VIII
Кабер эченә юл, ниһаять, ачылып бетте. Чокылган тишеккә сыгылмалы гәүдәле Солтан гына түгел, авыр сөякле һәм итләч тәнле Степан да сыярлык. Кем беренче булып керергә тиеш – бу сорау алдында алар икесе дә тигез иде әле. Алдан кергәне икенчесен дә ияртәчәк. Алар акыл һәм акылсызлык, ярамаган эш һәм яманлыкны сайлап алу каршында калдылар. Тып-тын. Аркалары кояш җылысын сизмәс булды. Тишектән үзләре сайлап алган чарасызлык салкынлыгы бәреп тора. Хәзергә аларны саклык кирәклеге, шикләнү тотып торды. Бу тойгылары әкренләп сизгерлеген югалтты, аларны битарафлык һәм гамьсезлек җиңде.
Ком һәм ташларны кыштырдатып, дәшмичә генә Степан кузгалды. Солтан, зур гаеп сизеп, хәтта җирәнеп, курку һәм борчылу белән кызыл кирпеч тузанына баткан, тирләгән дустының аяк табаннарын ялтыратып тишек караңгылыгына кереп киткәнен карап калды. Эчтән аның:
– Монда полковничек, монда! – дигән тавышы ишетелде.
Солтанның йөрәге кага башлады, тамагын сусау көйдерде. Әмма, кешеләрнең үлгәннәр дөньясына кагылмаска кушкан мәңгелек тыюын читкә тибәреп һәм санга сукмыйча:
– Китсәнә! – дип җавап бирде.
– Әйе! Караңгыда күрмәгәнбез – монда табут та бар икән!
Солтан алга атлады да башын киртләчле тишеккә тыкты, йөзен кар сарган бәке суына тидердемени! Беренче тапкыр монда карап та, икенче тапкыр карамаска тиеш булган нәрсәләр артка чикте, ул Степанның күз карашы белән очрашты. Әнә башын ия төшеп, иңе белән башка дөньяны терәтеп баскан. Солтанга ул сәер, биредәге барлык үлеләрдән дә үлерәктер сыман тоелды. Әйтерсең лә Степан яңа гына каршысында яткан кара табуттан чыккан да, табут капкачы аның артыннан шапылдап ябылган…
– Нәкъ әби сөйләгәнчә! – диде Степан. – Шул табут бу, шул… Ә монда берәү кергән инде. Башымны кисәргә бирәм – кергән.
– Каян беләсең? «Мин монда булдым» дип язып калдырганмы әллә?
– Ә бу чибәркәй үзе кереп ятмаган ич инде! – диде Степан, таш идәндәге баш сөягенә ияген кагып. – Аны полковниктан соң иңдергәннәр. Бер вакытта күмсәләр, монысының да табуты булыр иде… – Шунда ул, тавышын көчәйтеп: – Господин полковник! Сержант Степан Масленников без вашего вызова прибыл! По твоей душе соскучился, с-ка… Тор! Каршы ал! – дип кычкырды.
Солтанның хәтерендә китапка язылган сүзләр кыймылдашты да, мәгънәсенә карап, үз урыннарына тезелештеләр: «Мин Сингапур сазлыкларында маляриядән үлеп калдым…», «Ул, чыннан да, теге дөньяда булган, ләкин ялгызлыкны күтәрә алмыйча, кире әйләнеп кайткан иде. Ул полковник Хосе Аркадио Буэндио янына әйләнеп кайтты, чөнки Мелькиадесның җаны тере кешеләрне сагынган иде…»
«Ә Степанның җаны үлеләрне сагынган, күрәсең…» –дип уйлады егет.
Ул чигенде, күзен йомып, кояшка карады. Күзеннән кабер караңгылыгын кысып чыгарасы килде кебек. Аермачык итеп, үзенең кабергә мүкәләп кереп киткәнен күз алдына китерде. Шундук артыннан кемдер тишекне томалый да башлады сыман. Кирпечләре яңа, измәсе иң нык цементтан. Соңгы кирпеч кояшны каплар алдыннан, аңа гүя бер шешә сөт белән бер телем ипи сузарга өлгерделәр. Менә стенага соңгы таш салынды. Ә каберне караңгылык басмады: аны, неон лампасы кебек, сөтле шешә яктыртып тора сыман. Ул салкын шешәне җылы күкрәгенә кысты. Салкын стаканга кайнар су салгандагы шикелле, шешә чатнап китте, һәм Солтанның тәне буенча суык сөт акты. Тик сөт нигәдер кан төсендә – кып-кызыл иде.
– Мыштырдама инде, кер, – дип кычкырды Степан, тик үзе тышка сузылды һәм: – Ә, юк, керми тор, – дип, тишектән җиргә төште.
– Котың ботыңа җиттеме? Шулай, йөрмә тере килеш каберләрдә. Өлгерерсең әле.
– Шүрләп чыкмадым мин. Чукынып китим, ул табут пианино кадәр бар. Вәгъдә – иман. Полковникка барыбер егерменче гасырның соңгы чиреген күрсәтми калмыйм.
Степан шулай сөйли-сөйли тишекне зурайтты. Бер-бер артлы эчкә керделәр. Бер мәлгә караңгылыктан сукырайган Солтан төрбәнең кирпеч белән түшәлгән идәненә аяк басты. Кызыксынып, тиз-тиз каранды, һич тә алай кабердә кебек түгел болай. Тишек турысындагы кирпеч ватыкларын исәпкә алмаганда, монда чиста. Ниндидер гадәти подвалга кергән ише генә. Солтанның гүргә мәет иңдергәне бар: анда, баш өсте ачык торса да, күпкә шомлырак була иде.
Уртада басып торырлык. Гөмбәзгә баш тимәс өчен, бераз иелергә генә кирәк. Эңгер-меңгердә түшәм белән стеналар ачык күренми, тишектән бәреп торган яктылык комачаулый. Әкренләп күз ияләште. Идәндәге кием-салым калдыклары астында беленеп яткан сөякләр аша атлап, табут янына бастылар. Ул, дөрестән дә, кара пианиноны хәтерләтә, өстенә юка тузан эшләпәсе кунган, уртасы буйдан-буйга күп урыннан череп, асылынып төшкән кара хәтфә белән каймаланган, капкачына бакыр тәре беркетелгән, почмаклары саен җиз бизәкләр. Табут зиннәтле, хәтта матур һәм игътибарны җәлеп итәрлек.
Солтан үзләрен читтән күзәткәндәй булды. Суйган да каплаган Мөнкир белән Нәкир. Бил тиңентен шәрәләр, тазалар, гайрәтлеләр. Аркаларында фәрештә канатлары гына юк.
Әмма ният һәм шөгыльләренең башыннан ук яхшылык кылу хисе аларга хыянәт итте. Полковникның үткәне аларга әшәкелеге, явызлыгы ягыннан гына билгеле. Алар хәзер тереләр һәм үлеләр дөньясы очрашуы, тыелган чикне атлап чыгып, үзләрен зур гөнаһка – бар кешелек кануннарында вәхшилек дип аталган, ә гади генә итеп әйткәндә, явызлыкка дучар итүләрен уйламадылар…
Табутны баш-баштан күтәреп карадылар. Ул авыр иде. Аңламыйча, бер-берсенә караштылар. Черегән сөякләр һәм кипкән табут болай авыр булырга тиеш түгел бит! Әле генә төшереп куйганнармыни! Таш тутырмаганнардыр лабаса?
Гаҗәп: икесе дә бертөсле уйлаганнар икән. Сүз куешкандай, яктылык төшкән яктан капкачы белән яткычы арасын тикшерделәр. Алар какканнан соң кузгатылмаган, тыгыз беркетелгән иде.
– С Богом! – диде Степан һәм табутны, баш ягыннан күтәреп, тишеккә каршы бора башлады.
Солтан аяк башына тотынды. Борылырга ара җитәме-юкмы икәнен уйламаганнар иде. Табутның аяк башын почмакка этеп терәгәч, баш ягын күтәрә төшкәч кенә тишеккә туры китерделәр.
– Син чык, – диде Степан, – ә мин күтәрермен. Син кабул итәрсең, мин арттан этәрмен.
Тишеккә иелгәч, Солтан озак авырудан соң һавага чыккан һәм үзенең көчсезлегеннән шәүлә булып күренүеннән оялган кеше шикелле әллә нишләп китте. Кеше авырып ятамы, үләме – дөнья бөтен, тулы кала, үзгәрми. Шуның шикелле, Солтан үзенең анда – тышкы дөньяда – бөтенләй хаҗәт булмавы ихтималын уйлап алды. Куркып, ул үзе басып торган кабер дөньясының һәм тышкы дөньяның бер генә мизгелгә аерып булмастай рәвештә кушылуларын, шәүлә генә төсле булып күренүләрен аңлады. Димәк, ул үзе дә – шәүлә генә. Бу минутта аның хакында уйлаган кеше алдында да ул шәүлә генә булып чагыла түгелме соң? Ул яшәде, яши, ләкин бу шул ук вакытта, бәлки, кемнеңдер төшенә керүгә генә тиңдер?
Якты ярда кара күмер белән каймаланган учак сүнәр-сүнмәс калтырана; таш өстендә ике стакан, бер учма яшел суган кыягы, көрән ипи; бөтен буе белән җирне кочаклап, агач тәре ята; ара-тирә челтәр савыттагы балыклар кузгалышып куя… Елганың акканы сизелми диярлек. Фәкать ялгыз сары күбәләк кунган бер ботакның хәрәкәте генә суның акканын белгертә.
Солтан: «Минем тишектән карап торуым тыштан ничек күренә икән?» – дип уйлады. Гүя ахырзаманга җиткән дә, әллә кайчан үлгән вакытыннан уянып, кабереннән кубып чыгышы!
Ул тышка чыкты. Табут очын көч-хәл белән тишеккә күтәрделәр. Баш ягын төшерергә бау кирәк булды, ул аны көймәдән алып килеп эчкә сузды.
– Төшердек! – дип боерды Степан.
– Кушсалар, һич маташмас идек, ә? – диде Солтан һәм, тезләре калтыравын басар өчен, табутка утырды.
Кара табут үзе дә, кабер караңгылыгыннан арынып һәм вакыт авырлыгыннан алҗып, хәл ала кебек иде. Ул, чыннан да, кешеләрне куркыта торган мәетләр дөньясының кара бер кисәге иде.
– Юынасы иде, – диде Солтан һәм таркау гына кыяфәттә елгага таба атлады.
Степан да юынды.
Эндәшмәделәр.
Аннары, читкә өргәләп һәм ухылдап, әзрәк аракы эчтеләр, кабымлык каптылар, тәмәке тартып алдылар.
Шуннан соң Степан, сак кыланырга тырышып, табутның капкачын каерды. Аны ниндидер куркыныч нәрсә янавы ихтималыннан шикләнгән һәм, кирәк калса, качып өлгерергә әзерләнгән шикелле, икәүләп ачтылар. Икесе дә бер-берсенең карашлары белән очрашырга теләмәү, табут эчендә ачылачак өшеткеч күренешне карарга чиркану хисе кичерделәр.
Ә кара капкач астында тагын бер тонык капкач күренде. Анысы калай. Уртасы сыгылган, йөзендә батынкы эзләр бар. Ул кара кургаш булып чыкты.
– У-у, мамонт калдыгы! – диде Степан тамак төбе белән. – Төренгән дә соң! Дүрт кат броня астына качкан – җир, кирпеч төрбә, агач табут һәм кургаш астына!
Ул кургаш капкачны буйдан-буйга балта белән кайтарып чыкты.
– Леопольд, выходи! Выходи, подлый трус! – диде ул, кургаш капкачка суккалап.
Ялган көр тавыш белән Солтан кыланып җавап бирде:
– Ребята, давайте жить дружно…
Степан кургаш капкачны ачып җибәрде. Икесе дә телсез-өнсез карап каттылар. Кызыл җәймәдә хәрби кием кидертелгән мәет ята иде. Кичә генә табутка салынган һәм күмелгән диярсең! Гүя хатынымы, адъютантымы кофе хәстәрләгән арада, бер генә минутка диванга ятып торган җиреннән, үзе дә сизмичә, тирән йокыга чумган, ләкин телефон зуммеры чыңлауга ук сикереп торырдай уяу калган!
Аны ялгыш уятудан курыккан шикелле, Солтан артка чигенде. Әйтерсең лә ул аның янына искәрмәстән килеп кергән дә, йоклаганын күреп, өстәвенә керфекләренең чак кына кагуын шәйләп, вакытсыз борчуына уңайсызланган. Степан кургаш капкач белән мәшгуль иде әле. Ул иелгән җиреннән башын янтайтып Солтанга, аның агарып калган йөзенә, аннары табутка карады, шаккатып, ямьсез сүгенеп куйды.
Икесе дә тораташтай аңсыз, җансыз кебек иде.
Мәет тере шикелле иде! Ниндидер кодрәт белән торып утырыр сыман. Аның борын очына ак күбәләк килеп кунды. Мәет кытыклауга түзмәс, тирән сулыш алып һәм борын яфракларын киереп төчкерер дә уңайсызланып елмаер, авыз-борынын угалап, «Прошу прощения, господа!» дияр.
Аптыраудан, сәерсенүдән айнып җитмәгән Степан әлеге күбәләкне куды:
– Көш, көш! – диде ул коры тавыш белән. Тегенең тыныч йокысын сакларга куелганмыни.
Суга төшкән тимер акчаның төпкә тонуы кебек, күбәләк кыек-мыек очып китте.
Мәет, рухның үлем алдындагы өстенлеген тәкәббер һәм мыскыллы рәвештә раслаган сыман, үзенең үлгәннән соң да тере калганлыгын белеп ята иде шикелле. Балавыздай саргылт чыраена коңгырт таплар чыккан, чәче кап-кара, маңгае киң, нык ияге аның кайчандыр көчле ихтыярлы булганын белгертә. Тузан бөртеге дә кунмаган яшькелт кителе, көмеш погоннары, аеруча күкрәгендәге дүрт Георгий тәресе мәеткә карата хөрмәт, олылау, аяу таләп итә иде кебек. Бу таләп аннан кычкырып тормаса да, полковник белән егетләр арасында ниндидер дәрәҗәгә буйсыну кирәклеге сорала сыман. Буйсынасыңмы-юкмы, бу мәетнең ымына, ишарәсенә, сүзенә бәйле кебек иде!
Чынлык хисеннән мәхрүм калып һәм үз куркуларыннан оялып, дуслар ачык табут алдында тәмам югалып басып тордылар. Алар үзләренең җиңеп булмастай курку тамашачылары һәм үзләре үк китереп чыгарган тамашаның катнашучылары икәнлекләрен тойдылар. Фикер йөртүләренә караганда, җитезрәк булган хәтер тойгысы белән алар үлем һәм теге дөньядан әйләнеп кайту ихтималына ышана калдылар. Күрәсең, кешене әйләнеп торган су чоңгылы шикелле суырып алучы ниндидер бер үзәк бар, һәм анда үткәннәрдә ни булганның, киләчәктә ни буласының һәммәсе аермачык күренеп торадыр.
Шул ук вакытта үлеләр дөньясының мәңгелек икәнлеген Солтан белән Степан гына тойдымы соң? Нәкъ шушы мизгелдә полковник тереләр дөньясының фанилыгын тоеп кына түгел, бәлки белеп үк ятадыр? Кояш җылысы белән эретелгән һаваны, сүнеп яткан учак, кошлар сайравы, аяк астындагы ком-ташлар, елганың болганчык суы, чәчәкләр исен бер үк дәрәҗәдә тереләр генә түгел, бәлки үлеләр дә тоядыр? Гәрчә полковник Кулунчаковның гәүдәсе чынбарлыкны тормыш мәгънәсен аңлатучы төшенчәләр ярдәмендә кабул итә алмаса да, Солтан белән Степан аның хакында үзләренә хас булган бөтен хис-кичерешләре ярдәмендә уйладылар бит. Шулай булгач, аның рухы моны сизеп тормыймы һәм яшәвен дәвам иткән кебек түгелме икән?
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik. Com