Ул арада Асылъяр, капкачындагы көлләрен пуф-пуф итеп өрә-өрә, өстәлгә шаулап торган җиз самавыр чыгарып утыртты. Чакырылмаган кунаклар санынча чынаяк-тәлинкәләр тезде, әле утырырга өлгермәгән юкә балы белән кәсә, телемләп киселгән ипиле тәлинкә куйды. Ул ап-ак йон оекбаштан, төнге күлмәген алыштырган, башында – юка батист яулык. Почмактагы агач кисмәктән җиз чүмечтә салкын су алып килде. Ул аяк атлаулары, идәндәге суккан чуар паластан тын гына, тик ышанычлы йөрешләре килешле иде. Лампалары җиделе генә, ә кайнар самавырның бите белән морҗасы арасында җайлы гына кырын яткан бер дистә йомырканың, чүмечтәге суда коенып чыккач, өстәлдә тәгәрәшеп ятулары ачык күренә. Әйтерсең лә өйдәгеләр җыенысы хәерле сәфәрдән бик отышлы йомыш үтәп кайтканнар, хәзер Асылъяр шуларны сыйларга әзерләнә. «Ешьте, дорогие гости. Видать, приутомились с дороги», – диде ул. Шапалак аның чиста сөйләшүенә гаҗәпсенеп, кашларын күтәрде. «Не удивляйтесь, – диде Асылъяр, – я – баба русская». Бу сый-хөрмәтнең үзләренә икәнен аңлагач, Шапалак кырыс кына: «Спасибо. Но уберите это!» – диде. Асылъяр, ничарадан бичара калып, тын гына, ләкин инде ачык йөзендәге борчылуны, бармаклары калтыравын, кулы тотмавын яшерә алмыйча, шул ук вакытта үзенең буйсынмас калганын да белгертеп, өстәлне җыештырырга мәҗбүр булды. «Пиши, – диде Шапалак аның сүзен җөпләп язарга әзер торган милиционерга, – распространение запрещённой литературы идёт путём заворачивания отдельными листками куриных яиц, якобы для продажи на… – Ул, бүленеп, инде папирос кыстырылган ике бармагы белән Кадрәккә төртеп: – На каком базаре?» – дип сорады. «Гадәттә, Суконныйга төшәбез», – диде Кадрәк. Шапалак: «…На Суконном базаре города Казани, – дип, милиционерга әйтеп яздыруын дәвам итте, – где, по всей видимости, действуют настроенные против власти лица. – Папиросын кабызып суыргач, китапны ачып карады. – Шрифт латинский, готического образца. «Готического» подчеркните. Нет ли в том скрытный умысел? Возникает вопрос: не в угоду ли немцам? – Бусы арттырып җибәрү түгелме дигән сыман, каләме төртелеп калган милиционерга: – Пишите, пишите! – дип боергач, ул бу китапны да Коръән янына куйды, янә шкаф ягына борылды. – Ленин, – дип укыды ул күзе төшкән кызыл тышлы китап сыртыннан. – Это хорошо. Однако, где же товарищ Сталин? Ясное дело: товарища Сталина в этом доме не держат. Почему?» Кадрәк Сталин китабын партиягә керергә җыенып йөргән колхоз хисапчысы Вакыйф Фәйзуллинга биреп торганын әйтте. «Вакиф Файзуллин? – дип сорады Шапалак. – Хорошо, мы поинтересуемся, как он изучает труды товарища Сталина. Не вперемежку ли с книгами Галимджана Ибрагимова? Ясно!» Чаныш: «Што ясно?» – дип сорады. «Ясно, как день». «Тышта төн», – диде Кадрәк. «Ночь в вашем сознании, комсомолец Наймушин. На улице уже заря наступает. Но это – наша заря, а не ваша. Идти же навстречу нашей заре вам пока рановато, кажись. Если не сказать, что вообще нельзя… Итак, собирайтесь!»
Рәхилә җил ургымы китереп бәргән каен кебек калтыранып куйды, бар күкрәге белән югарыга талпынды, бер адым алга атлады да шул килеш катып, куырылып калды, бите агарып килде. Кадрәк аңа сабыр, әмма тынгысыз караш ташлады, тирән итеп сулыш алды да шундук йомшарды, кулы көчсез асылынып төште. Чаныш зәңгәр һәм тирән төннәрдә ялгызы калачак киленен күз алдына китерде; ә Асылъяр аркасы белән салкын мичкә терәлде дә, үз каршында ачылып киткән төпсез бушлыкта кинәт яклаучысыз калган Кадрәккә мәңгегә югалыр алдыннан соңгы тапкыр күреп калырга теләгән шикелле, күз керфекләренең һәр бөртеген талдырып, әллә кая – мондагыдан чынрак тоелган ераклыкка төбәлде.
Зәйнәпбикә, кулын тезләреннән алмыйча, юеш күлмәк итәге ябышкан ботларын кушырды, пычрак галош кигән аягын утырган урындыгы астына яшерде.
Шуннан соң Кадрәк, кабаланмаска, каушамаска тырышып, аягына күн итек, костюм өстеннән арттан башлыгы асылынып торган брезент кожанын киде. Рәхилә яшь ярымлык Ревоны күтәреп чыкты. Кадрәк, улын үчтекиләп сөйгәч, барысына да: «Хушлашмыйк. Көтегез», – диде. «Напрасно», – диде Шапалак, үткер күзләре белән Рәхиләне тагын баштанаяк чишендергәндәй карап.
Чанышның эче жу итеп китте. Напрасно икән, нигә Кадрәк белән Рәхиләне, таңга чаклы гына булса да, икәүдән-икәү калдырмыйлар икән соң? Чаныш «соңгы тапкыр» дигән уен читкә куарга тырышса да, соңгы тапкыр шул, дип уйламыйча булдыра алмады. Әйе, соңгы тапкыр. Алайса, нигә кешечә хушлаштырмыйлар? «Хәер, явызлыкның кешечә булуы язмасын», – дип уйлады Чаныш. Ләкин ул бүтәнчә була да алмый шул, чөнки явызлыкка фәкать кешеләр генә ия.
Шапалак чыгышлый Чанышка әйләнеп карады: «Вас, как отца врага народа, тоже вызовем. Ждите!» Сул күзе кысык, кара сөлек диярсең; уңы шар ачык – бер көпшәле мылтык тишегемени. Алай итеп Чанышка бер генә карадылар: теге чакны, таш карьерында… Тик Шапалакның карашы хәтәррәк: теге чакны Чанышка винтовка гына төбәделәр, тәненә пуля гына аттылар, ә Шапалак кешеләрне яратмый торган карашы белән җанга кадалды.
Кадрәкне менә шулай алып киттеләр. Яккан гаепләре коточкыч гаделсез иде. Бу хәлгә кадәр ике көн элек августның соңгы хәтәр яңгыры тегермән буасын ерып атты. Түбән тугайны су басты, киптерергә дип, әвен базы янына куелган арыш эскертен агызып китте. Имеш, кырчылык бригадасы бригадиры Кадрәк Наймушин эскертне су ташу юлына махсус өйдергән. Аның бу эшен «теракт» дип атадылар. Соң, җәмәгать, Кадрәк адәм баласы гына, нинди террорчы булсын ди, хәтәр ташу төшәсен алдан каян белсен? Әвен базы Чаныш үзен үзе белә-белгәннән бирле шул тугайда. Юк, Кадрәк моны раслый алмаган.
Чаныш башта үзе, аннан Рәхилә, тагын үзе Асылъяр белән кутузкага передача илтте. Алмадылар. Күрештермәделәр дә. Кая ул! Аның үзен исә, Шапалак янап чыгып киткәнчә, сорау алырга чакыртмадылар. Аның каравы, җыен ясап, тегермәненнән чыгарып ташладылар. Төрле эшкә йөри башлады. Нихәл итмәк кирәк. Буйсынды. Халык юатыр, юатмаса аңлар дип көткән иде. Юк! Чумадан качкан шикелле читләштеләр, ят иттеләр. Дүртенчесендә тагын үзе генә барган иде. «Ублюдкаң монда түгел инде!» – дип кычкырдылар. Чаныш: «Кайда соң ул?» – дип ялварды. «Эзлә!» – диделәр. Эзлә, имеш! Шапалак белән суккан урында чебен эзе кала, ә бу Шапалак суккан кешеләр эзсез-хәбәрсез югалды. Чаныш Казанга ике барып эзләде – табалмады. Зур урында эшләүче сугышчан иптәшеннән эзләттермәкче иде, вәгъдәсен алса да, аның эзләргә кыймаслыгын аңлады. Эзләү үзең дә югалу белән бер иде шул. Улы шулай югалды.
Кадрәк сугыш башланыр алдыннан гына хәбәр салды. Аннары фронттан язгалап торды. Хатларында әйтмәсә дә, хәтәр җирләрдә йөргәнен аңлыйлар иде. Иң мөһиме, хәбәрсез-нисез югалу урыннарыннан котылган – шунысы яхшы. Ул арада танк батальоны командиры Сибгатләре һәлак булды. Төпчекләре хәбәрсез югалды. Сугыш беткәндә, матрос уллары Тәлгатькә дә кара кәгазь килде.
Кадрәк, җәй уртасы узгач, солдат киемендә кайтып төште.
– Бабай, әти кайтты!
Ревоның кояшлы җәй көнендә яңгыраган шатлыклы авазы Чанышның күкрәгендәге яра җөенә яңа ядрә булып кадалгандай тоелды.
– Әби, әти кайтты!
Асылъяр, оныгының халык урак урган җиргә килеп җиткәнче кычкырудан карлыккан тавышын ишеткәч, бәпкә төбенә сыгылып төште.
– Әни, әти кайтты!
Рәхилә шул ук басуда, агач кисмәктән чумырып алып, чүмечтән су эчә иде. Улының үзе янына якынаеп пышылдавын ишеткәч, кулы калтыранды, салкын чишмә суы күкрәгенә, аннан авыр эш ныгыткан корсагына акты. Әгәр шул вакытта, караңгы төннәрдә кеше күзеннән качып, иренең язмышын юрап койдырган кургашларның һәммәсен яңадан эретеп агызсалар да, ул моны сизмәс иде шикелле.
– Әти кайтты, абыйлар-апалар! Минем әти кайтты!
Халык эштән туктады. Кояш чагылдырган күзләрен кысып, Кадрәкнең улына, анасына, хатынына карадылар. Кайсы шатланып, кайсы битараф, күбесе көнләшеп, йөрәкләрендәге җөйләнмәс яраларының сызлануын тоеп карадылар. Алар эшләп калды. Ә солдат улы, анасы, хатыны, сулышларына буылып, авыл тарафына йөгерделәр.
– Мине каян таныдың, улым? – дип сорады ата улыннан.
– Бу күрешүне артык күп көткәнгә күрә, – дип җавап бирде улы.
Алла биргән ризык куелган табын янында гәпләшеп утыруның рәхәтен Чанышның һич онытасы юк. Утыруы рәхәткә рәхәт, ә менә сөйләшкән сүзләре хәтәр иде.
– Мин бит, әти, сугышның ахырына таба бер генералны машинада йөрттем, – дип сөйләде Кадрәк.
– Борчак сипмәле! – дигән булды Чаныш, улының һәр сүзен йотлыгып тыңласа да. – Синнән ниткән шофёр? Анда апкиткәнгә хәтле Гришка янында буталудан узмадың ич син. Мытыес шофёрын әйтәм.
– Менә шул шөгыль үтә чыккан ярап куйды да инде, әти. Анда яшисең килә икән тырнашасың. Лагерьда, дим. Җанны шул һөнәргә өйрәнү мәшәкате саклады да. Анда һөнәрсез кеше сагыштан харап була. Һөнәрсез булу шөшле белән аш ашау шикелле. Өйрәнгәндә, алда гомер бармы-юкмы дип тормыйсың, бер кирәге чыгар дип уйлыйсың. Тормыштан туйганнар гына ни өйрәнмәде, ни башкаларны өйрәтмәде. Казна эшен, дөресен әйтим, беркем сөймәде. Костырырлык шакшы иде. Ә менә үз шөгылең – анысы җан азыгы. Караңгы төшкәнче апкайтып ябалар иде, ә ябып куйганнан соң нишләмәк кирәк? Аерата кышын. Бүре булып уласаң да таман. Менә шунда сәндерә күршем Дорофей Саныч әкертенләп машина серләрен ачты… Берчакны, стройга тезеп: «Кемнәр автомашина йөртә ала?» – дип сорагач, чыктым да бастым. Оторви да брось, мәйтәм, үлем ике килми. Шуннан алда гына шофёрларның күбесен Себергә озатып бетергәннәр иде. Тимер юл салырга. Агач ташырга гына курслар бетермәсәң дә ярар дидем дә тәвәккәлләдем.
– Әтәчлек синдә барые инде!
– Ничава, анда да кикрикне төз тоттык. Кикригең шиңдеме – беттең. Бөтенесенә күнегәсең: юл читендә егылып калдың икән – конвой урманга сөйрәп кертә дә ташлап китә. Җаны кыл өстендә торганнарны илтеп ыргыта торган урынга хәтле бар иде, әти җаным! Үзең сорыйсың икән, анысы да пажалысты гына! Ачуым килмәгәе, анда әтәчтән йомырка салдырсалар да ис китми. Андыйлар да булды. Шпанага анда ир дә хатын. Кхм, кхм… Ә без татарлардан куркалар иде. Җиңелгәч, төрек кулын күтәрер, урыс качар, татар бугазга ябышыр, диләр. Безнең бабай – синең атаң Наймуш шулай әйтә торган идеме? Әйтә торган иде. Шулай булгач, безгә ышанасы гына кала.
– Шуннан? – дип сорады Чаныш, мондый сүзләрнең тизрәк бетүен дәгъва иткәндәй. Аны вак-төяк нәрсәләр кызыксындырмый иде. Хәер, тормыш итү – шул вак-төякләрнең чылбырдай тезелешеп килүе инде ул. Ул үзе дә – бер үлеп караган кеше. Шуннан соң тауларның түбәләренә генә басып йөрисең икән аны. Үзәннәрсез дә булмый, әлбәттә.
Моңа Кадрәк тә өйрәнгән. Шуңа күрә табын артындагы сүзен кыска тотарга тырышты.
– Шуннан шул. Подъёмнан отбойга тиклем баш күтәрми урман кисәбез. Фин кампаниясе башлангач, безне ул тирәләрдә тотудан шикләнделәр булса кирәк. Ник икәнен, кая икәнен әйтеп торалармы суң – алып киттеләр. Безнең этап Онежский күлгә килеп чыкты. Баржага төяделәр. Сыйган кадәребез – төп-төгәл бер мең кеше сыйды. Сыймаганнар ярда яңа баржа көтеп калды. Кичкә каршы кузгалдык. Ятыйм дисәң, аяк сузарлык түгел. Йокы атларныкы сыман инде – аягүрә. Валлаһи менә. Ашау дигән нәрсә юк инде. Тәгам ризык заты калмаган. Ни булганы этап кичкәндә бетте. Аның каравы кашеварлар рәхәт чигә: күбенгәнче эчәләр. Шул безгә тиешле паёк хисабына инде. Авыл саен, безнең өлештән урлап, аракыга алмаштыралар. Сакчылар белән бер сүздән баралар. Ә безгә – суган суы… Тегеләрне, тора-бара аякларыннан тотып, чәчләрен чылаткан сымак кына иттеләр – суга батырдылар. Монысы соңрак булды – баржа комга терәлеп калгач. Әйе, икенче көнне сайлыкка утырып калдык. Кругом су да су. Толкач алай иткән булды, болай иткән булды да ташлап китте. Бер көн көтәбез, ике көн көтәбез – юк та юк бу. Эзе суынды. Шулай итеп, атна узды. Унөченче көн киткәндә, буксир тартып чыгарды…
Чаныш Кадрәкне әле утырып, әле ишекле-түрле йөренеп тыңлады. Асылъяр белән Рәхилә самавыр арты самавыр яңартты, кагылучы булмаса да, өстәлгә йомыркалар тәгәрәтте. Хатын-кызның шул инде аның – аһ та ваһ итештеләр, тик куанычлары да май кояшы белән бер.
– Тилмергәнсең икән, – диде Чаныш.
– Тилмерү ише генәме суң, әти җаным! Кырылдык без, чебен урынына кырылдык. Байтагыбыз сары чәчле дә зәңгәр күзле – латышлар йә эстоннар. Безнең ише кара халык та бихисап – бессараблар. Күбебез урыс та татар. Ну тагын хохол да грузиндыр. Баржа түгел, туганнар каберлеге инде менәтерә! Кырылдык, кырылган берен баржа борынына өя бардык. Адәм баласын күрәләтә ничек суга атмак кирәк? Җавапка тартулары да бар бит әле. Әй, өйдек тә соң! Аннары нишләткәннәрдер – Алла белсен. Шулай, тәгамнең ни икәнен оныттык. Аерата дизентерия кырды. Әйе, әти. Кырылып күрсәттек тә соң! Көзге чебен урынына кырылдык, әти. Чалгы да алай кыймый, чалгы да!.. Ярга чыгарганда санадылар – мең кешедән ике йөз дә җидәү калганбыз. Ә без, әти, яхшы кешеләр идек бит! Теге дүрт-биш кашеварны искә алмаганда инде. Ахыр килеп, хәтта ки безнең сакчылар да алай адәм балалары каргарлык ук булмагандыр. Бу сугыш мәхшәреннән алар да исән чыкмаганнардыр… Әйе, әти, без яхшы кешеләр идек. Бездән дә гаепсезрәк кешеләр – сез дә халык кына. Без халыкка үпкәләмәдек. Бу дөньяда нинди генә әшәкелек, явызлык кылынса да, халык гаепле түгел… Без, әти, яхшы кешеләр генә түгел, яхшы хыяллы, ышанычлы кешеләр идек. А-а, кемнәр кырылды! Халыкның каймагы, көче. Нахакка кырылдык, ямьсез кырылдык, законсыз кырылдык, кайтмаска кырылдык. Безнең кемлегебез хакында халык дәшми калса, җир оран салыр әле, җир!
– Күрәчәгең булган инде, – диде Рәхилә. – Сине ни саклап калгандыр?
Асылъяр, күзен яулык почмагы белән сөрткәләп:
– Кешене кеше саклый аны, – диде.
Чаныш, улын әрнүләрдән арындырасы килепме, аның шуннан соң тормышында якты көннәр булгандыр дип, шуларны исенә төшертергә ашыгып:
– Шуннан? – дип сорады.
– Шуннан… Шуннан – Себер. Шахты. Күмер чабуга куштылар. Чабабыз. Декабристларның нормасы көнгә өч пот булган, диделәр. Ә безнең – дүрт йөз пот! Хуш… Беркөнне, сугыш ачыласы елның кышында, мине начальник чакырткан. Сак астында килеп керәм, шартына туры китереп рапорт бирәм. Теге аны-моны сораштыра, әйткәннәрне алдындагы кәгазь тегелмәсеннән тикшереп бара. Сүз беткәч, болай ди бу: «Син, Наймушин, – ди, – нигә язмыйсың?» «Нәрсә языйм?» – мәйтәм. «Апелляция», – ди бу. Безнеңчә әйткәндә, органнарга үтенеч сымаграк нәрсә инде. Шулай да шулай, минем эшне кабат каравыгызны сорыйм дип. Эчтә – шик. Соравын сорарсың да бит, ә өстәп чәпәсәләр?! Андый хәлләр дә булды. Анысыннан да без аң. Ну мин тәвәккәлләдем. Теге өйрәтеп торды, мин сырладым. Гаҗәп: җавапны озак тотмадылар тагын. Беркөнне аклап кәгазь килеп төшмәсенме! Кем белә аны: гаделлек сакчылары бетмәгән, күрәсең. Башкача ничек булсын? Ә бәлки безнең ише вак-төяккә нар җитми башлагандыр. Анысы үз намусларына калсын. Әйе, шуннан «дүрт ягың кыйбла» диделәр. Туктале, мәйтәм, кыйбласын кыйбла да бит… Биткә яккан корым алай гына бетми бит әле, дим, үземчә. Кайтып төшәрсең, халык ни дияр бит әле анда? Калып тордым. Ирекле булып. Андыйлар да күп инде анда. Начальник үзенә шофёр итеп алды.
– И-и җүләр! – диде Рәхилә. – Миең белән уйламыйча, ниең белән уйлагач, башыңда безнең кайгы булмагандыр шул инде, адәм страмы! Ни оятың белән шулай уйладың соң син? Мине уйладыңмы, газиз балаңны уйладыңмы дияр идем дә, тел әйләнми!
– Шул, сине уйлап бит инде, сине уйлап! Синең кочагыңа йолкыш чебеш булып кайтып аварга кем дип белдең? Аннары ул арада сугыш ачылды. Туп-туры ут эченә ташландык.
Рәхилә чынлап торып үпкәли калды:
– Юл уңае кереп чыксаң, табаныңа сөял чыгар дигәнсеңдер. Синең гел шул инде: киреләнмәсәң, эшең эш түгел.
– Анысы инде аның, хатын, минем эш кенә түгел, вөҗдан эше. Белдеңме? Казанны без чажлап кына узып киттек. Без бит андый-мондыйлар гына түгел. Без бит – авыз тутырып әйтүе үзе ни тора! Без бит Сибирски дивизия! Безне иптәш Сталин үзе, үзе дүрт күз белән көтеп алды. Без бит Кызыл мәйданнан парад белән саф-саф булып үткән кеше. Кайдан диген – Ленин мавзолее каршыннан. Притом ап-ак туннар киеп, мылтык асып. Притом иптәш Сталин безгә үзе, үзе честь биреп калды!.. – Кадрәк шушы урында тынып торды. Аннары, Рәхиләнең тетмәсе тетелгәнгә санап, тагын атасына сөйләргә кереште: – Шуннан туп-туры Мәскәү янына. Волоколамски шоссе… Без анда, җиребез суынмасын өчен, тоташ юрган булып яттык. – Нидер әйтеп җиткермәгәнен исенә төшереп, ул күкрәгендәге «Батырлык өчен» дигән медален «Кёнигсбергны алган өчен» дигән медаленә тидереп чыңлатырга тырышты да, тимгел-тимгел таплар чуарлаган йөзен тагын Рәхилә ягына борып: – Без бит, артка борылып, Мәскәүне бинокльдән дә карый ала идек. Артка борылып карасак, Мәскәүне генә түгел, сезне дә күрербез дип уйладык, – дип өстәде.
– Күрергә бик ажгырып торгансыздыр шул, – диде Рәхилә, елмаеп.
Аңа зарыгып көткән ирен бераз котырту ниндидер ләззәт бирә иде, ахрысы. Моны аның ире Кадрәк тә сизми түгел. Хатынының уенына кушылыр иде дә, буа булып ташыган хисләрен кая куйсын, ничек онытылсын соң?
– Суң бит, хатын, үзең фараз кылып бак: йә инде, сезне бинокльдән күрерлек булып чигенсәк, нинди Сибирски дивизия булыйк ди инде без, йә? Без бит тавык муеннарын борып йөрмәгән. Без бит фельдмаршал Бок командалык иткән «Центр» гаскәрләренең, Манштейн, Паулюсларның муеннарын борып йөргән кешеләр! – дип кайнап алгач, Кадрәк, янә атасына карап: – Шуннан – Сталинград… – дип дәвам итте һәм кискәндәй катгый төстә: – Булмаган җир калмады инде. Кёнигсбергны алгач туктадык, – дип тәмамлады. Бераз тын торгач, инде рәнҗеше, ярсуы, дулкынлануы, горурлануы – барысының да сүрелгәнен көтеп алгач, янәдән телгә килде: – Ахырдарак мин бер генералны машинада йөрттем. Корпус командиры. Ну атчаянный кеше дә иде суң! Менә ул биргән отпуск белән генә кайттым бит әле. – Кадрәк Рәхиләсен юатырга да онытмады: – Син, Рәхилә, нитмә инде, яме… Үпкәли күрмә, диюем. Әйләнеп кайттым бит әле. Тагын кайтырбыз. Озак тотмаслар, шәт.
(Дәвамы бар.)
Фото: Freepik. com