, йомыркалар җылы иде әле. Ул моны сулык-сулык типкән йөрәге, кайнар каны белән тойды. Ян-якка каерылган канатларын кыса төште, йомыркаларын бер-берсенә якын җыйнап, бөтен тәне белән ояга җайлап ятты. Оя һәм йомыркаларының исән-имин икәнлеген сизгәч, аның шул хакта тышта калган бәгырь дустына хәбәр итәсе килде. Ләкин ниндидер шом аның күкрәген кыса, һавадагы коры тузан аңкавын кыра. Аның йөрәк тибеше һәм сулышы күңеле төбендә талгып калган моң белән тәңгәл түгел иде. Ә сайрыйсы килә, бик килә. Сайрар шатлыгы бар. Җанын сөендергән, канын җылыткан, күз нурын яктырткан шатлыгы бар: оясы, йомыркалары исән-сау. Ул аларның эчке җылысын, үзе генә белгән терелеген тоя, анда тиешле вакытта борныйсы җан ияләрен сизә, алар белән үз телендә сөйләшә. Шуның өстенә җан дустын юксыну, аның өчен пошыну, курку йөрәген парә-парә телгәли. Бер сайрап кибәрсә, дусты әллә кайлардан — ерак-ераклардан, уталмаслык киртәләр аша янына килеп җитәр кебек. Ләкин сандугач аваз салмады. Кинәт кочып алган караңгылык сагайтты аны. Ул янәшәдәге ике җан иясенең тирән, тынычсыз сулышларына, сак хәрәкәтләренә ияреп, һавадагы тузан бөртекләренең тәртипсез очынуын, үзенең канатларына, томшыгына утыруын тойды. Җир убылган чакта, оясы түбән иңгән, көнне төн басканы, якты дөньяның рәхәт яки хәтәр авазлары кинәт тынган, юкка чыккан мизгелдә ул курыккан, шуңа күрә бәләкәй гәүдәсе дер-дер килә иде. Ул үзе дә белми торган, ләкин өзелмәскә тиешле дәвамның туктап калу ихтималын кичерде. Анысы нәкъ ул дөньяга килгән ноктага әйләнеп кайтканнан соң булды. Сызылып таң атканда кайтып төшкәч, ул үзенең туган җирен танымады, аның юкка чыкканлыгын күрде. Беренче тапкыр күзен ачкан һәм анасының сайравын тыңлаган чакта аның тирәсендәге һәммә нәрсә ниндидер тынычлык, сафлык белән өретелгән иде. Ул хуш исләр бөркеп торган карлыган куагы төбендә борнап чыккан, күзен дә шунда ачкан, анасы сайравын да шунда ишеткән иде. Аннары, тәненә йомшак йоннар чыгып, канаты ныгыгач һәм беренче тапкыр тирән күккә чумгач, туган җиренең гөлбакча икәнлеген күрде. Шул гөлбакчада ул җим ауларга өйрәнде. Алар бишәү үстеләр. Карлыганның яшел алкалары башта кызарды, инде алар ата-аналарыннан башка да яши ала башлагач, каралды. Ә зуррак агачлары яшел шарлар белән тулганнан-тула бардылар, алсуландылар, яңгыр вакытларында, томанлы иртәләрдә татлы ис бөркеделәр. Сандугачлар көтүгә җыелып, ерак юлга чыгар алдыннан әлеге җимешләр дә акрынлап юкка чыкты: кешеләр аларны бергә җыйдылар һәм каядыр алып киттеләр. Бакча моңаеп, бушап калды. Яфраклар корыланды, катыланды, саргайды. Очып китәсе төнне сандугач йолдызларны күзәтте, бу урынның кайда икәнлеген күңеленә, куз нурына беркетеп куйды. Ни аяныч, ерак сәфәреннән әйләнеп кайткач, ул боларның берсен дә тапмады. Әчкелтем исле карлыганнар кырылган, кызыл түшле алмалар үскән җир тап-такыр. Инеш буена койма корганнар, ак түбәле озын лапас ясаганнар, аның каршысына баганалар утыртып, араталар кадаклаганнар, ә аның эченә аклы-каралы сыерлар япканнар. Якында гына зәңгәр өй. Ә югарырак, элек алмалар алланып пешкән урында чокырлар казылган, тигез итеп ташлар өелгән, агач, тимер ташып куелган. Анда колакка ятышсыз тавышлы машиналар дөберди, кешеләр кайнаша иде Сандугач эссе көнне әлеге киселгән алмагачлар, карлыган куаклары тутырылган тирән ерганакта үткәрде, ә кояш баегач, кыр ягыннан яңгырап килгән назлы чакыруга каршы очып китте һәм ялгыз бер агач төбендә үзенең булачак пары белән очрашты. Алар оя корырга өлгермәделәр. Кояшны ай, ай кояшны берничә тапкыр алыштыргач, баш очыннан тимер кош очарга кереште. Ул кабат-кабат күтәрелде, кабат-кабат кунды. Ә берсендә аның артыннан болыттай сузылып калган ачы исле агым нәкъ алар сайлап алган урынга туры килде. Сандугачларның тыны кысылды, канатлары хәлсезләнде. Көч-хәл белән күтәрелеп, алар зур авыл өстеннән киң су буена очып килделәр һәм буш иске зиратка оя корырга яраклы зелпе куагына кундылар. Яр буе көндезләрен якты, җылы, ә төннәрен тыныч, ышанычлы иде. Җим мул, сайрарга һичнәрсә комачауламый, көндезләрен кояш астында эленеп торган тилгәннән һәм төннәрен сиздерми-нитми генә җиргә тия язып шуышып үтә торган мәче башлы ябалактан гайре дошманнары юк. Ә ояларының бөтенлеге, йомыркаларының иминлеге өчен дошманнардан ничек сакланырга кирәклеген алар яхшы үзләштергәннәр иде инде...
IV
— Ул галәмәт зур, — диде Чаныш колхоз рәисенә, аны машина- трактор паркында эзләп тапкач һәм тракторның ник кирәге чыкканын аңлаткач.
— Галәмәт зур? Кило ярымлапмы? — дип сорады председатель. — Әллә бер пот тартамы?
— Аны күтәрерлек түгел.
— Тимер дә сөйрәп чыгара алмады дисеңме әле? Чаныш кабатлап тормады. — Автоүлчәүдә үлчәрлектер ич? — дип көлде председатель.
Аның бөтен килеш-килбәте балык турында картка ихтирам йөзеннән генә, аның мавыгуыннан ләззәт табып сөйләшүен, моңа өстәп, язгы эшләрнең җайлы баруын, фәкать шуңа күрә генә үзенә тоткарланырга, кирәк калса, әз-мәз шаяртырга рөхсәт итүен белдерә иде. Алар тирәсенә кешеләр җыелышты. Тәмәке кабыздылар, атны сөйгәләделәр, тик боларның сөйләшүләренә артык исләре китмәде. Ихтимал, дип фараз кылды Чаныш, алар тракторны бөтенләй башка эшкә сорый, кире какмасыннар өчен генә адәм ышанмаслык балык уйлап чыгарган дип исәплиләр булса кирәк. Алар Чанышка сүз катып карадылар, ләкин ул председатель белән генә сөйләшүен белде.
— Автоүлчәүдә үлчәрлек түгел аны, — диде Чаныш.
— Чыдатмасмыни, Чаныш ага?
— Чыдатуын чыдатыр. Сезнең үлчәвегез амбарга кергәнне
киметеп, чыкканны арттырып үлчәүгә дә чыдый. Балык чыдамас.
Председатель тамак кырып куйды.
— Ник алай? — диде ул. — Синең өч тиенлек балыгыңны ни арттыр, ни кимет инде аны.
— Өч тиенлек кеше булсаң, бәлки шулайдыр, — диде Чаныш читкә карап. — Ә ул балык дөнья хәтле.
Кешеләр Чанышның тапкыр җавабын хуплап көлделәр. Председатель яшел «Нива»сының ишеген ачты. Бу машинаны Чаныш нигәдер ошатмый, кыска итәгеннән юан ботлары ачылып йөргән җор хатын кебек шөкәтсез бер нәрсә итеп кабул итә.
— Трактор бирербез, тик иртәгә. Бүген кырга таралдылар инде. Нәрсә соң анда — дулкын берәр бүрәнә кагып чыгардымы соң? Шуны сөйрәтеп алып кайтыргамы? Әллә утын кайгысы төштеме? Утынга иртә бит әле, Чаныш ага,— дип председатель рульгә утырды, тик хөрмәтле карттан яхшысынмады ахрысы, тагын эндәште.
— Ә бакча сукаларга дисәң, сөйләшеп тә тормыйм. Колхоз бәрәңгесен утыртмый торып, шәхси хуҗалыкларга якын да бару юк.
— Юк. аңламадың, кем. Әйтәм ич, подвалдан балыкны сөйрәтеп чыгарасы иде. Аннары суга җибәрәсе,— диде Чаныш, баягы сүзләрен кабатлап.
— Азынды да соң бу картлар! — диде кызыл битле, кисмәктәй юан бер ир.
Ул ягулык, май склады мөдире Петр иде.
— Балык тотарга дип, трактор тиклем трактор сорыйлар. Прәме акылдан язганнар. .
— Минем, олан, акылдан язар яшем узган инде,— диде Чаныш — Белеп кал! Картлар акылдан язмый. Алар үләләр генә.
Озын таш бинаның тәрәзәләрендә ут уйнаклады. Эчтә кемдер тимер ябыштыра — бу Чанышка мәгълүм. Хәзер исә зәңгәр ут аңа биек бетон бинадан чыга алмый азапланган яшен булып тоелды. Шул рәвешчә үк умарталык базында балыкның җаны чәбәләнә торгандыр, дип уйлады ул. Күңеленә пошаман төште. Ул кармаланып, каеш дилбегәне кулына алды, ышанмаганнары өчен бу кешеләргә үпкәләп китеп барырга да риза иде инде. Бәлки балыкның зурлыгына ул үзе ышандыра алмагандыр? Механизаторлар арасында майланып беткән матрос формасы кигән Ринат атлы бер егет тә бар иде. Ул:
— Туктале, Чаныш бабай! — диде дә атны авызлыгыннан тотып алды.
— Минем трактор әзер. Самат Сираевич, — диде ул председательгә.
— Кырга иртәгә генә чыгам әле. Ә бүген умарталыкка барып килмимме соң?
Карап та тормастан, председатель аңа кул селтәде, теләсәң нишлә, янәсе, һәм китеп тә барды. Егет аның артыннан:
— Есть, — дип калды. Ә Чанышка:
— Киттек, командир,— диде. Чаныш аның ни атлы, кем улы, кем оныгы икәнлеген сорашмады. Сораса атасын чамалар, бабасын белер, бабасының атасы хакында байтак сөили алыр иде. Ул яшь кенә бер егет, егерме яше яңа тулгандыр, шәт. Очраган кешеләр кем. исемнәре нинди, ничә яшьтә — бу нәрсә Чанышны кызыксындырмый инде. Яхшы кешеләр икән, ул аларны үзе белән тигез күрә — шул гына. Начар кешеләрне бар дип тә белми Соңгы вакытта ул кешеләрнең начарлыгы, кылган гамәлләренең яманлыгы хакында да байтак ишеткәләде. Никтер андыйлар үрчеде әле. Ишәйделәр. Хәзер күп кеше тук. Тук кеше бернидән дә курыкмый шул. Чаныш андыйларның кибеткә бер генә көн ипи кайтмаса да Совет властен. хөкүмәт җитәкчеләрен яманларга тотынасын белә. Ә менә яхшы яшәргә, яхшы уйларга тырышкан кешеләр әллә нишләп сирәгәйде, усаллардан куркып тынды Барысы да үз-үзләрен яхшы, акыллы күрсәтергә өйрәнде, һичкем үзенең начар яшәгәнен ачып салмый, кеше күзеннән яшерә. Шуңа күрә Чаныш үзенә яхшы кешеләр очраса гына үзен яхшы дип саный Ә начар кешегә туры килгәндә, берәр булдыксызы пешергән ипине кызганган шикелле, тормышның үзен кызгана иде...
— Яхшы балык ул, — диде Чаныш егеткә елмаеп һәм ышаныч нурлары белән тулган йөзе, хәтта йөрәге белән сөенеп.— Кузгалыйк, булмаса, олан. Мондагы кешеләр дә егетне хуплап:
— Бар, бар Кайткач сөйләрсең, — диделәр.
Егеткә сөйләп торуның кирәге чыкмады. Умарталыкка кешеләр үзләре килеп җитте. Бик күп кеше. Бу кадәр халыкны Чаныш Сабан туе мәйданында гына күрә торган иде. Болай булды. Балыкны тракторында сөйрәтеп чыгарырга риза булган егеткә: «Бар. бар. Кайткач сөйләрсең»,— диделәр бит әле? Менә шуннан соң хәлләр башланды да инде. Егет үзенең дүрт көпчәкле, җирән, котсыз зур тракторын мастерской бинасы эченнән кабызып алып чыкты да, утырган җиреннән сузылып Чанышка:
— Монда үрмәлә, бабай! Тизрәк барып җитәрбез! Атың калып торсын, — дип кычкырды. Чаныш әйтте:
— Берүк кабалана күрмә, олан. Ашыккан җитмәс, боерган җитәр. Мин үз җаем белән барып җитәрмен, — диде.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik. Com