* * *
Җәүһәр тагын кызы белән тәмсезләште:
– Ир хатыны, өч бала анасы бит син, ничекләр шулкадәр мисез була алдың? – дип сүкте, үзе ашыга-ашыга зәңгәр бизәкле сандыгын актарды, аннан саргаеп беткән гәзит белән тышлап, урта бер җиреннән кереш белән будырган төргәк тартып чыгарды.
– Үлемтеккә дип җыйган идем, – диде аны кызына сузып. – Менә бүген күченеп китсәм, ничек башкарып чыгарсыз? Синең бит балаларыңны туйдырырга да хәлеңнән килми. Аларга дип сорасаң жәлләмәс тә идем әле... Ә син урамга чыгарып сибәргә сорыйсың...
– Бурычларымны ничек кайтарыйм соң, әнкәй?
– Ни дип җыйдың син аны?
– Җыйдым инде...
Кызы йөзендәге битарафлыктан Җәүһәр шомланып, куырылып куйды.
– Ничек шулкадәр тыныч була аласың? – дип сорады.
– Миңа барыбер, – диде кызы. – Акча бирсәң дә, бирмәсәң дә, исем китми...
– Бурычыңны кем түләр?
– Беркем дә...
– Ни сөйлисең син ? Милице чакыртырлар, төрмәгә тыгып куярлар үзеңне... Өч балаңны ятим итәсең киләме?
Карчык урынында орчыктай бөтерелде, утлы табага баскандай сикереп-сикереп алгалады... Аннан:
– Бар, кайт өеңә, күз көеге булып каршымда торма! – диде.
Кызы чыгып киткәч тә, бик озак уйланып ятты. Ә кызы акылсыз идеме соң аның? Юк, акылсыз да, аңсыз да түгел иде. Гел бишкә укыды. Аңа бишлене бригадир кызы булган өчен генә куймадылар: үзе тырыш, үҗәт булды. Ә хәзер? Кем кайсы якка тартса, шунда аварга тора. Кайчан шундыйга әйләнде ул? Бәлки, теге каһәрле көннән соңдыр? Телен тик тотмаганына мең үкенде бит инде Җәүһәр. Яклый алмаганына да үкенде...
Ул көнне иртә таңнан яңгыр сибәләде. Көтүчеләр сарыкларны куып көтүлеккә барып кына җиткәннәр иде, гүя чиләк кырыеннан актара башлады. Сарыклар барысы бергә үрелеп, башларын салындырып шактый басып тордылар, аннары юеш йоннары тотам-тотам укмашып ян-якка аерылып, өй түбәсендәге боз сөңгеләргә охшап калгач, тәннәре кычытуга түзәлмичә, алны-артны белми чабыштылар. Көтүчеләргә көтүне кире куып алып кайтырга туры килде. Сарыклар капкадан керүгә яңгыр да туктады. Ялтырап кояш чыкты. Бар дөньяга кызыл якуттай нурларын таратты. Җир өстеннән яңа сауган сөттәй җылы пар күтәрелде. Бераздан чокыр-чакырлардагы сулар да кипте. Яңадан атлылар артыннан тузан болыты купты.
– Терлек ач бүген, – диде ике йорт аша гына торучы Рәйсә. Ул резин кәлүшләрен, кара халатын киеп алгач күршеләренә дәште: – Фермага кузы яфрагы кайткан... Каеннарның яшь сугандай үтә яшелләрен кискәннәр. Өрәңгесе дә, юкәсе дә бар.
Күршеләр, сүз куертып тормый гына, җыелышып, барысы бергә кузгалып киттеләр. Җәүһәр үзенә мондый эшкә рөхсәт юклыгын белә иде.
– Син кайда? – дип эндәште ул кызына.
– Ни булган?
– Сарыклар ач, кызым... Бүген эшкә дә чыкмадым, ичмаса. Бар, күрше апаларыңны куып җит...
Фәрзәния аны шунда ук аңлады. Чөнки йорттагы тавышка колаклар тонарлык. Бөтен авылны дер селкеткән сарыкларны кузы яфрагы гына буйсындыра алачак иде... Кыз күршеләренең хәлен дә чамалый, чөнки күпме генә тир түксәләр дә, колхоз яхшылыкка яхшылык белән түләми. Печән дә, салам да бирми. Шулай ул аларны сорамый алырга мәҗбүр итә. Тик колхоз рәисе дә, әтисе дә моны урлашуга саный. Шуңа күршеләре, кылтыр-кылтыр килеп, калтырана-калтырана күпме сәламәтлекләрен бетерәләр. «Өстәгеләр» каршында дәресен белмәгән беренче класс баласыдай башларын иеп басып та торгалыйлар...
Кыз, барып җиткәнче, җете яктылыкка сокланудан тукталып калды: ферма йортындагы каен, юкә, өрәңге куаклары хасил иткән өемнәр ерактан яшел таулар тезмәсенә охшап торалар иде.
Хатыннар тиз-тиз эшкә ябышты: кемдер яфракларны капчыкка тутырды, кемдер халатын җәеп салып шуңа төрде. Фәрзәния кыска күлмәгенең итәкләрен сыпырып куйды. Аннан өем янына килеп куе яфраклы каен куагын сөйрәп алды һәм юлга табан тартып китте. Куак сөйрәп кайтучылардан ул үзе генә түгел иде. Артына борылып карагач, елмаеп куйды: йөклелекнең соңгы көннәренә якынлашкан күрше килене Миңсорур, алга авышкан көе Репинның «Бурлаклар» картинасын искә төшереп, кызу-кызу атлап үзен куып җитеп килә иде. Тыштан елмайса да, кыз авырлы күршесен эчтән чиксез жәлләде. Көче җитсә, әлбәттә, тартышып та кайтыр иде. Капка төбендә Миңсорурны усал каенанасы каршылады, капка ачып кертте. Фәрзәниягә дә өч кенә йорт үтәсе калды. Шул мәлдә ул, бәрән, сарык тавышларына кушылып, мотоцикл тыркылдаганны ишетте. Каршы яктан – урамның теге очыннан – әтисе кайтып килә иде.
Кыз бу хәлнең бик үк яхшы тәмамланмаячагын сизенде.
– Капкадан да кереп өлгерә алмадым, ичмаса, – дип, ашыга төшмәгәне өчен үзен битәрләде.
Әтисе арбалы мотоциклын аның янына ук китереп туктатты. Йөзе давылга калган утраудай караңгыланды, юан муен тамыры бүртеп чыкты.
– А, ну-ка, борыл!
– Сарыклар ач, үлә... – диде кыз, аска карап.
Әтисе ишетергә дә теләмәде.
– Сиңа әйттеләрме? Кайдан алдың – шунда илтеп куясың, диделәрме?..
Фәрзәниянең гарьләнүдән башы әйләнде, косасы килде...
– Аны монда ялгыш китереп бушатканнар. Колхоз маллары ерактагы җәйләүдә... – дип сөйләнде кыз.
– Кемгә әйтәм? Борыл, дим!
Фәрзәния, тирләгән учларын күлмәк итәгенә сөртеп алды да, бөдрә каенны ыңгыраштырып кирегә табан сөйрәп китте. «Бу челләдә берничә көннән яфраклары коелып төшәчәк... Кипкәннәрен җил очыр-тып куып йөрер... Өсләренә яңгыр явып узар, аннан барысы бергә череп бетәрләр... И әти, әти... Сиңа моны аңлатып буламыни... Коммунист ич син...» Эчтән генә ул аңа шул сүзләрне әйтте. Ә әтисе мотоциклын тырылдатып, төтен һәм тузан кубарып, һава бозып артыннан барды. Кыз бөдрә каенны баягы өеме янына китереп җиткергәндә, төтен һәм тавыш тагын да көчәйде. Шунда әтисе дә күздән югалды. Бераздан тузан да, ис тә таралып бетте, тик кыз күңелендәге рәнҗү-үпкә генә таралмады: ул төтеннән күпкә ачырак иде...
Фәрзәния яфрак сутына буялган, оеган, кызарып беткән кулларын ышкыштыра-ышкыштыра өй ягына атлады. Капкадан эчкә үткәч тә, өйгә узасы килмәде: көзгәчә бушап калган келәткә кереп бикләнде. Җиңелүенә дә, әнисенең якларга чыкмавына да, әтисенең коммунист булуына да рәнҗеп, җилкә башларын сикертә-сикертә яшь сыкты.
Ә йорттагы сарыклар, яшь бәрәннәр әйтерсең лә хорга тезелгәннәр: берсенең тавышын икенчесе эләктереп китә торды.
– Б-ә-ә-ә-ә.
– М-ә-ә-ә-ә.
Кыз тирә-күрше йортларга колак салды: анда тынычлык тантана итә иде.
Бераздан кемдер ишек келәсен күтәрде, әнисенә яхшы хәбәр җиткерде:
– Миңсорур апаның улы туган. Әсхапҗамал карчык анда әле... Кыз авылның барча балаларын, шул исәптән үзен дә якты дөньяга Әсхапҗамал карчык кабул иткәнен белә иде... Таң ату, яңа көн туу кебек гадәти, әмма матур хәбәр иде бу. Шушы сөенечтән Фәрзәния бөтенесен онытты. Кыз күрше киленен аеруча үз итә, тегесе дә ире белән каенанасы берәр яры сәфәргә кузгалсалар, Фәрзәнияне кунарга чакырырга кереп җитә иде. Ул аңардан күпме сер белде...
Кыз өйгә керде. Дәшми генә алгы якка юнәлде. Шунда әтисе белән әнисенең юктан гына эләгешеп китүләрен ишетте.
– Син үз балаңны да кызганмыйсың бит, – диде әнисе.
– Чесный булырга кирәк, – диде әтисе.
– Кешеләрнең ни өчен колхозга хезмәт иткәннәрен белмисеңмени син? Бер капчык печән, арба төбенә салып кайткан бер таз силос өчен! Син шуны аңламыйсыңмы? Менә бүген эшкә чыкмадым, ял алдым, имеш... Сарыкларыңның тавышын ишетмисеңме?..
Ир бу хакта чынлап та белми иде булса кирәк. Җәүһәриянең һәр җөмләсе аның күз нурларын төссезләндерде. Алар дулкыннар ярга чыгарып аткан диңгез ташларыдай тоныкландылар. Ахырдан ир:
– Җитте сиңа! – дип, йодрыгы белән өстәлгә сукты да өйдән чыгып китте.
Кыз бу сөйләшүдән әтисенең беркайчан да үкенмәячәген, үз дөреслегенә ихлас ышануын аңлады.
Ә еллар үткәч, коммунизмның төзелгәннән ишелгәне күбрәк булуы беленгәч, кызы югалып калды түгелме? Әллә, яше кырыкка якынлашканда, үз дөреслегенә ышаныр өчен яңа үрнәк эзләп киттеме?
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo