* * *
Җәүһәр бу хикәятне яттан белә иде. Инде тагын китабының шушы битен ачып куйды. Күз йөгертеп кенә яңадан бер кат укып чыкты.
«Беркөнне Сөләйман галәйһиссәләм Ябалактан: «Әй байгыш, ни өчен харап булган җирләрдә торасың?» – дип сорады. Ябалак: «Ахырдан бар нәрсәләр дә харап булучан, үземә гыйбрәт булсын өчен торамын», – дип җавап бирде.
Сөләйман г-м: «Әй байгыш, ни өчен бодай ашамыйсың?» – диде. Ябалак: «Адәм г-м бодай ашап җәннәттән чыкты, мин дә хурлыкка төшәрмен дип куркам», – диде.
Сөләйман г-м: «Әй байгыш, суны ни өчен эчмисең?» – диде. Ябалак: «Нух г-мнең кавеме су белән һәлак булды», – диде.
Сөләйман г-м әйтте: «Әй байгыш, төннәрен нинди тәсбихлар әйтәсең?» Ябалак: «Барча туганнар үлде, тумаган да кебек булды», – диде.
Сөләйман г-м: «Ни өчен кешене күрсәң башыңны калтыратасың?» – дип сорады.
Ябалак: «Юл ерак, азык әзерләгез, дип әйтүем», – диде.
Сөләйман г-м: «Адәмнәр сине тотсалар, ни өчен күзеңне йомасың?» – диде.
Ябалак: «Кыямәт көнендә күрсәм, танымас һәм дәгъвачы булмас өчен», – диде.
Сөләйман г-м: «Күркәм эш кыласың, әй байгыш», – диде...
– Акыллы әйткән, – диде Җәүһәр карчык һәм «Кыйсасел-әнбия» китабын ипләп кенә ябып куйды. Аны ап-ак яулыкка төреп сандык төбенә салды.
Ә күңел сандыгы төбендә янә шушы хикәят торып калды. Кояш баеп бара икән инде. Тәрәзәләрдә янгын телләре сыман шәфәкъ шәүләсе уйный. Өй эчендәге сыек яктылык торган саен сүрәнләнә. Чөнки кояш янә күз угы җитмәс биеклектән, йомры йомгакка әверелеп, өй артындагы елгага тәгәрәп төште. Көн дә шулай тәгәрәп төшеп ул җир өстен һәммә байлыгы – барча җан ияләре белән айга тапшыра. Йон йомгагы кебек Карлы суына йомшак кына чумуы була – елга өсте алсу-көрән нурлар белән каплана. Аннан ул нурлар да сүнә. Бар дөньяга сыек караңгылык җәелә. Җәүһәр тәрәзәгә килә:
– Сөбханалла, ничек сизми калдым соң әле? Тагын көн үткән ләбаса. – Һәм гомеренең бар авырлыгын һәм дә бар рәхәтен күтәреп йөрткән какча гәүдәсен көчкә сөйрәп чоланга чыга. Карты яшь чакта көтүгә сыер куалар өчен генә матурлап, сырлап-сырлап ясап биргән шомырт таягын эзләп ала. Таяксыз йөри алмый инде хәзер: тыны каба, сулуы кысыла...
Ә менә юлга чыкмый калалмый, чөнки бүген барырга кирәк. Башына кәттәҗи өстеннән ак яулыгын ябып, шундый ук бәрхет камзулын киеп куя да, таягына таянып, башта капка төбендә утыра, аннан, озаклап, машина узган саен һәр бөртек тузан хәрәкәтләнгән асфальт юлга карап тора. Ә ул чакта асфальтның эзе дә юк иде.
Шул юллар аны бу йортка яшь килен итеп төшерде. Һәм алар аңа гомере буена мәрхәмәтле булдылар: кая теләсә – шунда, кайчан теләсә – шул чакта илтеп куйдылар. Кышын каз мамыгыдай ак кар белән капландылар, язын нарат сагызыдай ябышкак сазга чумдырдылар. Аңа карап берәү дә яңа юл салмады, барысы да шуннан йөрде. Ул чакта моннан дырык-дырык итеп арбалы атлар уза иде. Эш атлары иде алар. Күршеләре Хәмидәтти дә, Халисәтти дә фермага азык ташыйлар иде. Җәүһәрнең килен булып төшкән елы иде ул. Эссе җәй иде. Ничектер вакыт табып капка төбенә чыкты. Кабыргалары беленеп торган ябык атлар, муеннарына таш элгәндәй, башларын аска салып, ике як күршенең капка төбенә кайтып туктадылар. Җил читләп үткән урамны тир исе, ферма исе, яшел печән исе басты. Атларның күзләре дымлы, яллары юеш, җил тибрәткән үлән башлары кебек бөтен тәннәре дерелди иде. Шунда ул аларны кызганып куйды. Исемнәрен әйтеп, җилбер ялларыннан сыйпыйсы килде һәм уң як күршесенә эндәште:
– Атыңның исеме ничек дисең, Хәмидәтти?
Хатын, бу дөньяга бүген тудың мәллә син, дигән кебегрәк караш ташлады. Аннан:
– Эш атының исеме булмый, – дип җавап бирде. Бераздан алар Җәүһәрне дә үз яннарына алдылар.
Шуннан үзе дә исемсез атка әверелде... Инде ни гомерләр үткән...
Инде кайчаннан бирле тәкәббер шәһәргә терәлгән үтә дә гади ятим йортта яшәүче ялгыз карчык ул.
Җәүһәр урыныннан купты. Таягын тыпылдатып юл уртасыннан атлады да атлады. Берничә машина аны урап узып китте. Хәтта кычкыртып та тормадылар. Саңгырау дип уйлаганнардыр. Ут өередәй саргылт-кызыл яфраклар ду килеп ияреп бардылар да, ялгышканнарын аңлап, тынып калдылар.
– Мине көтәсезмени? – диде ул. – Көтегез, көт.
Әнә тегендә, кояш тәгәрәп төшкән елга аръягына мәчет салдылар, юлы шунда илтәчәк аны... Кызына Ходайдан иман һәм ярдәм сорарга бара ул. Ахирәтенә дә кагыласы бар. Хәле авыраеп китмәгәе. Әле кайчан гына икәүләп гөрләшеп чәй эчеп утырдылар. Аннан мәчеткә барып намаз укыдылар. Җәүһәргә мәчеттә укыган намазы да, теләгән теләкләре дә тизрәк кабул булыр кебек тоела. Үзенә хәзер берни дә сорамый инде... Бу дөнья белән алыш-бирешем бетте дип исәпли. Үлем белән картлыкны җиңәргә Ходай берәүгә дә ирек бирмәгән. Ә кызы киресен сөйләп саташа аның... Саташа... Фани дөньяның иң бөек гаделлеген танымый. Җир өстенең бар байлыгына алыштыргысыз алсу алмалардай матур өч улы үсеп килә... Бәхетенә чыдаша алмыймы ул, әллә үскәндә, артыгын назлап, йомшаклык күрсәттеме?
Инде барысын да искә төшерүе дә авыр. Хәер, үзендә дә гаеп булгандыр. Динле итеп үстерә алмады шул. Үзе дә әби-бабасының намаз укыганын карап торудан, алар ятлаткан бер-ике догадан артыгын белмәде. Пенсиягә чыккач намазга басты да соң... Ә кызына аларын өйрәтергә дә вакыты тимәде. Тияр иде дә, ире мәрхүм өнәп бетермәде. Коммунист иде. Авылда тагын коммунистлар булгандырмы-юкмы, ә менә Шәрәфетдиннең коммунист икәнлеген бөтен авыл белә, чөнки ул елга бер килгән Корбан гаете бәйрәменә бармыйча кала иде. Ул чакта гает бәйрәмнәрен авыл көтеп алды. Тыярга, уздырттырмаска тырышып карадылар. Бу эшнең мөмкин түгеллегенә ышангач, мәчет манарасын кисү белән чикләнделәр. Бинасын мәктәпкә бирделәр. Тик гает намазын кайда укырга дип баш ватарга туры килмәде. Колхоз идарәсенә каршы гына Мәрьям исемле ялгыз карчык яши иде. Әлеге шомлы көннәрдә ул йорттан йортка йөрде, кешеләрнең нәфрәт тулы күзләрен күрде. Һәм, артыгын вакланырга ирек куймыйча, үз сүзен әйтте:
– Өем иркен... Миндә укырлар. Җомга намазына да килсеннәр. Ашым ашаган, яшем яшәгән инде. Хәзер кайда үлсәм дә барыбер...
Әнә шулай Мәрьям карчыкның тәбәнәк, ярым черек такта түбәле җыйнак өе мәчеткә илтәсе юлны үзенә табан борды...
Уртак изге нияттә булуларын исбатлагандай, Корбан гаетенә баручы барча ирләр башта урамның аргы очына җыелды. Гадәттәгечә, Шәрәфетдин генә өеннән чыкмады. Нинди хисләр кичергәндер ул, аңа карап кызы ниләр уйлагандыр, хәзер инде боларны кем белсен? Ә Җәүһәр үзе?.. Юк, юк, аңа рәхәтлек белән бергә эчке әрнү дә алып килде бу бәйрәм. Капка баганасына сөялгән көе ул азан әйтеп үткән ир-атларга, малай-шалайга ихтирамлы җылы хисләр түгеп карап калды. Тыгыз сафларга тезелгән ирләр кырык адым ары киткән саен туктап тәкбир әйттеләр:
– Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр...
Куәтле, танылган хорның бас капелласындагыча ышанычлы һәм моңлы тавыш алар янә кырык адым атлаганчы күк гөмбәзендә кайтаваздай яңгырап торды. Моң катыш язгы кар шыгырдавы, черт-черт бозлар ватылуы, дөп-дөп атлап баручы таза ирләр һәм азан тавышы...
– Аллаһу әкбәр! Аллаһу әкбәр! Ләәиләһә илләллаһү валлаһу әкбәр!
Тәһарәтле, аклы күлмәкле, чиста киемле ирләр артыннан һавада «Шипр», «Жасмин» исләре, ил-көнгә куаныч китерерлек изге моң эленеп калды.
Җәүһәр ире өчен бик кыенсынды. Хатыннар сорау бирми түзмәсләр дип уйлады. Күңеленнән ул инде алар белән сөйләшә иде:
– Шәрәфетдин агай тагын өйдә түгелмени?
– Өйдә, аңа ярамый...
– Сиңа ярармы соң? Сүзе булмасмы?
– Ярар. Кул куеп коммунистлыкка кермәдем...
Тик сорау бирүче булмады: бу көнне гайбәт сөйләнмәде. Хатыннар капка баганаларына сөялеп сабыр гына басып тордылар да, ирләр төркеме Мәрьям карчык йортына кереп киткәч, нурлы күзләрен сөртә-сөртә, сүзсез генә өйләренә таралыштылар. Моңсу булса да, бик рәхәт иде аларга. Аннан һавага каз мае, әче коймак исе күтәрелде. Җир җылысын тоеп яткан өрфия бозлардан да, күк гөмбәзенә ябышкан болыттан да ул көнне коймак исе аңкыды. Әтиләренә ияреп гает намазына барган, әмма әлегә яту-торудан ары узалмаган юеш борынлы малайлар кесәсендә бакыр тиеннәр шалтырады. Әниләре аларга коймаклы табак чыгарып тоттырды:
– Бар, Әнисә апаңнарга илтеп кайт, бер ызба бала атасыз калдылар, бичаралар. Ходай ярдәменнән ташламасын аларны... Бар, тиз йөгер... Савап булыр үзеңә... Хәзер сезгә пешерәм...
Әнә шулай мичтә тибрәлгән ялкын яктысын сеңдергән коймаклар табыннарны тутырды. Хатыннарның бит алмалары коймаклардай алсуланды. Якты көнгә сөенгәндәй, түрдә самавыр гөжләде. Бераздан ирләр дә кайтып җитте. Һәр йортта хатыннар авызыннан бер үк җөмлә өзелеп төште:
– Мәрьям карчыкка хәер бирергә онытмадыгызмы?
– Юк ла инде...
Бу көнне толлар, ятимнәр берсе дә өлешсез калмады. Ә аңа коймаклы табак күтәреп керергә базмадылар, ничектер уңайсызландылар.
Шуннан ирләр пычак үткенләде. Йортта тук сарыклар бәэлдәде. Бәйрәм кыза барды.
Шулай да Шәрәфетдин әлеге кадерле көннәрдә үтә дә кәефсез булды. Бер тапкыр ул җиңе белән ялгыш мич авызындагы коймак табагын да эләктереп төшерде. Җәүһәр урамнан кергәндә, ирнең кан басымы күтәрелгән, күзләре кызарып беткән, кызы идәннән чүпрәк белән камыр җыя, бөтен өйгә чүпрә исе таралган иде. Тыштан сиздермәсә дә, хатын эчтән: «Ходаем, никләр безнең йортка иман бирмисең», – дип өзгәләнде. Аннан төче камырга коймак атлады. Өстәл янына дәшми генә Шәрәфетдин дә килеп утырды. Дәшми генә бергәләп чәй эчтеләр. Аталы-кызлы амин тотмый гына торып киттеләр. Хәтта рәхмәт әйтергә дә оныттылар.
Ә кызын капка төбенә чыгарырга курыкты Җәүһәр. Иренә сүз тидертәсе килмәде. Ул көнне мәктәптә Фәрзәниянең генә бәйрәмгә мөнәсәбәте башкачарак икәнлеге күренде. Укытучылар аны мактап сөйләделәр: «Ильясовадан үрнәк алыр идегез», – диделәр. «Шулкадәр майга батырмасагыз булмас идеме?» – дип, дәфтәрләрне тапсыз почмагыннан тотып, җирәнә-җирәнә өскә күтәрделәр.
Гает коймагы дәресләргә шактый тоткарлык китерде: май чик-чама белми җәелгән урыннарда каләм йә туктап калды, йә бөтенләй язмады. Тик укытучылар балаларны кичерделәр, ике-өч көннән, һавадагы май исен җилләр куып киткәч, яңа дәфтәр башлаттылар. Фәрзәния генә иске дәфтәргә язуын дәвам итте...
(Дәвамы бар)
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo