Барлык яңалыклар
Чәчмә әсәр
1 февраль , 07:35

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (5)

Тормыш галәмәт кызык ул: ни бирсәң – шуны аласың, дип өйрәтте әнисе. Йә, хаклымы инде ул? Иренә яшьлеген, мәхәббәтен бирде. Өч ул бүләк итте. Ашарына әзер, өс-башы караулы булды. Алмашка ни алды? Хыянәтме? Тәмсез, ямьсез сүзләрме?  

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (5)
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (5)

* * *

Эчмәгәндә ире үзенеке иде. Хәзер инде читләрнеке. Тфү, башка һаман шушы уй ыргылып керә. Җанны бимазалый. Фәрзәния урыныннан сикереп торып тәрәзә янына килде. Көн кичкә авышканда, әзрәк хәл алырга дип кенә яткан иде, күзләренә ком тутыргандай уянды. Хәер, йоклый да алмады бугай ул. «Балалар һаман урамда, күрәсең, чакырырга кирәк», – дип уйлады. Тәрәзәне киереп ачты. Ә урамда барча тереклекне үз уңаена авыштырып, бәрелә-сугыла кыргый җил йөгерә, көн давылга әзерләнә иде. Ә җиргә шомырт чәчәкләре сибелгән. Чәнечкеле җил ачык тәрәзәдән шушы аклыкның әрнүле салкынлыгын алып керде. Син оныттыңмыни дигәндәй, бер кушуч чәчәкне комга, тузанга бутап тәрәзә пыяласына китереп сипте.

– Онытмадым, – диде хатын. – Ул онытты... Әйе, онытты. Мине дә, балаларын да, дөньясын да онытты.

Шул мәлдә телефон шылтырады.

– Сез Илнурның хатыны буласызмы? – диде нәзек тавыш чытлыкланып.

– Әйе.

– Безгә очрашырга кирәк иде...

– Кем соң Сез?

Тавыш тынып калды. Фәрзәниянең күңеле сизде: бу яхшыга түгел иде. Мизгеллек тынлыкта иреннәре кипшенеп катып киттеләр, сүзләре чыкмады.

Билгесез зат:

– Бер сәгатьтән «Каенкай» кафесы төбендә көтәрмен. Бу сөйләшү Сезнең өчен кирәк, – дип трубканы куйды.

Әлегә кадәр аны билгесезлек бимазалады. Ире берни булмагандай чыгып китә, берни булмагандай кайтып керә. Көнләп түгел, атналап кайтмаган чаклары була. Гафу да үтенә белми, ичмасам... «Билгесезлектә газапланганчы, барырга кирәк, – дип уйлады Фәрзәния. – Ике тормыш белән яшәп интекмәсен. Балаларын да онытты ич. Бәлки, берәр сәбәбен аңлый алырмын».

Ул шомырт чәчкәләре сибелгән җилле сукмактан балалары янына чыкты. Чыр-чу килеп уенга чумган малайлар әниләрен күрмәделәр дә.

– Керегез, көн әнә ничек усал давыллый. Минем бер җиргә барып кайтасым бар. Хет, сез өйдә калсагыз, тынычрак булырмын...

Балалар өйләренә йөгерде, бүтәннәре дә тиз арада таралышып бетте. Фәрзәния аларны ашатып-эчертеп алгач, кафега юл тотты. Җил юлга шомырт чәчкәләрен койды. Аклык тузан, туфрак белән буталды. Мизгел эчендә энҗедәй ак таҗлары төссезләнде, зәгыйфьләнде.

Фәрзәния Илнурын искә төшерде. Беренче очрашуга бер кочак шомырт чәчкәләре күтәреп килгән иде ул. Шулкадәр нәфис гүзәллеккә исе китеп карап торган иде. Ис китәрлек сәбәбе дә бар: капка төпләрендә дә кайчандыр шундый шомырт үсә, яз җиткән саен аклыгы белән бөтен урамны балкыта иде. Ул чакта Фәрзәния үсмер кыз гына иде әле. Хыялланырга ярата, хәтта хыялларын күз алдына да китерә белә иде. Имеш, менә ул да буйга үсеп җиткән кыз булган. Имеш, капка төпләреннән җилдереп үтешли аны бер бик чибәр егет күреп алган. Кире борылып килеп акбүз атыннан сикереп төшкән дә бер бәйләм ап-ак шомырт чәчкәләрен аның кочагына салган. – «Болары сиңа, кадерлем», – дигән.

– Болары сиңа, кадерлем...

Кыз сискәнеп куйды. Берара зиһенен җыя алмыйча торды. Шуннан шатлыгыннан айга сикерердәй булды, чөнки шул мәлдә ул Илнурны ак аттагы принц дип кабул итте. Бөтен җиһан яктырып китте.

– Берни дә мәңгелек түгел, – дияргә ярата әнисе. Ә бит мәңгелек булырга тиеш шикелле. «Сөю мәңгелек» дип җырда да җырлыйлар әнә. Фәрзәния уйлап чыгарган җырмыни ул?

Әлегә кешеләр гөнаһтан арына алмыйлар – бары шул гына. Менә бу иргә хәзер ни диясе? Сөяркәсен күр, оятсызны...

Уйларына батып бара торгач, кафе төбенә үк килеп җиткәнлеген дә абайламый калды. Чия кызыл иренле, ясалма бөдрә чәчле, тулы беләкле тәбәнәк кенә бер ханым, күбәләктәй очынып, аңа каршы килә иде.

– Сез Фәрзәния буласызмы? – диде ул. Һәм җавап көтеп бетермәстән:

– Мин ирегезнең сөйгәненең дусты, – дип өстәде.

– Алайса, минем Сезнең белән сөйләшер сүзем юк... – Фәрзәниянең тавышы калтыранды.

Ул кире борылды.

Тегесе юлына аркылы төште:

– Ачуланмагыз, зинһар. Итагатьле ханым ул, үзе килергә батырчылык итмәде, мине җибәрде. Әйдәгез, эчкә керик әле... Бик мөһим сүзе бар аның Сезгә...

Хатын Фәрзәнияне беләгеннән эләктереп ишеккә табан китте. Ул шунда гына көрәшерлек көче калмаганлыгын тойды. Аннан ... инде ни ишетсә дә барыбер иде. Сөяркәсенең дусты гына дисә дә, бу хатын Фәрзәниягә җен төсле иләмсез күренде. Бая гына чиягә тиңләгән иреннәре – кабартмага, авызы – иләккә, күзләре аңгыра сарык күзләренә әверелде.

Хатын аңа урын тәкъдим итте. Аннан өстәлгә литр ярымлы сыра шешәсе һәм ике бокал китереп утыртты. Бокалларга эчемлек койды. Сыра күбекләнеп чыжлады. Сөйләште... Гүя арадашчы булырга теләде...

– Рәхим итегез. Мондый эсседә бик рәхәт нәрсә инде. Салкын шулкадәрле.

– Мин сыра белән дус түгел шул, – диде Фәрзәния.

Хатын аны ишетмәде дә. Бер бокалны каплап куюга янә шешәгә үрелде. Янә салды, янә эчте. Нигәдер иреннәре җиләк кесәледәй дерелдәде. Ул да эчтән тыныч түгел иде.

– Сез тотмагыз аны. Җибәрегез...

– Кемне?

– Ирегезне.

– Кая җибәрим? Мин аны бәйләп куймадым.

– Хәер, Сез түгел, өч улы бәйлидер. Әлбәттә, Сез түгел...

Ул Фәрзәниягә нарат энәседәй очлы, чәнечкеле караш белән карады, аннан дәвам итте:

– Ә ирегез аны үлеп ярата...

– Кемне?

– Дус хатынымны. Алардагы мәхәббәт... Абау, җаным, күз генә тимәсен...

– Сез моны кайдан беләсез инде?

– Мин бөтенесен беләм. Бергә яшәргә рөхсәт бирегез аларга.

Фәрзәниянең күзләре шар булды. «Эчәргә ярата шул. Иш ишен тапмый калмый икән...» Ул ире турында шулай уйлады. «Ә мине нигә мондый хәлгә куя соң әле?» Хатын үзеннән-үзе гарьләнде.

– Сырасы тәмле. Тәмләп карар идегез.

– Юк.

– Алайса, рөхсәт итегез... Тамак кипте чистый.

Хатын мөлдерәмә тулы бокалны алдына тартып алды. Сыра чайпалды, түгелде, өстә вак-вак күбекләр биеште. Ул ике куллап аны югары күтәрде. Ирләрчә голт-голт йотты. Муен тиреләре калтыранып торды.

Фәрзәния исе китеп аның кыланышын күзәтте. Тик нәтиҗә ясый алмады.

Шактый вакыт утыргач кына иренең сөяркәсе шушы хатын булуын белде. Үзенә дигән өлешне күз каршында тыныч кына ятлар үрелеп алганын аңлады...

Урамга чыккач, алар икесе ике якка киттеләр. Сукмактан тагын салкынча кичке җил йөгереп үтте, тузанлы ак чәчкәләрне биткә сибеп узды. Түбәгә тигән болытлар да, аяк астындагы җир дә шул уңайга йөзеп баралар иде. Дөнья кысанлыгыннан Фәрзәниянең сулышы тарайды. Аңа һава җитми иде. Кайдан кайтуын да, кая басканын да аңлап бетерә алмады.

Коточкыч тамашадан ул чиксез арган иде. Шул халәттә көч-хәл белән өенә кайтып җитте. Бөтен җиһан ят, әйтерсең лә япа-ялгызын колак ишетмәгән, күз күрмәгән чит планетага ташлаганнар иде. Ачкычын шалтор-шолтыр китереп ишеген ачып кергәч тә, ул таралып, татлы йокыга чумган балаларына күңел күзе белән карый алмады. Маңгай күзе белән генә чамалап юрганнарын рәтләде. Аннан ялгыз мендәрен кочаклап караватына сеңде. Бик озак караңгы төшкәнне көтте. Бик озак төнге күккә карап ятты. Ә төн шулкадәр шомлы иде: күктә бер генә йолдыз да күренмәде. Бер генә болыт та төнгә яктылык өстәмәде.

Ире тагын кайтмады. Бу хәлгә инде күнегергә вакыт, диде эчтән генә. Ә менә сөяркәсе оятсыз...

Шул мәлдә кемгәдер йөрәк әрнүен түгәсе, кемгәдер таянасы һәм күздә яшь дәрьясы кипкәнче бер үксисе килде. Урамда төнге фонарьлар кабынды. Нурлары туп-туры күзгә төбәлделәр, әйтерсең кылычлар, кылычтан да очлы сүзләр... Ул үзен җиңәргә тырышты. Гел михнәттән генә тормагандыр ич инде, дип, яшәүнең мәгънәле мизгелләрен искә төшерергә теләде. Бик-бик еракта калган, әнкәсе җәйләүгә азык ташыган җылы җәйне, балачак күгендә ак аҗаган уйнавын хәтерләде. Ул чакта дөнья ничек матур иде! Яз килсә – язы, көз килсә көзе күңелне җилкетә иде. Ул чакта мамык болытлар да аларның тәрәзә пәрдәсенә тиеп йөзеп китәләр иде. Кыз аларны тотып калырга дип тәрәзә янына килә, шул мәлдә күкләр биегәя, болытлар да әнкәсенең ак ырынбур шәле кадәр генә кала... Хәзер андый биек күкләрне күргәне дә юк кебек тоела...

Хатирәләр аның күңелен яктыртты. Инде үләсе килми башлады. Тәрәзә алдыннан бер төркем ирләр сөйләшеп үтте. Фәрзәниягә азан тавышы яңгырагандай тоелды. Хатын елмайды. Шунда ул институтка укырга кергәч «Фәнни атеизм»ны бик тырышып үзләштерүен, һәр зачет-имтиханда бишлегә җавап бирүен искә төшерде. Аннан күз алдына әтисе килеп басты. Бөек идеяләр үлми, ди иде. Инде менә үзе дә кара туфракка төренде...

Ә әнисе? Ул һәрчак үз дөреслеген яклады. Коръәндәге хакыйкатькә генә ышанды. Адәм фәрештә түгел, тормыш тоташ ялгыштан тора, диде. Эш белән яшәде. Әтисе «Агитатор блокноты»н актарганда, әнисе сандык төбеннән Коръән китабын ачып алды. Бераздан төссез, нурсыз журналын Шәрәфетдин бәдрәф ягына тотып китте. Җәүһәр изге китабын янә сандык төбенә салды...

– Бәлки, мәчеткә барырга кирәктер, – дип уйлады Фәрзәния. – Әнинең җан тынычлыгын кемнең җимерә алганы бар?

Аның күңел күгендә аҗагандай өмет нуры уйнап алды.

Ә ире? Эчә шул инде. Өйләнешкәнче ышанды, айныр дип уйлады. Матур, бәхетле гаилә тормышы өмет итте. Нигә? Ул да хатын-кыз түгелмени? Бер ул гынамыни, барысы да шулай ялгышалар... Ә аннан күнегергә тырышып карады. Күнегә алмады. Ирнең бәйрәмнәре ешайганнан-ешайды. Хезмәттәшләре дә, дуслары да елга икешәр кат тудылар – билгеләп үтмичә өйгә кайталмады. Чакырылмаган кунаклар өйгә дә килделәр. Ир чама, норма дигәнне онытты. Өйдән махмыр, косык исе китмәде. Төйнәлгән йодрыклар гел уйнап торды. Хатын аның калай күзләреннән курыкты.

Ә тегесе кадер-хөрмәт даулады.

– Син хатынмы, юкмы? – дип җикеренде. – Тап тагын бер ярты...

Ул иң соңгы бергә үткән кичне хәтерләде. Апасы, шылтыратып, килергә җыенуын әйтте. Күптән күрешкәннәре юк иде, Фәрзәния сөенеп тә куйды. Җитмәсә, ире өйдә. Аек. Иртәдән бирле эчәргә сәбәп эзләсә дә, сиздермәскә тырыша.

– Җизни кайда? – дип каршылады ул кунакны.

– Өйдә, ял итсен. Ату бәйрәмнәр күп булды.

Ир эчтән куанды. Йокы бүлмәсендәге телефоннан җизнәсенә шылтыратты.

– Тиз кил, сине генә көтеп утырабыз.

Тегесе озак көттермәде. Сәбәпнең зуры табылды: очрашу хөрмәтенә шешәләр бушый торды. Фәрзәния апасы белән тынычлап чәй дә эчә алмады. Бер-ике сүз алыштырмак булып залга кереп утырдылар.

Тик бармы соң ул тынычлык? Аш-су әзерләү бүлмәсендә ирләр шаулашты, берзаман кычкырыша ук башладылар. Нәрсәләрдер идәнгә төшеп ватылды. Йөгерешеп кухняга чыктылар. Күзләре тонган, чайкалып торган ирләр берсен-берсе күрмиләр иде.

– Әйдә киттек, адәм тәганәсе... Матур гына сөйләшеп утырсагыз булмас идеме? Чама белсәгез, кем сүз әйтер иде сезгә? Юк инде, юк, булмады бәхеткәйләрем... Нирвым бетте инде...

Ул, калтырана-калтырана, ирен җилтерәтеп алып чыгып китте.

Фәрзәния иренең, вакчылланып, үзенә бәйләнәсен белә иде. Дөресрәге, көтә иде. Ир шунда ук тонык күзләрен әйләндереп карап алды.

– Нәрсә, туганнарыңа хөрмәтең шушымы? Дура син... Дура, – дип җикеренде. Аңа әле аракы җитмәгән, ул әле аякларында басып тора иде.

– Дура син... – дип йодрыкларын төйнәде ул. Фәрзәния читкә тайпылып калды.

Шунда, рәнҗешләрдән гарык булып, ул Ходайга ялварды.

– Миннән соң үзе күк эчкече хатынга эләгеп, тәгәрәп йөргәнен күрсәм иде...

– Эчкече хатыннарны син үзеңнән начаррак дип уйлыйсың мәллә? – диде ире, телен көчкә әйләндереп.

Инде менә теләге кабул булган түгелме? Хатын фәлсәфи уйларга бирелде.

Тормыш галәмәт кызык ул: ни бирсәң – шуны аласың, дип өйрәтте әнисе. Йә, хаклымы инде ул? Иренә яшьлеген, мәхәббәтен бирде. Өч ул бүләк итте. Ашарына әзер, өс-башы караулы булды. Алмашка ни алды? Хыянәтме? Тәмсез, ямьсез сүзләрме?

(Дәвамы бар)

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (5)
Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА. Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (5)
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: