Җитмеш елның аргы ягыннан Солтан Наймушин белән Степан Масленниковка полковник Кулунчаков карап тора иде.
— Карале. Степан. — дип кабатлады Солтан. Мәетнең карашыннан ышыкланырлык бернинди калкан юк. шулай ук аңа җитәргә комачауларлык һичнинди киртә дә юк иде. Ул караш компас угыдай тайпылышсыз иде. чөнки ул үлеләр дөньясы белән тереләр дөньясы арасында ачылды. Ә ул ара, мәгълүм ки, якты дөньяга караганда киңрәк, тирәнрәк тормышны гына түгел, кеше язмышларын да сыйдыра Тәрегә сөяп куелган полковник Кулунчаковның күзе ачылган иде. Карале. Степан! —дип кычкырганчы Солтан мәет чыраеның тимгел-тимгел куе кызыл таплар белән каплануын күрде. Йә оялган, йә нәфрәтләнгән, йә ярсыган диярсең. Гүя аларның мыскыллы мөгамәләсен җор төстә, кимсетеп, хурлап сөйләшүләрен күтәрә, кабул итә алмаган. Кызыл тимгелләр җәелде, таралды, аның бөтен чыраен тутырды. Ачуы, ярсуы чамадан тыш көчле эчке тетрәүгә әйләнеп, мәетнең чыраен бугандагы кебек зәңгәрләтте, баклажан төсенә кертте. Шул чакта аның керфекләре кыймылдады, күзе ачыла башлады! Ул да түгел, ияге салынып төште Солтан үзен сәерсендергән чит, үткер карашны шушы мәлдә тойды да инде. Солтан Наймушин ул зәңгәр карашның үз җаны аша да узганын кичерде. Шул рәвешчә, мәһабәт койрыклары белән планеталарга орынып диярлек, галәм дәрвишләре — кометалар очып уза. Ул. полковникның карашын эләктереп алып, кире кайтарырга теләгәндәй, күккә карады Күк йөзе зәп-зәңгәр иде. Ничек яратылса, шул төсендә. Ә кешеләрнең ул күккә карашлары төрлечә: кем яшәү күзе белән, кем үлем күзе белән карый. Мәет минут эчендә каралып чыкты. Солтан моны вөҗдан газабы кичереп диярлек, моның нинди куркыныч, җан өшеткеч күренеш икәнен җаны белән тоеп кына түгел, аңы белән дә аңлап күзәтте.
— Нигә эчмисең, полковник, — диде Степан Масленников кабер тынлыгын чигендереп — Ә, беләм син кан эчеп туйгансың. Аның чырае нигә каралганын беләсеңме, яшьти?
Солтан иңбашын җыерды, бер кәлимә сүз катасы килмәде.
— Безнең һава килешмәде. Болар табут һавасында гына бозылмый. Юл куйсалар, мин моның ишеләр яткан һәммә табутларны тузгытып ташлар идем.
— Кабер актару егет эше түгел.
— Кемдер кара эш эшләргә тиеш.
— Нигә?
— Җир каралмасын өчен Степан мәетнең учына кыстырылган стаканны алды, селтәнеп, табутның кургаш капкачына орды Солтан зелпе куагы астыннан пырылдап кошлар күтәрелгәнне ишетте. Степан, янга чыгып, агач тәрене алга этәрде, мәет табутына йөзтүбән капланды. Күкрәгендәге тәреләре тонык кына зыңлап алды. Полковникның кара итекләре генә тырпаеп калды.
— Аудиенция тәмам,— диде Степан.
Ул мәетнең баш ягына басып, аны үз урынына тартып яткырды. Нидер уйлап торгач, кулын тыгып, тәреләрен йолкып чыгарды һәм күлмәген киеп, аларны үз түшенә такты. — Честь имею! — диде ул үкчәсен үкчәгә бәргәндәй итеп. —Булыш. Яшьти.
Табутның капкачларын яптылар. Кара-каршы басып күтәрделәр. Солтан склепка таба атламакчы иде. Степан туктатты.
— А, юк, — диде ул — Мин аны ераккарак сөрәм. Инде минем хөкемне татысын. Елгага аны, елгага! Мәңгелек сәфәргә! һәм алар, тез тиңентен кереп, табутны суга салдылар. Степан аны яланаягы белән эчкәре этеп җибәрде. Табут елга агымына буйсынып агып китте. Аңа күләгәсе иярде .Солтан ярга чыккач:
— Ә дулкын кагып чыгарса? — диде.
— Аны һәркем бу ярдан да, теге ярдан да тибеп, ары озатачак. — диде Степан.
Солтан ком алып, аны учтан учка агызды. Бу ярдан да, теге ярдан да, — дип уйлады ул.— Яшәгән дә инде кеше — ни тегендә, ни монда тукталыр урыны юк. Ни җирдә, ни күктә. Галәмдәге черная дыра кебек: бар да, юк та. Ком бөртекләре аның учыннан коелып бетте, таш араларында югалды. Су коендылар. Киенделәр, ярдагы әйберләрне көймәгә төяделәр. Степан көймә моторын кабызды. Утырышып, инеш тамагына кереп киткәндә Солтан артка борылып карады. Кара табут көймә дулкыннарында чайкала иде. Бу юлы Солтан үзләрен озатып калган карашны тоймады.
II
Масленниковларның умарталы алма бакчасы. Шуның артындагы яңа мунча янына килеп туктагач. Солтан Наймушин артка — кояш нурларында җемелдәп яткан инешкә таба борылып:
— Без тегендә нәрсәдер оныттык. — диде.
Степан моторны күтәртеп куйган, такта басмага чыгып, көймәне чылбырлап бәйләргә җыена иде. Ул көймә төбенә караш ташлап:
— Бау белән ломны онытканбыз... Төкер сәнә! Тимер-томыр беткәнме7 — диде.
— Каберне томаларга онытканбыз, Степан.
— Шулай икән шул, — диде Степан башын кашып.
— Ярый, көн бетмәгән. Өлгерербез. Хәзер черем итеп алырга кирәк.
— Нинди йокы? Бабайлар белән умарталыкка барасым бар минем. Шуңа кадәр томалап меникме әллә?
— Кем күрә соң аны? Анда эт тә йөрми. Чәчү вакыты.
— Яхшы түгел. Болай да арттырып ташлады.к Өстә тормасын. Йә төшкә керер.
— Бәйләнчек чебен белән бер икәнсең! — дип көлде Степан.— Утыр әйдә!
Руль төбенә утырып, ул көймә моторын суга төшереп кабызды. Көймә янтаеп борылды да. борынын чөеп, алга ыргылды. Инеш култыгына барып җитә алмадылар, мотор ике-өч тапкыр төчкеренде дә сүнде. Көймә су иркендә килеш акрын гына ага башлады. Ул кузгаткан дулкыннар яр буендагы кыякларга, талларга какты. Каршыдагы биек ярлы ерганак тамагыннан ялгыз челән күтәрелеп, салмак кына зур су тарафына очты.
— Килеп җиттек! — диде Степан сүгенеп.
— Ватылдыкмыни?
— Бензины беткән лә! Ишкәк тә юк. Инде менә мотор калакларын киптереп утыр.
Степан гадәтенчә ах-вах килде, кабаланды, чын-чынлап пошынды, юан ботларын чапкалады.
— Барып җитә яздык инде. — диде Солтан.
— Җитә яздык та бит, кайтасы бар ич әле! — диде Степан һәм сандыктан канистр алып селеккәләде. — Тамчысы да калмаган ичмасам!
— Алайса син авылдан бензин алып кил. ә мин тегендә бара торыйм.
— Ник авылга? Асфальт юл якынрак. Берәр шофер бирер әле. Башта, әйдә, каберне томалап киләбез.
Ян-яктан уч белән ишә-ишә ярга чыктылар. Көймәне ләмгә тартып менгерделәр, кеше-кара күзеннән яшереп, өстенә ике-өч тал чыбыгы сындырып салдылар. Зиратка түрылай суктырып киттеләр. Туфрак кипкән инде, аяк асты коры. Кыр читенә өеп куелган торф таулары арасындагы әрәмәдән өч кыр үрдәге күтәрелде дә, киң әйләнеш ясап кайткач кире кунды. Тургайлар сайрый, кайдадыр урман күгәрчене гөрелди иде. Солтан ялтырап яткан түгәрәк күл читендәге былтыргы камыш арасында бака челәне шәйләп, бераз шуңа карап торды. Кош аны әллә күрде, әллә юк — сәламләгән кебек, озын муенын салмк кына ян-якка чайкады. Киртләч яр буенча ары киттеләр. Сул якта, яктырып, елга көзесе ачылды. Степанның итеге лаштыр-лоштыр килә. Ул нидер әйтте. Солтан ишетмәде.
— Нәрсә дидең? — дип сорады ул.
— Теге хатынны әйтәм әле.
— Кайсы’?
— Кабердәгене инде! Сөякләр иясе. Полковник Кулунчаковны күмгәч кабере өстендә агу эчкән. Һавадан зират исе килә иде инде. Соры комда кабырчыклардан купкан перламутр бөртекләре җемелдәшә.
— Ник дәшмисең? — дип сорады Степан. — Килеп җиттек.
Борылышны узуга, зиһенне томалардай тамашага тап булдылар. Бая алар агызып җибәргән табут, буе белән каралып, склеп турысында ята иде! Исләре-акыллары китте: туктап, юлдашлар бер-берсенә караштылар. Шикләнгән шикелле, табутны читтән урап узгач Степан тубыктан суга кереп басты:
— Ә су ага! — дип кычкырды ул.
— Акмый нишләсен тагын?
— Аска таба ага. кирегә түгел!
Солтан, чит кеше юк микән дип. ялт-йолт тирә-юньне күзәтә иде. кычкырып көлеп җибәрде:
— Нигә ыржаясың?! — диде Степан судан чыгып.
— Агып киткәнен үз күзебез белән карап калдык ич!
— Үзе йөзеп кайткандыр. Паспорты юк. пропискасы кабердә. Кая барсын ул?
— Әһә, йөзеп. Көймәсе бар, ишкәген каян алды икән соң? — дип Степан табутны этеп карады. Ул баш ягы белән комда нык ята иде. Алар онытып калдырган бау — капкач өстендә, юеш. Степан сүс бауны кулына алды, яңа күргәндәй, әйләндергәләп карады:
— Сөйрәп китергәннәр. Кем? Әллә шул арада бурлаклар яллап өлгергәнме? — диде ул һәм табутка тибеп алды. — Яхшы чакта апартаментына олактырырга кирәк моны, яшьти. Бакча башыңа килеп туктарга күп сорамас бу үҗәт.
— Кунакка дәшәрсең. Мунча керерсез. Аркаңны чабындырыр.
Степан бауны ачу белән ташка орды.
— Кемдер сөйрәп китергән ич инде аны.
Кемнедер куып җитәргә ашкынган сыман, ул ярга ташланды, ләкин ул турыдан менә алмады, аяк астыннан ком-таш ишелеп, һәр талпынышы саен кирегә шуды. Солтан ярдәме белән өскә мәнгәч ул аңа кулын сузды, үрмәләргә булышты, һичкем юк иде. Чиркәү янын урадылар, үр кашына күтәрелделәр. Солтан хәтта агач ябалдашларына да күз атты.
— Шайтан эше бу! —диде Степан.
Чиркәү эчен карап чыккач, авыш нарат янына әйләнеп кайттылар. Степан үзен курку биләгәнен тойды. Ә Солтан ояла иде.
— Дөрестән дә. безне кемдер күзәтеп торган булса? — дип сорады Солтан. Ә күзәтеп тормаса. оят булмас идеме? —дип уйлады ул.
— Мин үз-үземне күзәтмәдеммени? Үземнән дә яхшырак итеп, мине кем күзәтсен? Ул йөрәгенең сулкылдап тибә башлаганын тойды. Иреннәре кипте. Су читенә йөгереп килеп, ул хайваннар шикелле аяк-кулына таянды да болганчык су эчте. Кояшта каралып яткан табут аны куркыта һәм жирәндерә иде инде. Табутны склепка кертеп томаламыйча, ул моннан беркая да китә алмаганын аңлады. Табут аның үткәнен һәм киләчәген агулаячак, баш очындагы кояшны гына түгел, бәлки төнге йолдызларны да күләгәләп торачак иде. Баскан җирен баткаклык итәр, ә сулыйсы һаваны боз хәленә китерер. Ул шушыннан башка һәр нәрсәне онытты, хәрәкәтсез калды, карашы анда-монда төште, тик берни күрмәде, бер тавыш та ишетмәде. Дөнья кечерәйде, табут зурайганнан-зурайды шикелле. Вакыт туктады. Кинәт ул бүген бер тапкыр да сәгатькә карамаганын исенә төшерде. Кул сәгатен ике кат такты бит инде, иртән киенгәндә һәм бая су коенгач. Ә вакытның кирәге чыкмаган, димәк. Яшәмәгән кебек. Яшәмәгәннәргә вакыт нигә кирәк? Яшәмәгәннәргә? — дип уйлады Солтан Наймушин, бу уен чит кешедән ишеткән сыман. — Мин бүген яшәмиммени? Күрәм бит: су ага, нарат авыш, учак сүнгән, табут кара. Ул сәгатенә карарга тагын онытты. Аңа кинәт бу табут эчендә үзе томаланып яткандыр һәм мең елдан соң яңа гына якты дөньяга чыгып баскандыр кебек тоелды. Бабасы Кадрәкне, дәү бабасы Чанышны чакырып кычкырасы килде. Алар, бәлки, умарталыкка килеп җиткәннәрдер инде, оныкларын көтәләрдер. “Әни!”—дип кычкырудан да мәгънә юк. Атасы тагын да ераграк — әйләнеп кайтмый торган җирдә. Камәрия дә килмәде. Әле дә ярый килмәде. Ул куркыр иде һәм минем бу хурлыкта калуымны кичерә алмас иде. Миңа аның тагын бер тапкыр кичерүе һич тә кирәк түгел инде! Кабергә тагын бер тапкыр керүе аннан табутны алып чыгуга караганда күпкә авыррак булды. Әйтерсең лә монда алар түгел, бәлки бүтән, аларга бөтенләй билгесез кешеләр, ә алар читтән күзәтүчеләр генә. Ул гынамы соң: Солтанга үзенең шул читтән күзәтүләрен дә кемдер карап тора кебек тоелды.
— Йолкып ат әле шул «тавык тәпиләрен»! —дип кычкырды ул Степанга.
Тимер тәреләрнең ара-тирә зыңлап алулары Солтанның ачуын китерде.
— Торсыннар.— диде Степан тыныч кына.— Ашарга сорамыйлар ич.
Табутны, кабердән чыгаргандагы шикелле үк, бау белән урап, аяк башыннан тишеккә күтәрделәр, элекке урынына урнаштырдылар. Тирләп беттеләр, сулулары капты. Аларны башлары турысыннан склеп гөмбәзе баса, ә җаннарына кургашыңдай авыр тынлык иңә иде. Монда кабер эчендә бер генә тере җан калган кебек. Алла анасының бөек Казан исеме белән өретелгән иконасындагы сурәте. Солтан маңгаендагы салкын тирне сөрткәндә беләге астыннан аның карашы белән очрашты.
— Йә,— диде Степан.— утырышыйк.
— Монда калырга җыенмыйсыңдыр ич? Тизрәк таярга кирәк!
— Юлга чыгар алдыннан диюем. Ә юл озын. Безнең яшисебез бар әле.
Степан табутка утырды.
— Бигайбә, полковник,— диде ул учы белән капкачка шапылдаткалап, үпкәләп калма. Без синдә кунакта булдык, син — бездә. Күрдең дөньяда без бар. Без монда, җир астында да бар. Шулай булгач, тынычланып ятам димә, агайне.
Ул басты. Кирпеч ватыгы алып, тишеккә каршы яктагы стенага тырнап яза башлады. «Здесь были Степан и Султан»,— дип укыды Солтан.
— Көнен куйыйммы? — дип сорады Степан.
— Монда көн дә, вакыт та юк. Монда мәңгелек кенә бар.
— Ярый, алайса болай.
Икенче сүз итеп Степан яңа сүзләр тырнады: «XX век от Р X.»
— Эрхасы ни?
— От рождества Христова.. — дигәч, Степан, хушлашкан шикелле, карашы белән кабер эчен айкап чыкты. — Вакыт. Бер нәрсә дә онытмыйбызмы?
— Лом.
— Әйе. полковникка калдырырга ярамас. Казып чыкмасын тагын, — дип көлде Степан һәм ломны тышка ыргытты.
— Бетте бугай.— диде Солтан.
— Ә үзебез? Үзебезне онытып калдырмыйк тагын! Башта әкрен генә, тора-бара бер-берсенең иңбашларына суккалап, этешә-төртешә, тыела алмыйча көләргә тотындылар. — Үзебезне онытып! Кабердә! Ну, уйлап та чыгарасың, корт чак-кыры! Аларның көлешүе кабергә генә сыймады, су ташкыны шикелле, тышка бәреп чыкты. Кояш яктырткан авызын ачып, склеп, ә аның белән бергә ташландык зират үзе сөяк-санаклары белән шаркылдап көләдер сыман иде. Көлү тавышын басарга, зиратны тынычландырырга теләгәндәй, узып баручы «Метеор» кузгаткан озын, киң дулкыннар ярга кагарга кереште. Көлү тавышы зур ташны тотып торган ком бөртекләренең кайсысындыр урыныннан кузгатты һәм ул, үз артыннан башка ком бөртекләрен дә ияртеп, түбәнгә шуа башлады. Комбайн бункерыннан аккан ашлык кебек, тыгыз, йөгерек агым хасил булды Таш асты бушаганнан-бушады Ул. таянычын югалтып, урыныннан купты, янтая, мәтәлә башлады, өстән үткән агач тамырын үз авырлыгы белән шартлатып өзде. Наратның кәүсәсе тартылып, ыңгырашып куйды.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik. Com